Балалар бакчасының уртанчылар төркеменә “Яхшылык җирдә ятып калмый” темасына интеграцияләнгән шөгыль эшкәртмәсе.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Тема: Яхшылык җирдә ятып калмый.

Максат: Татар- башкорт язучысы Ризаэтдин Фахретдинов белән таныштыру. Бурычлар:

-язучыларга карата кызыксыну уяту, алар аша эхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уй- фикерләү сәләтен үстерү;

- ягымлы сүзләр куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру. Балаларда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру;

-туган телгә мәхәббәт тәрбияләү,  олыларны, бер- береңне хөрмәтләү, дустанә мөнәсәбәт  хисе үстерү.

Җиһазлау: Ризаэтдин Фахретдинов портреты, аудиоязма “Туган тел”, картиналар, туп, һәр балага Кюизенер таякчыклары наборы, агач, куян,алмалар, алмалар өчен кечкенә кәрзиннәр, презентация.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл rizaitdin_f.-konspekt.docx24.16 КБ

Предварительный просмотр:

Масгутова Эльмира Марсель кызы

беренче квалификацион категорияле тәрбияче

МБДОУ Шеморданский детский сад №3 «Салават купере»

Балалар бакчасының зурлар төркеменә  “Яхшылык җирдә ятып калмый”   темасына интеграцияләнгән  шөгыль эшкәртмәсе.

 Тема: Яхшылык җирдә ятып калмый.

Максат: Татар- башкорт язучысы Ризаэтдин Фахретдинов белән таныштыру. Бурычлар:

-язучыларга карата кызыксыну уяту, алар аша эхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Уй- фикерләү сәләтен үстерү;

- ягымлы сүзләр куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру. Балаларда үз- үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру;

-туган телгә мәхәббәт тәрбияләү,  олыларны, бер- береңне хөрмәтләү, дустанә мөнәсәбәт  хисе үстерү.

Җиһазлау: Ризаэтдин Фахретдинов портреты, аудиоязма “Туган тел”, картиналар, туп, һәр балага Кюизенер таякчыклары наборы, агач, куян,алмалар, алмалар өчен кечкенә кәрзиннәр, презентация.

Белем бирү өлкәләре: социаль-коммуникатив үсеш, сөйләм теле үсеше.

Алдан эшләнгән эш: мәкальләр өйрәнү.

Шөгыль барышы:

                             «Туган тел» жырын тыңлау.

Тәрбияче: Балалар, сез беләсезме,бу җырны кем язган икән?

 Балалар:Габдулла Тукай.

Тәрбияче: Ә кем соң ул, Г. Тукай? Аның нинди шигырьләрен беләсез?

 Балалар җавабы.

Тәрбияче: Эйе, балалар, мондый матур шигырьләрне, жырларны тормышны яраткан, үз телен, кешеләрне  яраткан, китапларны, аны укырга  яраткан, бөтен матурлыкны күрә белгән кеше генэ яза ала.

Балалар, бүген мин сезне, нәкъ  Тукайга охшаган, тагын бер бөек татар- башкорт язучысы Ризаэтдин Фахретдинов белән  таныштырырга телим. (Портреты курсәтелә, тактага эленә)

Ризаэтди́н Фахретди́нович Фахретди́нов, бик-бик куп еллар элек, Татарстаннын хәзерге Әлмәт районы Кичучатово авылында  туган. Мәдрәсәдә яхшы укыган, бик күп телләрдә сойләшә белгән, галим булып киткән. Әлмәт  районы Кичучатово авылында Ризаэтдин Фахретдингә ачылган  мемориаль музей бар, анын исемен мәдрәсә,  урамнар йөртә.

Ризаэтди́н  Фахретди́н,   балаларны бик яраткан. Балаларны тәрбияле, акыллы, тәртипле булып үсәргә өндәгән. Әти-энисен, олыларны тыңлап үскән бала гына бәхетле булыр дигән. Һәр бала, һәр кеше бер- берсенә яхшылык эшләсә генә, күңеле тыныч булыр дигән.

