кошлар безнең дусларыбыз
материал по окружающему миру на тему

Муртазина Фания Габдулхаевна

кошлар белән танышу

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon кошлар турында26 КБ

Предварительный просмотр:

               Кошлар-безнең дусларыбыз.                           Муртазина Ф.Г.

Максат: Балаларны кошлар турында кайгыртырга, өлкәннәр ярдәме белән кош оялары ясау һәм җимлекләр куярга өйрәтү; кечкенә дусларыбызга мәрхәмәтле, шәфкатьле булу хисләре тәрбияләү.

Ярдәмлек: кош рәсемнәре, ясалган җимлекләр.

Барышы: Ишек шакып “Көз кызы” керә.

Көз кызы: Исәнмесез, балалар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кем килгән?

Балалар: “Көз” апа килгән.

Көз кызы: Әйе, бу мин “Көз” апа булам, тагын бер кат –исәнмесез.

Балалар: Исәнме “Көз” апа

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, “Көз” апа кулына “Серле тартма” тоткан. Бу “Серле тартма”да ниләр бар икән? Безгә күрсәт әле?

Көз кызы: Әйе,минем кулымда тартма, анда серле рәсемнәр.Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә сез җавабын дөрес итеп әйтә алырсызмы?

                        1.Язын килә, көзен китә

                           Оя ясасаң үз итә.      (сыерчык)

                        2.Урмый-чәчми, ил өстендә көн итә       (чыпчык)

                        3.Кулы юк, балчык ташый,

                           Балтасы юк, өй ясый.           (карлыгач)

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, кошлар кайда яши?

Балалар: Урманда, өй янында.

Тәрбияче: Балалар, без кошлар турында ничек кайгыртабыз?

Балалар: Каен агачы, миләш, чыршы, юкә агачларына җимлекләр куябыз, оялар ясыйбыз.

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә Ф.Зиятдинованың “Кошлар туе” дигән шигыреннән өзек укыйм.

                           Җимлек ясады Айнур

                           Шундый матур җимлеге!

                           Кызыл түшләр, песнәкләр

                           Белсен әле кемлеген!

                           Кошлар кебек канатланып

                           Чыгып китте урманга

                           Үзе ясаган җимлекне

                           Талга элеп куярга.

Көз кызы: Балалар, минем китәр вакыт та якынлашты. Әйдәгез бергәләп кошлар турында уен уйнап алыйк әле.

                            Уен “Каргалар”    

Балалар бүлмә уртасында басып торалар. Тәрбияче әйткән сүзләр буенча хәрәкәтләр ясыйлар. “Карр- карр, карр” дип кабатлыйлар.

                             Кара карга.

                              Кара әле, дустым, кара

                              Кара карга очып бара.

                              Син беләсеңме, Гөлия

                              Ул да бит сөйләшә ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"

"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"

Сценарий праздника "Кошлар безнең дусларыбыз"...

Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”

Проектная работа " Кошлар-безнең  дусларыбыз”...