БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Гареева Илгиза Саматовна

Итоговое занятие по экологии в подготовительной к школе группе.

Цель: систематизировать знания детей о природе, развитие речи и логического мышления. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kvn.docx39.78 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга муниципаль районыныӊ «Салават күпере» 34 нче балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия – белем бирү муниципаль оешмасы

 БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ

ЭКОЛОГИК КВН

Тәрбияче: Гареева И.С.

Без – табигать дуслары

Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән экологик КВН

Балалар, 22 апрель көнне «Җир көнен» - планетабызны саклау көнен бәйрәм итәбез. Без генә түгел, җир шарының бөтен почмагында да җир-ананы, аның табигатен яраткан кешеләр бу көнне билгеләп үтә.

Бүген безнең уеныбыз табигатькә багышлана һәм ул «Без – табигать дуслары» дип атала. Уенда 2 команда катнаша, «Агачлар» командасы  һәм «Чәчәкләр» командасы

Уен кагыйдәләре:

  1. Сорауларны игътибар белән тыңларга һәм кул күтәреп җавап бирергә.
  2. Бүгенге уенда җиңелүчеләр дә бүләк алачак.

Уенга билгеләр куеп бару өчен жюри сайлана.

Уен барышы.

Өй эшен тикшерү, яки һәр команданың үз исемен яклавы.

«Агачлар» командасы (һәр катнашучы агач рәсемен тотып, сөйли)

Каен

Минем исемем каен.

Үсәм һәр  урман саен.

Буем үсә бик озын,

Ак кәгазь кебек тузым,

Ләкин сезгә бар зарым:

Суларым ага язын,

Сылап кына китегез,

Безгә ярдәм итегез.

Юкә

Юкә чәчәкләре нәфис,

Хуш исләрен тарата.

Юкә балы татлы дару -

Нәниләр дә ярата.

Имән

Минем исемем – имән,

Мин күптән яшәп киләм.

Җилләргә, давылларга

Берсенә да баш имәм.

Миләш

Җимешем кып-кызыл була,

Бу шатлык минем өчен,

Чөнки көзге салкында да

Үзгәрми минем төсем.

Чыршы

Ә мин – чыршы, күрәсез,

Чыршы булмый энәсез.

Тик үпкәлим мин сезгә,

Безне кисеп китәсез.

Шомырт

Ә мин шомырт куагы,

Иеләм дә бөгеләм.

Ак мамыгым түгелә,

Кара күзем күренә.

Нарат

Безнең дуслар булыгыз,

Агачлар утыртыгыз.

Сез, балалар, агачларны

Сындырмагыз, саклагыз!

Гөлҗимеш

Конфетка да яхшы мин,

Компотка да яхшы мин.

Беләсезме ни өчен?

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем.

 «Чәчәкләр» командасы чыгышы

Умырзая

Кар астыннан урман аланында

Баш калкытты умырзаялар.

Тик өзәләр тамырларын корытып,

Аланлыкка килгән балалар.

Җилдәк

Чәчәкләрнең иң күркәме

Нәфис урман җилдәге.

Өзәргә дип сузылма!

Мин  бит кызыл китапта.

Баллы чәчәк

Мин дә язның матур бер чәчәге,

Баллы чәчәк була исемем.

Аерсагыз мине дусларымнан

Бу аланны кайчан күрермен?

Ромашка

Сары төсле, бал кебек,

Ак чуклары кар кебек.

Әллә ничә авыруга

Файдасы бар, эч белеп.

Үги ана яфрагы

Ул башта чәчәк ата,

Чәчәкләре сары була.

Аннан соң яфрак яра,

Яфраклары дару була.

Энҗе чәчәк

Яшел яфрак эчендә

Энҗе чуклар эленгән.

Аңкып тора хуш исе,

Ничек үсеп өлгергән?

Нәүрүз чәчәк

Язның беренче чәчәге

Мин инде ул, Нәүрүз чәчәк.

Бигрәк матур чәчәк, дип,

Бу балалар өзәчәк.

Если я сорву цветок,

Если ты сорвешь цветок,

Если все: и я, и ты –

Если мы сорвем цветы -  

То окажутся пусты,

И деревья, и кусты

И не будет красоты.  

Капитаннар рәсемнәрне җыеп алалар.

- Балалар, бу чәчәкләр һәм агачлар куркып беткәннәр бит, ни өчен шулай куркалар алар кешеләрдән?

- Әйе, кешеләр аларны өзәләр, тамырлары белән җыялар, кайбер чәчәкләр бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Шуңа да аларны Кызыл китап битләренә керткәннәр.

