Викторина "Без табигать дуслары"
методическая разработка по окружающему миру (средняя группа) по теме

Егорова Гульназ Айратовна

Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу- балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Шуның өчен балалар бакчасында тирә-якны өйрәнү, табигатькә сакчыл караш, экологик тәрбия зур урын алып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon viktorina.doc48 КБ

Предварительный просмотр:

Викторина

«Без табигать дуслары»

Максат: Балаларга башлангыч экологик тәрбия бирү.

Бурычлар: 1)Табигать турындагы белемнәрен киңәйтү.

                     2) Хәтерне, уйлау, фикерләү сәләтен үстерү.

                     3)Туган як табигатенә мәхәббәт, сакчыл  караш, кызыксынучанлык    

                        тәрбияләү.

Алдан башкарылган эш: Балаларны ел фасыллары турындагы шигырьләр, табигать күренешләре, үсемлекләр, хайваннар, кошлар, бөҗәкләр турында табышмаклар һәм «Кызыл китап» белән таныштыру. Табигатьне саклау турында әңгәмәләр оештыру.

1 тур «Елның дүрт фасылы»

1 командага:                                                                                                        

Кырлар буш кала, 
Яңгырлар ява;
 
Җирләр дымлана,—
 
Бу кайчак була?
(Көз көне)

Боз һәм кар эрде, 
Сулар йөгерде;
 
Егълап елгалар,
 
Яшьләр түгелде.                                                                                                  

Көннәр озая, 
Төннәр кыскара.
 
Бу кайсы вакыт? —
 
Иә, әйтеп кара.
(Яз көне)

2 командага:                                                                                                    

Ашлыклар үсте, 
Башаклар пеште;
 
Кояш пешерә,
                                                                                         
Тиргә төшерә.                                                                                                        

Халык    ашыга, 
Китә басуга,
 
Урагын ура,—
 
Бу кайчак була?
(Җәй көне)

Һәр җир карланган, 
Сулар бозланган;
 
Уйный җил-буран,—
 
Бу кайчак, туган?
(Кыш көне)

2 тур «Бу яфрак кайсы агачтан?»

Тәкъдим ителгән яфракларның кайсы  агач яисә куактан икәнен танып әйтү:

  • каен
  • имән
  • чаган
  • миләш
  • юкә
  • усак

3 тур «Үсемлекләр дөньясы»

1.  Җәй киенә, кышын чишенә (Агач)

2.  Язын дөньяга килә, көзен саргаеп үлә (Яфрак)

3.  Кышын да, җәен дә бер төсле (Чыршы, нарат)

4.  Ап-ак күлмәген кигән, күлмәгенә тап тигән (Каен)

5.  Нинди агач җилсез шаулый (Усак)

6.  Җаны булмаса да, гомер итә (Үсемлек)

7.  Кызыл төймә таптым, авызыма каптым (Җиләк)

8.  Бер үлән бар чокырда, аны таный сукыр да (Кычыткан)

9.  Төрле-төрле төстә алар, бу төсләр каян килгән?

     Хушбуй исе аңкыталар, кем аны сөртеп йөргән? (Чәчәкләр)

10. Кигән ап-ак эшләпә, төшереп кашына ук.

      Эшләпәсен салдырсаң, каш түгел, башы да юк. (Гөмбә)

11. Нечкә яшел сабакта юл буенда шар үскән.

      Кай арада җил искән, ак шар очкан да киткән (Тузганак)

12. Сары эшләпә кигәннәр, җем-җем итә күзләре,

      Гел кояшка караганга кояш төсле йөзләре (Көнбагыш)

4 тур «Җәнлекләр, кош-корт, бөҗәкләр...»

1. Җәен урманга патша, кышын кардан да аста (Аю)

2. Өстенә энәле күлмәк кия, шулай да аны әнисе "йомшагым" дип сөя (Керпе)

3. Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак (Куян)

4. Аягын-башын яшерә таш күлмәге эченә (Ташбака)

5. Савытыннан сабы озын (Саескан)

6. Колга башыңда йорты, эчендә аның җырчы (Сыерчык)

7. Кулы юк, балчык ташый, балтасы юк, өй ясый (Карлыгач)

8. Гөлдер-гөлдер гөл итекле,гөлкәй кызыл читекле (Күгәрчен)

9. Җәй такылдый бу чүкеч,кыш такылдый бу чүкеч,ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)

10. Кырда кара казаным кайный (Кырмыска оясы)

11. Тызлый да бызлый, үпкән җире сызлый (Бал корты)

12. Чырр,чырр,чырр ди ул, канат белән җырлый ул, аяк белән тыңлый ул (Чикерткә)

5 тур «Кызыл китаптан моң-зар»

Җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне, хайваннарны, кошларны Кызыл китапка кертәләр. Алар саклауга мохтаҗ.

