Әйләнә - тирә эшчәнлеге
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Алия Раушановна Шайхутдинова

икенче кече яшьтәге балар өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kosh-kortlar.docx100.92 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Сарман авылының дүртенче санлы “Сандугач” балалар бакчасы.

“Йорт кош- кортлары”

(икенче кечкенәләр төркеме, әйләнә-тирә белән танышу эшчәнлеге.)

http://animalsfoto.com/photo/a6/a605f07047a4e1274b8b9a57936b5907.jpg

Тәрбияче: Шайхутдинова А.Р.

Максат:

•        Йорт хайваннары турында мәгълүмәт бирү (тышкы кыяфәте, хәрәкәт итү ысулы, яшәү мөхите, бәбиләре  ничек атала)

Бурычлар:

•        Балаларны йорт хайваннары  һәм аларның бәбиләре белән таныштыру : каз: ата каз - ана каз - каз бәбкәсе; үрдәк: ата үрдәк -  ана үрдә - бәбкә; әтәч – тавык-чеби.

•        Сөйләм телендә сущ-ларны  күплек  санда формалаштырып куллана белү , хайваннарны һәм бәбиләрне берлек һәм күплек санында формалаштыру, күплек санны сущ. род. падежда  формалаштыру.

•        Йорт кошларына сакчыл караш тәрбияләү.

•        Сүзлек запасын баету: үрдәк, каз, бәби кебек сүзләр белән.

«Танып белү» өлкәсендә:

Балаларның  йорт кошлары турында белемнәрен ачыклау. Йорт кошлары: әтәч, тавык, үрдәк, каз, кеше янәшәсендә яши. Кеше алар турында  кайгырта, алар кешегә файда күрсәтә. Йорт кошлары исемнәрен белүне ныгыту: «тавык гаиләсе», «каз гаиләсе», «үрдәк гаиләсе».

 «Сөйләм телен үстерү» өлкәсендә:

Эшчәнлектә актив катнашып, сорауларга җавап бирергә теләк уяту.

 «Физик үсеш» өлкәсендә:

Төркем балалары белән кош кортлар хәрәкәтләнә торган  адымнарны формалаштыру сәләтен үстерү.

 «Матур әдәбият» өлкәсе:

Әйләнә тирәгә, тынычлыкка, табигатькә эстетик караш   үстерү.

Эшчәнлек барышы:    уен, әңгәмә, фикер алышу.

Материал: кош кортлар рәсемнәре, сенсор  өстәл, эшчәнлек темасы буенча дидактик  уеннар,  ауди тасма «танец маленьких утят», «кош-кортлар тавышы», ИКТ үрдәккә юл салу, үрдәк рәсеме, һәр балага үрдәк каурые.

Эшчәнлек барышы:

Ауди тасмада яңгырый:  «танец маленьких утят»

Балалар, сез музыканы ишетәсезме?

Бу музыкага нәрсә эшләп була? Әйдәгез биибез.

Сез ничек уйлыйсыз, бу җыр нәрсә турында?

Балалар сез беләсезме, кош-кортлар да кешеләр кебек гаилә белән яшиләр, әйдәгез карык һәм алар нәрсәләр әйтеп карыйк:

– әтәч, тавык, чеби – тавык гаиләсе.

 Әйдәгез бергә әйтәбез. Тавык гаиләсе

 Ата үрдәк, ана әрдәк, урдәк бәбкәләре – каз гаиләсе.

Әйдәгез бергә әйтик. Үрдәк гаиләсе.

 Ата каз, ана каз, каз бәбкәләре – каз гаиләсе.

Әйдәгез бергә әйтик. Каз гаиләсе.

Балалар карагыз әле, бу кәрзиндә нәрсә? (бәбкә)

Сез ничек уйлыйсыз,,,, ни өчен ул бер үзе?

Нәрсә булды микән аңа?

Ул чынлапта югалган, ярдәм итәбезме аңа?

(Ерак тугел, ана урдәк утыра), кемнәр ярдәм итә, урдәк бәбкәсен әнисе белән кавыштырыйк янына, (3-4-бала олы кирпичләрдән юл төзесеннәр) һәм экрандә да юл төзелеп бара)

Сезнең өстәлләрдә биремнәр, аларны эшләргә кирәк.

(дидактик  уен, тема «Йорт кош-кортлары») Кисек рәсемнәр:каз-ата,ана, бәбкә. Шулай ук үрдәк. Һәр бер өстәлгә бер гаилә биреп, бергә берләштерергә, артык кош-кортны аерып куясы.

Физминутка (Муз.)

Без сезнең белән шушы кош-кортлар кебек йөреп карыйбыз: ярма чуплибез, канатларны кагабыз, су эчәбез. Минем канат астына йөгерегез, барыгызныда кочаклыйм.

Балалар, бу рәсемдә нәрсә төшерелгән?  Үрдәк, ул  бик матур бит үзе,  ә аңа нәрсә булган?Аңа нәрсә җитми?

Әйдәгез һәр берегез каурый алып үрдәкне матурлыйк. (Өстәлләрдә ясалган үрдәк каурыйлары, балалар алып үрдәккә яшыбтыралар)

(муз.яңгырый “Төрле кош-кортлар тавышы”)

Балалар ишетәсезме нәрсәләр тавышы?    (Экранда кош-кортлар рәсеме күренә)

Нәрсә бу? Ул кая яши?  Болар барсы бергә нинди кош диеп атала?

Дөрес кош-кортлар кеше янәшәсендә яши, ә нинди фада китерә алар?

Әфәрин! Булдырдыгыз. Ана үрдәк сезгә рәхмәт әйтә.

Сезгә эшчәнлек охшадымы? Нәрсә исегездә калды?.......


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Тема: “Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү”.(уртанчылар төркеме)

1.Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбия...

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу “Куян” темасына әвәләү.

Әвәләу шогыле. Күмәк шөгыль эшчәнлеге. Әйләнә - тирә белән танышу  “Куян” темасына  әвәләү....

"Тамчыкай бездә кунакта" нәниләр төркемендә танып белу эшчәнлеге.

Балтач муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф бүлеге...