“Кышкы табигать”
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) по теме

Гилязутдинова Ильсияр Василовна

Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән эшчәнлекнең план - конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_tabigat.docx16.4 КБ

Предварительный просмотр:

МКУ «Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге”

          Зурлар төркеме балалары белән үткәрелгән

                   эшчәнлекнең план - конспекты

                        Тема: “Кышкы табигать”

                                                       Гилязутдинова И.В.

                                                              МБМББУ “Балтач 2 нче номерлы балалар

                                                              бакчасы”ның 1 нче квалификацион

                                                              категорияле тәрбияче

                                                2013 – 2014 уку елы

Тема: “Кышкы табигать”

Эшчәнлек тере: танып белү

Максат: Балаларда экологик культура башлангычлары тәрбияләү.

Бурычлар: Балаларның кыш, аның үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту;

     Җил, буран, тавыш, җәнлекләрнең хәрәкәтләрен күрә Һәм ишетә белү сәләтләрен үстерү;

     Бирелгән алгоритм буенча хикәя тезергә өйрәтү

Җиһазлау:Конверт, картиналар, хат, схема – сызым, альбом бите, карандашлар

Алдан эшләнгән эш: Әңгәмә, рәсемнәр карау, шигырьләр, җырлар өйрәнү, күзәтүләр

Эшчәнлекнең барышы:

Оештыру өлеше:

Уен “Зирәк булсаң, әйт тизрәк” (балаларга сораулар бирелә, алар җавап табалар. Мәсәлән, урамда кайсы вакыт? Кыш ничә айдан тора?һ.б.)

Төп өлеше:

Ишек шакыйлар. Хат бирәләр. Тәрбияче конвертны алып хатны укый.

“Исәнмесез минем нәни дусларым!

Сезгә хатны Белмәмеш яза. Миңа сезнең турында Карлсон сөйләде.Мин сезнең табышмаклар яратканыгызны беләм. Сезгә 3 табышмак җибәрәм.

1 нче табышмак :

Минем белән булган хәлне сөйлисем килә.

Кыш көне авылда булганым юк, шуңа күрә җәйге авылымны танымадым.Чирәм, чәчәкләр,  агачлар ялангач, бар җирдә дә – кар. Мин аптырадым.Җиләк, гөмбә җыйган урманга чаптым. Урманда тып – тын. Балыкларның  уйнаганнарын, бакаларның сикергәннәрен, кешеләрнең коенганнарын карарга елгага киттем. Барсам – елга юк. Бар җир ап-ак. Мин шаккаттым.Балалар, миңа нәрсә булганын аңлатып бирегез әле?

(Тәрбияче әңгәмә алып бара).

  • Кыш көне чәчәкләр, чирәм, агачлар кайда?
  • Ни өчен кошлар сайрамый?
  • Кая качты елга?( Балалар җавабы).

Тәрбияче: Балалар, ә сезнең кышкы урманга барасыгыз киләме?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче: Нәрсә белән барырбыз икән?

Балалар: Поезд, самолет, чана

Тәрбияче:Әйдәгез, без бүген чаңгыда барыйк. Җылырак киеник, чаңгыларга басыйк (имитация). Кузгалыйк (балалар урманга китәләр).Менә аланлыкта күренә. Бераз ял итеп алыйк. Чаңгыларны салып куегыз.

(Экранда слайд – урман күренеше).(Балаларның игьтибарларын экранга юнәлтү).

Сезнең белән урман көен тыңлап китик әле.(Аудиоязмада буран, бүре улавы, ботак тавышлары...)

  • Сез нәрсә тавышлары ишеттегез?
  • Ни өчен аю күренми?
  • Ни өчен кошлар җырламыйлар? Һ.б.( Балаларның җавапларын тыңлау)

(Урман буенча йөрү).

2 нче табышмак:

Әйдәгез, карыйк әле, безгә Белмәмеш тагын нәрсә җибәргән? (Тәрбияче схема – сызым ала.Балалар схема буенча конвертларны табалар.Конвертта – биремнәр белән картиналар.)

  • Бу кайчан була?
  • Нәрсә артык?
  • Җәнлекне койрыгы буенча тап
  • Экологик пирамида
  • Кем кайда яши?

3 нче табышмакны карыйк. Алгоритм мисалын чишү өчен карта.

(Балалар кәүсәсе, яфраклары, ылыслары  буенча агачны табалар һәм атыйлар).

Тәрбияче: Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте.Чаңгыларны киегез. Юлга кузгалыйк.(Имитация).Менә бүлмәбезгә кайтып та җиттек.

Балалар, әйдәгез, Белмәмешкә рәсем ясап җибәрик әле.Рәсемне әйтелгән хикәя буенча ясыйк.

  • Кыш көне кояш чыга, ләкин җылытмый.
  • Кар ява.
  • Урманда агачлар ялангач, үзенең өендә тиен, агач астында аю йоклый.

Без бу рәсемнәрне Белмәмешкә хатка салып җибәрербез.

Йомгаклау:

  • Балалар, сезгә бүген эшчәнлек ошадымы?
  • Нәрсә күбрәк ошады?
  • Кайсы бирем авыррырак бирелде?
  • Белмәмешнең барлык табышмакларын да чиштек.

Белмәмешкә күпме рәсем ясадык, аны куандырдык!

  • Рәхмәт сезгә, балалар!

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

занятие по теме "Без табигать балалары"

Конспект посвящен о поведении детей на лоне природы...

"Табигать-тиңсез хәзинә" итоговая деятельность по экологическому воспитанию детей в подготовительной группе

Экологическая деятельность на татарском языке для детей подготовительного возроста ДОУ. Песни, стихи, игры о природе. ...

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе.

Конспект занятия по экологии. Тема: “ Без- табигать балалары.” в средней группе....

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Табигать һәм сәламәтлек"

Табигать һәм сәламәтлекнең бер-берсенә йогынтысын аңлату; балаларда сәламәтлекләренә карата кызыксыну тәрбияләү; сәламәтлекне кайгыртырга өйрәтү, табигатькә сакчыл караш булдыру....

Занятие:"Әйдәгез урманга һәм кырга - табигать китабын укырга.”

Занятие по обучению родному языку+слайды к нему...