- Ни өчен агачларны сакларга кирәк? (кислород  бирәләр, тузан йоталар, төзелеш материалы, мебель ясыйлар, дару алалар, җимеш бирәләр, җәнлекләргә һәм кошларга яшәү урыны, азык чыганагы,  кәгазь ясыйлар, кәгазьләрне әрәм-шәрәм итмәү, китапларга сак караш – ул урманнарны саклау дигән сүз).

Урманнар – планетабызның үпкәләре.

Бер агач бер җәйдә күпме тузан йота?

Карама – 23 кг, каен – 18 кг, тал – 38 кг, сирень – 1,6 кг, юкә – 35 кг, өрәңге – 33 кг, алмагач – 800 гр, тополь – 34 кг.

Ни өгчен чәчәкләрне өзәргә ярамый? Дару ясыйлар, духи, сабын, шампунь ясаганда кулланалар, матурлык бирәләр, бөҗәкләргә тәмле суларын бирәләр, бал кортлары бал җыя.

Болыннарда чәчәк күп дип,

Бәйләм-бәйләм чәчәк өзмәгез.

Бал кортларын чәчәк суыннан

Сез, балалар, мәхрүм итмәгез.

«Без урманга барабыз» җырлы уены

Туплы уен. «Төркемлә-аер»

Агач, куак, чәчәк, кыргый хайван, йорт хайваны, күчмә кош, кышлаучы кош, бөҗәк, балык, гөмбә һ.б. атарга.

«Тиз җавап бир»

агачлар

чәчәкләр

Алабуга шәһәренә якын урман ничек атала?

Алабуга шәһәренә нинди зур елга буена урнашкан?

«Урман» дип әйткәч, сезнең күз алдына нәрсәләр килә?

Кама елгасы дип әйткәч, сезнең күз алдына нәрсәләр килә?

Бер елда ничә ай? (санап чык)

Бер атнада ничә көн? (санап чык)

Бу кайсы вакыт? (рәсем буенча)

Бу кайсы вакыт? (рәсем буенча)

Хәзер кайсы вакыт?

Сез кайчан мәктәпкә барырсыз?

Табигатьтә нәрсә кызыл төстә була? (кан, тюльпан, чәчәк, салават күпере төсе, күбәләк, камка, чия, җиләк, миләш, балан, карлыган, помидор, чөгендер һ.б.)

Табигатьтә нәрсә сары төстә була? (тузганак, үги анна яфрагы, лимон, чеби, бәбкә, алма, помидор, шалкан, банан һ.б.)

Табигатьтәге санитарларны әйтегез

Табигатьтәге санитарларны әйтегез

Музыкаль пауза. «Бала белән күбәләк» җыры

Бөек шагыйребез Г.Тукай да табигатьне бик яраткан. Ул балаларны шәфкатьле, мәрхәмәтле, йомшак күңелле булырга, һәр җан иясенә игътибарлы булырга өндәгән.

 Хайваннар дөньясы

агачлар

чәчәкләр

Кыргый хайваннарны әйтегез

Йорт хайваннарын әйтегез

Аермасын әйтегез (үзләренә яшәү урынын әзерли, азык эзли, кешедән читтә яши), (урман эшчеләре кышын азык белән ярдәм итәләр)

Файдасын әйтегез (кешеләргә ияләшкән, кешеләр белән бергә – янында яшиләр. Ит, сөт, йон бирәләр, эштә булыша, кешеләр алар турында кайгырта)

Куянның дошманнарын әйт (бүре, төлке, ябалак, карчыга, рысь)

Куян дошманнарыннан ничек котыла?

Тиенгә зур йомшак койрык ни өчен кирәк?

Төлкегә зур койрык ни өчен кирәк?

Нәрсә артык: аю, сыер, төлке

Нәрсә артык: бүре, куян, тиен

Кайсы җәнлек турында әйтелә:

Гел сыер инде үзе

Тик тармаклы мөгезе (поши)

Кайсы җәнлек турында әйтелә:

Пычкы, балта тотмый гына

Ялгызы агач кисә.

Шундук суга чума ул

Куркыныч булды исә (кондыз)

- Бик элекке заманнарда йорт хайваннары да кыргый булып яшәгәннәр. Аларны кешеләр әкренләп, үзләренә ияләштергәннәр. Иң беренче этне ияләштергәннәр. Ауга йөрергә булышкан.

