Занятие-экскурсия по теме "Чиста су эзеннән"
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) на тему

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Чиста су кайда" яши"?

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon chista_su_-_kopiya.doc160.5 КБ

Предварительный просмотр:

Шөгыль-экскурсия.

Тема: « Чиста су эзеннән»

Максат:        

 1.Балаларның суның яшәү чыганагы икәнлеген аңлаулары , кеше тормышында тоткан роле, әһәмияте турында күзаллауларын үстерү.

2.Балаларның фикерләү сәләтен, игътибарын, кызыксынучанлыгын, күзәтүчәнлеген үстерү.

Күзәтү, чагыштыру , нәтиҗә ясау методлары аша суның зур байлык икәненә төшенүләре.  3.Чиста су   чыганакларын кадерләп, саклап торырга кирәклеген   аңлаулары.

Туган җиребезнең тиңсез байлыгы:елга, күлләр, чишмә суларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Шөгыль барышы: Әңгәмә.

Тәрбияче:Су ни өчен кирәк?

Балалар: Су эчер , юыныр өчен, үсемлекләр үсер өчен, балыклар,су хайваннары суда яши алыр өчен...һ.б өчен кирәк.

Тәрбиячече : Әйе,бик дөрес .Ә сез ничек уйлыйсыз, безнең эчкән суыбыз

чистамы икән? Су безнең өйләргә  килеп, краннан акканчы нинди юл үтә  икән? Беләсегез киләме? Беләсегез килсә, мин сезне “Чиста су эзеннән” дигән экскурсиягә чакырам .

( рәсемнәр буенча сөйләү).

Тәрбияче: Ә хәзер мин сезне  авылыбызның иң чиста су чыгынагын эзләп табарга чакырам.

Су чыганаклары янына экскурсия.

Тәрбияче: Балалар, безнең бүгенге  сәяхәтебез бик кызыклы һәм шул ук вакытта бик кирәкле, чөнки  без бүгеннән соң суны  ни өчен бик кадерләп, сарыф итмичә генә тотарга кирәклеген аңларбыз.Әйдәгез әле, үзебез белән  су савытлары алыйк. Барган җиребездә аларга су тутырып алырбыз.  Кире бакчабызга кайткач,  ул суларны бер-берсе белән чагыштырып карап, үзебегә кирәкле нәтиҗәне ясарбыз. Балалар  экскурсия вакытында игътибарлы булыйк.

-Безне ерактан ук чишмәбез үзенең саф суларын челтерәтеп көтеп тора икән бит.

                                               Челтер-челтер чишмә ага,

                                                Көмеш төсле сулары.

                                               Су өстендә җем-җем итә

                                                Көннең алтын нурлары

                                                      ( Ә.Исхак)

Тәрбияче: Балалар, без авылыбының горурлыгы булган « Калимә» чишмәсе янына килеп җиттек.  

     Тау астында чишмәбез,-

Су алырга төшәбез.

  Татлы суын без аның

Бик яратып өчәбез.

                                         (Ә,Исхак)

-Безнең авыл чишмәләргә бик бай .Әле тагын “Изгеләр чишмәсе”,”Тау ягы”  исемле чишмәләребез бар.Менә бу чишмә дә безнең авылыбызның горурлыгы.Авылыбызның кешеләре аларны карап ,тәрбияләп,чистартып торалар.Ә менә күрше авылда ” Чистартабыз “ диеп казылып ташланган бер чишмәне беләм мин .Бүгенгесе көндә ул ташландык хәлдә. Өлкәннәр  ул чишмәнең суын сагынып  искә алалар. Балалар,чишмәләрне карап тормасаң нәрсә була соң?

   Балалар: Чишмәдән чыга торган суның юлы ябыла,ул пычрана.

Тәрбияче:Бик дөрес балалар. Карагыз әле су энҗе бөртеге кебек чиста.Ул ничек матур итеп  челтерәп агып килә.(Балалар чишмәнең чыгу юлын күзәтәләр) Әйдәгез, савытка су алыйк.

