“ Сихерче карчык белән Су кызына ни булган ?” (Җәйге, сәламәтлекне ныгыту һәм күңел ачу чарасы) Гөлнара КӘРИМОВА, Саба муниципаль районы Шәмәрдән бистәсе 2нче “Теремок”балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе
статья (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Каримова Гульнара Раульевна

(Җәйге, сәламәтлекне ныгыту һәм күңел ачу  чарасы)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx24.9 КБ

Предварительный просмотр:

 “ Сихерче карчык   белән  Су кызына ни булган ?” 

(Җәйге, сәламәтлекне ныгыту һәм күңел ачу  чарасы)

Гөлнара КӘРИМОВА,

Саба муниципаль районы Шәмәрдән бистәсе 2нче “Теремок” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе

Катнашалар: Сихерче карчык, Су кызы, Ләйсән  яңгыр.

Максат: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.

Белем бирү өлкәсе бурычлары:

Өйрәтү:

-Физкультура шөгелендэ өйрэнгэн уеннарны кабатлау,уен тәртибен истэ калдыру;

-Физик сыйфатлар үстерү: тизлек, җитезлек;

Сәламәтлек:

-Үзенең сәламәтлеген саклый белергә өйрәтү;

Аралашу:

-Өлкәннәр һәм үз иптәшләре белән аралашырга өйрәтү;

Социальләштерү:

-Иптәшләренә карата игътибарлы булуны, ярдәм итү теләге булдыруны уен аша үстерү;

Музыка:

-Музыка характерына туры китереп хәрәкәт итүләренә ирешү;

Атрибутлар:өреп кабартыла торган бассейн, уенчык кораблар, уенчык савыт-саба, бинокль.

1 өлеш.

Биләмә ак, зәңгәр шарлар бәйләп бизәлә. Биләмәдәге җиһазларны агачларны ураулы зәңгәр  тасма тибрәтеп дулкыннар җибәрелә. Мәйданчыкка, музыка астында балалар бакчасының  урта һәм өлкән группасы  чыгарыла.

Алып баручы: Исәнмесез, балалар!

Йөгердек, йөздек, кызындык,

Җәй айлары күңелле,

 Көч тупладык, күңел ачтык,

Әллә шулай түгелме?

 

 Туктагыз, бар, бер фикер,

  Бик күпләр калыр хәйран,

   Бергә-бергә, җыйнаулашып,

  Уздыра алсак бәйрәм!

  • Сез әзерме бәйрәмгә? Әйе!
  • Анда күңел ачарга?      Әйе?
  • Шатланышып биергә? Әйе!
  • Тәмнүшкәләр ашарга?  Әйе!
  •  Дус  белән тукмашырга?     Юк!
  •  Битләрне тырмашырга?    Юк!
  • Дус- ишләрне   сыйларга?  Әйе!
  • Су чәчрәтеп уйнарга?        Әйе!

Алып баручы: Алай булгач мин сезне диңгез ярына чакырам! Алдыгызда  бик зур диңгез, дип, күз алдыгызга китерегез. Әйдәгез, аның белән диңгезчә күрешик. Моның өчен без зур түгәрәк ясап басабыз:

Йокыдан уяну белән

Чыгып басабыз ярга,

Ә аннары керешәбез,

Күнегүләр ясарга!

“Диңгез дулкынлана” дигән хәрәкәтле уен башлана. Уенчылар түгәрәк буйлап, сүзләр әйтә әйтә диңгез дулкынлануын чагылдыралар һәм матур  фигура  гәүдәләндереп,  урыннарында катып калалар.

Алып баручы:   Диңгез дулкынлана –бер,

Балалар:          әйдә суга кер!

Алып баручы:  : Диңгез дулкынлана ике,

Балалар :    без юабыз битне!

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана  өч,

Балалар :   бездә барлык көч!  

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана дүрт, 

Балалар :   беркем итми “шылт”

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана  биш,

Балалар :   ишкәк белән иш!

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана алты,

Балалар :   безнең колак салпы!

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана җиде,

Балалар:    исә диңгез җиле!

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана сигез,

Балалар:    безнең сулыш тигез!

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана тугыз,

Балалар:   безнең сафлар тыгыз!

Алып баручы:  Диңгез дулкынлана  ун! 

Балалар :  Барыбыз да  кала тып- тын!

 2 төп өлеш.

Алып баручы:  Балалар, яр читендә кем утыра?

Балалар: Су кызы!

Су кызы балаларны күреп шатлана, тик бер ни дә әйтә алмый.

