Занятие- эксперемент по теме" Тылсымлы су"
опыты и эксперименты по окружающему миру (младшая группа) на тему

Валиева Айгуль Надировна

Суны кадерләп саклыйк! Ул безнең яшәү чыганагы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ikenche_kechkenlr_torkemend_tzhrib_utkru_1_1.doc45.5 КБ

Предварительный просмотр:

       Икенче кечкенәләр төркемендә тәҗрибә үткәрү  шөгыле        


                          конспекты   ”Тылсымлы су”

                                                   Төзеде тәрбияче:

                                 Валиева Айгөл Надыйр кызы

Максат:Балаларны суның үзенчәлекләре белән таныштыру.Суга гына хас сыйфатларны танырга өйрәтү(үтә күренмәле,иссез,аерым тәме юк,төрле төскә буярга  мөмкин,түгелүчән,сыек).

Алдан үткәрелгән эш:

1.Су белән тәҗрибә үткәрү.

2.Су турында әңгәмә оештыру.

3.Суның үзенчәлекләре сүрәтләнгән рәсемнәр карау.

Сүзлек өстендә эш:үтә күренмәле,тылсымлы,әверелү,суыну,чык,пар.

Методик алымнар: сюрпризлы момент( тылсымчы керү),практик эш(банкадагы суларны болгатып, төрле төсләргә кертү ;су һәм боз белән тәҗрибә ясау;күрсәтмәлелек(су темасына кагылышлы рәсемнәр карау). 

 Материал: 2 стакан (су, өч төстә гуашь, тылсымчы киеме, балаларга тылсымчы башлыклары ,тәҗрибә өчен банкалар,су темасына рәсемнәр,комган,су тавышы –музыка,тәлинкәдә боз кисәкләре).

Шөгыль барышы:

Тәр:-Исәнмесез, балалар!Әйдәгез, бер –беребезгә  язгы  күтәренке кәеф бүләк итик,бер-беребезгә елмаеп карыйк.Ә сез, кунак килгәнне яратасызмы?

Б-р:балалар җавабы.

Тәрбияче:Балалар, сез ничек уйлыйсыз,безгә бүген кунакка кем килә?

Б-р:балалар җавабы.

Тәрбияче:Игътибар белән тыңлагыз,нинди тавыш икән бу?

Б-р:Су тавышы.(тылсымлы музыка астында тылсымчы керә)

Тылсымчы:Исәнмесез, балалар!Таныдыгызмы мине?Мин су тылсымчысы.Сез минем турында күп кенә әйберләр белерсез.Балалар, су нәрсә өчен кирәк соң ?

Балалар:эчәр өчен,кул юар өчен,юыныр өчен,керләр юырга,ашарга пешерергә.

Тылсымчы:Ә сез, балалар кер юа беләсезме соң?

Балалар:Әйе,без әниләргә булышабыз.

Тәрбияче:Әйдәгез әле балалар, без тылсымчыга керне ничек юганыбызны күрсәтик.Бармак уены ”Кер юу”.

Тылсымчы: Ай, нинди уңган балалар икәнсез.

Балалар ,карагыз әле, мин сезгә ике стакан күрсәтәм.Аның берсендә су,ә икенчесендә сөт.Мин ике стаканга да кашык төшерәм,кайсы стаканның эчендәге кашыгы күренә.

Балалар :Сулы стаканда.

Тылсымчы: Әйе балалар,дөрес.Чөнки, безнең сөт ак төстә,ә су үтә- күренмәле.

Ә хәзер суның исен тикшерәбез.Суның исе бармы, балалар, иснәп карагыз әле.(балалар иснәп карыйлар).

Балалар: Исе юк.

Тылсымчы: Ә хәзер балалар бу стакандагы сокны иснәп карагыз. Исе килә микән?

Балалар: Әйе.Тәмле ис килә.

Тылсымчы: Ә хәзер тәмен тикшереп карыйк.(Суны һәм сокны кабып карыйлар)Балалар, сокның тәме нинди дә, суныкы нинди?

Балалар:Сок баллы,ә суның тәме юк.

Тылсымчы:Әйе балалар, бик дөрес.

Ә сез беләсезме, су тылсымлы да әле ул.
Чөнки, ул карга,парга,бозга,яңгырга,чыкка әверелә ала.

Карагыз әле балалар, мин сезгә тылсымлы боз кисәкчекләре алып килдем. (тәлинкәгә салынган боз кисәкләре)Балалар, ни өчен мин аларны тылсымлы боз кисәкләре дип атыйм?

Балалар: Чөнки, алар кулга алгач, эри башлый.

Тылсымчы: Әйе, бик дөрес балалар.Әйдәгез, бергәләп эретеп карыйк.(балалар тәҗрибә үткәрәләр)карагыз, ничек эреп бетте безнең боз кисәкләре.Кулларыгызны салфеткаларга сөртегез.

Тәрбияче:Балалар,тылсымчы, карагыз әле, мондагы рәсемнәргә.Балалар тәрбияче соравы буенча (кыш-кар,кар бөртеге,кар бабай);(боз-боз сөңгесе,су буендагы бозны);(пар-кайнап торучы чәйник,авыздан сулыш чыгу);(чык-яфрактагы иртәнге чык,тамчы) рәсемнәрен табып күрсәтәләр.

