”Без кунакка барабыз”
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) на тему

Гильманова Гузалия Зайтуновна

Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа). 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_po_tugan_tel.docx23.71 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: ”Без кунакка барабыз”

( 2 нче кечкенәләр төркеме)

Максат: балаларда әхлаклык сыйфатлары тәрбияләү. Татар халкының милли ризыклары актив кулланышка кертү. Диалогик сөйләм күнекмәләрен булдыру. Әбигә  хөрмәт тәрбияләү

Тәрбия бурычлары: балаларда  урамда, юлда, үз-үзләрен дөрес тоту бер-берсенә игътибарлы булу, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләү

Үстерү бурычлары: балаларның иҗади  активлыгын, фикерләү сәләтен үстерү

Белем бирү бурычы: үзләренең белгәннәрен бәйләнешле итеп, хикәя формасында сөйләргә өйрәтү эшен дәвам итү

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә материл, сүзлек өстендә эш, сораулар, әдәби тел, үсендерү, мактау

Җиһазлау: рәсемнәр, татар халык ашлары.

Сүзлек өстендә эш:  ягымлы сүзләр, авыр сүз, рәнҗетү;

Алдан үткәрелгән эшләр: транспорт, гаилә турында әңгәмәләр; дидактик һәм бармак уеннары: “Кибет”, ”Гаилә”, ”Транспорт”, ”Кунак чакыру” сюжетлы рольле уеннар уйнау

Эшчәнлек төзелеше:

I өлеш. Кереш әңгәмә. Ситуация

II өлеш. Хәрәкәтле уен “Кибеттә”

III өлеш. Коллектив эшчәнлек-бизәкләр ябыштыру

IV өлеш. Ял минуты ”Без барабыз, барабыз...”

V өлеш. Сүзле уен “Минем әби  нинди?”

VI өлеш. Уен ”Автобуста”, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре. Мәкаль

VII өлеш. Әбидә  кунакта. Диалогик сөйләм

VIII өлеш. Йомгаклау

Шөгыль барышы:

1. Мин бүген эшкә килгәндә  бер әбине скәмьядә  утырганың күрдем. Әби нишләптер кәефсез  утыра иде. Ни өчен  микән? Ситуация. Балаларның җаваплары:

- Берәр җире авырта?

- Берәр әйбере югалган?

2. Безне дә әби сагынгандыр. Без аның кәефен ничек күтәрә алабыз икән?

- Әбигә  кунакка  кайтабыз...

- Аңа бүләкләр, күчтәнәчләр алабыз?

- Нәрсәләр алабыз?...

(,,Кибет”кә барабыз: бүләкләр-алъяпкыч; күчтәнәчләр - чәй, конфет, җиләк-җимеш; яшелчәләр)

Тәрбияче: балалар, карагыз әле, кибеттә алъяпкыч  ак төстәгеләре генә бар, матур булсын һәм истәлек булсын өчен, без аны матур итеп бизибез

3. Коллектив эше- бизәкләр ябыштыру: “Алъяпкыч”

4. Ял минуты

Без барабыз, барабыз (атлап- атлап барабыз),

Ерак юллар узабыз (куллар белән күрсәтәбез),

Күчтәнәчләр кулыбызда (авыр итеп күтәрү хәрәкәте ясыйбыз),

Әбиләргә кайтабыз (атлап- атлап барабыз)

5. Сүзле уен «Минем әби  нинди?»

( матур, ягымлы, эшчән, яшь, уңган, акыллы һ.б.)

- Әбигә  нәрсәгә утырып барабыз

(җаваплар)

- Әйдәгез, автобуска утырабыз да  китәбез

6. Уен “Транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре”

(ПДД мультфильмнан өзек карау)

- Балалар, юлда йөргәндә, бик игътибарлы булырга кирәк. Мәкальне искә төшерик

-  Юлда  йөрсәң, улап  йөр

7. Менә  килеп тә җиттек. Әбиебез өстәл әзерләп куйган. Өстәлендә нәрсәләр бар?(бәлеш, өчпочмак, кыстыбый, чәк- чәк, коймак-

татар халык ашлары турында сөйләшү)

-   Алар ничек пешерелгәннәр?

-   Әниләрегез ниләр пешерәләр?

-   Сез аларга ярдәм итәсезме соң?

(балаларның җаваплары)

-  Сез ничек уйлыйсыз, әби  кая киткән икән?

  • Кибеткә,базарга,бакчага.
  • Күршеләргә  һ.б.

(”Әби” керә, балалар исәнләшәләр)

  • Әби: “И, балакайларым, мин  сезне көттем һәм балаларны кочаклый

(балалар  бүләкләр белән күчтәнәчләрен әби  бирәләр)

8. Йомгаклау

 -Әби:Минем  дә,  сезгә әзерләп куелган бүләкләрем  бар

( балаларга “Бәләкәй китап-разукрашкаларын” бүләк итә)