Юл билгеләре
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Балаларның юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yul_bilgese.docx21.13 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Юл билгеләре

Максат: Юл хәрәкәте билгеләре турында күзаллауларын формалаштыру.

Җиһазлау:Хат салыгган конверт, юл билгеләре, предметлы рәсемнәр, “Өч чәчәк”  әкияте, табышмак.

                       Дәрес барышы

Хәерле көн, балалар, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, әйдәгез балалар, барыбызга да күңелле булсын, хәерле көн телик. Хәерле көн, күзләр(кулларны бинокль итеп куялар) Сез уяндыгызмы? Хәерле көн, колаклар(кулларын колакка куялар) Сез уяндыгызмы? Хәерле көн куллар(кулларны сыпыралар) Сез уяндыгызмы? Хәерле көн аяклар(аякларны сыпыралар) Сез уяндыгызмы? Хәерле көн кояш(кулларны җәеп өскә күтәрәләр)

Без уяндык? Сюрпризный момент:

Ишек шакыйлар

-Балалар безгә тагын кемдер килгән, ахры. Почтальон хат китергән, кемнән килгән икән, укыйбызмы балалар(конверт ачып хатны укыйм)

_Балалар ,тиз арада безгә ярдәи итегез, без буталып беттек, дип язганнар юл билгеләре. Безне тиз генә аерыгыз, дигәннәр. Булышабызмы балалар юл билгеләренә?

-Булышабыз.

Балалар карагыз әле , ә ничек аерырга икәнен әйтмәгәннәр. Без аларны формалары буенча аерырбыз.

-Юл билгеләре түгәрәк, квадрат һәм өчпочмак формасында булалар. Әни өчен юл билгеләре кирәк? Чөнки юл билгеләре юл хәрәкәтен җайга салалар һәм хәвефсез итәләр.

-Юлда йөргәндә бу билгеләрне

Белергә кирәк элек,

Исән-сау йөрсеннәр дип,

Куйганнар аны элеп

Юллардагы билгеләрне

Әйдәгез бергәләп белик!

Светофор белән көйләү билгесен күрсәтәм

Бу билгене күрми үтү

Мөмкин түгел һич кенә

Кызыл, сары, яшел күзле

Ак өчпочмак ич менә!

Җемелтәтер өч күзен

Әйтер өчен өч сүзен

Кызыл әйтер: «Туктап кал»

Сары әйтер: «Игътибар!”

Яшел әйтер: “Юл ачык”

Җәяүлеләр хәрәкәте тоела билгесен күрсәтәм

Машиналар кызу бара.

Ерак түгел күк ара.

Тик аягың атлаганчы

Игътибар белән кара

Юкмы менә бу билге.

Кызыл түгәрәк эчендә

Атлап бара җәяүле

Тик ул сызылган инде

Әгәр мондый билге күрсәң.

Юлларга чыкма берүк

Светафорлы чатлар эзлә

Ә монысын урап үт

Җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урыны билгесе

Ак, кара тасмалар буйлап

Җәяүле горур атлый

Чөнки белә: шушы билге

Гөмерен уяу саклый

Әлеге билге кисәтә

Шоферларны шул хакта

Игътибарлы булыгыз ,-ди,-

Җәяүле үткән чакта

Автобус, трамвай тукталышы билгеләре

Әгәр яратмыйсың икән

Өйдә генә ятарга

Җыенасың икән бүген

Паркка йә Циркка

Бу билгене белү кирәк

Аны белү мөһим бигрәк

Утырып булмый аннан башка

Трамвайга һәм автобуска

Тукталышларда ул билге

Әверелә чып-чын дуска.

-Балалар тыңлагыз әле, мин сезгә табышмак әйтәм: Юл читендә тора батыр, күзләре төрле-төрле, берсен йома, берсен ача аны белә һәр кеше. Ул нәрсә?

Светофор

Дөрес балалар. Шәһәр урамнарында хәрәкәтне светофорсыз күз алдына да китереп булмый. Ә хәзер мин сезгә бер әкият сөйлим тыңлагыз

Борын-борын заманда, бер шәһәрдә өч чәчәк яшәгән. Алар өчеседә өч төстә булган: кызыл, сары һәм яшел. Чәчәкләр бер-берсе белән бик дус һәм тату торганнар. Төрле уеннар уйнарга яратканнар, шаярганнар, көлгәннәр. Беркөнне урамга чыксалар гәҗәпкә калганнар: бөтен җирдә машиналар йөгерә, ә кешеләр урам аркылы чыга алмый аптырыйлар икән. Чөнки әле ул вакытта светофорлар булмаган ди. Чәчәкләрнең кешеләргә ярдәм итәселәре килгән. Уйлаганнар , уйлаганнар да бер фикергә килеп, кешеләргә мөрәҗәгать иткәннәр. “Безнең сезгә булышасыбыз килә, шуның өчен без менә бу баганага менеп утырабыз, урамдагы хәрәкәтне көйләп барабыз. “Ничек итеп көйлисез?-дип сораганнар кешеләр. “Ә сез тыңлап торыгыз,”- дигәннәр чәчәкләр. “Кызыл чәчәк әйткән:, “Мин күземне ачсам, сез туктап калырсыз. Сары чәчәк әйткән: «Мин күземне ачсам, игътибар белән юл аша чыгарга әзерләнерсез. “Ә мин күземне ачсам, сез юл аша чыгарсыз,”-дигән яшел чәчәк. Кешеләр чәчәкләр белән килешкәннәр. Аларның сүзләрен тыңларга риза булганнар. Шул көннән башлап урамда светофорлар яна башлаган. Эчтәлек буенча сораулар

Чәчәкләр нинди төстә булганнар?

Урамда алар нинди хәл күргәннәр

Кызыл ут янганда кешеләр нишлиләр?

Яшел ут янганда нәрсә була?

Балалар без сезнең белән нинди юл билгеләре беләбез, кабатлап китик әле. (балаларның җавабы)

Әйе балалар юл кагыйдәләрен бозмаска кирәк.

Балалар әйдәгез хәзер кунаклар белән саубуллашыйк. (залдан саубуллашып чыгып китү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләрен өйрәтү буенча шөгыль...

" =, # билгеләре, математик табышмак, зурлык"

=, # билгеләре турында белемнәрне ныгыту, язарга күнектерү; арифметик мисал төзергә өйрәтү, аны чишү; +, ˗ билгеләре белән эшләүне дәвам итү. ...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Юл билгеләре иленә сәяхәт.

Балаларга юл билгеләренә танырга, юл йөрү кагыйдәләрен аңларга өйрәтү....

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл билгеләре иленә сәяхәт  Тәрбияче: Кояшның шаян нурлары...

Юл билгеләре иленә сәяхәт

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү....