Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) на тему

Хуснутдинова Гулия Хайдаровна

Сөйләм телен үстерү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon soylm_tele.doc76.5 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм телен үстерү

Атна темасы

Тема. Программа эчтәлеге

Сентябрь

“Исәнме, бакча!”

“Безнең уенчыкларыбыз”        

Төркемдәге уенчыкларны карау, сүзлекне активлаштыру.

“Минем өем”

“Хезмәт предметлары”

Балаларны хезмәт предметлары белән таныштыру, актив сүзлекне яңа сүзләр белән баету, сорауларга җавап бирү.

“Көзге уңыш”

“Яшелчәләр”

Сорауларга тулы җөмлә белән җавап бирергә өйрәнү, “яшелчәләр” берләштерү төшенчәсен аңлау.

“Көзге төсләр”

“Көз килде”

Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү, тәрбияче сөйләмен игътибар белән тыңлау, табигатьнең сезонлы үзгәрешләрен күзәтергә өйрәнү.

Октябрь

“Хайваннар дөньясы”

“Кем урманда яши?”

Бер-берең белән аралашу теләген үстерү, актив сүзлекне баету, исем белән алмашлыкарны яраштырып әйтергә өйрәнү.

“Мин – кеше”

“Мин – кыз, син –малай”

Үзеңнең җенесеңне аера белергә өйрәнү, үзеңнең исем-фамилияңне атый белү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәнү.

 

“Халык сәнгате һәм гореф-гадәтләре”

“Матрешкалар бииләр”

Яңа уенчыкларга кызыксынучанлыкны үстерү, уенчыкларны чагыштырырга өйрәнү,  төп төсләрне: кызыл,сары ныгыту, хәтерне үстерү.

“Безнең көнкүреш”

“Табак-савыт”

Тема буенча сүзләрне ныгыту, берәү, икәү, күп, берәү дә юк төшенчәләрен ныгыту, кыска текстны истә калдырырга өйрәнү.

Ноябрь

“Дуслык”

“Е. Батуринаның “Тупны коткарабыз” картинасын карау, А. Бартоның “Туп” шигырен уку”

Балаларга картина сюжетын аңларга булышу, шигырь эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирү.

“Транспорт”

“Машиналар”

Транспорт төшенчәсе белән танышу, актив сүзлекне “машина”, “автобус” сүзләре белән баету.

“Сәламәтлек”

“Маша-растеряшаны пөхтәлеккә өйрәтү”

Гади пөхтәлек күнекмәләрен булдыру, киенү-чишенү тәртибен өйрәтү.

“Җәнлекләр кышка әзерләнә”

“Кошлар кышын”

Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сорауларга 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнү, кошларның тавышына охшатырга тырышу, актив сүзлекне баету, кошларга кышын мәрхәмәтлек хисләрен булдыру.

Декабрь

“Исәнме, кыш!”

“Кыш”

Тәрбияче сөйләменә игътибарны булдыру, текстны кабатлау, сорауларга җавап бирү, табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне күрә белергә өйрәнү, “кыш” берләштерү төшенчәсе белән танышу.

“Һөнәрләр”

“Эш өчен кемгә нәрсә кирәк?”

Сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сорауларга 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнү, “биек-тәбәнәк”, “ерак-якын” рәвешләрен дөрес кулланырга өйрәнү.

“Бәйрәм калейдоскопы”

“Чыршыны бизибез”

Балаларны чыршы уенчыклары, аларның төсе, формасы  белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирү, актив сүзлекне яңа сүзләр белән баету.

“Яңа ел”

“Матур чыршы”

Төркем бүлмәсендәге яңа ел бизәкләрен, чыршыны карау,  тәрбияче сорауларына җавап бирү, актив сузлекне баету.

Гыйнвар

“Безнең курчак”

“Курчакны урамга киендерү”

Өлкәннәргә сораулар һәм йомышлар белән эндәшә белергә өйрәнү, кышкы киемнәрне атый белергә өйрәнү.

“Әкияттә кунакта”

“Йомры икмәктә кунакта”

Балаларның сөйләмен үстерү, сузлекне баету, өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән аралашырга өйрәнү, театраль – уен эшчәнлегенә кызыксынучанлыкны ныгыту. Вак моториканы үстерү.

