Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
календарно-тематическое планирование по окружающему миру (младшая группа) по теме

Хуснутдинова Гулия Хайдаровна

ФЦКМ буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fktsm.doc184.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әйләнә тирә дөнья

Атна темасы

Тема. Программа эчтәлеге

Сентябрь

“Исәнме, бакча!”

“Төркем белән танышу”        

Төркем бүлмәсендә ориентлаша белергә өйрәнү, сорауларга җавап бирү.

“Минем өем”

“Юл йөрү кагыйдәләре”

Балаларны юл йөрү кагыйдәләре белән таныштыру, сорауларга җавап бирү.

“Көзге уңыш”

“Безнең бакча”

Рәсемнәр карау, сорауларга җавап бирергә өйрәнү, “яшелчәләр” берләштерү төшенчәсен аңлау.

“Көзге төсләр”

“Алтын көз”

Табигатьнең сезонлы үзгәрешләрен күзәтергә өйрәнү, хәтерне үстерү, бер-береңә булышу теләген үстерү.

Октябрь

“Хайваннар дөньясы”

“Йорт хайваннары”

Хайваннарны бер-берсеннән аерырга өйрәнү, алар кебек аваз чыгару, актив сүзлекне баету, җәнлекләргә карата мәрхәмәтлек хисләрен булдыру.

“Мин – кеше”

“Юл”

Балаларны юл һәм тротуар төшенчәләре  белән таныштыру.

“Халык сәнгате һәм гореф-гадәтләре”

“Матрешка белән танышу”

Балаларны рус халык уенчыгы: матрешка белән таныштыру, төп төсләрне: кызыл,сары ныгыту, хәтерне үстерү.

“Безнең көнкүреш”

“Уенчыклар һәм табак-савыт”

Табак-савытның ни өчен кирәк икәнен аңлату, кызыксынучанлыкны, сөйләм телен үстерү.

Ноябрь

“Дуслык”

“Дуслык өе”

Балаларга дуслыкның мәгънәсен аңлату, бер-береңә дуслык, яхшы булу, бер-береңә ярдәм итү теләген үстерү.

“Транспорт”

“Җәяүлеләр юлы”

Балаларны җәяүлеләр юлы “зебра” белән таныштыру.

“Сәламәтлек”

“Шапшак малай Незнайка”

Гади пөхтәлек күнекмәләрен булдыру, киенү-чишенү тәртибен өйрәнүне дәвам итү, чиста булу теләген арттыру, бер-береңә булышу.

“Җәнлекләр кышка әзерләнә”

“Җәнлекләр кышка әзерләнә”

Кайбер кыргый хайваннарны танырга һәм исемнәрен әйтергә өйрәнү, аларга хас үзенчәлекләрне билгеләү, җәнлекләрнең ничек кышка әзерләнүләре турында әңгәмә, җәнлекләртурында кайгырту, аларга карата кышын игелекле мөнәсәбәтне формалаштыру.

Декабрь

“Исәнме, кыш!”

“Кем кайда яши?”

Хайваннар турындагы белемнәрне арттыру, йорт һәм кыргый хайваннарны чагыштыру, аларга хас үзенчәлекләрне билгеләү, кызыксынучанлыкны үстерү.

“Һөнәрләр”

“Светофор”

Балаларны светофор белән таныштыру.

“Бәйрәм калейдоскопы”

“Курчакны киендерәбез”

Балаларны кыш фасылы, аның үзенчәлекләре белән таныштыру, һава торышын билгеләргә өйрәнү, урамга киенә белергә өйрәнү.

“Яңа ел”

“Җәнлекләр бәйрәмгә әзерләнә”

Яңа ел бәйрәме белән танышу, сорауларга җавап бирү, күтәренке кәефне булдыру.

Гыйнвар

“Безнең курчак”

“Машиналар”

Балаларны машиналар һәм аларның төрләре белән таныштыру.

