Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).
календарно-тематическое планирование по развитию речи (младшая группа) на тему

Хуснутдинова Гулия Хайдаровна

Сөйләм телен үстерү буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon rr_pp.doc268 КБ

Предварительный просмотр:

Сөйләм телен үстерү

Ай

Проект

Атна

Тема

Максат

Методик чыганак

Сентябрь

“Белем көне”

2 атна

“Йомшаккай әзерләгән сюрприз”

Агачтан ясалган уенчыкларны карау барышында агач материалы, аның үзлекләре белән таныштыру, тәрбияче сорауларына җавап бирергә өйрәтү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 18 бит

“Мин һәм минем гаиләм”

3 атна

“Безнең гаилә”

Балаларның гаилә һәм гаилә әгъзәләры турында белемнәрен баетуны дәвам итү, исемнәрне сан, тартым белән төрләндерүгә күнектерү, балаларның игътибарын, аңга алуларын үстерү, гаиләгә һәм гаилә әгъзәләрына карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 77 бит

4 атна

“Кунак каршылый

быз”

Савыт – сабаның аерым предметлары, аларның кулланылышы турында белемнәренә төгәллек куртү, тәрбияче белән бергә кыска хикәя төзергә өйрәнүне дәвам итү, балаларны әңгәмәгә тарту, балаларда сөйләм теле этикетына нигез салу, өлкәннәргә булышу теләген уяту, савыт – сабага сакчыл караш тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 34 бит

Октябрь

“Минем йортым, минем шәһәрем”

1 атна

“Минем Казаным”

Балаларны туган шәһәр, аның исеме белән таныштыру, юл йөрү кагыйдәләре турында элементар белемнәр бирү, аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү, туган шәһәр белән горурлану хисе тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 39 бит

2 атна

“Казанның күренекле урыннары”

Балаларны туган шәһәр, аның исеме белән таныштыруны дәвам итү, Казанның күренекле урыннары белән таныштыру, аңга алуларын, диалогик сөйләмнәрен үстерү, туган шәһәр белән горурлану хисе тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 38 бит

3 атна

“Алсуның яңа өе”

Балаларны йорт җиһазлары белән таныштыру, билгеләнешләре буенча гомумиләштерергә өйрәтү, бирелгән сорауны аңлау һәм җавап бирүләренә ирешү, сүзлек байлыгын үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 79 бит

“Көз”

4 атна

“Бакчада алмалар өлгерде”

Балаларның көз, табигаттәге көзге үзгәрешләр, җиләк – җимешләр (алма, аның билгеләре) турындагы күзаллауларын баету нигезендә сүзлек запасын киңәйтү һәм актиалвштыру, тиңдәш кисәкләр кергән җөмләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү, балаларның игътибарын, аңга алуларын, сенсорик күнекмәләрен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 70 бит

5 атна

“Алтын көз”

Тиңдәш кисәкләрдән торган җөмлә төзергә, аерым предметлардан төркем төзергә, характерлы билгеләр буенча предметны төркемнән аерырга өйрәтүне дәвам итү, сүзләрдә [с], [з], [ф], [к] тартыкларын ачык итеп әйтә белүләренә ирешү, балаларның игътибарын, зиһенгә алуларын үстерү, табигатькә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 73 бит

Ноябрь

1 атна

“Куян үстергән кыяр һәм шалкан”

Балаларның табигатьтәге көзге үзгәрешләр, көзге уңыш турында күзаллауларын киңәйтү, яшелчәләр (кыяр, шалкан) турындагы белемнәрен ныгыту, балаларның яшелчәләрне (кыяр, шалкан) тышкы күренеше, тәме, формасы буенча аера белергә өйрәтүне дәвам итү, диалогик сөйләм, сенсорик сәләтләрен үстерү, сорауларга җавап бирү теләге тудыру, табигатькә уңай караш тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 28 бит

2 атна

“Сары, кызыл яфраклар”

Балаларны көз, кыш ел фасылларының характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге яфраклар турында белемнәрен киңәйтү, авазлар әйтелешен ныгыту, балаларда чиста, пөхтә эшләү теләге булдыру.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 31 бит

“Минем әнием”

3 атна

Г. Нәбиулли

наның “Әнигә булышам” шигырен уку

Балаларны Г. Нәбиуллинаның шигыре белән таныштыру, бирелгән сорауларга җавап бирергә өйрәтү, аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сүзлек байлыгын үстерү, әниләргә ярдәм итү теләге, тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 172 бит

“Безнең яхшы эшләр”

4 атна

“Кәеф нәрсәдән бозыла?”

Сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнүне дәвам итү, аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сүзлек байлыгын, исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштырк күнекмәләрен формалаштыруны үстерү.

В. Н. Волчкова, Н.В. Степанова, Конспекты занятий во второй младшей группе детского сада, 248 бит.

