"Кыш көнендә кошлар"
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Хабибуллина Файруза Фанисовна

Кыш- кошлар тормышы өчен бик авыр ел фасылы. Нинди кошлар, ничек  бу кыенлыкларны җиңеп чыга. Балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыруны дәвам итү максатыннан чыгып төзелгән оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_konend_koshlar.docx23.41 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Азнакай бюджет муниципаль районы

Азнакай шәһәре  “Катнаш төрдәге 18 нче «Улыбка» балалар бакчасы”

“Кыш көнендә кошлар”

5-6 яшьлек балалар өчен

үткәрелгән шөгыль конспекты

                                                               

                                                              Беренче категорияле тәрбиячеләр

                                                                  Хәбибуллина Фәйрүзә Фәнис кызы,

                                                                       Гарипова Гөлнара Әбүзәр кызының

                                     эш тәҗрибәсеннән

Тема. "Кыш көнендә кошлар ".

Максат:  балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт  формалаштыруны дәвам итү.

Бурычлар:

Тәрбия бурычы: кошларга сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: чагыштыру, күзәтүчәнлек, кызыксынучанлык,

күнекмәләрен, эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турында белемнәрен баету,

өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Интеграль белем бирү өлкәсе: танып белү, сөйләм үстерү, иҗади үсеш.

Ысуллар һәм алымнар: уеннар, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар; алымнар: әңгәмә, сораулар , биремнәр,өстәмә аңлатмалар, эзләнү-тикшерү, сюрприз.

Сүзлек: җим, җимлек.

Күрсәтмәлелек: интерактив такта, кышлаучы кошлар рәсемнәре, кышкы буран, кошлар тавышы язмасы; кош рәсемнәре, "Дүртенчесе артык" дидактик уены өчен слайдлар; кәгазь төргәгендә каурый һәм каен тузы , алдан ясалган җимлекләр күргәзмәсе.

Эшчәнлек төзелеше:

1 .Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.

  1. Кош рәсемнәрен слайдларда карау, исемнәрен искә төшерү.
  2. Үстерелешле диалог.
  3. Ял минуты. Сүзле уен "Килегез, кил кошкайлар"

5. Дидактик уен "Дүртенчесе артык".

  1. Тикшерү эше.
  2.  Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

        Хәерле иртә, балалар. Дусларым, беркөнне күргән саескан миңа бүген тагын очрады . Кайсыгызның исендә, нәрсә җибәргән иде ул безгә ? Ә менә бүген тагын ниндидер төргәк бирде. Карыйсыгыз киләме, ни бар икән анда. (Төргәк эчендә кош каурые, аңа каен тузы бәйләнгән ).

 -Балалар, бу нәрсә икән? ( каурый) Бу урмандагы берәр куянның каурые микән? (кош каурые, куяннарда каурый булмый, йон була ).

-Балалар, бу каурыйга бит нәрсәдер эленгән, каен тузы ич бу. Тузга нәрсәдер язылган. Укып карыйк әле."Кадерле, дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен безгә ярдәм итегез әле. Кошлар ".

-Балалар, кошларга ярдәм итәбезме?

-Нинди кошларга ярдәм кирәк икәнен табышмакларга  җавап табып белербез. Экранда кышлаучы кош рәсемнәре, тавышлары белән презентация.    

-Иртә таңнан кичкә хәтле,чык -чырык та чык- чырык? (Чыпчык)

 -Гөлдер-гөлдер гөл итекле, гөлкәй кызыл читекле?(Күгәрчен)

-Яшькелт -сары түшле ул, Бер кечкенә кошчык ул.(Песнәк)

- Җәй тукылдый бу чүкеч,

Кыш тукылдый бу чүкеч.

Ничек чыдый бу чүкеч?(Тукран)

        - Ә саескан турында үзегез табышмак уйлап таба аласызмы, сез нинди билгеләрен әйтә аласыз?( Озын кара койрыклы, кара канатлы, ак гәүдәсе булган кош)

- Саескан турында мондый табышмак та уйлап тапканнар. Тыңлагыз әле, туры киләме? Кечкенә генә берәү, Артында озын терәү.