“Әкияттә кунакта”

“Әкиятләр буйлап сәяхәт”

Балаларны әкиятләр белән таныштыру, рәсемнәр буенча әкиятне әйтә белергә өйрәнү, кызыксынучанлыкны үстерү.

“Этикет”

“Куянда кунакта”

Сөйләмдә йомышны, рәхмәтне белдергән сүзләрне, шулай ук исәнләшү һәм саубуллашу сүзләрен куллануны дәвам итү, яшелчәләрне таный һәм әйтә белү.

Февраль

“Минем гаиләм”

“Минем гаиләм”

Балаларны “гаилә” төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итү, үз гаиләңә мәхәббәт,  хөрмәт хисләрен уяту.

“Куркынычсызлык әлифбасы”

“Пассажир”

Балаларны пассажир төшенчәсе белән таныштыру, транспортта йөрү кагыйдәләрен өйрәнү.

“Безнең сакчыларыбыз”

“Әти бәйрәме”

Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру, ватаныбыз сакчылары - солдатлар турында белемнәрне арттыру, флаг белән танышу, тема буенча рәсемнәр карау.

“Маленькие исследователи”

“Предметларның үзенчәлекләре”

Предметларның үзенчәлекләре: йомшак, каты, җиңел, авыр, бата, йөзә белән танышу, кызыксынучанлыкны үстерү.

Март

“Әниләр көне”

“Минем әнием”

Дөньядагы иң мөһим кеше – әни турында әңгәмә, әнигә карата мәхәббәт, хөрмәт хисләрен үстерү.

“Яхшылык”

“Велосипед”

Балаларны велосипед белән таныштыру.

“Сәламәт буласыбыз килә”

“Сәламәт булыйк”

Балаларда сәламәт булу, гади чисталык күнекмәләрен үтәү теләген үстерү, чисталык -  сәламәтлекнең нигезе икәнен аңларга тырышу.

“Яз килде”

“Яз билгеләре”

Балаларны яз фасылы, аның үзенчәлекләре белән таныштыру, һава торышын билгеләргә өйрәнү, урамга киенә белергә өйрәнү.

Апрель

“Цирк”

“Безгә цирк килде”

Балаларны цирк  белән таныштыру, кызыксынучанлыкны үстерү.

“Кошларны каршылыйбыз”

“Метро”                                                                                          Балаларны метро белән таныштыру.

“Тәртип”

“Төсләр”

Балаларны төсләр белән таныштыруны дәвам итү, предметларны төсләр буенча төркемли белү.

“Тылсымлы су”

“Су”

Суның үзенчәлекләре белән танышуны дәвам итү, гади гигиена күнекмәләрен үтәү теләген булдыру, кызыксынучанлыкны үстерү.

Май

“Яз һәм хезмәт бәйрәме”

“Курчакта кунакта”

Балаларны кунакка бару ситуациясе белән таныштыру, бәйрәм өстәлен әзерләү, төсләрне кабатлау.

“Җиңү көне”

“Юл билгеләре”

Балаларны юл билгеләре белән таныштыру.

“Табигать дөньясы”

“Нинди хайваннарны без беләбез”

Рәсемнәргә карап йорт хайваннары турында сөйли белү, аларга хас үзенчәлекләрне күрә белергә өйрәнүне дәвам итү, аларга мәхәббәт, игелекле мөнәсәбәтне булдыру.

“Без зур үстек”

“Мин үзем турында нәрсә беләм”

Үзең турында күзаллауны булдыру, кайсы әгъзәнең ни өчен кирәк булганын (күзләр – күрү, колаклар – ишетү, аяклар – йөрү һ. б.) өйрәнү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Художественно - эстетическое развитие (лепка) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

Әвәләү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

Сөйләм телен үстерү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Художественно - эстетическое развитие (лепка/аппликация) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Әвәләү/кисеп ябыштыру буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Рәсем ясау буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Сөйләм телен үстерү буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЭМП) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

ФЭМП буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

ФЦКМ буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....