Театр эшчәнлеге аша балаларның эмоциясен үстерү
методическая разработка (старшая группа) на тему

Ахняпова Гульнара Дилшатовна

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәньгате - театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Театр эшчәнлеге аша балаларның эмоциясен үстерү

Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе - туган халкыбызның милли мәдәниятенә, рухи дѳньясына игътибар итү. Шуны искэ алып, без дә балалар бакчасында халкыбызның матур сәньгате - театр белән балаларны таныштыруны, шул матурлыкны тудырырга омтылыш уятуны тѳп бурычыбыз итеп куябыз.

Театр нәниләрне сихри дѳньяга алып керә, аларның сәләтен ачарга ярдәм итә, иҗади фикерләү сәләтен , сѳйләм телен үстерә, актерлык осталыгына ѳйрәтә, эстетик, эмоциональ һэм әхлакый тәрбия бирә. Театраль педагогика ысулларын кулану балаларның хәтерен, игътибарын, күзаллау сәләтен, сѳйләм чисталыгын, үзләренең тавышлары белән идарә итү мѳмкинлекләрен , шулай ук коллективта үз үзләрен тоту, кыюлык эшләү күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бөтен тормышы уен. Һәр бала бу тормышта үз ролен уйнарга тырыша. Уенда бала тирә-юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы турында мәгълүмат алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен төзергә өйрәнә. Баланы дөрес уйнарга  өйрәтергә, билгеле рольне  сайлап алырга , шуның белән бергә тормыш тәҗрибәсе тупларга  өйрәтергә театр  ярдәм итә. Төрле гаиләләрдән килгән балаларны  берләштерүдә, зурлар белән аралашуга өйрәтүдә, сөйләм телен үстерүдә, җәмгыятьтә үзен- үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең әhәмияте бик зур. Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Б у бигрәк тә  әкиятләр аша башкарыла.  Гаҗәеп серле, тылсымлы әкиятләр дөньясы балаларны үзенә җәлеп итеп тора. Балалар әкиятләр тыңлап, тамашалар уйнап әйләнә-тирәне танып белергә, кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне аңларга,тормыштагы каршылык һәм кыенлыкларны табарга өйрәнә.

Сәхнәләштерелгән күренешләрдә үзенең сәләт-мөмкинлеген сынап карау балага чиксез шатлык китерә. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар бигрәк тә тәэсиргә тиз бирелүчән була. Алар әкиятләрне сәхнәләштергәндә уңай персонажларга теләктәшлек итә, аларның хәленә керә. Бу яшьтә балаларның күзаллау һәм уйлап табу сәләте көчле, алар  фантазиягә бай. Шуңа күрә дә балалар үзләре сәхнәләштереп уйнаган әкиятнең төп идеясен яхшырак аңлый. Сәхнәләштерелгән яисә сюжетлы-рольле  уеннар балага үзенең сәләтен  күрсәтергә дә  ярдәм итә.

Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен сәхнәләштерелгән уеннар күпчелек очракта халык әкиятләренә нигезләнә. Аларда һәрвакыт яхшылыкның өстен чыгуы, барлык җан ияләренә карата шәфкатьлелек, миһербанлылык, хәйләкәрлек, наянлык балаларны җәлеп итә һәм үзләре яратып өлгергән  геройларга алар охшарга омтыла.

 Кече яшьтән үк баланы  театр эшчәнлегенә җәлеп итү  аның иҗади сәләтен активлаштыра, өлкәннәр һәм балалар каршында чыгыш ясаганда ул үзен иркен хис итәргә өйрәнә. Оялчан балаларны да активлаштыру максатыннан, уенда төп рольләрне тәрбияче әлеге балаларга бирсә, аларның да үз-үзләренә ышанычы, кыюлыгы арта. Сәхнәләштерелгән күренешләрдә даими катнашу балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне бетерергә, әдәби сөйләм күнекмәсе формалаштырырга да ярдәм итә. Бала интонацияне дөрес әйтергә, персонажларның хисси халәтен һәм эмоциясен тамашачыларга төгәл җиткерергә өйрәнә.