- Бу нинди кошлар? (Кошларның рәсемнәре барысы бергә җыелган слайд) (кышлаучы) Ни өчен аларны кышлаучы кошлар дип йөртәләр, (безнең якларда кышлаган өчен).Ә җылы якка киткән кошлар ничек атала?(күчмә кошлар)

 Үстерелешле диалог. "Кышлаучы кошлар"

-Балалар, кошлар  нәрсәләр белән тукланалар? (бөҗәкләр, суалчаннар, бөртекләр, ипи валчыгы, көнбагыш).

-Ә хәзер бөҗәкләр, суалчаннар бармы? (Бөҗәкләр, бөртекләр юк) Кайда соң алар? (кар астында калалар)

  • Димәк, кошларга елның кайсы вакытында күбрәк ярдәм кирәк?(кыш көне)
  • Дусларым, кыш кошлар өчен бик авыр вакыт, бигрәк тә ул салкын һәм буранлы булса.

Әйдәгез әле без дә беразга гына кечкенә кошларга әйләник. Күзләрегезне йомыгыз да бик салкын көнне күзалдына китерегез. (көчле җил тавышы) Күзләрегезне ачыгыз. Суык булып киттеме балалар? Кыен хәл икән салкында калуы.

      Шулай да алар кышның зәһәр суыкларына да җайлашып яшәргә тырышалар.

 Без кошларга нинди ярдәм күрсәтә алабыз? (җимлек ясыйбыз, азык салабыз)

  • Дөрес дусларым, килегез әле минем янга якынрак. Без сезнең белән кошларга ярдәм итү турында уйлый башлаган идек , әтиләрегез белән җимлекләр ясап килдегез. Карагыз әле монда җимлекләр, төрлесеннән. Ничек уйлыйсыз, кайсы җимлекне кошлар ярата, үз итә икән. Без сезнең белән бу җимлекләрне чыгарып элгәч, кайсысына нинди кош килгәнен әкрен генә күзәтербез. Карагыз әле җимлекнең бу таякчыгы ни өчен кирәк? (кошлар кунар өчен). Нигә кайберсе бар яктан да ачык.(төрле яктан кереп ашар өчен) Тагын җимлекнең нәрсәсе бар? (түбәсе) Түбә ни өчен кирәк? (кар кермәсен өчен).
  • Әйе балалар җимлектәге ризык юешләнмәсен, бозылмасын өчен? Балалар җимлеккә нәрсәләр салабыз? (көнбагыш, кабак төшләре, чикләвекләр, киптерелгән ак ипи, солы һәм башка бөртекле культуралар). Балалар әйткән азыкларны савытларда карау, берләштерү. Менә барысын да берләштергәч җим барлыкка килә(бергәләп кабатлау). Җим сала торган корылманы җимлек диләр (бергәләп кабатлау). Җимлекләрне азык салырга уңайлы булсын өчен биеккә элмиләр, ләкин ул песи менәрлек аста да .булырга тиеш түгел. Кулларыгызны күтәреп аяк очына басыгыз әле. Менә шундый биеклектә.
  •  Балалар, әйдәгез әле "Килегез, кил, кошкайлар" уенын уйнап алыйк (Санамыш ярдәмендә кош буласы балаларны билгеләү).

Санамыш.

Чар- чар- чыпчыклар

Бирсәгез лә орчыклар.

 Анда чык, монда чык

Кошчык бул да монда чык.

Сүзле уен "Килегез, кил, кошкайлар" (X. Гарданов буенча.)

  • Килегез, кил, кошкайлар
  • Сез бит безнең дускайлар. -Бакчабызга куныгыз,
  • Көн дә кунак булыгыз.

  • Чыпчык, чыпчык- чык- чырык, Җим сиптем, кил тиз очып!

