Әкияткә кунакка барабыз”
методическая разработка на тему

БАКИРОВА ЛЕНИЗА ГОЛУСОВНА

Занятие по ознакомлению с татарскими сказками татарских писателей.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл razvlechenie_2_ml.gruppa.docx19.83 КБ

Предварительный просмотр:

  Яр Чаллы шәһәренең “Балкыш” 95 нче балаларның эстетик-зәвык үсешен өстенлекле гамәлгә ашыручы гомум үстерешле муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”

Күңел ачу кичәсе:

“Әкияткә кунакка барабыз”

Әзерләде:

                                                       Бакирова Л.Г. I кв. категорияле тәрбияче

                                                                                                   

 Яр Чаллы

Аңлатма язуы.

Балаларга белем һәм тәрбия биргәндә язучыларыбызның иҗатлары зур әһәмияткә ия. Габдулла Тукай,  Муса Җәлил, Абдулла Алиш  - татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурлары. Алар калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Менә йөз елдан артык инде сөекле язучыларыбызның әсәрләрен һәр бала кечкенәдән күңеленә сеңдереп үсә, хәтта яттан белә. Аларның әсәрләре безне матурлыкка, яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, гадел, кыю кыю булырга өнди.

Балалар бакчасына йөрүче балаларны кечкенәдән үк, язучыларыбызның  иҗатлары белән таныштыра башлыйбыз. Нәниләргә кызыклы, мавыктыргыч булсын өчен төрле чаралар кулланабыз. Инновацион компьютер технологияләргә еш мөрәҗәгать итәбез.  Әсәрләрне укып яттан гына өйрәнмибез, ә үзебездә шул геройлар булып карыйбыз. Кызлар “күбәләкләр булып очалар, малайлар “кечкенә Акбай” булып сакта торырга өйрәнәләр, “Тукмар” һәм “Чукмар” булып дус яшәргә кирәклегенә төшенәләр.  

Язучыларыбызның әсәрләрен укып, өйрәнеп үскән балалар , киләчәктә дә үз халкының мирасын, тарихын белеп, туган телләрен яратып үсәрләр дип ышанабыз.

Күңел ачу кичәсе: «Әкияткә кунакка барабыз»

 

Максат: Балаларны татар язучылары М.Җәлил, А. Алиш, Г. Тукай иҗатлары белән таныштыру.

Балаларда яхшы мөнәсәбәт, инициативалык тәрбияләү.

Алдан үткәрелгән эш: татар язучылары әкиятенә һәм әсәрләренә рәсемнәр ясау, иллюстрацияләр карау, хәрәкәтле уеннар өйрәнү, анимацияле презентация әзерләү .

Җиһазлау: мультимедия проекторы, ноутбук, музыка коралы - аккордеон, геройларга костюмнар, язучылар портетлары, язучыларның  китапларыннан күргәзмә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез

Тәрбияче:Хәлләр ничек?

Балалар: Әйбәт, яхшы. Рәхмәт.

  1. Балаларны ярым түгәрәк ясап утыралар. Балаларга татар язучылар М.Җәлил, А. Алиш, Г. Тукайның портертлары күрсәтелә.

Тәрбияче:Татар язучыларның хикәяләрен  тыңлагыз, алар нинди әкиятләр һәм әсәрләр иҗат иткәннәр (язучыларның әсәрләренә һәм татар халык әкиятләренә иллюстрацияләр күрсәтү).

Без бүген сезнең белән татар язучыларының әкиятләренә кунакка барырбыз. Әти-әниләр белән ясаган рәсемнәрне исегезгә төшерегез.(Балаларның җаваплары).

  1. Г.Тукай шигыре.

Бала:
Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр куп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк:
Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Тәрбияче: Шигырьдә сүз күбәләк турында бара. Әйдәгез, күбәләкләр булып очып якты кояш нурында  әйләнәбез.

  1. Музыка уены : “Кояш һәм яңгыр” (уен көй яңгыраганда уйнала)
  2. Бармак уены “Гаилә

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак малай (уң кулда).

Бу бармак бабай,

Бу бармак әби,

Бу бармак әти,

Бу бармак әни,

Бу бармак кыз (сул кулда).

  1. Инсценировка « Бала белән күбәләктә кунакта»

(“Бала белән күбәләк ” шигырен сәхнәләштерү).

  1. Мультфильм карау. «Тукмар белән Чукмар», « Куян кызы» (А. Алиш әсәрләре буенча.).

Тәрбияче: Әкиятләр иленә сәяхәтебез ахырына якынлашты. Безгә татар язучылары Г.Тукай, М. Җәлил, А.Алиш әсәрләре ярдәм итте.

  Рәхмәт.  Саубулыгыз.

Кулланылган әдәбият:

  1. Автор-төзүчеләр: Т. Шакирова, Г. Хәйдәрова. Тукай иленә сәяхәт = путешествие в мир Тукая.- Казан:Татар.кит.нщшр., 2012. - 127 бит.
  2. Авторы-составители:М.Н.Павлов, Е.Н.Демидова, О.А.Филимонова. Әкияттә хикмәт бар = Сказка мудростью богаты. - ОАО «Полиграфическо - издательский комбинат «Идел - Пресс », 2006 год.
  3. Габдулла Тукайның балалар өчен шигырьләр җыентыгы һәм мултьфильмнар дискы татар, рус, һәм инглиз телләрендә = Сборник стихотворений Габдуллы Тукая для дететй и диск с мультфильмами на татарском, русском и английском языках. – Объединение «Татармультфильм», 2011.
  4. Төзүчесе Р.Даутов, рәссам Р.Масутов рәсемнәре. Тукай.- Казан: Татар. кит. нәшр.,1990 - 255 бит.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кунакка барабыз

открытое занятие...

”Без кунакка барабыз”

Данная работа на татарском языке рассказывает о необходимости уважать, помогать и помнить старших. Конспект занятия рассчитан на детей в возрасте 3 - 5 лет (2 младшая группа)....

Кунакка барабыз

(Ясле төркеме өчен ял минуты)...

НОД по обучению татарскому языку "Без кунакка барабыз"

НОД по обучению татарскому языку в средней группе...

Тема: “Алсуга кунакка барабыз”

Икенче кечкенәләр төркемендә иң гади математик күзаллаулларны формалаштыру буенча шөгыль. Тема: “Алсуга кунакка барабыз&rdquo...

"Кунакка барабыз"

Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырылган белем бирү эшчәнлеге...