Тәрбияче:Тылсымчы, менә безнең балалар су турында күпме нәрсәләр беләләр.

Балалар, урамда елның иң матур вакыты- яз.Карлар эри,түбәдән тамчылар тама.Әйдәгез, без дә бераз ял итеп, хәрәкәтләнеп алыйк:

                                Ял минуты : “ЯЗ

Киң итеп җәеп колач(кулларын як-якка җәяләр)

Килде яз,килде яз(кул чабу хәрәкәтләрен ясыйлар)

Елмаеп тора кояш(кулларны өскә күтәрү)

Көн аяз,көн аяз(кул чабу хәрәкәтләрен ясау)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр,эределәр(Кул хәрәкәтләре белән аска)

Сыерчыклар,тургайлар

Килделәр,килделәр(очу хәрәкәтләре)

Тәрбияче:Урыннарга утырдык балалар .

Тылсымчы:Балалар,  сезнең дә тылсымчыга әвереләсегез киләме?

 Бал-р:Әйе.

Тылсымчы балаларның башларына тылсымчы башлыклары кидертә һәм бер урында әйләндереп тылсымлы сүзләр әйтә.

 Менә хәзер сез кечкенә тылсымчылар. Мин сезгә тылсымлы банкалар әзерләдем( банкада чиста су,өстенә капкачлар капланган,капкачның эчке ягы  төрле төстәге буяуларга буялган). Хәзер минем арттан тылсымлы сүзләр әйтеп банкаларыбызны болгатабыз.

Әпсен-төпсен,

Суның төсе үзгәрсен(банкадагы суны болгатып төсен үзгәртәләр)

Карагыз әле банкаларыгызга,суларыгыз нинди төсләргә керде?

Балалар: Банкаларындагы төсләрне атыйлар.

Тылсымчы: Ай-ай, тиз отып алдыгыз минем тылсым көчен.Балалар, болай булгач уйлап карагыз әле, безнең су тагын нәрсә дә эшли ала икән?

Бал-р:Төсен үзгәртә.

Тыл-чы:Әйе, бик дөрес,без суга төрле буяулар,сөт,балчык кушып суның төсен үзгәртә алабыз.Ә хәзер, мин сезне яңадан балаларга әйләндерәм.(тылсымлы сүзләр әйтеп .балаларны бер урында әйләндерә). Балалар, мин сезнең белән саубуллашыйм инде,миңа китәргә вакыт.Минем әле ерак җирләргә, балалар янына барасым бар, сау булыгыз!

Бал-р: Сау булыгыз!

 Тәр-че:Сау булыгыз тылсымчы,безгә тагын кунакка килегез.

Балалар, мин монда сезгә чиста су әзерләдем,әйдәгез, кулларыгызны юып алыйк.(Комган башыннан табакка агызып, балаларның кулларын юдырта) Балалар, карагыз әле ,безнең су әле агырга да сәләтле икән.аны бер савыттан икенче савытка агызып та була.Чөнки, ул сыек . Ул нинди савытка салсак- шундый хәләткә керә ала.

Кулларыгызны әйбәтләп юыгыз.Балалар, су безнең өчен бик кирәкле әйбер,без аннан башка яши алмыйбыз.Аны сакларга кирәк, пычратырга ярамый.Су буйларына чүпләр, пычрак әйберләр ташламагыз.

Әйдәгез, урыннарга  утырыйк. Балалар, бүген без су турында нәрсәләр белдек?

Бал-р:су төссез,иссез,сыек,тәме юк,төрле төскә буярга була,бозга, карга,парга,чыкка әйләнә,су сыек,ул түгелә ала.

Тәр-че:Әфарин, балалар! Сез бик тырыш булдыгыз.

                                                                                                  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Занимательные опыты и эксперементы, которые можно провести дома

Здесь  собрано небольшое количество разнообразных опытов и экспериментов, которые можно проводить вместе с детьми для расширения их представлений о мире, для интеллектуального и творческого...

опыты и эксперементы

эксперементальная деятельность в ДОУ...

Занимательные опыты и эксперементы для дошкольников

Занимательные опыты и эксперименты для дошкольниковКак обуздать кипучую энергию и неуемную любознательность малыша? Как максимально использовать пытливость детского ума и подтолкнуть ребен...

Занятие- эксперемент по теме" Тылсымлы су"

Суны кадерләп саклыйк! Ул безнең яшәү чыганагы....

конспект занятия-эксперемента на тему "лед и его свойства."

развитие наблюдательности у детей, их умение сравнивать, анализировать, обощать, устанавливать причинно- следственные зависимости и делать выводы.Формировать представление о льде и его свойствах....

занятие-эксперемент "Ушки, ручки, нос - друзья. нам без них никак нельзя".

Учить детей обследовать предметы при помощи органов чувства, воспитывать эмоциональную отзывчивость, мимическую выразительность, вызвать интерес к познанию своего тела, и бережное отношение к состояни...