Физкультура эшчәнлеге буенча конспект.
план-конспект занятия по теме

Зарипова Алсу Мухаррамовна

Безнең яшелчә бакчасы бар.

Скачать:


Предварительный просмотр:

                    МБОУ “Уринская начальная “школа-детсад”

Физкультура эшчәнлеге буенча конспект.

        “ Безнең яшелчә бакчасы бар”

        

                 Тәрбияче:А.М.Зарипова.

Максат:уеннар ярдәмендә балаларның хәрәкәт һәм танып белү активлыгын үстерү.

Каршылыкларны җиңүдә мөстәкыйльлекләрен үстерү.Төзү материалы белән эшләргә өйрәтү һәм төзелгәннәр белән уйный белүләренә ирешү.

Бурыч:Авышлык буенча дүрт аяклап өскә йөрергә өйрәтү.

Тигезлек саклап билгеле бер мәйданда берәрләп колоннада йөрү күнегүләре.

Хәрәкәтле уеннарда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.

Материал:озын шнур ,гимнастик коврик-түтәлләр 2-4 штук,кечкенә кубиклар 3-4 штук,такта,гимнастик скамейка,уенчыклар,эре төзү материаллары.

        Шөгыльнең барышы:

Балалар мин сезне үземнең яшелчә бакчасына чакырам.Орлыклар утыртканнан соң шактый вакыт уза.Яшелчәләр үсеп чыга,карагыз әле яшелчә бакчасы ничек зур,ә анда түтәлләр.Ул түтәлләрнең һәрберсендә яшелчәләр үсә.Түтәлләрнең берсенә кызыл(помидор) 2 яшел (кыяр),яшелчә тезелгән.

  1. Минем яшелчә бакчасына керү өчен әкрен музыкага әкрен генә барырга,кызу музыкага йөгерергә кирәк.2 шнур арасында йөрергә һәм йөгерергә өйрәнәләр (чиратлаштырып) күнегү йөрү белән бетә.

Гомуми үсеш күнегүләре:

1)”Кояшка үреләбез”

Тәрбияче: җиргә утыртылган түтәлгә су сибәргә кирәк(буль-буль-буль).Менә ул хәзер үсә башлады.Башта нечкә генә сабак,аннары ул кояшка үрелә,яфраклар барлыкка килә.

Төп торыш утыру-тора-кулларны югары күтәрәләр-кул чукларын болгыйлар-утыралар-4т.

2)”Җил исә”

Тәрбияче:Менә җил исә ыш-ш-ш

Сабаклар як-якка бөгелә.

Төп торыш.Куллар билдә,теләнгәннәр,уңга-сулга бөгеләләр(2-3т).

3)”Түтәлдә коңгызлар”

Тәрбияче:җил исүдән коңгызлар яфракларга төшкәннәр,менә алар яталар,тәпиләрен селкетәләр.

Төп торыш:балалар аркага яткан ,чиратлап кул белән тәпине бөгәләр.

4)”Кояшта кызыну”

Тәрбияче:Менә безнең яшелчәләр кояшта үсә.

Төп торыш:корсакка яту,куллар ирекле.Аркага,борыла,кабат корсакка(3-4т)

5)”Өлгергән яшелчә”

Тәрбияче:Менә безнең яшелчәләр өлгерделәр.Зур булып үсте,тәмле шундый.Бер җирдә ятып арды,сикерәселәре килә.

Төп торыш:куллар билдә,ике аякта сикерү,тыныч йорү чиратлаштыру.
       

                 Төп хәрәкәт:

1)”Койма аша”

Тәрбияче:Яшелчәләр өлгерде,җыярга кирәк.Койманы сындырмыйча,сикереп керергә кирәк.Каршылык аша тигезлекне саклап,атлап яки сикереп йөрү.

2)”Яхшы уңыш”

Тәрбияче:Түтәлдән  яшелчәләрне берәмләп алып,аларны җәнлекләргә илтәбез.Алар безнең яшелчә бакчасыннан икенче башында  көтәләр.Балалар яшелчәләрне алаларда куяннарга алып баралар.Һәр бала берәр кубик алып үзләренең уенчыклары янына баралар.Шуннан башня төзиләр.Кышка куяннар өчен азык әзерлиләр.

3)”Кәкре күпер”

Тәрбияче:Яшелчә бакчасына кайту өчен күпер аша 4 аяклап чыгарга кирәк.Бер-берңә матамаска кирәк.4 аяклап авыш такта буйлап йөрү,балалар яшелчә бакчасыннан атлап чыгалар.

Тәрбияче:Менә бөтен уңышны җыеп бетердек,арыдык,утырырга кирәк.Утырыр өчен скамейка төзибез.2 кубиктан 1 тактадан скамейка төзү.Балалар шунда утыралар.

      Хәрәкәтле уен:”Ак куян утыра”

        Ап-ак куян утыра колакларын селкетеп

                Менә шулай колакларын селкетеп             (колак селкетү)

          Куяннын аягы туңа,ул аягын җылыта

          Менә шулай,менә шулай

          Ул аягын җылыта                              (кулларын сыйпыйлар)

                 Куян һаман да туңа,

                 Ул сикерә башлады.

                 Менә шулай,менә шулай

                 Ул сикерә башлады   .                   (балалар сикерәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Театр эшчәнлеге буенча кулланма

Театр эшчәнлеге буенча кулланма...

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕ БУЕНЧА КУЛЛАНМА

ТЕАТР ЭШЧӘНЛЕГЕННӘН ПЕРСПЕКТИВ ПЛАН . СӘХНӘЛӘШТЕРҮ....

Кечкенәләр төркемендә "Сөйләм үстерү" эшчәнлеге буенча "Гаилә" темасына конспект

Шөгыльнең максатлары:Балаларга гаилә турында, гаилә әгъзалары турында төшенчә бирү; туганнар, туганлык җепләре турында аңлату; балаларда  аңлау һәм уйлау сәләтен үстерү, сеңел, эне, дәүәни, дәү ә...

Тема:“Чебиләр” физкультура эшчәнлеге. Икенче кече яшьтәгеләр төркеме

Максат: тигезлек саклап билгеле бер мәйданда тәрбияче артыннан бер-бер артлы тезелеп йөрү,сибелеп йөгерү; билгеле юнәлештә тар сукмак буйлап алга таба бару,гәүдәне төз тотып туры атлап барырга өйрәтү...

Сюжетное занятие по физкультуре на зимнюю тему. Конспект. 2 младшая группа детского сада

Сюжетное занятие для детей второй младшей группы «Путешествие снежинок» Тема: «Путешествие снежинок»Цель: Сохранение, укрепление и охрана здоровья детей.Задачи:Обучаю...