Балаларны сәхнә эшчәнлегенә җәлеп итү буенча  эш түбәндәге юнәлештә  оештырырга мөмкин:

-кечкенәләр төркеменнән башлап кара-каршы җырлана торган халык җырлары, әйтешләр, кыска шигырьләр өйрәтү;

-курчаклар белән «сөйләшү»,

- кыска күренешләрне сәхнәләштерү;

-сәхнәләштерелгән уеннар өчен җиһазлар (курчаклар, костюмнар, декорацияләр) булдыру;

-балаларның яшь үзенчәлегенә туры килгән әдәби әсәрләр, әкиятләр табу.

Кечкенәләр төркемендә нигездә сәхнәләштерелгән уеннар оештырыла, тиз истә кала торган кыска күренешләр сәхнәләштерелә, ә өлкәнрәк төркемнәрдә уеннар һәм күренешләр катлауландырыла.

Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсеше нык бәйләнгән. Персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләгәндә, баланың сүз байлыгы арта, аваз культурасы, эмоциональ  интонацияле сөйләү тәрбияләнә. Башкарылачак роль баланы чиста, аңлашылырлык итеп сөйләвен таләп итә. Сәхнәләштерелгән уеннар барышында, бала персонажлар өчен кайгырта, үзен алар урынына куя, булышу ысулларын таба, яхшылык hәм явызлыкка үзенең карашын күрсәтә. Баланы төрле яктан үстерә.

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сөйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез. Әкиятне укып бетергәч, балаларга нинди дә булса җөмләне тәмамларга, кабатларга, эчтәлеген сөйләргә тәкъдим ителә. Аннан кечкенә хикәяләр алына. Әкренләп монологик сойләм генә түгел, ә диалогик сөйләм дә үсә. Аваз культурасы өстендә эшләнелә. Бала күп нәрсәне исендә калдыра. Аның хәтере үсә. Рольне уйный- уйный, бала әкият дөньясына кереп китә, татар телен истә калдыру җиңеләя. Сәхнәләштерү эшчәнлеге күрсәтүенчә, бала ялгышырга мөмкин, ә менә әкият герое ялгышырга тиеш түгел. Шуңа күрә балалар әкият уйнаганда, сүзләрен 2–3 мәртәбә тырышыбрак өйрәнәләр. Аларның бу шөгыльләрдән соң хәтерләре яхшыра. Яраткан геройлар балаларга үрнәк булалар.Сәхнәләштерү эшчәнлеге балаларга проблемалы ситуацияләрне чишәргә булыша- персонаж аркылы оялчанлыкны, кыюсызлыкны бетерергә, сәнгатьле итеп сөйләргә булыша. Рольне уйнау, баланы башка персонаж алдында чиста, аңлашылырлык итеп аңлатуны таләп итә. Театр бала өчен яп-якты истәлек булып кала.

Сәхнәләштерү эшчәнлеге үз алдына түбәндәге мәсьәләләрне,  бурычларны куя :

-сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү;

-балаларның сүз байлыгын үстерү ;

-дөрес аваз әйтелешен тәрбияләү;

-мимика, ишарәләр, хәрәкәтләр, интонация тәэсирле чараларын кабатлау теләге тудыру.

-сәхнәләштерү эшчәнлеге курчак театры карау hәм алар буенча әңгәмә оештыру;

-уен- драматизацияләр;

-сәнгатьле итеп сөйләү күнегүләре;

        Балаларның сәхнәләштерү эшчәнлеге иртәнге, кичке сәгатьләрдә, дәреснең бер өлеше булып, шулай ук аерым планлаштырылган дәрес булып та кертелергә мөмкин.

Ә менә тәрбияче үзе сәнгатьле итеп сөйләү генә түгел, күрә, ишетә белергә,актерлык, режиссерлык осталыгына да әзер булырга тиеш. Тик ул үзенең актерлык осталыгы белән оялчан баланың уйнау теләген бетереп, караучыга әйләндерергә тиеш түгел. Балалар ялгышудан куркырга, гел караучы гына яки гел катнашучы гына булырга тиеш түгел.

         Рольләргә бүлгәндә төрле алымнар кулланыла:

-баланың теләге буенча роль сайлау;

-төп рольләргә оялчан балаларны билгеләү;

-карточкалар буенча рольләргә бүлү;

-парлап уйнау.