Тәрбияче:Менә бу матур өйне авылыбызның яхшы кешеләре салып куйдылар. Монда сусаганнар су эчеп ял итеп алалар.

  Сәяхәтебезне  чишмә суы аккан юл белән дәвам итик.(балалар чишмэ суы аккан юлнын елга белән кушылган җирен кузәтәләр

                                                           

                                                             Безнең чишмә борыла-борыла

                                                              Зур инешкә коела.

          Идел суы шундый бик күп

  Чишмәләрдән җыела.

                                                 (Ә.Исхак)

-«Калимә» чишмәсенең суы , авылыбызның нәкъ уртасыннан, куе талларга сыенып агып яткан «Солонка» елгасына килеп кушылды.

( Елга турында, аның әһәмияте турында сөйләү, балаларның үз фикерләрен тыңлау, пробиркага нәтиҗә ясар өчен  су алу).

- Нәкъ менә безнең бу елгабыз ага-ага, Идел елгасына  кушыла. Җир шарында шушындый елгачыклар ага-ага бер-берсе белән кушылалар һәм зур, гайрәтле елга булып үзләренең суларын диңгез, океан, күлләргә  коялар. (Балалар йөрәгенә чишмәбез, елгабыз белән чын-чынлап горурлану хисен салырга омтылу).

Тәрбияче: Ә монысы,  авыл урамнарына куела торган су колонкасы.

(Колонкага су нинди юллар белән килүе турында кыскача  аңлатма бирү, нәтиҗә өчен пробиркага су алу)

Тәрбияче: Су чыганаклары буенча сәяхәтебез тәмам.

Тәрбияче:  Йомгак ясыйк. Без  чишмәбездән дә, елгадан да, колонкадан да суның чисталыгын чагыштырыр өчен пробиркага су алган идек .Хәзер карагыз да әйтегез, су кайда чиста икән?

Балалар: (  Чишмәдә су иң чиста, саф  икән дигән нәтиҗә ясыйлар. Колонкадагы су да чиста, ләкин аны җир астыннан кудырып, өйләргә җибәреп тору күп хезмәт таләп итә. Шуңа күрә суны кадерләп, чишмәләрне саклап, чистартып торырга, кирәкмәгәнгә сарыф итмичә  тоту кирәк икән дигән фикергә киләләр).

   

Тәрбияче: Балалар без бүген су чыганаклары белән якыннан танышып, бик кирәкле белемнәр өстәдек, алардан алынган суларны чагыштырып бик мөһим нәтиҗә ясый алдык: ”Су тормышыбызның яме, байлыгы, яшәү чыганагы икән. Су чыганакларын кадерләп, карап торыйк. Аларны чистартып, тәрбияләп торуда үзебезне өлешебезне кертик!”.

 

Эшчәнлегебезне Г. Тукаебызның иң матур шигыре белән тәмамлыйсым килә:

    Тау башына салынгандыр безнең авыл,

Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

                                               Шуңа күрә сөям җаным, тәнем белән.

Буыннардан-буыннарга килгән табигый байлыкларыбызны кадерләп саклыйк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занятие "Экскурсия в зимний парк"

Занятие по экологии. Знакомство и наблюдение в природе  зимой....

Занятие-экскурсия по развитию экологических представлений у детей.

Занятие в форме экскурсии напрвлено на формирование у детей второй младшей группы представлений о зимних изменениях в природе....

музыкальное занятие - экскурсия "Музей под открытым небом"

На занятии дети знакомятся с достопримечательностями  музея деревянного зодчества "Малые Карелы". Занятие проходит в игровой форме с наглядным изображением достопримечательностей, что делает соде...

Комплексное занятие "Экскурсия в весенний лес"

Конспект комплексного занятия в  логопедической подготовительной к школе  группе для детей с фонетико-фонематическим  недоразвитием речи....

Занятие - экскурсия по экологии "Экскурсия в весенний парк"

Экскурсия в весенний парк совместно с родителями. Ознакомление с весенними растениями и деревьями....

Занятие - экскурсия «Экскурсия на почту».

Занятие - экскурсия «Экскурсия на почту»....