« Исәнмесез, кошкайлар!»
материал по теме

Давлетшина Лариса Раисовна

Праздник  «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природоохранную деятельность, расширение знаний о многообразии и значении птиц родного края.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isnmesezkoshkaylar.docx32.07 КБ

Предварительный просмотр:

            Татарстан Республикасы Әгерҗе районы Иске Эсләк

                               “Каенкай” балалар бакчасы

       “Исәнмесез, кошкайлар!”

(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркеме һәм әти-әниләр өчен әдәби-музыкаль кичә)

                                                                  Тәрбияче: Дәүләтшина Л.Р

                     

                    Тема:  Иcәнмесез, кошкайлар!

(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата-аналар өчен кичә)

 Бурычлар:

Балаларны кошлар белән, аларның гатәтләре, тормышы белән таныштыруны дәвам итү. Табигатьтәге кошларга сак караш, мәхәббәт тәрбияләү. Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыруны дәвам итү, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз  йолаларына хөрмәт тәрбияләү.

    Жыр:” Хәерле көн”.А.Минһаҗев сүзләре,Ә.Һадиева музыкасы

    1 бала.Ачылды ак калын юрган,      

                Исте апрель җилләре,

                Кошлар кайта, сагындыра

                Туган үскән җирләре.

    2 бала. Көннәрен  юлда   үткәреп,

                 Куанышып очалар,

                 Канатларын күтәреп,

                 Яз китерә ич алар.

    3бала.Весна.

                 К нам весна шагает

                 Быстрыми нагами

                 И сугробы тают

                 Под её ногами.

                 Черные проталины

                 На полях видны.

                 Верны очень теплые

                 Ноги у весны.

Тәрбияче: Көннәр сизелерлек озаеп, җирне ныклап җылыта башлагач,табигатьтәге инде  яз галәмәтләре күзгә күренеп арта бара.”Март аенда чыпчык тезеннән су була” дигән сүзләрне раслагандай,юлларда чыпчыклар рәхәтләнеп коена.Таллар песи чыгара башлыйлар.

        4 бала.Кышның салкын бураннары үтә

                    Менә кабат җиргә язлар килә.    

                    Таллар бөре ача,кояш көлә

                     Язгы кошлар җиргә тавыш бирә.

            (Магнитафонда  кошлар тавышы ишетелә)            

Тәрбияче: Нинди матур безнең туган җиребез, нинди киң елгалар, калын урманнар,ак каенлы аланнар, биек таулар;барысы да күңелгә якын һәм сөйкемле.Әйдәгез әле,Туган җиребезне данлап,җырлап алыйк.

     Җыр:”Туган як”.

4бала.Прилетай же!

Милый скворушка-скворец,    

Прилетай же,наконец!

Для тебя я дом построил,

Не скворешня,а дворец!

Прилетай и распевай

Песню про зелёный май!

Прилетай в наш двор скорее!

Все готово!Прилетай!

5 бала.Чү!Туктагыз,таныгыз,    

Бу бит таныш моңыбыз

Кем ул анда сызгыра?

Өздерепме,өздерә.

Ерак түгел,якында,

Әнә теге тирәктә,

Бу бит таныш сыерчык.

Сыерчыгым очып чык?

Тәрбияче:Балалар,сыерчык ишетмәде ахыры,әйдәгез аңа багышлап җыр җырлыйк.

        Җыр :“Сыерчык”.

(Сәхнәгә кошлар маскасы кигән балалар керәләр)

Сыерчык:Ерак-ераклардан  канат кагып,

                 Диңгезләрне кичтек,арып-талып.

                  Ә үзегез ничек   кышладыгыз?

                  Салкын   булмадымы кышларыгыз.

Песнәк:Бик  ямансу булды кышлар,

             Сездән башка якын дуслар

             Әмма без дә тик ятмадык

             Урманнарны бакчаларны

             Корткычлардан  сакладык.

Кызылтүш:Безнең    дуслар-балалар,

                   Безне кунак  иттеләр;

                   Җимлек    ясап  элделәр,

                   Тәмле җимнәр сиптеләр.

