"Кыңгырау чәчәк". Уртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Гафурова Нурфия Василовна

Кыңгырау чәчәк

Уртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon achyk_shogyl_vosstanovlen.doc80.5 КБ

Предварительный просмотр:

 Кыңгырау чәчәк

Уртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами.

Программа эчтәлеге.

Белем бирү:

  • Кызыл китап турында беренчел мәгъүмат бирү.
  • Табигатьтә аз калган чәчәкләр белән таныштыру һәм аларны сакларга кирәклегенә төшендерү.
  • Әкиятнең идеясен аңлый, геройларның кылган эшләренә дөрес бәя бирергә өйрәтү.
  • Квадрат формасындагы кәгазьне диагональ буенча помагын почмакка туры китереп бөкләргә, өчпочмак кәгазьнең помакларын өскә таба күтәреп бөкләргә өйрәтү, күнекмәләрне ныгыту.

Сәләтләрен үстерү:

  • Игътибарлылыкларын, хәтердә калдыру, уйлый белүләрен үстерү.
  • Урманда, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен белүләрен ныгыту.
  • Сәнгатьле сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү.
  • Сөйләм телен үстерү, яңа сүзләр белән баету.

Тәрбия бурычлары: 

  • Матурлыкны күрергә һәм сакларга өйрәтү.
  • Дуслыкның нәрсә икәненә төшендерү. Балаларны табигатьнең чын дуслары булырлык итеп әзерләү.
  • Балаларда туган як табигатенә карата мәхәббәт, мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык тәрбияләү.

 

Материал:

Төркем урман итеп бизәлгән: ковролин тактада кояш, берничә агач һәм  чирәм рәсеме, идәндә берничә ясалма чыршы, каен, 2 агач эскәмия, өстәл, келәм.

Куян һәм кыңгырау чәчәк костюмнары, табигать авазлары  һәм вертолет тавышы язылган магнитофон язмасы, “Матур уен”га көй язылган диск, магнитола, ноутбук, Кызыл китап, Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр –слайдлар, яшел тасмалар, оригами өчен зәңгәр төстәге яклары 7см. булган квадрат кәгазьләр, клей, пумалалар, салфеткалар, чәчәкләрне ябыштыру өчен әзер җирлек.

Алдан үткәрелгән эш:

  1. Шөгыльнең конспектын язу.
  2. Материал әзерләү.
  3. “Матур уен” җырлы-биюен өйрәнү.
  4. “Кыңгырау чәчәк” әкиятенең рольләрен өйрәнү.
  5. Табигать турында шигырьләр ятлау.
  6.  Табигатьтә үз-үзеңне тотарга өйрәтү.
  7. Бармак уены өйрәнү.
  8. Яз һәм язгы чәчәкләр турында әңгәмә.

Сүзлек өстендә эш: Кызыл китап, кыңгырау чәчәк, умырзая, энҗе чәчәк.

Методлар һәм алымнар: нәфис сүз, сораулар, уен, мактау, күрсәтмәлелек, әңгәмә, кул эше.

Кулланылган әдәбият:

  1. Резеда Вәлиева, “Ак песи”. Балалар өчен әкиятләр китабы. Казан, “Раннур” нәшрияты, 2000.
  2. Борһанова Р. А. Туган як табигате белән таныштыру: балалар бакчалары тәрбичеләре өчен кулланма, 1 кисәк. – Казан: ИПКРО РТ, 2002. – 172 б. .  

Шөгыльнең структурасы:

  1. Оештыру.

     Шигъри формада балаларны янга җыю, шөгыльнең максаты белән таныштыру, табигатьтә йөри торган кагыйдәне искә төшерү, сәяхәткә кузгалу.

  1. Төп өлеш.

     Язгы урманга бару. Чыршы исен сулау. “Кыңгырау чәчәк” әкиятенә драматизация. Җырлы-биюле уен.

     Кызыл китап турында кыскача мәгълүмат бирү. Табигать турында шигырьләр.

     Чәчәкләр турында әңгәмә һәм шигырьләр. Ноутбуктан Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрдән төзелгән слайдлар күрсәтү.

     Бармакларны уйнату: “Исәнләшү”. Оригами: “Кыңгырау чәчәк”.