Капитаннар ярышы (кроссворд чишәләр)

Кроссворд «Кыргый җәнлекләр»

т

ө

л

к

е

й

о

м

р

а

н

б

ү

р

е

а

ю

т

и

е

н

Кроссворд «Йорт хайваннары»

с

ы

е

р

а

т

б

ә

р

ә

н

д

у

ң

г

ы

з

к

ә

җ

ә

Кошлар – бөҗәкләр

Табышмакларның җавапларын рәсемнәрдән табарга, төркемнәргә аерырга (күчмә һәм кышлаучы кошлар)

агачлар

чәчәкләр

Агач башында йорты

Эчендә тора җырчы (сыерчык)

Тук-тук итәм

Агачтагы кортларны юк итәм (тукран)

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый (карлыгач)

Карлар яусын, суык булсын

Китмәс дустым,

Җәен, кышын салмый

Сары алъяпкычын (песнәк)

Канаты бар, оясы юк,

Ят ояда баласы тук (күке)

Көндез берни дә күрми,

Ә төнлә ауда йөри (ябалак)

Язын иң беренче булып очып кайта, җиргә яз китерә (кара карга)

Ул өстенә коңгырт күлмәген кия, урмый-чәчми, ил өстендә көн күрә (чыпчык)

Тыңлыйлар бу җырчыны

Бер тиен дә акчасыз.

Төннәр буе сайрый ул

Безнең бакча патшасы (сандугач)

Өстенә ак кофта белән

Кара сарафан кигән

Ала канатында нинди

Яналык алып килгән? (саескан)

Сезнең тактада нинди кошлар? (күчмә)

Сезнең тактада нинди кошлар? (кышлаучы)

Яз көне нинди кошларны оя ясап каршы алабыз?

Кыш көне балалар кошларга ничек ярдәм итәләр?

Ни өчен кошларны сакларга кирәк?

Ни өчен кошларны сакларга кирәк?

Файдалары: зарарлы боҗәкләрне, чебен-черкиләрне юк итәләр. Иген кырларын, урманнар, бакчаларны саклап калалар.

Шигырь «Кошларга»

Бөҗәкләр дә уяна: табышмакларга җавап бир, җавапны белдергә уенчыкны тап.

агачлар

чәчәкләр

Чыр-чыр-чыр, ди ул,

Канат белән җырлый ул.

Аяк белән тыңлый ул.

Үзе яшел төстә ул.

Сикерергә оста ул (чикерткә)

Безли дә безли,

Бигрәк җаны түзми

Гел тәмлене эзли (бал корты)

Үзе бәләкәй булса да,

Үзеннән зур күтәрә (кырмыска)

Аллы-гөлле очкалап

Оча гөлләр кочкалап (күбәләк)

Үзе кызыл, үзе түгәрәк,

Кара борчаклы күлмәген кигән (камка)

Үзен энәгә охшаган

Канатлары бик нәфис

Йомыркасын суга сала

Чебен-черкиләр тота (энә карагы)

Дидактик уен «Без – табигать дуслары»

Табигать матур, чиста, сәламәт булсын өчен нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәк икән?

Зәңгәр күктә көлгән кояш сезгә булсын!

Түбәләрдән тамган тамчы сезгә булсын!

Безнең көләч йөзләр, елмаюлар сезгә булсын!

Яз турында җырларыбыз сезгә булсын!

Җыр «Яз җитә»

Җир-анага нинди сүзләрегез бар?

Сакларбыз үсемлекләрне,

Өзмәбез чәчәкләрне,

Кош оясына тимәбез,

Сакларбыз бөҗәкләрне.

        Агач-куаклар утыртып,

        Урманнар үстерербез.

        Чишмә-күлләрне һәрвакыт

        Без чистартып торырбыз

Тәрбияче:

Беркайчан да рәнҗетмәгез,

Табигать ул – Җир-ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Гәрәева Илгизә Саматовна, Алабуга шәһәре 34 нче балалар бакчасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

Без-табигать дуслары.

Интегрированное занятие в рамках методической недели  на тему: «Интеграция и реализация образовательной области «Познание.Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» на  базе МБДОУ ...

Викторина "Без табигать дуслары"

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. ...

"Без- табигать дуслары".

Экологиядән балалар бакчасының катнаш төркемендә эшчәнлек конспекты....

түгәрәк эше "Без табигать дуслары"

quot;Без табигать дуслары" түгәрәк эшенең программасы балаларга тир-як мөхит, аның үзенчәлекләре турында белем генә түгел, ә аларга әхлакый-экологик тәрбия дә бирә, тере һәм тере булмаган табига...