   (  Җырлый-җырлый Шәвәли керә,кулында рогатка:)

  Карга әйтә:кар-р,кар-р,

  Мичтә бәлеш бар-р,бар-р.

  Берсен генә алыр  идем,

  Өйдә кунак бар-р,бар-р.

Тәрбияче:Син кем? Син нишләп йөрисең?

- Ә,исәнмесез,балар!

 Исәнмесез кунаклар,апалар!Мин-Шәвәли.

Мин-Шәвәли,Шәвәли,

Шук малай   мин Шәвәли.

Кулга рогатка аламын,

Каргаларны  куамын.

Тәрбияче:-Шәвәли,син нишләп каргаларны куасың,нишләп рогатка алдың?Алар әле килделәр генә бит.

-Алар иртән,кичен кычкыралар:кар-р,кар-р,тиздән бетә кар-р,кар-р,-диләр.

Тәрбияче:-Балалар,Шәвәли дөрес эшлиме?

-Юк,Шәвәли дөрес эшләми.

Шәвәли:Нишләп әле дөрес эшләмәскә,кемгә кирәк ул кычкыра торган каргалар?Мин бит әле каргаларга  гына түгел,чыпчыкларга да,саесканнарга,тагын башка кошларга да атам. Их-х, ничек күңелле!

Тәрбияче:-Эх,Шәвәли,Шәвәли,син шук малай гана түгел,син бик начар-хулиган малай икәнсен!

-Нишләп алай ул,апа?

Тәрбияче:Балалар,сөйләп бирегез әле,безгә кошлар нинди файда китерәләр?

Балалар:- Кошлар кимерүчеләрне юк итә: колаклы ябалак,мәсәлән,бер көндә-10,ә торымтай бер айда 100 кыр тычканын ашый.

-Канатлы дусларыбыз зарарлы бөҗәкләрне юк итә: мәсәлән,бер сыерчык гаиләсе бер көндә-350 гусеница, ә күке бер елга 270 мең зарарлы бөҗәкне юк итә.

-Кошлар үсемлекләрне серкәләндерә.

Кошлар сайрыйлар.Без кошларның җырын тынлап,аларның матурлыгына сокланып,хозурланабыз.

-Лачын һ.б.кошлар ау эшләрендә файдаланыла.

-Күгәрчен хат ташучы ролен үти.

-Козгын,бөркет кебек ерткыч кошлар үләксәләрне юк итә.

-Тургай һ.б.кошлар чүп үлән орлыкларын юк итә.

6бала.Кара әле,дустым,кара,

Кара карга очып бара

Син беләсеңме,дустым

Ул да бит сөйләшә ала.

7бала.Мин карга,карр-карр,

Тиздән эреп бетәр кар.

Канатымда хатым бар

Буең җитсә ,тартып ал.

8бала.Укымый да беләбез бит  

Хатың да ни язылганын

Бөтен кошлар һәм балалар

Матур язны сагынганын.

Җыр:”Яз җитте”.

Тәрбияче:-Менә ишеттеңме инде,Шәвәли?Ә кара каргалар безгә яз алып киләләр.Борынгы ышанулар буенча,кешеләр,язны җылы  яклардан кара каргалар алып килә,дип уйлаганнар.Шуның өчен,карлар эреп сулар ага башлагач,каргалар килү  хөрмәтенә ”Каргаботкасы” ясаганнар,бәйрәм оештырганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары куллары  белән карга канатын каккан шикелле кыланып,урам буйлап йөгереп,халыкны бәйрәмгә чакырганнар.Менә шуларның кайберләре.Аны безнең балалар да белә.Әйдәгез,балалар  бергә   әйтеп  күрсәтик  әле:

Балалар:Карга әйтә:кар,кар,

Туем җитте,бар,бар!

Ярма,күкәй алып бар,

Ипи-чәең алып бар,

Сөт-маеңны алып бар,

Карр,карр,карр!

Тәрбияче:Менә мондые да бар:

Өйдәме түтәй,

Тизрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй,

Тавыгың салыр йөз күкәй,

Май кирәк,ярма кирәк.

Карга туена он чыгыр.

Пешерәбез без чумар.

