Уртанчылар төркемндә ачык эшчәнлек "ЯЗ"
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)

Имамова Оксана Владимировна

Конспект занятия в средней группе на тему "Весна".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urtanchylar_torkemendemachyk_eshchenlek_yaz.docx44.04 КБ

Предварительный просмотр:

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыл.

Белем бирү өлкәсендә программа эчтәлеген тормышка ашыру: ”Танып белү үсеше”,”Иҗади-эстетик сәнгати үсеш”,”Сөйләм үсеше”,”Социаль-коомуникатив үсеш”

Балаларның  эшләнлек төрләре: уен ,  коммуникатив,танып белү,  музыка.

Тәрбия бурычы: бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.

Үстерү бурычы: иҗади  фикерәү сәләтен үстерү, сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирү.

Белем бирү бурычлары: табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыруны дәвам итү, яз турында рәсемнәр карау,характерлы үзгәрешләрне бирә белергә өйрәтү. Балаларның олылар белән аралашу теләген хуплау, исем һәм сыйфатларны кулланырга өйрәтү: йомшак йонлы койрык, озын колаклы куян, юан тәпиле аю, соры бүре; кыргый хайваннарның тышкы билгеләрен һәм гадәтләрен белдерә торган сүзләр хисабына сүзлекне активлаштыру

Эшчәнлек барышы

1.Оештыру.

-Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән бергәләп исәнләшеп алыйк. Хәерле иртә миңа,

хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә,

Хәерле иртә һәммәбезгә.

-Балалар кәефләрегез ничек?(бик әйбәт,шәп,күтәренке,күңелле)

-Минем дә,балалар,кәефем бик әйбәт.

2.Төп өлеш.

- Балалар мин иртэн килгәндә ишек төбендә бер конверт таптым, мин аны алып кердем дә кайда куйганымны оныттым.  Мина хатны эзләшергә ярдәм итәсезме? Ә хәзер,балалар ачып карыйк әле, нәрсә язылган микән анда.Монда бер табышмак балалар,игътибар  белән тыңлагыз әле.

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде,

Елап елгалар

Яшьләр түгелде. Бу кайсы вакыт? (яз)

-Дөрес,балалар,яз.

- Ә сез язның нинди айларын беләсез? ( март, апрель, май)

-Балалар карагыз әле мин сезгә бер рәсем күрсәтәм.

 -Бу рәсемдә  елның нинди фасылы?(рәсемдә  яз)

Яз икәнен кайдан белдегез?(яз көне кар эри, кояш ныграк  җылыта,җылы нурлары белән безне ныграк иркәли, кошлар җылы яклардан кайталар)

Бүген балалар никтер безнең кояш күренми әле, әйдәгез кояшны чакырыйк эле!

 -Кояш, кояш чык,чык.

Майлы ботка бирермен,

Майлы ботка казанда,

Тәти кашык базарда.

Әти китте базарга

Тәти кашык алырга

Тәти кашык сабы алтын

Безгә кирәкми салкын. (балалар берничә тапкыр кабатлыйлар.)

Балалар карагыз әле безнең кояшның нәрсәләре юк? ( нурлары). Әйдәгез без кояшка ягымлы сүзләр әйтеп нурлар куябыз.

-Ә хәзер урыннарыбызга барып утырдык.Сезнең алдыгызга рәсемнәр куелган.Шушы рәсемнәрнең кайсылары язга туры килми,шуларны алып куярга тиеш буласыз.

(Рәсемнәр:җиләк;резин итек;кыш бабай;гөмбә;тамчы;кош;елгаларда бозлар ага;кар эри,җир чыга;кояш)

-Әйдәгез әле,балалар,сөйләгәннәрне ныгытып уен уйнап алыйк.

Менә инде яз җитте

Түбәдән тамчы тама

Көндез көн җылы булы

Суыта кичкә таба

Тамчы тама тып та тып

Тамчылар сикерәләр

Булмый аны туктатып

Алар яз китерәләр.

–  Балалар, кешеләр генә түгел, язны кошлар, җәнлекләр дә көтеп ала. Язгы урманда да үзгәрешләр бармы? Сез ничек уйлыйсыз? Әйдәгез урманга барабыз. Урманга нәрсә белән барабыз? ( паровоз)

Алга таба барабыз:

Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап,

Ак төтен артта кала:

Пух-пах-пух!