Алып баручы:  Балалар, Сихерче карчык  Су  кызын тавышсыз калдырган, безгә нишләргә? Әйдәгез Су кызына тавышын кайтарырга булышыйк. Безгә убырлы карчыкны табарга кирәк. Син беләсеңме аның кайда яшәгәнен? ( Су кызы балаларны  ияртеп алып китә)

Алып баручы:Хөрмәтле  сихерче  әби! Су кызына тавышын кайтарсаңчы!

Убырлы :Ул тавышын миңа сихер аша бүләк  итте. Сезгә һичничек ярдәм итә алмыйм.

Балалар : Зинһар  ярдәм ит! Ул бит тавышсыз калган. Без аны бик кызганабыз.

Убырлы: Кызганабыз дисезме? Ярый алайса. Тылсымлы су ясап, шуны әфсенләргә кирәк!  Иң элек  минем  табагыма сихәтле һәм шифалы сулы чишмәләрдән су  тутырасы. (Чишмәләр урынына ике чиләк су куелган)

Су ташу уены. Һәр команда уенчылары бер-бер артлы басып, старт сызыгында тезеләләр. Кашык белән чиләкләрдән  сихерче карчык табакларына су ташырга  керешәләр.

Сихерче: Яхшы, яхшы. Болай тиз булдырырсыз дип уйламаган идем, алайса тылсымлы су ясау ысулын исемә төшереп карыйм, Кулына чүмеч ала,   балалар ташыган шифалы һәм сихәтле суларны үзгә табакта катнаштырып,  укына : Әфсен, төфсен, шифа керсен, бозым чыксын, Су кызына тавышы кайтсын, миңа рәхмәтләрен әйтсен. (табакка иелеп пышылдый һәм  шар шартлата) Булды бугай! ( Балаларга  эчәргә тәкъдим итә, ләкин алып баручы рөхсәт итми, әвәл үзе кабып карый.  Һәм, начар хис итә башлавын  ишарәләп , нидер әйтмәкче, аңлатмакчы була, тик булдыра алмый, аның да тавышы киселгән)

Сихерче: Тфү! Барып чыкмады! Я, ярый, хушыгыз!

(Алып баручы авызын ача, сихерче карчыкны туктатмакчы була.)

Сихерче:Син нәрсә балык сыман авыз ачасың, ә бер ни ишетелми!?Кабатлыйбызмы! Йә ярый, миңа булышыгыз.  (Тылсымлы суны  алып баручы  эчә, һәм Су кызына эчерә.)

Сихерче һәм балалар бергә :“Әфсен төфсен, шифа керсен, сихер чыксын, су кызына һәм алып баручыга тавыш кайтсын!

Алып баручы һәм Су кызына сөйләшә алу сәләте, тавышлары кайта.

Су кызы: Тавышымны кайтарган өчен, рәхмәт яусын сезгә,  балалар. Сезгә дэ бу тылсымлы судан авыз итэргэ тәкъдим итәм. Ул бик файдалы, сәламәтлекне ныгыта һәм көчне арттыра. (Һәммәсе дә сок эчә)

Балалар : Рәхмәт. Инде, хушыгыз!

Сихерче:Һи-һи-һи. Барыгыз да биредә кала. Әллә   ансат кына  миннән котылырга уйладыгыз? Барып чыкмас. ( Су кызы сихерче колагына нидер пышылдый, тегесе килешеп, баш кага)

- Яхшы. Менә сезгә сынау! Сынауны үтә алсагыз , китә аласыз, юк икән, биредә каласыз. Уен “диңгез – утрау” , дип атала.Музыка уйнаганда барысы да безнең диңгездә  “йөзә”. Көй туктауга тиз генә ярга чыгарга кирәк. Кем  авызын ачып йоклап кала, аны үземнең  патшалыгыма, ярдәмче итеп алып китәм. Димәк,  рәхәтләнеп йөзегез! 

Сихерче: Булмады бу...

Сихерче карчык үз юлына китә һәм бинокльдән балаларны күзәтә.

Су кызы: Хәзер без уйный-уйный

 күңел ачарбыз!

“Су кызлары биюе” (Флешмоб.)

 Су кызы :  Уеннарны дәвам итәбез...

Шарты шундый уенның:                    

                    Әгәр бирелсә сорау,

                     Җавапта  булсын борау,

                      Сорауда булса салма

                      Җавапта булсын алма,

                                        Шигъри телдә  сөйләшик,

                                        Шигъри телдә  сынашыйк :

                                       Шигъри телдә   ярышыйк,

                                        Шигъри телдә   аңлашыйк.

                      Уен шарты  шул булсын!

                     Эшләребез уң булсын!

                                        Күз алдына китерик,    

                                        Башкаенда кикерик,                      

                                        Гүяки  кызыл кәпәч

                                        Ул  була  инде     ...(әтәч!)

                              Тагын моны күзаллыйк,

                               Елга ярында таллык,

                               Анда   җыелган халык,  

                               Ә суда йөзә       ...(балык!)

