Театр эшчәнлеге буенча кулланма
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kullanma.docx648.61 КБ

Предварительный просмотр:

Автор Шарафеева Гөлнур Әкраметдин кызы

Казан 2011

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

 

 Ел саен балалар бакчасына яңа балалар килә. Аларны берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә- юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә.

Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә.

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыралар. Спектакльләрдә катнашып, балалар тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша- яңа сүзләр белән баетыла. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

Сәхнәләштерү әшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне, бурычларны куя :

  • сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү;
  • балаларның сүз байлыгын үстерү ;
  • дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;
  • мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.
  • Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.
  • Сәхнәләштерү эшчәнлеге курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;
  • уен- драматизацияләр;
  • сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;
  • этика буенча аерым күнегүләрне үз эченә ала.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:

  • баланың теләге буенча роль сайлау;
  • төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;
  • карточкалар буенча рольләргә бүлү;
  • парлап уйнау.

Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:

  • hәр балага рольләр җитмәсә нишләргә;
  • тискәре рольләрне кем уйнар

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

Кечкенәләр белән эшләгәндә, мин аларның матур кастюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар итәм. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп мин аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уятам, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башлыйм. Башта бу уен охшату кебек уздырыла. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый). Тора-бара, балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга теләк уятам. Балаларны курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә- кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрәм. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар) Акрынлап, алар уен аралашу процессына күмеләләр.

Үскән саен, балалар сәхнәләштерү уеннарына кызыкынулары арта.Зурлар төркемендә минем алдыма уен-драматизаөияләрне үзләштерергә ярдәм итү бурычы басты. Монда катлаулы эчтәлек, оригиналь тел чаралары белән сөйләшүче кызыклы геройлар бар.

Сәхнәләштерү уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыра, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арта, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туа. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсә.

Мин киләчәктә дә сөйләм телен үстерүдә, сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшемне дәвам итәрмен  дип уйлыйм.

 

 Балалар бакчасында театр сәнгате аша татар телен ѳйрәтү

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәньгате - театр белән балараны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.

Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик һэм әхлакый тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын кулану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен , шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

Театрда катнашучы бала үзен иркен тота, аралашу күнекмәләрен үзләштерә, сѳйләм телен үстерә, тел байлыгы, иҗади активлыгы арта.

Сәхнәләштерү тѳрле образларны уйнау, шигырьләр сѳйләү, кичәләрне һәм бәйрәм иртәләрен иҗади оештыру - боларның барысында да театр "теле" үзенчәлекләре чагыла. Театр элементларын дәресләрдә куллану бик отышлы. Алар әкиятләрне рольләргә бүлеп сәнгатьле итеп сѳйләргә ѳйрәнәләр, шигырьләрне яттан сѳйлиләр. Рус балалары да бик теләп катнашалар.Алар рольләрне бик теләп үзләштерәләр. Мондый дәресләр хәтердә кала һәм татар телен ѳйрәнүгә кызыксынуны арттыра.

Сәхнәләштерү ѳчен сабыйләр хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән: "Шалкан", "Теремкәй", "Йомры икмәк" һ.б.

Балалар спектакльләрдә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырыша, тѳрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясарга ярата.

Театрыбызны оештыруга, аның өчен кирәкле җиһаз, костюмнарны, маскаларны әзерләүгә тәрбиячеләр, әти-әниләр һэм балалар да зур ѳлеш кертә.

Мин үземнең эшемне түбәндәге перспектив план нигезендә алып барам

Театраль эшнең перспектив планы.

Үткәреләсе ай

Әкият

Программаның эчтәлеге

Сентябрь

Украин халык

әкияте

"Башак"

Театр сәнгате тѳрләре белән таныштыру. Театрда катнашырга кызыксынуларын булдыру. Сѳйләм телен үстерү, сәнгатле итеп дѳрес интонация белән сѳйләргә күнектерү,сәхнәләштерүгә әзерләнү.Игътибар һәм кызыксынучанлык тәрбияләү.

Октябрь

"Бакчада кунаклар"

Баларны театр сәнгате белән таныштыруны дәвам итү, "Әкият" курчак театры белэн таныштыру, рәсемнәр карау.

Сѳйләм телен үстерү эшен дәвам итү, образларга керү,  сәнгатьле, дѳрес интонация белән сѳйләргә ѳйрәтү, тавышны кую буенча эш.

Ноябрь

Рус

 Халык әкияте "Шалкан"

Сценарийның эчтәлеге турында әңгәмә, рольләрне бүлешү, бәйләнешле сѳйләм телен үстерү, гәүдә хәрәкәтләрен ѳйрәнү, игътибарлылык тәрбияләү.

