Проект "Парки и скверы города Нижнекамск"
проект по окружающему миру (старшая, подготовительная группа) на тему

Хузягалиева Газима Миннегалиевна

Шәһәребездә бик күп сандагы предприятиеләр булу сәбәпле экологик проблема да бар. Алар сулый торган һавабызны пычраталар. Шуңа күрә, бу проблеманы чишүдә, кешеләрне сәламәтләндерүдә  шәһәребез бакчалары төп урынны алып тора. Парклар беренчедән шәһәребезне бизәп торсалар, икенчедән андагы агачлар һаваны чистарта. Һәм, иң мөhиме, шәһәр бакчалары һәм парклары   –  кешеләргә ял итү урыны.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon parki_skvery.proekt.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә мәгариф идарәсе учреждениесе

«25 нче  гомуми үстерешле  балалар бакчасы»

 Түбәк Кама бакчалары һәм парклары.

Проект. 

 (Зурлар һәм мәктәткә әзерлек төркемнәре өчен).

 

                                                                         Өлкән тәрбияче:

                                       Хузягалиева Газимә

                                   Миннегали кызы.

                                                                         

                                                                         Татар һәм рус телләре тәрбиячесе :

                                                                         Минехузина Ләйсән Рафис кызы.

Түбән Кама.2015

 

Эчтәлеге:

1. Проектның исеме.

2. Проектның төре.

3. Проектның актуальлеге.

4. Проектның максаты.

5. Проектның бурычлары.

6. Проектта катнашучылар.

7. Проекттан көтелгән нәтиҗә.

8. Алдан башкарылган эш.

9. Проект барышында барлыкка килгән продукт.

10. Белем бирү өлкәләре.

11. Кушымта:

-шөгыль конспекты “Тукай паркына сәяхәт”,

-балалар эшләренең, күргәзмәләрнең фотографияләре,

-методик кулланма “Түбән Кама  бакчалары һәм парклары”.

2

Проект «Түбән Кама бакчалары һәм парклары»

Агачларны сындырмагыз!
Кош оясын ватмагыз!
Суларны да пычратмагыз,
Пыяла, чүп атмагыз!
Эссе чакта, коры чакта
Урманда ут якмагыз!
Табигать ул - безнең әни
Табигатьне саклагыз!

Проектның төре: иҗади, төркем өчен.

Проектның дәвамлылыгы: 1 ел (1 январь 2015 – 31 декабрь 2015).

Теманың актуальлеге: ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2015 елны  – Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан итте.  Әлеге елның төп максаты – экологик культура булдыру, җәмгыятьнең игътибарын территорияләр

не яңарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү, кешегә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру мәсьәләләренә җәлеп итү. Шәһәребездә бик күп сандагы предприятиеләр булу сәбәпле экологик проблема да бар. Алар сулый торган һавабызны пычраталар. Шуңа күрә, бу проблеманы чишүдә, кешеләрне сәламәтләндерүдә  шәһәребез бакчалары төп урынны алып тора. Парклар беренчедән шәһәребезне бизәп торсалар, икенчедән андагы агачлар һаваны чистарта. Һәм, иң мөhиме, шәһәр бакчалары һәм парклары   –  кешеләргә ял итү урыны. Рәхәтләнеп ял итәр өчен алар чиста булырга тиеш.

Максат: балаларның әйләнә-тирә дөнья, үзләре яши торган шәһәр турындагы белемнәрен тирәнәйтү; патриотик хисләр, туган шәһәребезгә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү; табигатьне саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү; шәһәребезнең матурлыгын саклауда үз өлешләрен кертергә теләк уяту,    җаваплылык хисе тудыру.  

Бурычлар:

  • балаларның  шәһәребез бакчалары  1әм парклары турындагы белемнәрен киңәйтү;
  • шәһәребез бакчалары турында сөйләгәндә  халкыбызның  танылган шәхесләре белән таныштыру (Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхсән Фәтхетдинов, Николай Лемаев  һ.б.);
  • бу бакчаларны төзүче архитекторлар, рәссамнәр, дизайнерлар профессияләре  белән таныштыру;
  • шәһәребез турында шигырьләр язган, җырлар  иҗат иткән шәхесләр белән таныштыру;
  • бакчалар һәм парклар урманнардан нәрсә белән аерылуын аңлату;
  • бу бакчаларны булдыру өчен көчләрен куйган завод эшчеләре турында сөйләү;                                                      
  • шәһәребез матурлыгын күрә белү, аңа карата сакчыл караш, горурлану хисләре тәрбияләү,  бу урыннарда үзеңне дөрес тотарга өйрәтү.