                                           Маңгаенда   пар  мөгез,

                                           Ул булып чыга   ...(үгез!)

                                           Көтүдән кайта арып,       

                                           Улмы? Ул була ...(сарык!)

                             Су буйларын ярата

                              Ярга да чыгып  ята,

                              Тирә юньне яңгырата,

                              Кем дисезме?  Ул - ...(бака!)

                                           Булмасын өчен салкын,

                                           Учакта дөрли  ...(ялкын!)

                                           Суда йөзә кондызлар,

                                           Күктә балкый  ..(йолдызлар!)

                            Җил сызгыра урамда   

                            Бүре  яши ...(урманда!) ,                   

                            Су кызлары, чуптыр-чуптыр,

                             Йөзеп йөри... ( суларда!)      

                                              Ә кайсыдыр  бәхәсләшә:

                                              “Су кызлары  булмый”, ди...  

                                               “Ялган савытыгыз төпсез,

                                               Ул һичкайчан ..тулмый”, ди....

                                                                                            

          Су кызы: Ә хәзер күримче, кайсыгызның   корабы  тиз йөзә икән?                                

       (Кабартылган  бассейнда кәгазь кораблар ярышы уены. Һәр командадан уенга катнашучылар үз корабларына өрәләр һәм  бассейн ярына беренче килгән кораб ияләре җиңүче, дип таныла.)

Алып баручы: Чираттагы бәйге “Кыслалар” дип атала , Һәр команданың уенда катнашучылары  парлашып, бер-беренә аркаларын терәп басалар. Команда бирелгәч  көндәш парлар , кулларын эләктерешеп , яннары белән маякка (ориентирга)  таба   китәләр һәм әйләнеп килгәч, эстафетаны  икенче пар кабул итеп ала һәм уен азакка паргача дәвам итә .   

Су кызы: балалар, сез су турында нинди мәкальләр, әйтемнәр беләсез? (Иң күп әйтем белгән, соңгысын әйткән  команда җиңүче, дип табыла) 

Су кызы: Афәрин! Булдырдыгыз, балалар! Менә ярышларыгыз да тәмамланды.

Сихерче карчык килеп чыга: Мин синең белән килешәм, Су кызы. Ни әйтим, җәй көне миңа кунакка килегез!

3 өлеш.Йомгаклау.

Алып баручы: Дусларым!  Билгеле инде, сусыз тормыш булмый. Суны саклагыз, аны әрәм –шәрәм итми кулланыгыз, сулыкларны пычратмагыз!  Яшәсен Су!

Су кызы: Сезгә кайтырга вакыт. Сез акыллы һәм җитез, хәрәкәт итәсез тиз! Ярдәмегез, яхшылыгыгыз өчен зур рәхмәт! Үзегезнең сәламәтлегегезне  саклагыз, физик кунекмэлэр ясагыз, чыныгырга онытмагыз! Сәламәт тәндә сәламәт акыл!  Ай-яй,  Ләйсән яңгыр башлана түгелме?

 Чыныгу мәле. “Ләйсән яңгыр” уены.

Су кызы, сихерче карчык һәм “Ләйсән” куып җитеп сукогыйчлардан(лейкалардан) балаларны су белән керендерәләр. Балалар , алдан әзерләнгән сөлгеләре белән капланалар һәм үз группаларына китәләр.

 

Каримова Гульнара Раульевна, 89274322119, skarimovi@mail.ru

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирә Хөрмәтулла кызының 2017-2022 уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы.

laquo;Татарстан Республикасы Саба  муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль  бюджет учреждениесе.Тема: "Мәктәпкә әзе...

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән Газинур кызының үзбелемен күтәрү буенча эш планы

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме тәрбиячесе Гильметдинова Ләйсән...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эшнең исеме : "Китап киңәшчең синең"

Бүгенге көндә безнең җәмгыятьтә уку статусы бөтенләй кимеде. Мәгълүматларның техник яктан камилләшүе чорында китапка кызыксыну кимеде. Бу проблеманы хәл итү өчен үсеп килүче буынның китап укуга, китап...

«Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесе филиалы - «Түбән Симет балалар бакчасы» Проект эш: "Яңа ел"

Теманың актуальлеге:Яңа ел-иң яраткан, искиткеч гаилә бәйрәме. Кыш бабайның сихри үзгәрешләре һәм бүләкләре булган бәйрәм. Әлеге проектта Яңа елны бәйрәм итү традицияләрен өйрәнү һәм саклау мөһим урын...

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының 2020 – 2025 нче уку еллары өчен үз белемен күтәрү планы

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы санлы балалар бакчасы” тәрбиячесе Мирзаһитова Гөлсия Рисун кызының2...