Тәрбияче: Балалар, э нәрсә соң ул яхшылык?

(Балалар жавабы)

Тәрбияче:Аны ничек, кемгә эшләп була?

(Балалар жавабы)

Тәрбияче:Бик дөрес балалар, яхшылыкны адым саен, һәрвакыт эшләргә була икән.

Ой, балалар, анда кемдер елый, кем икән ул, карыйк әле? Куян кызы агач төбендә елап утыра. Нигә елыйсың куян?

 Балалар, куян әйтә,  агачның алмалары бар иде, карап кына үстерә идем,

усал жилләр килде дә агачымның алмаларын тартып алып киттеләр ди. Әйдәгез балалар, куянга булышабызмы алмаларын кайтарырга?

Ә аның өчен безгә  төрле илләрдә булырга тапкыр  булырга, каршылыклар үтәргә туры килер. Сез әзерме шуңа?

 Алайса, кузгалыйк.

Юлга кузгалганчы, бер- беребезгә хәерле көннәр телик әле.

Физкультминут “Хәерле көн”

Хәерле көн әнигә,

Хәерле көн әтигә.

Хәерле көн кояшка,

Хәерле көн һәр кошка.

Елмаябыз, көләбез

Без бәхетле балалар

Тату яши беләбез.

Тәрбияче: Ә хәзер инде күзләрне йомабыз да: “1, 2, 3- безнең кулда көч”- дигән серле сүзләрне кабатлыйбыз.

Күзләрне ачтык балалар, беренче ил безне -“Яхшылык” иле каршы ала. (1слайд- “Яхшылык” иле куренеше)

 Мондагы кешеләр бер- берсенә гел яхшылык кына эшлиләр икән. Безгә алар уен әзерләгәннәр.

Дидактик уен: “Нәрсә ул яхшы, һәм, нәрсә ул начар?” (Картинаны аерып аңлаталар.)

Бик дөрес балалар,  безгә бу ил алмалар бүләк итә. Э без рәхмәт эйтик тә юлга кузгалыйк.

Тәрбияче:Икенче илгә юлга кузгалыр алдыннан мәкальләр эйтик эле балалар,  кем нинди мәкаль белә?

1бала: Тәртип- һәр эшнең үзәге.

2 бала: Бүгенге эшне иртәгә калдырма.

3 бала: Китап- белем чишмәсе.

4 бала: Китап барын да белә.

5 бала: Эш сөйгәнне ил сөя.

6 бала: Әткәй- шикәр, әнкәй- бал.

 7 бала: Татулыкта- бәрәкәт.

8 бала: Яхшылык жирдә ятып калмый.

9 бала: Яхшы сүз- җанга рәхәт.

Тәрбияче:Бик булдырдыгыз балалар, афәрин, инде икенче илгә юл алабыз.

Күзләрне йомдык та, серле сүзләрне кабатлыйбыз.

Балалар: “1, 2, 3- безнең кулда көч”

Тәрбияче: Күзләрне ачтык, 2 ил- безне “Тәмле сүзләр” иле каршы ала.(2 слайд-“Тәмле сүзләр” иле күренеше)

Бу илдә безгә “Матур сүзләр” уены әзерләгәннәр.

Бер- беребезгә туп бирәбез,  биргәндә иптәшең турында иң матур, иң җылы сүз әйтәсез.

Уен “Матур сүзләр”

Тәрбияче:Булдырдыгыз балалар, бер- берегез турында бик җылы карашта икәнсез.

Инде алмаларыбызны алыйк та юлга кузгалыйк. Юлга кузгалганчы  “Игътибар белэн тыңла” уенын уйнап алыйк әле, тугәрәккә басабыз.

1.Кем  иптәшен кыерсытмый- кулга-кул тотына.

2.Кем әнисенә булышырга теләми- чүгәли.