Вагоннар җырлап чаба:

Ах-ах-ух!

Свисток яңгырап китә:

Ту-ту-ту!

Тавышы еракка җитә:

Уу-уу-уу!

Бик күп җирләрне үттек:

Чың-чың-чың!

Урманга килеп җиттек:

Дың-дың-дың!Урман тыныч, саф һава.

Кошлар тавышы аудиоязма куела.

Дидактик уен”Кош  исемен  әйт”.

Түгәрәккә басабыз.Тупны иптәшеңә кош исеме әйтеп бирәсең.

Дусларым, урманда бик күп җәнлекләр дә  яши. Ләкин аларны белер өчен  табышмакларга җавап табарга кирәк.

1. Җәен урманда патша,

Кышын кардан да аста. (Аю).

Аю турында нәрсәләр беләсез икән? (Пиктограмма: аю урманда яши, кыргый хайван, соры төстә)

2. Җәен соры, кышын ак

Аңа шулай яхшырак. (Куян). 

Куян турында нәрсәләр беләсез икән? (Пиктограмма: куян  урманда яши, кыргый хайван, соры төстә; колагы озын, койрыгы кыска)

3. Бер нәрсә тегә белми

Энәләр тагып йөри. (Керпе) 

Керпе турында нәрсәләр беләсез икән? (Пиктограмма: керпе урманда яши, кыргый хайван, соры төстә; энәләре бар; сөт, бөҗәкләр, гөмбә, тычкан ярата)

4. Үзе хәйләкәр.

Көлтә койрыклы. (Төлке) 

Төлке турында сөйләшеп алыйк әле. (пиктограмма белән эш: төлке урманда яши, кыргый хайван,зур йомшак койрыклы;куян, үрдәк, тычкан белән туклана; кызылсары төстә).

 5. Сорыдыр төсе,

Үткендер теше,

Урманда йөри,

Бозаулар күзли.( Буре)

Дөрес, балалар! Булдырдыгыз!

Бармак уены: 

Баш бармак аюкай

Имән бармак куянкай

Урта бармак соры буре

Атсыз бармак тиенкэй

Чэнти бармак чэнечкеле

Йомры йомгак керпекэй.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле монда  нәрсә утыра? Төлкегә  ярдәм кирәк. Аның кулъяулыгы бәйләнгән, күрәсезме? Чишәргә ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе, ярдәм итәбез.

                          (балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар)

Бу төенне чишәр өчен, безнең тел көрмәкләндергечләр  белүебез сорала.Сез нинди тел көрмәкләндергечләр беләсез, яле сөйләп күрсәтегез.

Уен “Тел көрмәкләндергечләр” әйтеш

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Төлкегә ярдәм иттек, төенне чиштек, төлке  безгә рәхмәт  әйтә. Аның белән саубуллашыйк.

Тәрбияче: Балалар, безнең урманда бик рәхәт булсада  кайтыр вакыт та җиткән. Әйдәгез, җәнлекләрне, кошларны куркытмыйча, тыныч кына урманнан төркемнәргә кайтыйк.Паровоз белән.

Рефлексия.

-Балалар, сезгә эшчәнлектә нәрсә ошады?

 -Нәрсәләр кызыклы булды һәм хәтерегездә калды?

 -Кемнең жаваплары ошады?

-Шуның белән безнең тәмам.Рәхмәт,балалар, барыгыз да актив булдыгыз,      сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сезнең белән бик     күңелле булды.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)

“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...

"Көзге күчтәнәчләр"уртанчылар тәркемендә ачык дәрес

Көзге табигать үзгәрешләре турындагы белемне ныгыту....

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

"Көзге күчтәнәчләр"уртанчылар тәркемендә ачык дәрес

Көзге табигать үзгәрешләре турындагы белемне ныгыту....

Уртанчылар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Куянга булышабыз»

Максат: Балаларга  табигать шартларында яшәүче кыргый хайванныӊ куян  тормышы, ничек хәрәкәтләнү, нәрсә белән туклану, дошманнарынан ничек саклану турында белемнәрен ачыклау.Балаларда хайван...

Көзге аланда Уртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты

Көзге аландаУртанчылар төркемендә ачык шөгыль конспекты...