3. Йомгаклау.

    Сәяхәттән кайту. Урман каравылчысы белән әңгәмә. Яшел тасмалар бүләк итү. Балаларга шигъри эндәшү.

Шөгыльнең барышы:

Шөгыль-нең

этаплары,

вакыты.

Эчтәлеге,

тәрбияче сүзе

Балаларның җаваплары, сүзләре,

эшчәнлеге.

Искәрмә

1. Оештыру.

2 мин.

Тәрбияче: 

Минем нәни дусларым,

Тиктормас кошчыкларым,

Ягез әле, килегез,

Тирәли тезелегез.

Әкият сөйлим сезгә,

Тезеп сүзләрен сүзгә.

Ә сез отып калыгыз,

Күңелегезгә салыгыз:

Әкият төше – алтындыр,

Аңлаганга – акылдыр.

Әкиятне ишетерсез,

Әкиятне күрерсез,

Күп нәрсәгә өйрәнесез,

Күп нәрсәләр белерсез.

Аның өчен барыбызга

Урманга бару кирәк,

Табигатьтә йөри торган

Кагыйдә белү кирәк.

Сез аларны беләсезме?

Миңа әйтеп бирәсезме?

Тәрбияче: 

Рәхмәт, сөендердегез

Кагыйдәне белдегез.

Менә тылсымлы келәм.

Утырыйк шунда бергә,

Күзләребезне йомыйк,

Тизрәк урманга очыйк.

Балалар урманда нәрсәләр эшләргә ярамый икәнлеген әйтәләр: урманда шауларга, агачларны сындырырга, чүпләргә, учак яндырырга, кош ояларына тияргә, төрле үлән һәм чәчәкләрне йолкырга, җәнлекләрне җәберләргә һәм  өйгә алып кайтырга ярамый.  

 

вертолёт очу тавышы яңгырый

 2.

Төп өлеш.

15 мин.

Тәрбияче: 

Күзегезне ачыгыз,

Тирәгә күз салыгыз.

Менә тылсымлы урман,

Ул серләр белән тулган.

Күкрәк тутырып иснәгез.

Нәрсә исе сизәсез?  

Тәрбияче:  

Бик дөрес.

Җайлашып утырыгыз,

Тыңлагыз һәм карагыз,

Тынычлыкны бозмагыз.

Шушы урман аланында,

Җылы кояш нурында

Бер чәчәк үсеп чыккан.

Исеме аның – кыңгырау.

Тәрбияче: 

Кинәт аның янына

Килеп чыккан бер куян,

Кыңгырау чәчәкне күргәч

Аңа карап сокланган.

Тәрбияче:  

Аңа җавап бирергә

Өлгермәгән шул куян.

Белмимен әллә-каян

Бер малай килеп чыккан.

Тәрбияче:

 Нинди шатлык!

 Нинди бәйрәм!

 Без дә басыйк тирәли,

 Кулга-кул тотынышыйк,

 Бер җырлап-биеп алыйк.

(җырлы-бию: “Матур уен”)

Тәрбияче:  

Күңел ачтык, ә хәзер, дусларым, утырып тыңлагыз. Әкияттә сез Кызыл китап турында ишеттегез.

Кош-корт, җәнлек, үсемлекләр

Бетәбез дип торганда,                           Бирешмәскә булганнар:

Саклар диеп, яклар диеп,

Аңа кереп тулганнар.

Кызыл китапта табигатьтә бик аз калган тере җаннар турында язылган. Ә нәрсә соң ул табигать? Кем әйтә ала?

Тәрбияче:  

Без әле алга таба табигатьнең күп серләрен ачарбыз, Кызыл китап    һәм аңа кергән тере җаннар турында күп нәрсә өйрәнербез. Ә бүген чәчәкләргә тукталабыз. Әйтегез әле, дусларым, нинди  язгы чәчәкләр беләсез?

Тәрбияче:  

Дөрес, ә матур чәчәк күрсәгез, сез аны өзәр идегезме?

Тәрбияче: 

Нишләр идегез? 

Тәрбияче: 

Әгәр дә бөтен кеше чәчәк өзсә нәрсә булыр иде?

