Су безгә яшәү өчен кирәк
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Салимзянова Гульнара Мухаметнагимовна

Балаларга Кеше тормышында суның әһәмияте, Яшәү чыганагы булуын төшендерү, елга һәм чишмәләрне сакларга кирәклеген алату.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл su_bezg_yashu_ochen_kirk.docx13.86 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Су безгә яшәү өчен кирәк

 

Максат:  Балаларга Кеше тормышында суның әһәмияте, Яшәү чыганагы булуын төшендерү, елга һәм чишмәләрне сакларга кирәклеген алату.

 

Материал: Су анасы костюмы, рәсемнәр (суның Кеше тормышындагы әһәмиятен чагылдырган).

 

Барышы.

1.     Оештыру. Табышмак әйт.

 

1.     Исе дә юк, төсе дә юк

         Аннан башка тормыш юк.  (Су)

2.     Булмаган җире сирәк

үзе һәрвакыт кирәк.   (Су)

 

2.     әңгәмә.

- суны кайларда очратып була? (елга, чишмәләрдә)

       Тәрбияче: хәзер балалар, су белән ныгырак танышу ɵчен без экскурсиягә чыгарбыз. Су нинди? Ул нәрсәгә кирәк? (Кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә).

 

3.     Автобуска утырып Ык буена бару, су анасы белән очрашу.

Су анасы:Сез, шаян малайлар, кызлар минем алтын тарагымны урларга килдегезме?

Балалар:Юк, Су анасы, без су белән, елга белән танышырга килдек.

Су анасы: Алай булса рәхим итегез, елгамда юыныгыз, әрәмәләремдәге гɵлҗимешләр, баланнарымны авыз итегез. Балыкларым белән ярышып йɵзегез.

Тәрбияче:Су анасы, синеңсуны балаларга эчәргәярыймы?

Су анасы: Минем суымны кешеләргәэчәргәярамый, чɵнки елгаларымныңсуы чиста түгел. Кешеләр дәаны пычраталар, Чүп-чарлар  түгәләр. әминем  әрәмләремдәяшәгән хайваннар: куян, аю, тɵлкеләр, су кошлары: ак кошлар, казлар, үрдәкләр, торналар минем суымда юыналар, су эчәргәтɵшәләр.

Су пычранса минем елгадагы балыклар да үлеп бетәчәк. Балалар, әниләрегез-әтиләрегез белән килгәч, минем суларымны пычратмагыз,   чүп-чарлар ташламагыз.

Тәрбияче: әкешеләр эчәр ɵчен суны каян алалар? ( краннан, урамдагы коедан)

-әсу кранга каян киләсоң?

Су анасы: әйдәгез, мин сезне су чыганагы, агачларны тулыландырып торучы чишмәгәалып барам.

 

4.      Автобуска утырып чишмәгәбару

Дуслык чишмәсе янында күзәтү, матурлыгына, суны чисталыгына соклану, челтерәп агуын тыңлау.

Тәрбияче: элек-электән әби-бабаларыбыз чишмәләргәизге итеп караганнар. Аларны гел карап, чистартып торганнар. Чишмәләрнеңсуы тәмле һәм шифалы да.

       Чишмәләрне, аларныңяннарын чиста итеп тотарга кирәк.

       М. Җәлилнең«Чишмә» шигырен уку.

 

5.      Су анасы белән «әверелдерү» уены.

- челтерәп аккан чишмәгә;

- су төбендәге ташка;

- суда йөзуче үлән яки чәчәккә;

- суда йөзуче балыкка;

- су эчәргәкилгән җәнлеккә(бɵҗәккә); 

 

6.     Йомгаклау.

Җир йөзендәсу бик күп. Ләкин аны эчәргәяраклысы елдан-ел азая бара. Шуңа күрәсуны сак тотарга кирәк. Кирәкмәгәнгәтүгәргәярамый, чишмәләрне чистартып тотарга  кирәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә “Безнең әтиләр безгә бик кирәк” күңел ачу кичәсе сценариясе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в средней группе, на татарском языке....

"Алар безгә Җиңү бүләк итте". - "Они подарили нам победу". (Открытка ко Дню победы)

Познакомить детей с нетрадиционной техникой рисования - оттиском и методом "тычка". Формировать у детей представление о подвиге народа, воспитывать любовь, гордость и уважение к Родине и к ее защитник...

Тормышыбызда сез безгә үрнәк әле.

Урамда алтын көз. Елның иң бай һәм иң матур фасылы. Шундый көннәрнең берсендә без бәйрәмгә - Өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. 1 октябрь ел саен Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Бу кө...

"Кызыл әтәч безгә килмәсен"уртанчылар төркеменә эшчәнлек конспекты

Бу эшчәлектә балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышалар ....

Проект "Күчмә кошлар безгә яз алып килде"

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар - табигать  сакчылары. Ал...

Яңа ел килә безгә.

Яңа ел килә безгә....