Открытое занятие в старшей группе "Урман һәм анда яшәүчеләр".
методическая разработка по окружающему миру (старшая группа) на тему

Яруллина Фирдавес Нажиповна

Экологик инспектор белән берлектә оештырылган ачык эшчәнлек. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

              Тема. “Урман  һәм анда яшәүчеләр”

Максат:

Балаларның Татарстандагы урманнар турында белемнәрен барлау, тирәнәйтү.

Хайваннарның кышка әзерләнүләре, аларны саклау, булышу буенча белемнәрен киңәйтү.

Табигатьне, хайваннарны, кошларны ярату, аларга ярдәм итү теләге тәрбияләү.

Материал:Урман сурәтләнгән рәсемнәр, куаклар, агачлар, гөмбәләр, җәнлекләр,кошлар, бөҗәкләр.

Эшчәнлекнең барышы.

Тәрбияче:Балалар, безнең туган ягыбызның табигате бик бай, матур һәм төрле. Бу байлыкларны саклап, карап торучы  кешеләр дә бар. Менә бүген бездә кунакта «Олы Кавал» авылы җирлегендә урнашкан “Чулпан” дәүләт табигый тыюлыгы  инспекторлары Гимадиев Фәниль Камилевич һәм Зарипов Әнәс Мөхәммәтгалиевич.

Әңгәмә.

Инспектор:

-Балалар, бүген без сезнең белән Татарстанда яшәүче кыргый хайваннар турында сөйләшербез һәм урманда булу кагыйдәләрен искә төшерербез.

-Искә төшерегез әле, безнең як урманнарда нинди кыргый хайваннар яши(бүре, куян, төлке,кабан, поши, керпе)

-Дөрес.Кыргый хайваннар йорт хайваннарыннан нәрсә белән аерылалар соң?(тирә- яктагы тормышка  яраклашулары белән: тиз йөриләр,үзләренә азык табалар, балаларын саклап үстерәләр. Алар барысы да кешеләрдән куркалар, ләкин кеше аларны кулга ияләштерә ала).

-Кышкы хайваннар кышка ничек әзерләнә соң? Әйдәгез, шулар турында сөйләшик.

Табышмак:Ул өстенә җәй дә, кыш та

Энәле күлмәк кия.

Шулай да аны әнкәсе

Йомшагым диеп сөя.(керпе)(тактага эленгән рәсемнәр арасыннан балалар керпе рәсемен табалар)

-Бу керпе. Ул бөҗәкләрне, тычканнарны ашый, шуның белән зур файда китерә. Көзгә алар симерәләр, кышка оя кора башлыйлар:чокырларга, ауган агач асларына коры яфрак, үләннәр ташыйлар. Салкыннар җитүгә керпе үз оясында йокыга тала.

-Бу бүре .Ул ерткыч хайван. Җәй көне бүре өнендә яши, ә кышка зур төркем булып яши башлыйлар. Төркемне иң көчле бүре(вожак)- баш бүре йөртә.

-Бу поши. Ул үлән белән тукланучы эре хайван. Кыш көне аларга азык табу кыенлаша. Менә безнең- урман хуҗалыгында эшләүче инспекторларның төп бурычы: аларга  ашарга печән, бөртек салу, тоз ялату. Без азыкларны кичтән салып калдырабыз, ә иртән килүгә бу күчтәнәчләр ашап бетерелгән була.

-Балалар, ә менә  куян турында  үзегез нәрсәләр беләсез?

Балалар: Куян җәен үлән белән, ә кышын кипкән үлән, агач каерылары  белән туена. Көз көне соры тунын ак тунга алмаштыра.

Тәрбияче: Безнең урманнарда бик күп кошлар да яши. Аларның файдасы табигать өчен искиткеч зур.