Проектта катнашучылар: балалар, ага-аналар, педагоглар

Көтелгән нәтиҗә:

  • урманнар белән бакчалар арасындагы  аерманы аңлау;
  • парклар һәм скверларның бик күп кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә барлыкка килүен белү;
  • шигырьләр, музыка, матур әдәбият, презентацияләр аша  бакча, скверларның кешеләр тормышындагы   ролен күрсәтү;
  • экологик культура тәрбияләү;
  • шәһәребезнең, халкыбызның күренекле шәхесләре белән горурлану, алар кебек булырга тырышу, аларның профессияләре турындагы белемнәрен кулланып,   сюжетлы-рольле уеннар оештыруларына ирешү;

3

  • алган практик күнекмәләрен, белемнәрен тагы да тирәнәйтү (шигырьләрне сәнгатьле сөйләү, тасвирлап, рәсемнәр  буенча сөйләү күнекмәләрен   үстерү,  продуктив  эшчәнлектә пөхтәлек, матурлык, иҗадилыкны тагы да үстерү).    

Алдан башкарылган эш:

  • нәрсә ул бакча  (урман, кыр, парк, сквер),  әңгәмә;
  • матур әдәбият әсәрләре сайлау;
  • табигать, шәһәребез турында шигырьләр ятлау, җырлар өйрәнү;
  • Г.Тукай, М.Җәлил иҗаты белән танышу;
  • шәһәребезнең күренекле кешеләре, заводлары турында әңгәмәләр үткәрү, презентацияләр күрсәтү

Проект барышында барлыкка килгән продукт:

  • рәсемнәрдән күргәзмә “Шәһәребез бакчалары”;
  • шәһәребезнең 49 еллыгына котлау открыткалары ясау;
  • оригами ысулы белән күбәләкләр, төрле чәчәкләр ясау;
  • коллектив белән ясалган эш “Туган шәһәремне котлап  чәчәкләр бүләк итәм”;
  • бәйрәм кичәсе “Мин яратам сине, Түбән Кама!”;
  • ата-аналарга, педагогларга, балаларга “Түбән Кама бакчалары һәм парклары”  исемле методик күрсәтмәне  тәкъдим итү.

Пректны тормышка ашыру:

Белем бирү өлкәләре

Социаль

аралашу

Танып белү    

Сөйләм  үстерү

Нәфасати тәрбия  

Физик тәрбия

Эшчәнлек төрләре:

  • уен (өстәл уеннары: пазллар “Шәһәребезнең күренекле урыннары” домино “Шәһәребезнең күренекле урыннары”);
  • танып белү (әңгәмәләр үткәрү: “Шәһәребезнең бакчалары һәм парклары”, “Шәһәребезнең танылган шәхесләре”, “Кем ул архитектор (рәссам, дизайнер )” ;
  • аралашу (әкиятләрне сөйләү, шигырьләр ятлау, хикәяләр төзү, табышмакларга җавап табу;)                                
  • табигать турындагы матур әдәбият әсәрләре белән танышу (“Тузганак”, “Тал песие” С.Шакир, “Ромашка” Э.Авзалова, һ.б.,  мәкальләр, әйтемнәр  өйрәнү);  
  • төзү (оригами ысулы белән лалә чәчәге ясау);
  • рәсем (“Минем хыялым шәһәре” темасына рәсем ясау, агач, чәчәкләрнең әзер рәсемнәрен буяу);
  • музыка (шәһәребез, табигать турында җырлар тыңлау, өйрәнү);
  • хәрәкәтле (бию хәрәкәтләрен өйрәнү, уен-бәйгеләр).

Йомгаклау

1. “Тукай паркына сәяхәт”  шөгылен күрсәтү.

2. Балалар эшләреннән күргәзмә “Минем хыялым шәһәре”.

3. “Түбән Кама  бакчалары һәм парклары” дигән методик кулланма  чыгару.

Кушымта:

- “Тукай паркына сәяхәт”, шөгыль конспекты;

- күргәзмәдән фотографияләр;

- методик кулланма “Түбән Кама  бакчалары һәм парклары”.

4

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мы любим город Нижнекамск

1)Учить делать звуковой анализ слова; сложить слово из счетных палочек; способствовать развитию фонематического слуха.2)Развивать умение рассуждать, делать самостоятельные выводы, находить собственные...

Методическая разработка по ознакомлению старших дошкольников с родным городом «Нижнекамск мой – частица Отчизны…»

В дошкольном учреждении ознакомление с окружающим осуществляется через традиции своей социокультурной среды – местные историко-культурные, национальные, географические, климатические особенности регио...

Парки и скверы города Краснодара. Презентация

В презентации использованы фотографии самых популярных парков и скверов города Краснодара....

Коллаж "Парки и скверы города Буденновска"

Фотографии Парков и скверов города Буденновска...