Декабрь

1 атна

“Безнең яхшы эшләр”

Сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә өйрәнүне дәвам итү, аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сүзлек байлыгын үстерү, [ч], [к], [в], [д] авазларын ныгыту.

В. Н. Волчкова, Н.В. Степанова, Конспекты занятий во второй младшей группе детского сада, 249 бит.

“Яңа ел бәйрәме”

2 атна

“Тылсымлы шкатулка”

Балаларны Яңа ел бәйрәменә әзерлеккә тарту, чыршы уенчыкларының төрләре белән таныштыру, аларны күзәтергә теләк уяту, балаларны чыршы уенчыкларының төсен, формасын, зурлыгын, кулланылышын атарга өйрәтү, диалогик сөйләмнәрен үстерү, сорауларга җөмлә белән җавап бирергә өйрәтү, берничә сенсорик билгеләре буенча бертөрле предметларны төркемгә берләштерергә өйрәтә башлау, чыршы уенчыкларына сак караш тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 40 бит

3 атна

“Куян белән тиенне чыршы бәйрәменә чакырабыз”

Балаларны кышкы табигатьнең характерлы үзенчәлекләре, кыргый җәнлекләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, тикшеренүләр барышында суның үзлекләре турында мәгълүмат бирү, авазлар артикуляциясен ныгыту, балаларның игътибарын, хәтерен үстерү, танып белү активлыкларын формалаштыру,  балаларда Яңа ел бәйрәме уңаеннан яхшы кәеф, шатлык хисләре булдыруга шартлар тудыру.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 42 бит

4 атна

“Төлке бездә кунакта”

Сөйләмдә бәйлек сүзләрне (эчендә, артында, астында, өстә, өстендә) кулланырга, “кайда?”, “кая?” сорауларына җавап бирергә өйрәнү, игътибарны үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 85 бит

5 атна

Б. Рәхмәтнең “Кыш бабай” шигырен яттан өйрәнү

Эчтәлеген аңлауларына, тәрбияче сорауларын аңлап җавап бирүләренә ирешү, шигырьне яттан сөйләүгә омтылышларын хуплау, сорауларга текст сүзләре белән җавап бирүгә күнектерү, балаларга Кыш бабайга, Яңа ел бәйрәменә карата уңай хисләр тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 150 бит

Январь

“Кыш”

1 атна

“Кар ява”

Балаларның кыш турында күзаллауларын киңәйтү, кар, аның билгеләре белән таныштыруны дәвам итү, сөйләмдә сыйфатларны дөрес куллана белүләренә ирешү, балаларның игътибарын, диалогик сөйләмен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 89 бит

2 атна

“Чанада шуабыз” рәсемен карау

Балаларны рәсем карарга, аның эчтәлеген аңларга, эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү, диалогик сөйләмнәрен, күзәтүчәнлекләрен, күрсәтмә-образлы фикерләүләрен үстерү, кышның матурлыгын күрә белергә өйрәтү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 44 бит

3 атна

“Җимлек янында”

Кышлаучы кошларны күзәтүне оештыру, аларны тышкы кыяфәтләре буенча танырга өйрәтүне дәвам итү, авыз ияртемнәрен әйтүдә күнектерү, сүзлек запасын баету, кошларга карата сак караш, кышын аларны тукландыру теләге тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 46 бит

Февраль

1 атна

Ә. Бикчән

тәеваның “Салкын саф һава” шигырен ятлау.

Балаларны шигъри әсәрнең эчтәлеге белән җаныштыру, кышкы табигать турындагы белемнәрен тирәнәйтү, шигъри текстны истә калдырырга ярдәм итү, сәнгатьле сөйләмнәрен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 160 бит

“Ватанны саклаучы

лар көне”

2 атна

“Ватанны саклаучылар көне”

Балаларны Ватанны саклаучылар көне белән таныштыру, балаларның игътибарын, аңга алуларын, диалогик, монологик сөйләмнәрен үстерү, балаларда Туган илгә мәхәббәт, малайларда көчле, кыю булырга омтылыш тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 49 бит

3 атна

“Очучылар”

Балаларны самолетның өлешләрен, зурлыгын, формасын билгеләргә һәм атарга өйрәтүне, исемнәрне сыйфатлар белән яраклаштырк күнекмәләрен формалаштыруны, [у] сузык авазын әйтүгә күнектерүне дәвам итү, сүзлекне активлаштыру.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 92 бит

“Әни бәйрәме”

4 атна

“Минем әнием”

Әниләр турында әңгәмәдә катнашырга,әниләрнең исемен дөрес әйтә белергә өйрәтү, балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, сүзлек байлыгын үстерү, әниләргә карата җылы мөнәсәбәт, хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 52 бит

Март

1 атна

“Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа!”