Декабрь

А.Алиш –әкият остасы "Чукмар белән Тукмар"

Әкиятнең эчтәлеге буенча әңгәмә, рольләрне бүлү, сѳйләтеп карау, сѳйләм телен, фантазияләрен үстерү, уз ара дуслык хислэре тәрбияләү

Гыйнвар

 “Торна белән төлке”"

Бәйләнешле сѳйләм  үстерү, рольләрне бүлеп сѳйләтеп карау, репитицияләр үткәрү, әзер спектакльне  уртанчылар  тѳркемендә күрсәтү, тавышны, йѳз хәрәкәтен үзгәртә белү сәләтен булдыру, үз-ара яхшы мѳнәсәбәтләр тәрбияләү

Февраль

Татар халык  әкияте "Ѳч кыз"

Әкиятне магнитофон язмасында тыңлату. Сѳйләм телен үстерү, тавышны кую, спектакльдәге гәүдә һәм кул хәрәкәтләрен ѳйрәнү.Балаларда яхшы күңеллелек, игътибарлылык тәрбияләү.

Март

Татар халык  "Ѳч кыз", "Кәҗә бәтиләре һэм бүре".

Әниләр бәйрәмендә сәхнәләштерү.

Сүз байлыгын ,үзләренең тавышлары белән дѳрес идәрә итә белүләренә ирешү. Музыкант катнашында эшләү, актерлык осталыгына ѳйрәтү эшен дәвам итү, бер берсенә карата игътибарлылык тәрбияләү

Апрель

"Су анасы"

Әкиятне магнитофон язмасында тыңлау, эчтәлеге белән танышу, рольләргә бүлеп сѳйләтеп карау, образларга керү, мѳстәкыль эшли белү сәләте тәрбияләү.

Май

"Агачлар ни диләр?"

Балаларны табигатьтәге матурлыкны күрә, тоя белергә, дѳрес интонация белән сѳйләргә ѳйрәтү, Сценарийның эчтәлеген ѳйрәнү. Әзер спектакльне күрсәтү.  Курчак театрына экскурсия.

"БАШАК"

(Украин халык әкияте буенча курчак театры)

Катнашалар: Әтәч, ике тычкан

12115Әкиятче: «Яшәгәннәр, ди, җырчы Әтәч белән ике тычкан баласы. Алар, бергәләп, шушы матур ѳйдә (ѳй күрсәтә) яшәгәннәр. Тычкан баласының берсе — Әйләнчек, ә икенчесе Бѳтерчек исемле булган. Әтәч иртә таңнан тора да әшкә тотына икән. (Җырлый-җырлый, ишегалдын себерә, чиләк белән су алып керә һ. б.) Ә тычканнар кѳне буе уйныйлар, сикерәләр, әйләнәләр дә бѳтереләләр икән. (Уйнатып, сикертеп күрсәтә.)

    Бервакыт Әтәч, ишегалды себергәндә, бер бодай башагы тапкан. (Башакны күрсәтә.) Алган да кычкырып җибәргән.

13Әтәч Әй Әйләнчек, Бѳтерчек! Килегез монда, мин башак таптым. (Тәрбияче башакның басуда үсүен, аны кеше үстерүен әйтеп китә.)

—Башакны суктырырга кирәк,— дигәннәр тычкан балалары.

Әтәч.Ә кем суктыра?

Әйләнчек. Мин түгел!.

Бѳтерчек. Мин дә түгел!.

Әтәч .Ярый алайса, үзем суктырырмын. (Таяк алып, башакны суктыра.)

Әтәч Әй Әйләнчек, Бѳтерчек! Карагыз, мин никадәр орлык суктырдым

Әйләнчек. Хәзер инде орлыкларны тегермәнгә алып барып тарт- тырырга кирәк!.

Әтәч.Ә кем соң тегермәнгә барыр? Кем он тарттырыр?

Әйләнчек. Мин түгел!

Бѳтерчек Мин дә түгел!

Әтәч. Ярый инде, үзем барам, (әтәч тегермәнгә китә,кайта)

Әтәч. Әйләнчек, Бѳтерчек! Килегез әле, күрегез! Мин никадәр он тарттырып алып кайттым!.

Тычканнар Хәзер инде кабартмалар пешерергә кирәк!

Әтәч. Ә кем пешерә?

Бѳтерчек.Мин түгел!

Картинка 16 из 33312Әйләнчек.Мин дә түгел!

