Беренче кечкенәләр төркеменең шөгыль конспекты “Куянда кунакта”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (младшая группа) на тему

Валиева Альфия Вализановна

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

 

 

 

 

 

 

Беренче кечкенәләр төркеменең шөгыль конспекты

“Куянда кунакта”

 

 

Төзеде тәрбияче :

Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы

74 нче   балалар бакчасы

 

 

 

 

 

 

 

 

Түбән Кама шәһәре 2015 ел.

Максат: Яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту. Балаларның сенсор тою сәләтен, тәрбиячене  ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыкларын үстерү, диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерү.Җәнлекләр турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә белемнәрен ныгыту, кызыксындыру уяту.Уч төбендә пластилинны турыга әвәлергә өйрәтүне дәвам итү. Пөхтәлек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: шома,кызыл,тәмле, каты.

Җиһазлау: Кәрзин, кишер, куян, хат, уенның аудиязмасы. Балаларга пластилин һәм такталар.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл iog.zanyatie.docx18.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль

районы башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”

муниципаль бюджет учреждениясе

Беренче кечкенәләр төркеменең шөгыль конспекты

“Куянда кунакта”

Төзеде тәрбияче :

Вәлиева Әлфия Вәлиҗан кызы

74 нче   балалар бакчасы

Түбән Кама шәһәре 2015 ел.


Максат: Яшелчәләр турында белемнәрен ныгыту. Балаларның сенсор тою сәләтен, тәрбиячене  ишетү һәм сорауларга җавап бирү осталыкларын үстерү, диалогик сөйләмен активлаштыру, фикерләвен, мөстәкыйльлеген үстерү.Җәнлекләр турында белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, җәнлекләрне таный һәм исемнәрен атый белергә белемнәрен ныгыту, кызыксындыру уяту.Уч төбендә пластилинны турыга әвәлергә өйрәтүне дәвам итү. Пөхтәлек тәрбияләү.

Сүзлек өстендә эш: шома,кызыл,тәмле, каты.

Җиһазлау: Кәрзин, кишер, куян, хат, уенның аудиязмасы. Балаларга пластилин һәм такталар.

Шөгыль барышы:

1.Хат уку.

2.Кишер карау.

3.Бүләк ясау.

4.Куянда кунакта. Уен.

5.Йомгаклау.Куян белән саубуллашу.

Шөгыль барышы: 

Балалар бүлмәгә керәләр һәм ярты түгәрәк ясап басып торалар.

-Балалар, безгә кемдер хат җибәргән. Табышмакны тыңлагыз әле  .

Кыш көне ак,

Җәй көне соры,

Бүредән һәм төлкене курка?(куян).

Т. Әйе, балалар дөрес, куян.

-Әйдәгез әле хатны укып китик.

 “Исәнмесез, балалар. Минем бүген туган көнем һәм мин сезне үземә кунакка чакырам. Куян.”

- Бал-р куянга кунакка барабызмы? (Әйе).

- Ә туган көндә бүләкләр өләшәләр. Куянга нәрсә бүләк итәбез? Нәрсә ул бик нык ярата?

- Ә каян без аны алабыз? (бал-р җавап бирә)

- Әйдәгез кишерне пластилиннан ясыйк.Кишерне пластилиннан ясаганчы без аны баштан карыйк. Менә тотып карагыз, әле ниндий ул. Каты мы, әллә йомышак мы? (Каты). Шома мы, әлә кытыршы?(шома).Тәмле ме? (тәмле).Ниндий төстә? (кызыл).

Т. Кишер: каты,шома,тәмле,кызыл төстә.

-Ә хәзер остәл артына утырабыз.Сезнең алдыгызда такта һәм пластилин.Күрсәтегез ничек без кишерне ясыйбыз. (кулда әвәләтәбез).

-Ниндий сезнең кишерләр килеп чыкты,күрсәтегез әле. (бал-р күрсәтәләр).

-Хәзер без аларны кәрзингә куябыз һәм куян янына кунакка барабыз. Бал-р басалар.

-Күзләрне йомыйк һәм куян янына барып җитийк.(күзләрне йомдылар).Карагыз бал-р менә куян безне каршы ала.

-Исәнме, Куян, без сиңа  кунакка күчтәнәч белән килдек.

-Куян: Исәнмесез, балалар, рәхмәт сезгә күчтәнәч өчен. Мин сезне көттем һәм уен әзерләдем. Уен: «Күрсәт әле, үскәнем (уенның аудиязмасы).

Күрсәт әле, үскәнем,

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек куян сикерә?

Ничек куян сикерә?

Менә шулай, менә шулай

Шулай куян сикерә.

Күрсәт әле, үскәнем,

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

Ничек йөри аюлар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри аюлар.

Күрсәт әле, үскәнем,

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек кошлар очалар?

Ничек кошлар очалар?

Менә шулай, менә шулай

Шулай кошлар очалар.

Куян:Булдырдыгыз, бал-р!Рәхмәт сезгә уйнаган эчен һәм мин сезгә төлсымлы капчыкта күчтәнәчләр биреп җибәрәм.Саубулыгыз, балалар!

- Рәхмәт сиңа, куян. Саубул!(бал-р саубушалар).

-Менә без кунактан кайттык,әйдәгез карыйк әле ниндий күчтәнәч җибәргән безгә куян. (Капчыкны ачалар, һәм күчтәнәч өләшәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә "Авылда кунакта" дигән темага белем бирү эшчәнлеге конспекты һәм презентация...

Балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошчыклар"

Әлеге шөгыль балаларның кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен ныгыту, кошларга карата мәрхәммәтле булырга өйрәтү максатында үткәрелде....

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "Әбиемнең истәлекләр саклаган сандыгы".

Балаларны татар халкының көнкүреше, милли киемнәре, йолалары белән таныштыру,...

Икенче кечкенәләр төркемендә шөгыль конспекты "“Минем гаиләм, минем өем.”".

Сөйләм үстерү, сәнгати үсешне берләштергән интеграл эшчәнлек “Минем гаиләм, минем өем.&rdquo...

Кояшта кунакта Беренче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль

Кояшта кунактаБеренче кечкенәләр төркемендә рәсем  шөгыле...