Шуннан соң барлык балалар,азык-төлекне алып,су буена яки тау итәгенә җыелганнар.Алар җыелган барлык ярманы,йомырканы-һәммәсенбер казанга                                                                                                                                салып ботка пешергәннәр.Ботка пешкән арада төрле уеннар уйнаганнар,күңел ачканнар,җырлаган-нар,биегәннәр.Бәйрәм берләшеп ботка ашау белән тәмам булган.Калган ботканың бер өлешен,җир-су ияләренә дип,җиргә салып калдырганнар,ә бер өлешен авылга алып кайту мәҗбүри булган,чөнки аңардан авылның барлык кешеләре дә авыз итәргә тиеш булган. Халыкта”карга боткасы”ашаган кеше ел буена сау-сәләмәт,авырмый дигән  ышану яшәгән.

Шәвәли:Миңа бик оят,мин аңладым.Кешеләр кошлар хөрмәтенә бәйрәмнәр ясаганнар,ә мин аларны рогаткадан атып йөрим.Мин башка беркайчан да алай эшләмәм.Гафу итегез, мине балалар.Мин бу рогатканы сездә калдырам.Сез аны ватып ташлагыз.

Тәрбияче:Балалар,без Шәвәлине гафу итик.Ул кошлардан да гафу үтенсен.Аларга җим сипсен,кош оялары ясап куйсын,кыш көне кошларга җимлек ясасын.

Шәвәли:Ярар,апа,ярар!Сау булыгыз,балалар!

-Сау бул ,Шәвәли!

(Яңа кошлар очып керәләр һәм бергә:”Әйтегезче балалар беләсезме сез безне?.)

Тургай:Кырлар өстеннән очам

             Күлдән иелеп су эчәм.

             Сайравым белән-җырларга,

             Шигырь юлына күчәм.

 Җыр:” Кошлар килде”.

Чебенче:Чебен,черки ашыйм мин,

Чисталыкны яклыйм мин.

Кешеләрне бизгәк дигән

Авырудан саклыйм мин.

Сандугач:Төскә-биткә бәхәссез,

Гап-гади кош мин үзем.

Тавышымны тыңлап кара

Кемлегемне белерсең.

(Сандугач тавышы.)        

Карлыгач:Койрык озын,ак түшем,

Кыска томшык мин үзем.

Соңга калып киләм мин,

Чебен,черкиләр чүплим,

Үз эшемне беләм мин.

Күке:Бала чыгармыйсың,диеп

Гаеплисез,мин беләм.

Йонлач кортларны аулыйм мин,

Мактаулы шуның белән.

Тәрбияче:

Әйтегезче, кошкайлар,

Сез кайларда булдыгыз?

Әйтегезче кошкайлар,

Нинди илләр күрдегез?

Кошлар: Ерак-ерак илләрдә

Бик кызу җәйләр.

Йөриләр анда маймыллар

Һәм зур-зур филләр.

Тәрбияче.

Ничек яшәдегез соң анда

Сез чит илләрдә?

Бар идеме соң анда

Дус ишләр дә?

Кошлар: Без сагындык авылны,

Көмеш суык чишмәне,

Зифа буйлы каенны,

Монда калган дусларны.

Сез безнең ояларны туздырмагыз,

Безне саклагыз!

Тәрбияче: Юк,тимибез без сезгә!

Сезнең матур сайравыгыз

Нур сибә безнең җиргә.

   ( Торналар тавышы.)

Торна: Торыйк-торыйк-торыйк дип,

Кайда оя корыйк дип,

Туган җирдә торыйк дип,

Аваз салып ерактан,

Сазларга,кырларга

Очып килә торналар.

Тәрбияче: Без шат сезгә кошкайлар!

Сез киләсен без белдек.

Агачларга матур-матур

Өйләр ясап элдек без,

Хәзер инде сайрашыгыз

Оялар сайлашыгыз

Җиләк-җимеш бакчасында

Күберәк кайнашыгыз!

Ева шигырь.

Җыр:”ЯЗ”(тып-тып)

Кошлар: Рәхмәт,дуслар,оялар һәм

Җимлекләр элгән өчен,

Бурычлы булып калмабыз,

Сайрарбыз иртә – кичен.