Әтәч.Үзем пешерәм инде. (Ул утын ташыган, мичкә яккан, аннан камыр баскан, кабартмалар ясап, мичкә тыккан. Кабартмалар пешеп җиткәч, тычкан балалары ѳстәл янына беренче булып килеп утырганнар.)

Әтәч.Туктагыз әле. Ә кем башак тапты? Кем башакны суктырды? Кем он тарттырды, кем камыр басты? Кем кабартма пешерде?

( Тычкан балалары, башларыи иеп, ѳстәл яныннан китеп барганнар) 


Аю белән бабай әкияте.

    Аю белән бабай икәү бергә

    Бик дус һәм тату яшәгәннәр,

    Икесе бергә җирне яхшылап эшкәртеп,

   Бик күп итеп шалкан чәчкәннәр.

Автор: 

Шалканнан бик мул итеп

Уңыш биргән Ходай.

 Бабай белән аю

6326981Сѳйләшкәннәр болай.

0006-006-In-the-northern-hemisphere-the-brown-bear-was-long-feared-admired

Бабай: Аю дустым киңәшик

Без шалканны бүлешик Тамырымы, сабагымы

 Килче фикер алышыйк.

Аю: Миңа калса бабакай

Яфрагын алдырам

Ә тамырын билгеле

Син дустыма калдырам.

( Шулай итеп бабайга шалкан булган)

Автор: Язлар җиткәч җиң сызганып

Чәчә быел болар бодай,

Җилләр иссә, яңгыр яуса

 Уңыш бирер безгә Ходай.

(Бодай уңа: шаккаталар,бүлешергә тотыналар)

Аю: Хѳрмәт итеп үзеңне

        Сабагы сиңа бабай.

         Шалканда да син алдадың,

        Алданмам башка алай.

Автор: Бабай бодай урып алган

             Камыл калган утырып,

             Аю камыл җыеп йѳри,

             Үз- үзенә уфтанып.

Аю: Чын дус бердә- бердә

Алдамас үз иптәшен

 Балалар сездә тотыгыз

Тәрбияче апаның киңәшен.

"Ике ялкау" әкияте.

http://www.biletsofit.ru/common/img/places/226/spectacle_5.jpgЗалга җырлап ике ялкау керә:

Без андый малай түгел

 Без мондый малай түгел

Кайда барсак та ярыйбыз

Күгәргән калай түгел.

1нче ялкау: Кара әле дустым, нинди матур алма агачы, алмасы да бик күп. Эх, берсен ѳзеп алыйк мәллә?

2нче ялкау: Иренмичәме?

1нче ялкау: Әйдә алайса, астына ятып бераз ял итик, безгә дә ял кирәктер. (яталар) Эх, минем авызга бер алма ѳзелеп тѳшсен иде.

2нче ялкау: Мин аны ѳзелеп тѳшсәдә ашамыйм иренмичә.

1нче ялкау: Әйдә кайтып карыйк, ял да булды шикелле.

Без андый малай түгел

Без млндый малай түгел

Кайда барсак та ярыйбыз

Күгәргән калай түгел.

Эх, алмагачлары сайрый сандугачлары.


"Ѳч кыз" әкияте.

Картинка 36 из 128792Анаѳлке дустым килсәнә          

         Хәлләремне белсәнә  

         Башкайларым бик авырта      

         Кызларымны дәшсәнә.

                    Тѳлке: Бибигайшә исәнме 

                     Хәлең ничек, нишлисең?        

                     Әниеңнең хәле авыр

                     Ник бер барып килмисең?    

     Бибигайшәѳлке җаным исәнме

                    Нихәллэр килеп җиттең?              

                    Барып йѳрергә вакыт юк          

                    Әнигә сәлам җиткер.

                       Ана: Куян дустым килсәнә,  

                                 Хәлләремне белсәнә

Картинка 10 из 130351                                 Башкайларым бик вырта

                                 Кызларымны дәшсәнә.          

 Куян: Бибигайшэ нихәлләр

                        Хәлен ничек, нишлисең?

                        Әниеңнең хәле авыр

                        Кѳн дә кѳтә бит сине.

     Бибигайшә: Куян дустымкүрәсеңме      

                           Күпме эрлиселәрем

                           Биктә барып кайтыр идем

                           Юк һичтә вакытларым.                                

      Ана: Тиен дустым килсәнә

                Хәлләремне белсәнә

                Башкайларым бик авырта

Картинка 2 из 129925                Кызларымны дәшсәнә.

     Тиен: Бибисара нихәлләр

                Хәлең ничек, нишлисең?

               Әниең бит авырып китте

               Ник бер барып килмисең?      

