"Көзге күчтәнәчләр"уртанчылар тәркемендә ачык дәрес
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

Көзге табигать үзгәрешләре турындагы белемне ныгыту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_kuchtnchlr_urtanchylar_trkemend_achyk_dres.doc41 КБ

Предварительный просмотр:

         Конспект:”Көзге күчтәнәчләр”.

Уртанчылар төркеме.

Программа эчтәлеге:                                                                                                                                                                                                                                           1.Көз турында булган белемнәрне системалаштыру; балаларны сорауларга тулы җавап бирергә өйрәтүне дәвам итү.

2.Балаларның җиләк-җимешләр, яшелчәләр турындагы белемнәрен, хәтер сәләтен үстерү.

3.Туган як табигатенә  матурлык хисләре тәрбияләү.

 

Алдан уздырылган эш:

  • Көз турында матур әдәбият  уку.
  • Тирә-як табигатен күзәтү.
  • Балалар белән көз турында әңгәмә уздыру.

Сүзлек өстендә эш: фигыльләр: очып китәләр, әзерләнәләр, ява; көзге яфраклар, алтын көз.

Җиhазлар: ТСО, проектор.

Шөгыль барышы.

Оештыру:

    Исәнләшү, балаларда психологик халәт булдыру.

 Актуальләштерү:

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән

      Тәрбияче: Балалар, без сезнең белән узган шөгыльдә көз  турында сөйләшкән идек. Бүген дә көз турында сөйләшүне дәвам итәрбез һәм  “Көзге күчтәнәчләр” дигән темага сөйләшербез (Слайд 1). Балалар, мин сезгә хәзер бер җыр тыңлатам,  ә сез тыңлагыз. Җыр нәрсә турында иде?

  Балалар:  Көз турында .

  Тәрбияче: Әйе. Хәзер нинди ел фасылы?

Балалар: Көз. (Слайд 2)

  Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, көз билгеләрен әйтик. Мин сезгә экранда күрсәтәм, ә сез әйтерсез  (Слайд 3) .

  Балалар: Көз көне агачлардан яфраклар коела. Кошлар җылы якка очып китә. Урамда салкын, шуның өчен кешеләр җылы киенә. Хайваннар кышка әзерләнә. Еш кына салкын яңгырлар ява һәм көчле җил исә.

  Тәрбияче:  Балалар, нинди көз айларын беләсез сез?

  Балалар: Сентябрь, октябрь, ноябрь.

  Тәрбияче: Балалар, көз безгә нинди бүләкләр әзерли соң?

  Балалар: Көзге букетлар, яшелчәләр, җиләк-җимешләр.

  Тәрбияче: Әйе, көзнең байлыклары яшелчәләр, матур букетлар, җиләк-җимешләр. (Слайд 4)

  Тәрбияче: Балалар, безнең бакчаларда нәрсәләр үсә?  (Слайд 5)

  Балалар: Яшелчәләр, җиләк-җимешләр, чәчәкләр.

  Тәрбияче: Ә яшелчәләр бакчасында нәрсәләр үсә?

  Балалар: Бәрәңге, помидор, кыяр, кәбестә, кишер. (Слайд 6)

    Тәрбияче: Балалар, хәзер без сезнең бер уен уйныйбыз. Ул “Яшелчә җыю” дип атала. Яшелчәләрне үз урыннарына салырга кирәк.

(Слайд 7) Нинди яшелчәләр бирелгән? Кайсын кая салабыз.

(Балалар сөйли-сөйли эшлиләр)

Ял минуты:

Без инде хәзер зурлар

Күп эшли безнең куллар.

Без алмалар җыябыз,

Кишерләр дә җыябыз,

Кыелган яфракларны,

Без шулай себерәбәз.

Менә шундый уңган без

Менә шундый булган без.

   Тәрбияче: Балалар, ял иттегезме?  Хәзер без сезнең белән тагын бер уен уйнарбыз. Ул “Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне таны” дип атала. Без кулларыбызны “тылсымлы капчыкка” тыгып ,нинди җиләк-җимеш яки яшелчә икәнен танып әйтәбез.Дерес әйткән яшелчәне экраннан табып барабыз.

(Слайд 8)

    Тәрбияче: Балалар, без уйнаган чакта, безгә  хат килгән. (Слайд 9) Әйдәгез, аны укып карыйбыз. Ә бу хат Көз кызыннан  икән, (Слайд 10) УЛ бездән кунакка килергә рөхсәт сораган. Балалар, килсенме безгә кунакка көз кызы? (Әйе). Сезнең әниләрегез кунак киләсе булса, нәрсәләр эшлиләр? (Өйне җыештырлар, бәлеш, тортлар пешерәләр, салатлар ясыйлар). Без дә көз кызына  күчтәнәч әзерлибезме? Әйдәгез, “Күчтәнәч тутыр” дигән уен уйныйбыз. (Слайд 11). Яшелчәләрне аерым, җиләк-җимешләрне аерым салабыз. Менә булды да. (Слайд 12)

Көз кызы:Исәнмесез балалар мин сезнең хатыма ризалык белдергәнегезне ишеттем дә ,тизрәк сезнең яныгызга ашыктым.

Тәрбияче:Әйе Көз кызы без синең килүеңгә бик шатландык.Балалар ә сез көз айларын яратасызма?

Балалар:Әйе..

Тәрбияче: Көз кызы, без бит әле синен турында матур җыр да беләбез. Әйдәгез балалар җырлап күрсәтик.

Көз кызы:Бик матур җыр. Рәхмәт балалар..

Тәрбияче:Балалар әйдәгез Көз кызына матур көзге агач ясап бүләк итәбез.Барыбыз да эстәл янына җыйналыйк.(куллар белән краскага манып эрәңге агачы  ясыйбыз).

Көз кызы: Рәхмәт балалар нинди матур!

Ә хәзер мин сезне үземә кунакка урамга чакырам.Сезне көзге уңышым, җиләк-җимешләр белән сыйлармын

Тәрбияче:Рәхмәт көз кызы.Әйдәгез балалар кунаклар белән саубуллашыйк та,көзге җңылы киемнәребезне киенеп ,Көз кызы белән табигатнең матурлыгына сокланырга чыгыйк.

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.

               1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль.     ...

"Көзге күчтәнәчләр"уртанчылар тәркемендә ачык дәрес

Көзге табигать үзгәрешләре турындагы белемне ныгыту....

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...

Уртанчылар төркемндә ачык эшчәнлек "ЯЗ"

Конспект занятия в средней группе на тему "Весна"....

Уртанчылар төркемендә “Кышлаучы кошлар” темасына ачык дәрес

Максат: Балаларның кыш һәм кышлаучы кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар :1 Сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр кулланырга һәи аралашу әдәбенә өйрәтү; бәйләнешле сөйләмне үстерү.2. Мөстәкыйль ф...

Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек

Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....