Инспектор: Әйе, дөрес. Кошлар – безнең канатлы дусларыбыз. Яз көне аларны оялар ясап каршы алыйк, ә кыш көне бакчадагы, урмандагы  агачларга җимлекләр элеп бөртекләр белән сыйлыйк. Безнең урманнарда тукран, көртлек, мәче башлы ябалак, чукырлар һ.б яшиләр.

-Урмандагы иң матур кошланың берсе- ул чукыр.Салкын кыш көнендә алар үзләренең балаларын чыгаралар. Бу вакытларда чыршы, нарат күркәләрендәге орлыклар өлгерә. Алар чукырларның иң яраткан ризыклары.

- Урман- төрле хайванарның сыену  урыны икән. Биредә алар үзләренә азык, йорт табалар, дошманнардан сакланалар, балаларын үстерәләр.

- Балалар, ә урманда дөрес йөрү кагыйдәләрен беләсезме соң сез?(урманда булу кагыйдәләрен искә тәшерәләр)

Тәрбияче: Бүгенгә урман турындагы әңгәмәбез тәмам. Сез зур үскәч, урманнар турында күбрәк белерсез, китаплар укырсыз. Менә бүгенге кунакларыбыз кебек табигатне саклаучы кешеләр булырсыз. Ә урман- үзе кызыклы китап: ул үз серләрен бары тик урманны яраткан, тыйнак дусларына гына ача.

Балалар, Гимадиев Фаниль Камилевичка ,Зарипов Әнәс Мөхәммәтгалиевичка урман һәм андагы яшәүчеләр турында эчтәлекле мәгълүмат өчен зур рәхмәтебезне җиткерик һәм табигать байлыкларын саклауда үз өлешебезне кертергә сүз бирик.


 

Биектау районы Олы Кавал “Чишмәкәй” балалар бакчасы

Тема. “Урман һәм анда яшәүчеләр”

 (“Чулпан” дәүләт табигый тыюлыгы  инспекторлары белән берлектә оештырылган ачык эшчәнлек)

Тәрбияче:Яруллина Ф.Н.

                                                 2015 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия(открытое занятие в старшей группе)

Закрепить умение рисовать методом «тычка» и «выдувания»;Закрепить с детьми способ получения розового цвета;Закрепить знания детей о деревьях;Помочь детям познать окружающую действительность, раз...

К О Н С П Е К Т занятия по развитию речи на тему: «Пословица, не зря молвится» (открытое занятие в старшей группе в рамках «Круглого стола» с учителями, логопедами по теме «Формирование связной речи в детском саду и школе – взаимосвязь и преемственнос

Программное содержание:Учить  детей рассказывать о смысле знакомой   пословицы, придумывать рассказ из личного опыта (по плану воспитателя) подходящих к данным пословицам; развива...

Конспект открытого занятия в старшей группе по финансовой грамотности детей старшего дошкольного возраста « Деньги. Монета. Банкнота. Пластиковая карта».

Цель: раскрыть сущность понятия «деньги», «монета», «банкнота», «пластиковая карта»; наличные и безналичные деньги; закрепить знания детей о внешнем вид...

Конспект открытого занятия в старшей группе по познавательному развитию «Необычное путешествие к самому себе» в старшей группе

laquo;Необычное путешествие к самому себе»  Цель: развитие любознательности и познавательной мотивации.Задачи:Образовательные задачи: формировать представления о здоровье, з...

Конспект открытого занятия в старшей группе педагога-психолога «Путешествие в мир эмоций» Старшая группа

Конспект открытого занятия в старшей группе педагога-психолога  «Путешествие в мир эмоций»Цель:- Развивать эмоциональный интеллектЗадачи:-Учить определять эмоции по основным...

Конспект открытого занятия в старшей группе по теме «Все профессии нужны, все профессии важны». (Старшая группа)

Конспект открытого занятия в старшей группе по теме «Все профессии нужны, все профессии важны». (Старшая группа) Подготовительная работа: знакомство с различными профессиями, чтение стихов...