Тәрбияче:  

Мин күп җирләрдә булганым бар һәм күп кенә Кызыл китапка кертелгән чәчәкләрне күргәнем бар. Аларны мин фоторәсемгә төшердем һәм хәзер сезгә ул чәчәкләрне күрсәтәсем килә. Игътибар белән карагыз.

(Ноутбуктан слайдлар күрсәтү: ”Кызыл китапка кертелгән чәчәкләр”. Тәрбияче күрсәтеп, чәчәкләрнең исемен    әйтеп бара)

Тәрбияче:

Балалар, минем үзем белән төсле кәгазьләр бар. Әйдәгез әле кыңгырау чәчәкне кәгазьдән ясап карыйк. Ә башта бармакларны уйнатып алабыз: “Исәнләшү”.  

(Аңлату: квадрат формасындагы зәңгәр кәгазьне диагональ буенча почмагын почмакка туры китереп бөклибез. Өчпочмак килеп чыга. Аннары аның 2 як-як почмакларын күтәреп бөклибез. Килеп чыккан чәчәкне әзер сабакларга ябыштырабыз. Балалар эше. Әзер чәчәкләрне үзебез белән алабыз.)

Тәрбияче:  

Инде кайтырга вакыт.

Келәмгә утырыгыз

Һәм күзләрне йомыгыз.

(Барлык балалар келәмгә утыра).

 

Балалар:  

Чыршы исе.

(Кыңгырау чәчәк киеме кигән кыз чүгәләп утырган һәм кул-яфракларын баш очына кушырып куйган була.

Кыңгырау-кыз әкрен генә тора, кул-яфракларын як-якка ачып җибәрә һәм тирбәлеп ала.)

(Куян булып киенгән бала сикереп Кыңгырау янына килә, аның тирәли әйләнеп чыга, башын чайкый.) 

Куян:

Абау ла, бигрәк матурсың! Исәнме, Кыңгырау чәчәк! Бик тә ошыйсың            син миңа! Әйдә, икәү дус булабыз!

Кыңгырау:

Дус булабыз? Ә ничек була соң ул дус булу?

(Урман аланына бер малай сикергәләп килеп чыга.)

Малай:  

Күр инде,

нинди матур чәчәк! Өзеп алыйм әле үзен.

 Малай чәчәккә үрелә. Куян тиз генә Кыңгырау белән малай арасына баса.

Куян:  

Тимә Кыңгырау чәчәккә! Ул минем дустым! Кит, кагылма аңа! Кыңгырау чәчәкне өзәргә ярамый. Күмисеңмени, ул болай да ялгызы гына үсеп чыккан?! Ә элек алар безнең урманда күп үсә иде. Өзәргә ярамый аларны! Әллә шуны да белмисеңме син?

Малай

 (гаҗәпләнеп):   Белми идем шул! Кыңгырау чәчәк Кызыл китапка кертелгәмени ул?

Куян:  

Белмәсәң, бел! Башкаларга да әйтеп куй, Кыңгырау чәчәккә кагыласы булмасыннар!

(Куян уң аягы белән җиргә тибеп куя. Кыңгырау чәчәк шатланып кул-яфракларын берничә тапкыр чәбәкләп ала.)

Кыңгырау:  

Ә! Мин белдем! Белдем дуслыкның нәрсә икәнен!

Дуслык ул – яхшылык,

Дуслык ул – яктылык,

Дуслык ул кояштай нур чәчә.

Син мине саклаучы,

Яшәүне яклаучы,

Яшә син. Куян дус,

Мең яшә!

Малай:  

Мине дә үзегезгә дуслыкка алыгыз әле! Башка беркайчан да сезне рәнҗетмәс идем. Бүтәннәрдән дә кул тидертмәс идем.

Кыңгырау:  

Алыйк без аны үзебезгә дуслыкка, Куянкай! Әйдәгез дуслар булыйк! (Алар бер-берсенә кул бирәләр.)

(2 бала табигать турында шигырь сөйли)

1 бала:    

Табигать ул тиңсез хәзинә:

Шаулы урман, челтер чишмә дә,

Яшел болын да ул, зәңгәр күк тә.

Сакла аны, аңа син тимә.

2 бала:      

Табигать ул тиңсез хәзинә:

Сайрар кош та, матур чәчәк тә,                   Кырмыска ул, шөпшә, ярканат.