(Чыпчык битлеге кигән бала уртага чыга, "җим чүпли"яки бии.)

- Песнәк, песнәк, кил тизрәк Җим сибәм сиңа әзрәк.

-Күгәрченем гөр-гөр-гөр

Җим сиптем, менә күр, күр

-Саескан- ала канат, Җим сибәм кабат-кабат!

- Урыннарыгызга утырыгыз, дусларым. Хәзер мин сезгә уйнатачак уенда бик игътибарлы булырга кирәк.

Дидактик уен "Дүртенчесе артык".  

Бу рәсемдә нәрсә күрәсез? Ничек уйлыйсыз кайсы рәсем  артык?

1.Өч кышлаучы кош рәсеме, дүртенчесе сыерчык.    

2.Кошның гәүдә өлешләре, дүртенчесе җәнлекнеке.

3.Өч төрле кош оясы , дүртенчесе кырмыска оясы.

Тикшерү эше.        

-Балалар, сезнең бу кошны күргәнегез бармы? Аның исеме ничек? (слайдта кызылтүш) Ничек уйлысыз бу кошка нигә андый исем кушканнар? Бу кош җәй көне салкын якларда яши , ә кышын безнең якларга килә. Без сезнең белән миләш куагының астында карның кып-кызыл булуын күзәткән идек. Кызылтүш һәм песнәк кебек кошлар миләшнең җимешен түгел, эчендәге төшен ашый. Сезнең шул орлыкларны эзләп карыйсыгыз киләме, бар микән алар анда ? Алайса мин сезнең һәрберегезгә миләш бирәм. Әйдәгез әле орлыкларын эзләп карыйк. (Миләш орлыгын стека белән тикшерү, лупа белән карау. Тапкан орлыкларны санап карау).

Нәтиҗә. Миләш җимешендә чыннан да орлыклар бар. Кошлар орлыкларны чүплиләр.

-Сезнең "Кошлар безнең канатлы дуслар" дигән әйтемне ишеткәнегез бар. Кошлар безгә ничек ярдәм итәләр? (бөҗәкләрне чүплиләр)

-Хәтта кыш көне дә алар кайры астыннан бөҗәкләрне табалар икән.Татар халкында "Кунак ашы кара каршы" дигән мәкаль бар. Без дә кошларны саклыйк, аларны рәнҗетмик.

-Балалар, без саесканга ярдәм итә алабызмы соң инде? Ничек итеп? Әйе дусларым, без бу җимлекләрне үзебезнең мәйданчыкка эләрбез, анда һәрвакыт бөртекләр салып торырбыз. Мин сезгә өй тирәгезгә дә үзегезнең "тылсымлы киштәгезне" ясарга тәкъдим итәм. Бу сезнең кошларны сыйлый торган җимлегегез булсын. Ләкин сез ул җимлекне бер дә буш тотмагыз, кошларның ашарына салып торыгыз.

 Агачлар арасында

Бу нинди өстәл икән.

Безнең балалар ясаган,

Кошларны сыйлый торган

"Тылсымлы киштә" икән.

Ә мин сезгә кошларны тагын да ныграк өйрәнер өчен китап бүләк итәм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Кошлар безнең дусларыбыз!

Зурлар төркемендә шул исемдә узган эшчәнлеккә презентация....

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Аюның туган көнендә

Балаларның яраткан бәйрәмнәре-  туган көнне һәркем көтеп ала. Бәйрәм барышында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү зур әһәмияткә ия....

"Кыш көнендә кыргый хайваннарның тормышы”.( шөгыль эшкәртмәсе)

Кыш көнендә кыргый хайваннарның тормышы...

Танып белү үсеше. Иҗади сәнгать үсеше.( Табигать белән таныштыру. Рәсем) Тема: “Күчмә кошлар безгә яз алып килде” .“Гаҗәеп кошлар иле”

22 март- көннең тигезләнүе турында күзаллауларын булдыру, күчмә кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турында белемнәрен камилләштерү....

Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...