3.Кем иртүк торып, битен, кулын юып, тешләрен чистарта-кул чәбәкли.

4.Кем уенчыкларын жыймый- шул утыра.

5.Кем үзе киенеп, чишенә белә- елмая.

Тәрбияче:Бик булдырдыгыз, балалар, инде оченче илгә юл тотабыз.

Күзләрне йомдык, серле сүзләрне кабатлыйк әле.

Балалар: “1, 2, 3- безнең кулда көч”

Тәрбияче: Күзләрне ачтык, без “Уңганнар” илендә. (3 слайд- “Уңганнар иле” күренеше)

Мондагы илдә, балалар бүген бәйрәм икән. Ә торт пешерүчеләре каядыр киткән.

Әйдәгез, булышабызмы?  Тортны нәрсәдән ясап була? (Балалар җавабы)

Тәрбияче:Өстәлләрдә Кюизенер таякчыклары, бүген тортны шуннан ясарбыз. Өстәлләр янына узабыз.

1 кат-5 сары таякчык

2 кат- 5 кызыл таякчык

3 кат-5 зәңгәрсу таякчык.

Шәм дә куябызмы? Уртага ак таякчыктан шәм “кабызыйк”.

Тәрбияче:Бик матур тортлар килеп чыкты. Бу ил сезгә рәхмәт әйтә, һәм алмалар бүләк итә, без дә рәхмәт әйтик тә юлга кузгалыйк.

Юлга кузгалганчы, әйдәгез, искә төшерик эле, сез иртә, кич белән әти-әниегезгә, бер- берегезгә тагын нинди матур сүзләр әйтәсез?

 Балалар:(Исәнмесез, хәерле иртә,хәерле көн, гафу ит, тыныч йокы, сау булыгыз...)

Афәрин, булдырдыгыз, балалар, инде кайтыр вакыт та җиткән, серле сузләрне онытмадыгызмы? Күзлэрне йомдык.

Балалар; “1, 2, 3- безнең кулда көч”

Күзләрне ачтык, менә инде кайтып та җиттек, әйдәгез, алмаларны агачка элеп, куянны сөендерик эле.

Балалар алмаларны алмагачка ябыштыралар.

 Агач тобендә  безгә куян кучтәнәч куйган, куян сезгә рәхмәт  әйтә, без дә аңа рәхмәт әйтик.

Тәрбияче:Ә иртәгә яңа көн туа, мин сезгә, сез миңа елмаясыз, һәм бер- беребезгә сәләмәтлек теләп, исәнмесез, диярбез. Мин сезгә яхшы кәеф телим, бер- берегезне яратыгыз, хөрмәт итегез, телебезне саклыйк, яклыйк.

 Сез бүген нинди яңалык белдегез, кем исемле язучы белән таныштыгыз? Сезгә сәяхәт ошадымы?  Без буген кемгә булыштык? Нинди авырлыклар булды?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасының җәйге мәйданчыгын җиһазлау

Күпчелек вакытларын балалар-балалар бакчасында үткәрәләр. Балалар бакчасын көндә нинди дә булса яңалык өстәлеп торучы, аңлаешлы, уңайлы итеп планлаштырылган уен зоналарын булдырырга кирәк.. Бу у...

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы

“Чулпан”балалар бакчасының 2013-2014 нче уку елына укыту–тәрбия планы...

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак (76 нчы балалар бакчасының зурлар төркемендә региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )

Әдәп-әхлак - җәмгыятьне тотучы чыганак(76 нчы балалар бакчасының  зурлар төркемендә  региональ семинарда үткәрелгән шөгыль конспекты. )...

Балалар бакчасының һәм ата-аналарның бергә эшләүнең инновацион формалары

Ата-аналар белән бердәм эшчәнлекне оештыру  балалар бакчасы эшенең төп юнәлешләреннән берсе . ФГОС кагыйдәләрендә дә гаилә тәрбиясенең роле ассызыклана, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре белән...