“Этикет”

“Кунакларны чәй белән сыйлау”

Сөйләмдә йомышны, рәхмәтне белдергән сүзләрне, шулай ук исәнләшү һәм саубуллашу сүзләрен куллану, сөйләмнең диалог формасын үзләштерүнедәвам итү. Өстәл артында үз-үзеңне тоту күнекмәләрен булдыру.

Февраль

“Минем гаиләм”

“Әтәч һәм аның гаиләсе”

Балаларны “гаилә” төшенчәсе белән таныштыруны дәвам итү, әтәч гаиләсе мисалында гаилә әгъзәләренең бер-берсенә мәхәббәтен, хөрмәт хисләрен күрсәтү.

“Куркынычсызлык әлифбасы”

“Машина һәм самолет” уенчыкларын карау

Балаларны уенчыклар белән таныштыруны дәвам итү, аларның төсләрен, формасын атау. Кызыксынучанлыкны, хәтерне үстерү.

“Безнең сакчыларыбыз”

“Солдатиклар”

Солдатик уенчыкларны карау, актив сүзлекне исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар белән баету.

“Маленькие исследователи”

“Төрле-төрле предметлар”

Шарик, кубик, турыпочмак геометрик фигураларын атарга һәм  аерырга өйрәнү, сөйләмнең диалог формасын үзләштерү, сорауларга 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнү.

Март

“Әниләр көне”

“Әни бәйрәме” рәсемен карау

Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү, кем? нәрсә? кайда? сорауларына 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирү.

“Яхшылык”

“Таня күгәрченнәр ашата” рәсемен карау

Рәсем буенча сөйләргә өйрәнү, кем? нәрсә? кайда? сорауларына 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирү.

“Сәламәт буласыбыз килә”

А. Барто “Пычрак кыз”

Балаларны А. Бартоның “Пычрак кыз” әсәре белән таныштыру, гади чисталык күнекмәләрен үтәү теләген үстерү, чисталык -  сәламәтлекнең нигезе икәнен аңларга тырышу.

“Яз килде”

“Кошлар килделәр”

Рәсемдәге кошларны танырга өйрәнү, аларны атау, актив сүзлекне баету, кошларга кызыксынучанлыкны үстерү.

Апрель

“Цирк”

“Клоун костюмын карау”

Цирк турында күзаллауны булдыру, актив сүзлекне: цирк, арена, клоун, артист, парик сүзләре белән баету, кызыксынучанлыкны үстерү.

“Кошларны каршылыйбыз”

“Күчмә кошлар”

Күчмә кошларны танырга өйрәнү, аларны атау, актив сүзлекне баету, кошларга кызыксынучанлыкны үстерү.

“Тәртип”

“Безнең няня”

Балаларның актив сүзлеген өлкәннәр хезмәтен чагылдыручы гамәлләр белән баету, хезмәткә хөрмәт хисләрен уяту.

“Тылсымлы су”

“Тылсымлы су”

Суның үзенчәлекләре (су кайнар, салкын, җылы, су үтә-күренмәле, кайбер предметлар суда бата), суның файдасы: юынабыз, кер юабыз, ашарга пешерәбез, суда коенабыз һ. б. белән танышу, кызыксынучанлыкны үстерү.

Май

“Яз һәм хезмәт бәйрәме”

“Ни өчен курчаклар бәйрәмгә сөенәләр?”

Бәйрәм өстәлен әзерләү, курчакларның бәйрәмгә бару ситуациясен уйнау, сөйләмнең диалог формасын үзләштерүне дәвам итү.

“Җиңү көне”

“Без бәйрәмгә барабыз”

Җиңү бәйрәме сурәтләнгән рәсемне карау, аның буенча сорауларга җавап бирү, кызыксынучанлыкны үстерү.

“Табигать дөньясы”

“Язгы көннәр”

Язгы күренешләр турында күзаллауны булдыру, төсләрне атый белү, кызыксынучанлыкны үстерү, тәрбияче сорауларына 3-4 сүздән торган җөмләләр белән җавап бирү.

“Без зур үстек”

“Безнең уенчыклар”

Балаларның актив сүзлеген исемнәр, фигыльләр, сыйфатлар белән баету.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Художественно - эстетическое развитие (лепка) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

Әвәләү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

ФЦКМ буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Художественно - эстетическое развитие (лепка/аппликация) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Әвәләү/кисеп ябыштыру буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Рәсем ясау буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Сөйләм телен үстерү буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЭМП) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

ФЭМП буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

ФЦКМ буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....