"Кызыл әтәч безгә килмәсен"уртанчылар төркеменә эшчәнлек конспекты
план-конспект занятия (средняя группа) на тему

Фасхутдинова Гульфина Алмасовна

Бу эшчәлектә балалар янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышалар .

Скачать:


Предварительный просмотр:

Максат: янгын чыгу очракларынын сәбәпләрен анлату; ут-күз чыкмасын өчен үтэлергә тиешле кагыйдәләрне ныгыту; янгын вакытында үзенне ничек тотарга кирәклеген өйрәтү,үзеннен Ьәм башкалар тормышына карата жаваплылык хисе тәрбиялэу.

Кулланма матерал:6анка, шырпы, кәгазь, су, капкачлар (берсе тишекле), юеш ак салфетка, ике коры салфетка, янгын сүндерүчеләр баш киеме, кагыйдәлэр белэн конвертлар, слаидлар.

Оештыру моменты: (кәефлэрен сорашу, бер-берсенэ сәлам бирү)

Эшчәнлек барышы: Балалар, сез бүген аеруча матур, шат куренәсез. Бу кутәренке кәефне сезгә язгы жылы кояш нурлары. шаян тамчылар буләк иткәндер. Табигатнен бу матур чорында мин сезнен барыгызга да имин тормыш телим.Бугенге эшчәнлегебез дэ тормыш иминлеге нигезләренә багышлана.

Балалар хәзер бер табышмак әйтэм. Шунын жавабын табыйк. Аннары мин анын турында әкият сөйлэрмен. Сез әзерме?

Башы-тарак

Койрыгы-урак;

Кычкыртып быргысын уята барысын.Ул кем икэн?(әтэч)

Әтэч турында кыскача әнгәмә Сезнен әтәч күргэнегез бар. Ул усалмы? Ни өчен? Ул сезгә тимәсен өчен нишлисез?

Бөтен әтәчлэр дэ усал булмый. Тәртиплеләре дэ була-андыйлары азык тапса да твыкларын чакыра; узе генэ ашамый. Хужаларын да таный-кычкырып сәлам бирә. Бугенге әтәч нинди икэн? Ягез әле матур итеп утырыгыз, мин сезгә әкият сөйлим.

Борын-борын заманда түгел, хәзерге заманда яши ди бер әтэч.Кара да тугел, ак та тугел, ул кып-кызыл икән.Тәртибе дэ бик ук яхшы тугел ди. Сугышырга ярата икэн ул. Балалар кулында шырпы курсә бу әтәч шундый усаллана икән, шундый усаллана икән-күзләреннән очкыннар чәчелә башлый икән. Ул очкыннар төшкэн жир янып китә. Кешеләр сундерергә житешә алмыйлар: өйгэ төшсэ өй яна,коймага төшсэ-койма яна. Ул булган урында кара күмер өемнэре генэ кала икэн. Кешеләр нишләргә белми аптырап беткәннәр. Берсенен дэ аны уз янына якын китерәсе килми икэн; кызыл әтәч белэн ныклы көрэш алып бара башлаганнар. Бу көрәштә алар шуны анлаганнар-кызыл ут этэче судан, комнан курка Ьэм аерым кагыйдәләрне үтәсәң килми икэн. Нинди кагыйдәлзр микэн сон ул? Без аларны конвертлардагы рәсемнәрне төзеп искэ төшерербез.( Рәсемдә кагыйдәләр .Алар берничә кисәккә киселгән.Балалар кисәкләрдән бербөтен рәсем төзиләр)

Физминутка.(тугэрэккэ басып кагыйдәләр әйтәләр)

Балалар, сезнен учак янганын күргәнегез бармы? Ул ничек яна? (ялкынланып, шарт-шорт итэ, төтен чыга).

-Төтен нинди ул?

-Ачы, күзне ачыттыра, тын алып булмый.

Төтен бик куркыныч.Моны ачыклау өчен кечкенә генә тәжрибә ясап карыйбыз. Минем кулымда банка, ул чиста, ялтырап тора, ( тикшереп карау ) . мин ана кәгазь салам һэм ут төртәм. кәгаз янып китте. Ул ялкынланып яна, төтен чыга. Банканы капкач белэн каплыйм-ялкын сүрелде, э төтен банка эченэ тулды. Капкачны ачам - төтен бүлмәгә тарала, кэгаз яңадан яна башлый. Банканы бәләкәй генә тишекле капкач белэн каплыйм - төтен ул тишектән чыга башлады. Хәзер банка авызын юеш чупрәк белэн каплыйм - төтен чыга алмый. ( Су сибеп утны сүндерэм )Хэзер , балалар банкага игътибар итегез эле - ул чистамы? ( Тикшереп карыйлар )Ана төтен утырган. Янгын вакытында ул безнен үпкәләргә кереп тын алуны тоткарлый. Бу вакытта кеше аңын югалтып егыла да ут эченнән чыга алмый. Бу аяныч хәл булмасын өчен янгын вакытында үтәлергә тиешле кагыйдәләр бар. Бүген без шул кагыйдәләр белэн танышырбыз .Ягез , уйлап карагыз әле. өйдэ янгын чыкса иң беренче итеп сез нәрсә эшләр идегез?

Ин беренче итеп зурларны чакырырга кирэк.(тәрәзә аша яки балконга чыгып кычкыр, телефоннан 01 номерына шалтыратып төгэл адресынны әйт).

Янгын булган урыннан читкә кит, ишек бикле булып чыга алмасан сөлге алып юешлә, авыз-борынны капла да тәрәзә янына килеп ярдэм чакыр!

Беркайчан да диван, өстэл астына, шкаф эченә кереп качма! Чөнки ярдәмгә килгэн янгын сүндерүчеләр таба алмый, ә ут бар әйберне дэ яндыра, тәтен бар тишектән дә үтеп керә.

Ярдәмгә килгән кешеләрнен кушканын төгәл үтә!

Эшчәнлеккә нәтиҗә ясау: Янгын нәрсәсе белән куркыныч? Янгынны әкияттә нэрсэ дип атадылар? Ул кемнәр янына килә? Янгын була калса нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк?

Янгын чыгу-куркыныч хәл,

Шуңа без сак булыйк.

Бакчадагы апаларнын сузләрен һэрчак тыңлыйк.

Шырпы белэн уйнамыйк без.

Утка якын бармыйк без.

Әтиләрне әниләрне хәсрәткә салмыйк без.

Өлкәннәр борчылмасыннар,

Кайгы-хәсрәт килмәсен.

Кызыл әтэч беркайчан да безнен янга килмәсен.

’Кызыл әтәч безгә килмәсен’

(Уртанчылар төркемендэ янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган эшчәнлек)

Сарман №3 « Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинэ Алмас кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.

Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...

Беренче кечкенәләр төркеменең шөгыль конспекты “Куянда кунакта”

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципальрайоны башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”муниципаль бюджет учреждениясе      Беренче кечкенәләр төркеменең шөгы...

"Акбайдан хат" (уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект)

Уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Балалар бакчасының уртанчылар төркеменә “Яхшылык җирдә ятып калмый” темасына интеграцияләнгән шөгыль эшкәртмәсе.

Тема: Яхшылык җирдә ятып калмый.Максат: Татар- башкорт язучысы Ризаэтдин Фахретдинов белән таныштыру. Бурычлар:-язучыларга карата кызыксыну уяту, алар аша эхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уй- фикерләү сәл...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...