Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!
план-конспект занятия по окружающему миру на тему

Мингазова Зиля Амирзяновна

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesez_koshkaylar.docx21.32 КБ

Предварительный просмотр:

Максат :

1. Күчмә кошлар турында мәгълүмат бирү.

2.Халык педагогикасына нигезләнеп, яз турындагы белемнәрен арттыру.

3.Кошларга карата шәфкатьлелек хисе һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Тәрбияче бүлмәгә балалар белән керә.

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Әйдәгез, танышып алыйк. Минем кулымда йомгак  аны кулына алган кеше яз көне үзенең нәрсә яратуын әйтергә тиеш. Мин язгы тамчылар җырын тыңларга яратам. (Йомгакны балаларга бирә,

Һәркем үзенең нәрсә яратуын әйтә )        

Тәрбияче: балалар, бу йомгак нинди төстә? (яшел )

Тәрбияче: Табигатьтә яшел төс кайчан күренә башлый?

  • Яз көне, үләннәр яшел төскә керә.

Тәрбияче: Кем миңа яз айларын әйтеп бирә

-Март, апрель,май.

Тәрбияче: “Март-су белән, апрель-үлән белән, май-яфрак белән.” Халык әйтемен сез ничек аңлыйсыз?

-Мартта кар эри , су күп була.

-апрельдә үлән чыга

- майда агачлар яфрак ярып бетерә.

Тәрбияче: Дөрес. Яз билгеләрен искә төшереп үтик әле.

  • Тамчы тама. Кар эри. Ташу ага. Үләннәр үсә. Агачлар яфрак яра. Кошлар җылы яктан кайта.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез, кошлар җылы яктан кайта. Ә нинди кошлар кайтканын белү өчен сезгә минем табышмакларыма җавап табарга кирәк.Сез әзерме?

          1.Кар-кар ,-дип кычкыра,

             Язын беренче килә.(Кара карга ).

                    2. Язын килә, көзен китә,

                       Оя ясасаң, үз итә.( Сыерчык ).

  •  Сыерчык турында тагын нәрсә беләсез? ( җаваплар)

  1.  Борыны озын боты озын,

 Камышлыкта көнозын,

 Сазлык җирләрдә йөри,

 “Тату торыйк”,- дип сөйли. (Торна )

Ә торна турында ниләр беләсез?( җаваплар)

  1. Кулы юк, балчык ташый,

Балтасы юк, өй ясый.( Карлыгач)

Карлыгач турында да  кем сөйли ?

1 бала шигырь сөйли.  “Карлыгач” (Г .Тукай )

                         Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

                         Оя итте минем сөйгән  карлыгачым:

                         Ул көн буе аузы белән балчык ташый,

                         Балчык белән матур итеп оя ясый.

                         Күп эшләде иренмичә; бара-бара

                         Чыгарды ул матур-матур балалар да.

                         Ачыксалар карлыгачның балалары,

                         Чебен- черки тотып кайта аналары.

Тәрбияче: Бик матур шигырь. Карлыгач балаларына ашарга нәрсәләр алып кайта?

-Чебен –черки.

Тәрбияче: Дөрес. Ә кыш көне чебен-черки һәм башка бөҗәкләр буламы? Алар кая?

  • Бөҗәкләр  кар астында калды .

Дөрес , балалар . Кышын бөҗәкләр кар астында кала, кошларга азык табу кыенлаша. Шуның өчен көзен ,алар җылы якка китәләр.

Тәрбияче: Экранга карагыз әле ,анда сез әйткән кошлар барлыкка килгән. Бу кошларны нинди кошлар дип атыйлар?

-Күчмә кошлар.

Тәрбияче: Сез тагын нинди кошларны беләсез?( җаваплар)

Экранда кышлаучы кошлар күрсәтелә

Тәрбияче.

 Уен “Күчмә һәм кышлаучы кошлар”

Күчмә кош исемен әйткәндә-кулларын як-якка җәеп хәрәкәт итәләр;  кышлаучы кошлар исемен әйткәндә- чүгәләп утыралар.

Сыерчык  боегып керә.

Тәрбияче. Кошчыгым сиңа ни булды? Сайрап күңелләрне күтәрәсе урында  ник  син бик күңелсез?

Сыерчык. Мин  сезне сагынып ерактан очып кайткан идем. Минем ояма башка кошлар кергән. Инде нишлим?

Тәрбияче. Тукта әле кошкаем, кайгырма. Хәзер балалар белән без сиңа ярдәм итәрбез, сиңа бик матур оя ясарбыз.

      Балаларның мөстәкыйль эше (Кайчы белән эшләү кагыйдәләрен искә төшерү,сыерчык  оясы ябыштыру).

Тәрбияче. Балалар, ясаган ояларыгызны сыерчыкка күрсәтегез.Сыерчыккай безнең балаларның ясаган оялары ошыймы?

Сыерчык. Рәхмәт, дусларым, бик ошый. Бу ояларны дусларыма да күрсәтим әле. Алар да шатлансыннар. Ә сез кошлар белән үзегезне ничек тотарга кирәген беләсезме?

  • Кошларны рәнҗетмә!
  • Аларның ояларын туздырма, йомыркаларын алма!
  • Яз көне кошларга оя ясарга онытма!
  • Урманда тавышланып йөрмә, әни кошлар ояларын ташлап китмәсен!

Сыерчык. Бик яхшы , дусларым. Мин сезнең әдәпле, яхшы күңелле балалар икәнлегегезгә ышандым, җәй көне тагын очрашырбыз әле. Сау булыгыз!

 (Сыерчык китә).

Тәрбияче.Без бүгенге шөгыльдә нәрсәләр турында сөйләштек.(йомгаклау)

 

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

« Исәнмесез, кошкайлар!»

Праздник  «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...

Исәнмесез кошкайлар

Тема:  Канатлы дусларыбыз яз алып килә. Уртанчылар төркеме балалары белән Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Максат:-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрб...

Исәнмесез кошкайлар

Уртанчылар төркемендә бәйрәм кичәсе...

"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе

Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...