       Монда ике проблема килеп чыгарга мөмкин:

  1. hәр балага рольләр җитмәсә нишләргә;
  2. тискәре рольләрне кем уйнар

Беренче проблеманы балаларны төркемнәргә бүлеп чишеп була. Ә икенчесен аңлатырга: әкияттә, сәхнәдә барысы да артистлар. Ә артист уңай рольне дә, тискәре рольне дә уйный белергә тиеш. Тискәре рольне уйнау күпкә катлаулырак та, hәр бала тискәре рольне дә, уңай рольне дә уйный белергә тиеш.

Сәхнәләштерү ѳчен сабыйләр хәленнән килерлек һәм аларга ошаган әкиятләрне сайлап алабыз. Мәсәлән: "Шалкан", "Теремкәй", "Йомры икмәк" һ.б.

Кечкенәләр белән эшләгәндә,  аларның матур кастюмнарга, әкият геройларына, битлекләргә кызыкканнарына игътибар итәргә кирәк. Кием алмаштырып үзгәрү алар өчен бик күңелле күренеш. Әкренләп  аларда сәхнәләштерелгән уеннарга кызыксыну уятырга, эчтәлеге зур булмаган курчак театрлары күрсәтә башларга була. Башта бу уен охшату кебек уздырыла. Мәсәлән, кешеләрнең, хайваннарның аерым гамәлләрен охшатып кабатларга тырышу. (Чыпчыклар канат кагалар, куян төлкене күреп агач астына сикерде яки батыр әтәч юл буйлап атлый). Тора-бара, балаларны спектакльдәге аерым фразаларны кабатларга,  курчак театрының төрле төрләре белән таныштырып, аларны кечкенә- кечкенә шигырьләр, әкиятләр өйрәнү процессына этәрәбез. Әкренләп балаларда актив сөйләм, уен осталыклары барлыкка килә.(мимика, ишарә, төрле көчтәге тавыш куллана башлыйлар)  Шулай итеп, алар уен аралашу процессына күмеләләр.

Балалар спектакльләрдә бик теләп катнаша, үз рольләрен оста итеп башкарырга тырыша, тѳрле бәйрәмнәр вакытында әти-әниләр, әби-бабайлар алдында чыгыш ясарга ярата.

Узган елда  “Уңыш бәйрәмендә”  “Шалкан” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтсәк,  Яңа елда Кыш бабайның югалган бүләкләрен эзәп сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтеп әти-әниләребезне сөендердек.  Шулай ук Габдулла Тукай әкиятләрен, татар һәм рус халык әкиятләрен бик яратып сәхнәләштерәбез.

Мин киләчәктә дә балаларның эмоциональ үсешенә, сөйләм телен үстерүдә яхшы йогынты ясаучы сәхнәләштерү эшчәнлеге өстендә эшемне дәвам итәрмен  дип уйлыйм.

Актаныш районы

Меңнәр“Тамчыкай” балалар бакчасы

Театр эшчәнлеге аша балаларның эмоциясен үстерү

Тәрбияче:

Ахняпова Гульнара  Дилшатовна

2017 ел


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

Сәнгать эшчәнлеге аша балаларның иҗат итү сәләтләрен үстерү.

Кеше тормышының, гомеренең иң истә кала торган, иң сагындыра торган вакытлары, хатирәләргә бай чаклары була. Әйтеп бетергесез күңелле истәлекләр бигрәк тә балачак белән бәйле. Ә шул балачакның ...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү

Сәхнәләштерү эшчәнлеген алып барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга hәм я...

Сәхнәләштерү эшчәнлеге аша балаларның сөйләм телен үстерү (Мәктәп методик берләшмә киңәшмәсе өчен доклад үрнәге)

Иҗади сәләтне үстерү, балаларның үзара дуслыкларын ныгытуны сәхнәләштерү эшчәнлеге аша үткәрү әйбәт нәтиҗәләр бирә. Бу төр тәрбия чарасы балаларны кыю, бердәм булырга өйрәтә....

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕ БУЕНЧА КУЛЛАНМА

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕННӘН ПЕРСПЕКТИВ ПЛАН . СӘХНӘЛӘШТЕРҮ....

Театр эшчәнлеге һәм бармак уеннары аша балаларның сөйләм телен үстерү.

Театр эшчәнлеге  һәм бармак уеннары ашабалаларның сөйләм телен үстерү...