Кунакка барабыз
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Аглямова Филиза Назиповна

(Ясле төркеме өчен ял минуты)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kunakka_barabyz.docx31.98 КБ

Предварительный просмотр:

Кунакка барабыз

(Ясле төркеме өчен ял минуты)

Максат:

  • Чикләнгән өслек буенча йөрергә өйрәтү;
  • Мөкәйләп йөрү һәм таяк астыннан чыгуны кабатлау;
  • Туп ыргыту күнегүе белән таныштыру;
  • Пространствода ориентлаша белүне үстерү;тәрбияченең сүзен аңлап хәрәкәт итә белүләренә ирешү.

Җиһазлау: 40-45 см лы стойкалар (кубиклар); таяк (бау); туплар.

      I.  Кереш өлеш

-        Балалар, безне Куянкай үзенең урманында кунакка чакырды (тәрбияченең кулында куян уенчыгы), барабызмы?

-        Әйдәгез, балалар, минем арттан киттек (балалар тәрбияче артыннан тезелеп баралар – ирекле йөрү).

-        Әйдәгез, балалар, тизрәк барыйк, Куянкай безне көтәдер (әкрен генә йөгерү, атлап бару, сикерү).

   II.   Төп өлеш.

-        Балалар, әйдәгез, егылмыйча гына басмадан үтәбез (40 см киңлектә, 4-5 м озынлыктагы тактадан үтү. Кайбер балаларны кулларыннан тотып үткәрү).

-        Менә, урманга килеп җиттек. Әйдәгез, балалар, агач төбеннән гөмбәләр карыйбыз (обручка тотыналар да, тәрбияче белән баргә утыралар, торалар – 4-5 мәртәбә).

-        Балалар, Куянкай күренми микән, әйдәгез әле, мөкәйләп эзләп карыйк (40-50 см биеклектәге таяк астыннан мөкәйләп чыгу – 2-3 м, 2-3 мәртәбә).

-        Балалар, Куянкай сез килүгә матур туплар калдырган, әйдәгез, аларны ыргытып уйнап алабыз (ике кул белән алга ыргыту – 3-4мәртәбә; тәрбияченичек ыргытырга кирәклеген күрсәтә, балаларга булыша). Тупларны җыеп куябыз.

III.   Йомгаклау.

Уен “Куян янына йөгер!” (Тәрбияче балалардан 3-4 м читкәрәк баса да, балаларны чакыра; уенг 2-3 тапкыр кабатлана).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кунакка барабыз

открытое занятие...

”Без кунакка барабыз”

Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа)....

НОД по обучению татарскому языку "Без кунакка барабыз"

НОД по обучению татарскому языку в средней группе...

Тема: “Алсуга кунакка барабыз”

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз&rdquo...

Әкияткә кунакка барабыз”

Занятие по ознакомлению с татарскими сказками татарских писателей....

"Кунакка барабыз"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге...