"Без табигать дуслары"
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) по теме

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.

Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.

1 бала.Минем туган авылымның

           Исеме – Миңлебай

           Матурлыкны күрмәс идем

           Тумасам монда әгәр.

2 бала. Ераклардан күренеп тора

            Бигрәк матур таулары

            Җырчы кошлар белән тулы

           Чишмә һәм су байлары.

Тәрбияче. Әйдәгез балалар юлга кузгалыйк әле, балалар әллә җырлап барыйк мәллә?

Балалар: Әйе, әйдәгез!

              Кулларны кулга тотынышып

              Урманга барабыз

              Сары үлән арасыннан

              Без яфраклар да җыябыз.

Тәрбияче: Менә балалар җырлый – җырлый, без сихри аланга килеп чыкканыбызны сизми дә калдык.Нинди алан бу?Балалар агачлар иленә җиткәнбез икән. Нинди күп агачлар, алао сезгә ни диләр икән, тыңлыйк әле.

(Балалар чыга агачлар маскылырында)

3бала (“ ИМән”)

Минем исемем имән

Мин күптән яшәп киләм,

Бик көчле агач имән

Җил – давылга баш  имәм.

 

4 бала ( “Чыршы”)

Ә мин буламын чыршы

Чыршы булмый энәсез

Җәен, кышын яшел мин

Арттырам урман яшел.

5 бала (“Каен”)

Минем исемем каен

Үсәм мин һәр урман сае

Буем үсә, бик озын

Ак кагәзь кебек тузым.

Тәрбияче. Балалар безгә кешеләргә, бит агачлар күп файда китерәләр: өйләр салалар, өстәлләр, чангылар, карандашлар ясыйлар бит. Шуңа күрә агачларны сындырмагыз, саклагыз, без агачлар дуслары, әти-әниләрегез белән агачларны утыртыгыз.

Тәрбияче.Балалар безнең урманнарда тагын нәрсәләр үсә икән?

Балалар. Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр, җиләкләр.

(Тиен чыга)

Бала: Әй, тиен, син нишлисең?

Тиен.Монда гөмбәләр үсә икән,  балаларым мине көтеп каклдылар, дусларым, булышыгыз әле миңа, гөмбәләрне шул кәрзинемә җиеп кына бирәрләмәсез микән?

Балалар.Әйе, булышабыз, әлбәттә!

Тәрбияче.Әйдәгез әле, балалар тиенгә булышыйк, гөмбәләрне җиеп бирийк.

Уен “Кем тизрәк җия”

Тиен.Бик зур рәхмәт минем нәни дусларым.Балалар, ә сез беләсезме гөмбәләр ни өчен кирәк?

Балалар. Гөмбәләрне таптарга һәм өзеп ташларга ярамый, алар белән кошлар һәм хайваннар тукланалар, агулы гөмбәләрне дә таптарга ярамый, алар белән хайваннар дәваланалар.

Тиен.Бик тә дөрес балалар, Бик күп беләсез икән сез.

Балалар минем, сезгә бит тагы бер үтенечем бар бит, сез бит йорт һәм кыргый, урманда яши торган хайваннарны беләсез дер бит?

Балалар.Беләбез.

Тиен. Бүген гөмбә җиярга барганда, карыйм урманда йорт хайваннары адашып йөри, Убырлы карчык бөтен хайваннарны бутап бетергән, булышыгыз әле миңа аларны аерырга: йорт һайваннарны авылга кайтарырга, ә кыргый һайваннарны урманга озатырга.

Тәрбияче.Булышабыз, булышабыз.

Уен “Йорт һәм кыргый хайваннар”.

Тиен.Бик зур рәхмәт сезгә, дусларым ,ашыгам,китәм, саубулыгыз!

(Тиен китә).

Тәрбияче. Тиен китте, ә без сәяхәтебезне дәвам итик.Безнең урманда кошлар да бар. Әйдәгез әле аларның исемнәрен искә төшереп алыйк әле.

Балалар.Саескан, күгәрчен,карга, тукран. Көз көне кайбер кошлар безнең җылы якларга очып китәләр, ә калганнарына безнең әтиләр җимлекләр ясыйлар, һәм без аларны элеп куябыз. Салкын кыш айларында алрга ашаргалар салабыз:бодай, ипи,  конбакыш.

Тәрбияче. Бик тә дөрес, кошлар безнең дусларыбыз.

Таңнар аткан чагында

Бергә күңелле икән

Табигать кочагында.

Без табигать дуслары

Саулыгыбыз гел аннан

Туган жир ул бер генә

Салмыйк без аңа зыян

Тәрбияче. Менә балалар көмештәй саф сулы чишмәбез янына кайтып та җиттек.

Чишмә тавышы: исәнмесез, балалар, минем саф һәм чиста, шифалы суымны авыз итегез. Исегездә тотыгыз, чишмә ул кешеләрнең дусты. Әйдәгез таушын тыңныйк әле

6 бала.Тау астыннан чишмә ага

            Челтер дә челтер

            Аның җырыннан да җирдә

           Матур җыр юктыр.

Тәрбияче. Менә балалар, авыл тирәли йөреп, без бакчага да кайтып җиттек, күңелле булды шулай бит балалар!Һәргемгә туган табигате якын да, кадерле дә булырга тиеш. Авылыбызның табигаттен, урманнарын, тауларын, чиста һавасын, чишмәләрен ярытыйк һәм саклыйк.

7 бала.Туган якның табигате,

           Матур булсын,

       Җырларда язылганча

       Гөрләп торсын!

Тәрбияче.Табигатьне дус итәргә, аңа һәрвакыт ярдәм кулы сузарга кирәк.

Җыр “Туган авлым”

Ә хәзер балалар кулны кулга тотынышып төркемгә юл алабыз.

 

 

 

 

 

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

Без-табигать дуслары.

Интегрированное занятие в рамках методической недели  на тему: «Интеграция и реализация образовательной области «Познание.Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» на  базе МБДОУ ...

БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ

Итоговое занятие по экологии в подготовительной к школе группе.Цель: систематизировать знания детей о природе, развитие речи и логического мышления....

Викторина "Без табигать дуслары"

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. ...

"Без- табигать дуслары".

Экологиядән балалар бакчасының катнаш төркемендә эшчәнлек конспекты....

түгәрәк эше "Без табигать дуслары"

quot;Без табигать дуслары" түгәрәк эшенең программасы балаларга тир-як мөхит, аның үзенчәлекләре турында белем генә түгел, ә аларга әхлакый-экологик тәрбия дә бирә, тере һәм тере булмаган табига...