   Бибисара: Рәхмәт сиңа тиен, рәхмәт

                    Йѳгердем мин Әниемә  

 (Кыз энисенә җырлый)                

                              Әнием кадерлем

                              Син минем җимешем

                              Син энҗе бѳртегем

                              Син йѳрәк тибешем.

 (Кызлар барысы килә, әниләреннән гафу үтенә)


ѳлке белән торна" әкияте.

 

Автор: Тѳлке белән торна икәү

             Юлда очрашалар.      

             Берсен- берсе кыстый-кыстый

             Кунак чакырышалар.

Торна: Тѳлке дустым исәнме Килдем сиңа кунакка

Тѳлке: Шат мин сине күрүгә Кил син утыр түремә.

Автор: Ѳстәл ѳсте тәмле сыйлар

              Сай гына тәлинкәдә

              Азаплана торна мескен

              Авызга ләкми бердә.

Торна: Ярар төлке тәмле булды Инде кил миңа үзең. Миндәге сыйга ашамыйда Тук булыр синең күзен.

Төлке: Торна дускай мин килдем

             Сыйланырмын  -бер дидем.

Торна:Килгән кунак түргә узар

            Кунак ашы кара-каршы булыр.

           (Шуннан бирле торна белән төлкенең дуслыгы беткән)


“Бакчага кунаклар килгән”

Балалар:Быел Булат бик уңган шул

                Эше аның күп булган.

                Булат түтәллләр казыган,

                Бакчасына су сипкән.

Булат.   Әй авыр минем эшем шул

               Эх авырта бөтен төш.

               Нәрсәгәдер бик арыдым

               Ятып ял итеп алыйм.

Балалар:Нәрсәгәдер бик арыган

                Ятып ял итеп алсын.

                Быел Булат бик уңган шул

                Эше аның күп булган.

                Ул сәкедә йоклап киткәч.

                Бакчага кунак кергән.

Әтәч.   Менә мин Әтәч-Әтәчкәй.

             Кот-котыйк, хуҗалар юк.

             Шундый шәп бит түтәлләрдә

             Әзер булгачтын ризык.

Балалар.Шундый шәп бит түтәлләрдә

               Әзер булгачтын ризык

                Быел Булат бик уңган шул

                Эше аның күп булган.

                 Ул сәкедә йоклап киткәч.

                 Бакчага кунак кергән.

  Каз.          Менә мин Каз- озын муен.

                    Ка-ка-ка, хуҗалар юк.

                    Шундый шәп бит түтәлләрдә

                    Әзер булгачтын ризык.

Балалар. Шундый шәп бит түтәлләрдә

                  Әзер булгачтын ризык.

                        Быел Булат бик уңган шул

                        Эше аның күп булган.

                       Ул сәкедә йоклап киткәч.

                       Бакчага кунак кергән.

Сарык.    Менә мин, сарык-сарыккай

                 Бә-бә-бә, хуҗалар юк.

                 Шундый шәп бит түтәлләрдә

                Әзер булгачтын ризык.

Балалар.Шундый шәп бит түтәлләрдә

                Әзер булгачтын ризык.

                            Быел Булат бик уңган шул

                          Эше аның күп булган.

                          Ул сәкедә йоклап киткәч.

                          Бакчага кунак кергән.

Кәҗә. Менә мин кәҗә-кәҗәкәй

            Мә-мә-мә хуҗалар юк

            Шундый шәп бит түтәлләрдә

            Әзер булгачтын ризык.

Балалар. Шундый шәп бит түтәлләрдә

                 Әзер булгачтын ризык.

                 Быел Булат бик уңган шул

                 Эше аның күп булган.

                 Ул йокыдан торган чакта

                Кунаклар да юк булган.

Булат. Кая кишер һәм кәбестә?

             Юкка чыккан суган да

             Буш калган бетен түтәлләр

             Кем гаепле соң монда?

 Балалар. Буш калган бөтен түтәлләр

                  Син  гаепле шул монда


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Физкультура эшчәнлеге буенча конспект.

Безнең яшелчә бакчасы бар....

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕ БУЕНЧА КУЛЛАНМА

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕННӘН ПЕРСПЕКТИВ ПЛАН . СӘХНӘЛӘШТЕРҮ....

Театр эшчәнлеге аша балаларның эмоциясен үстерү

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур ...

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Театр эшчәнлеге  һәм бармак уеннары ашабалаларның сөйләм телен үстерү...


 

Комментарии

ГИЛЬМАНОВА МУСЛИМА МАЛИКОВНА

ОЧЕНЬ ХОРОШИЙ МАТЕРИАЛ !!!!!!!!!!!