Балаларның әниләр бәйрәме турындагы белемнәрен киңәйтү, [ә] авазын ачык итеп әйтүләрен камилләштерү, әңгәмәдә катнашуда тарту, әниләргә мәхәббәт һәм аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 94 бит

2 атна

З. Туфайлова

ның “Әни сүзе” шигырен ятлау

Балаларны шигырь белән таныштыру, истә калдыру максатыннан, тәрбияче биргән сорауларга шигырь сүзләре белән җавап бирүләренә ирешү, әниләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 170 бит

“Халык җәүһәрлә

ре”

3 атна

“Тере һәм уенчык кошларны карау”

Тере һәм уенчык кошны чагыштырып, уенчык кош - дымка уенчыгы белән таныштыру, уенчык кошның нинди материалдан ясалганын ачыклау, төсләрне, дымка бизәге элементларын ныгыту, балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү, сорауларга тулы җавап бирергә өйрәнүне дәвам итү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 54 бит

4 атна

“Теремкәй” рус халык әкиятен сөйләү

Балаларны әкиятне игътибар белән тыңларга, сюжетның эзлеклелеген күзәтә белергә өйрәтү, балаларның сүзлеген баету, активлаштыру, күрү хәтерен үстерү, халык иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 96 бит

“Яз”

5 атна

“Урамда яз”

Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела), сүзлек запасларын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма,56  бит

Апрель

1 атна

“Урамда яз”

Балаларны язгы күренешләр белән таныштыруны дәвам итү, язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ. б.), сүзлек запасларын киңәйтү һәм активлаштыру, балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү, язгы күренешләр белән кызыксынуларын үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 56 бит

2 атна

Б. Рәхмәтнең “Яз” шигырен ятлау.

Балаларны Б. Рәхмәтнең “Яз” шигыре белән укып таныштыру, истә калдырырга ярдәм итү, эчтәлегенә туры китереп сорауларга җавап бирергә өйрәтү, яз турында белемнәрен баету, балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 186  бит

3 атна

“Бозау, колын, бәрән турында сөйлибез”

Язгы табигатьнең характерлы үзенчәлекләре турында күзаллауларын киңәйтү, тәрбияче белән бергә уенчык турында кечкенә хикәя (2-3 җөмлә) төзергә, капма – каршы мәгънәдәге сүзләрне таба һәм куллана белергә өйрәтүне дәвам итү, балаларның аңга алуларын, монологик сөйләмнәрен үстерү, хайваннар тормышы белән кызыксыну тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 97 бит

4 атна

Х. Вахитның “Уңган сыерчык” шигырен уку.

Балаларны шигырь белән таныштыру тәрбияче сорауларына шигырь сүзләре белән җавап бирә белүләрен ныгыту, кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, балаларның аңга алуларын, игътибарын, диалогик сөйләмен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 188 бит

Май

1 атна

 “Кояш, чык!”

        

Яз турында күзаллауларга нигез салу, балаларның сөйләмен, игътибарын, ишетү хәтерен, күз алдына китерә, хыяллана белүләрен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 16 бит

“Тиздән җәй”

2 атна

“Кәҗә һәм кәҗә бәтиләре” рәсемен карау

Балаларны тәрбияче ярдәме белән рәсемнең эчтәлеген аңларга, аның турында сөйләргә өйрәтү, йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү, балаларның аңга алуларын, игътибарын, хәтерен, диалогик сөйләмен үстерү, тәрбияче сөйләгәнне тыңлый белергә өйрәтү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 58 бит

3 атна

“Тузганак чәчәген карау”

Балаларны туган як үсемлекләре (тузганак) белән таныштыруны дәвам итү, үсемлекне карау барышында әңгәмәгә тарту, игътибарны, хәтерне, күзәтүчәнлекне үстерү, үсемлекләр белән кызыксыну, эстетик хисләр тәрбияләү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 60 бит

4 атна

“Мин җәйне яратам”

Табигатьтәге җәйге үзгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү, билгеле бер ситуациягә туры килгән фигыльләрне сөйләмдә куллануларын активлаштыру, “бер”, “күп” төшенчәләрен ныгыту, балаларның игътибарын, диалогик сөйләмен үстерү.

Хәзрәтова Ф. В. “Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланма, 103 бит


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Художественно - эстетическое развитие (лепка) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

Әвәләү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Речевое развитие (развитие речи) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

Сөйләм телен үстерү буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (1 младшая группа).

ФЦКМ буенча беренче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Художественно - эстетическое развитие (лепка/аппликация) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Әвәләү/кисеп ябыштыру буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Художественно - эстетическое развитие (рисование) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

Рәсем ясау буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЭМП) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

ФЭМП буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....

Познавательное развитие (ФЦКМ) - перспективный план на татарском языке (2 младшая группа).

ФЦКМ буенча икенче кечкенәләр төркемендә перспектив планлаштыру....