1 командага

Матурлыгыма сокланып мине күпме кеше өзә. Ә миңа чәчәк атар өчен 10 ел вакыт кирәген уйламыйлар да. Кешеләр миннән йөрәк авыруларын дәвалаучы тамчылар алалар. Элек мине кайда да очратырга мөмкин булса, хәзер мин яклауга мохтаҗ.  (Энҗе чәчәк )

  

Матур түгел икәнлегемне үзем дә беләм. Мине күрсәләр, күпләр читкә тайпыла, таш ыргыта, яки аяклары белән тибеп җибәрәләр. Барысы да матур булмый инде. Ләкин мин кешеләргә зур файда китерәм. Матур тавышларыбыз өчен японнар безне өйдә тоталар.  (Гөберле бака)

2 командага:

Без елдан-ел азаябыз. Табигать безгә иртә чәчәк ату бурычы куйган. Кеше, кыш буе чәчәккә сусап, юри генә, кулына тотып карау өчен безне өзә, таҗларны тотып карый, ташлый. Ә бит без аңа күпме файда китерә алыр идек. Без бит әле бал кортларына да кирәк. Яз көне аларга азык табу авыр. Ә безнең чәчәкләргә теләп куналар. Кешеләр үзләре бездән дару ясыйлар. 

 (Үги ана яфрагы)

Безнең турында күп легендалар, уйлап табулар сөйлиләр. Без кошларга һәм җәнлекләргә охшамаганбыз. Без караңгылыкны яратабыз. Ләкин без дошманнар түгел, ә кешенең дуслары. Башны аска каратып эленеп торырга яратабыз. Ямьсез булганыбызга без гаепле түгел бит инде.  (Ярканат)

6 тур. «Табигать сагында»

Табигать- тиңсез хәзинә. Ул безне ашата, җылыта, киендерә, сокландыра, сөендерә. Элек-электән кешеләр агачлар серләшкәнне тыңлап ял иткәннәр. Аны пычратмаска, үзебездән өлеш кертергә, үзебездән соң килгән киләчәк буынга чиста, матур табигать калдырыга кирәк. Табигатьне сакласак кына ул да безне саклар. Ә менә сез табигатьне саклау кагыйдәләрен беләсез микән?

Табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре:

- Сукмак һәм юллардан гына йөр.

- Урманда шаулама, кычкырма.

- Чәчәкләрне өзмә

- күбәләкләрне тотма

- кырмыска ояларын җимермә

- кош ояларын туздырма.

- Урманда учак якма.
       
Табигатьне кечкенәдән үк ярата, аның матурлыгын тоя, күрә белгән кеше беркайчан да каты бәгырьле була алмый. Сез дә балалар, шәфкатьле, миһербанлы, мәрхәмәтле, кешелекле булыгыз,табигатьне яратыгыз.

Беркайчан да рәнҗетмәгез,

Табигать ул – Җир-ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

"Без табигать дуслары"

Тәрбияче.Исәнмесез, кадерле кунаклар, балалар.Балалап без бүген сезнең белән таган як буйлап сәяхәткә барабыз Үзебезнең туган як табигате белән кабаттан очрашырбыз.1 бала.Минем туган авылымның...

Без-табигать дуслары.

Интегрированное занятие в рамках методической недели  на тему: «Интеграция и реализация образовательной области «Познание.Экологическое воспитание детей дошкольного возраста» на  базе МБДОУ ...

БЕЗ - ТАБИГАТЬ ДУСЛАРЫ

Итоговое занятие по экологии в подготовительной к школе группе.Цель: систематизировать знания детей о природе, развитие речи и логического мышления....

"Без- табигать дуслары".

Экологиядән балалар бакчасының катнаш төркемендә эшчәнлек конспекты....

түгәрәк эше "Без табигать дуслары"

quot;Без табигать дуслары" түгәрәк эшенең программасы балаларга тир-як мөхит, аның үзенчәлекләре турында белем генә түгел, ә аларга әхлакый-экологик тәрбия дә бирә, тере һәм тере булмаган табига...