Безгә кирәк аны сакларга.

Балалар:

Умырзая, энҗе чәчәк, җил чәчәк, кыңгырау чәчәк.

Балалар:

 Юк, өзмәс идек. 

 Балалар:

Сокланып карар идек.

Фотографияга төшерер идек.

Рәсемен ясар идек.

(2 бала шигырь сөйли)

3 бала:  

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр син чәчәк өзсәң,

Син дә, мин дә - барыбыз да

Бергәләп чәчәк өзсәк

Матурлык җирдә калырмы?

Күбәләк кая куныр?

Аллы-гөлле чәчәкләрсез

Бик тә күңелсез булыр.

4 бала: 

Җирдә безнең өчен диеп

Үсә матур чәчәкләр,

Явыз куллар өзмәсәләр

Шулай гел үсәчәкләр.

Бармак уены:

”Исәнләшү”

Балалар бергә:

Исәнме, якты кояш!

Исәнме, яшел агач!

Исәнме, җылы җилләр!

Исәнме, ямьле көннәр!

Яшибез тату бергә,

Бездән күп сәлам сезгә!

 

Ясалма чыршыларга пихта мае сөртелгән.

Тылсымлы музыка яңгырый.

Балалар оригами белән шөгыльән-гәндә табигать авазлары язмада яңгырый

(Вертолёт очу тавышы).

3. Йом-

гаклау.

3 мин.

Тәрбияче:  

Кайтып та җиттек инде

Ачыгыз күзегезне.

(Шул вакыт урман каравылчысы килеп керә).

Урман каравылчысы: Исәнмесез, балалар.

Мин – урман каравылчысы, җәнлекләрне, кошларны җәберләмиләрме, агачларны сындырмыйлармы, берәр җирдә учак янып тормыймы икәнен гел карап йөрим. Сезнең урманда булганыгыз турында белдем, барысын  да ишеттем һәм тизрәк сезнең янга ашыктым. Сез чын табигать дуслары икәнсез. Моңа мин бик шатмын. Шуның өчен мин сезне үземнең ярдәмчеләрем итеп билгелисем  һәм сезгә шушы яшел тасмаларны бүләк итәсем килә. Яшел төс ул яшеллек, яшәеш, табигать төсе. Балалар, сез минем ярдәмчеләрем, табигать дуслары булырга ризамы?

Урман каравылчысы:

  Рәхмәт, дусларым, бу яшел тасмаларны кулыгызга бәйләп йөрегез. Ә хәзергә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар. (Китә).

(Балаларның кулларына яшел тасмалар бәйләү).

Тәрбияче:     

Беркайчан да рәнҗетмәгез

Табигать ул – Җир ана.

Табигатьнең якын дусты

Булсын иде һәр бала.

Балалар: Исәнмесез.

Балалар:

Әйе, риза. 

Балалар: 

Рәхмәт.

Сау булыгыз!

 

                   

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар халкының “Кем нәрсә ярата” әкиятенә ияреп икенче кечкенәләр төркемендә әкият сәхнәләштерү.

 Җиһазлау:ишегалды күренеше, матур бизәкле йорт, агачлар, эскәмия.  Катнашалар: балаларның барсында катнаштыру исәбе белән әзерәк өстәмәләр кертелде. Әби,песи-мыраубикә,әтәч-кикрикүк,...

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасы "Күңелле Светофор"

Уртанчылар төркемендә үткәрелгән күңел чарасыМаксат :  балаларны транспорт төрләрен (автобус, җиңел машина, йөк машинасы) таный белергә һәм әйтеп бирә белергә, автомашинаның өлешләрен (кабина, ку...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Алтын куллар"

Занятие построено с использованием элементов  театрализованной деятельности для детей, с использованием костюмов и масок. Через  разные пальчиковые игры "Волшебные ручки",  у детей разв...

Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү шөгыле. "Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру".

Тематическое занятие  для детей средней группы. На протяжении всего занятия дети знакомятся с национальной одеждой татарского народа, её обычаями. традициями и праздниками. Занятие охватывает раз...

"Челтер чишмә" Уртанчылар төркемендә сәхнәләштерү.

Челтер чишмәУртанчылар төркемендә сәхнәләштерү....