Бакчаларны,басуларны

Җырга,моңга урарбыз

Зарарлы бөҗәкләр белән

Балабызны сыйларбыз.

Ә хәзергә хушыгыз

Безнең дә күп эшебез.                

Әйдәгез,”Сорау-җавап”уенын уйнап алыйк.

Тәрбияче.-Балалар,әйтегез әле без кайсы республикада яшибез?

Балалар.Без Татарстан республикасында яшибез.

ТәрбиячеТатарстанның башкаласы кайсы шәһәр?

Балалар.Казан шәһәре.

Тәрбияче.-Татарстан республикасында нинди халыклар яши?

Балалар.Татарстан  республикасында  татарлар,

руслар,марилар,удмуртлар,башкортлар,чувашлар,мордвалар яшиләр.

Тәрбияче.-Халыклар үзара ничек яшиләр?

Балалар.Халыклар дус,тату яшиләр.

Тәрбияче.-Татарстан республикасы нәрсәләре белән бай?

Балалар.Татарстан республикасы урманнары,елгалары,күлләре,таулары,чишмәләре,төрле кошлары,кыргый хайваннары,гөмбәләре,җиләкләре белән бай,

Тәрбияче.-Татарстан урманнарында нинди кыргый хайваннар яши?

Балалар.Татарстан урманнарында аю,бүре,куян,тиен,поши,төлке,керпе,кабан яшиләр.

Тәрбияче.-Булдырдыгыз,балалар,рәхмәт.

Җыр: “ Яз килгэн”(чык-чык)

Ә хәзер “Табышмак әйтәм-җавабын тап”уенын уйнарбыз.

-Колак озын,туным йомшак,кишер ашасам,туям.

Үзем куркак,шуңа ахры,исемем минем...(куян);

-Нечкә билле,көлтә койрыклы...(төлке);

-Ыржайган теш,курка аннан көчсезләрнең һәрбере.

Бозау,сарык,куян аулый,ач күзле ерткыч...(бүре);

-Үзе бүрек кебек кенә,кигән туны энәле,бу ни була,

Кайда яши,берәрегез беләме?...(керпе);

Тәрбияче.-Балалар,сез бик зирәкләр,рәхмәт сезгә.Ә хәзер утырышыгыз поездга,киттек!Бик игътибар белән күзәтеп барыгыз.Нәрсәләр күрерсез икән?(экранда видео ролик)-Менә инде,балалар,матур урман аланына килеп тә җиттек.Бик матур итеп кошлар сайрый.Әйдәгез,бераз кошлар тавышын тыңлап алыйк әле.

“Кем игътибарлы”уены. Нинди кошлар тавышын ишеттегез?(күке,тукран,сандугач,чикерткәләр тавышы).

Яратам кошларның

Җырларың,моңнарын.

Кошчыклар булмаса,

Ни яме дөньяның?

Кыш үткәч,жир кипкәч,

Ни кызык сабанда,

Буз тургай дәрт биреп

Тормаса яланда?

Нинди яз була,ди,

Кәккүкләр булмаса,

Тугайда сандугач

Чутылдап тормаса?..

Сөегез,балалар,

Тимәгез кошларга,

Карлыгач баласын

Бирмәгез усалга.

Кыш килсә,ачыга,

Боега күгәрчен.

Песнәк тә җилкенеп,

Җим эзли,күрәсең!

Яратам кошларның

Җырларын,моңнарын.

Алар бит канатлы

Бизәге дөньяның.

Җыр: “Кояшлы ил”

Ә хәзер сүзне килгән кунакларга бирик әле.Алар безгә безнең якларда яшәүче кошлар һәм хайваннар турында тулырак сөйләсеннәр әле.(Сүз “Кичке-Тан заказнигыннан килгән кунакларга бирелә). 

        

                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                              


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...

Исәнмесез кошкайлар

Тема:  Канатлы дусларыбыз яз алып килә. Уртанчылар төркеме балалары белән Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.Максат:-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрб...

Исәнмесез кошкайлар

Уртанчылар төркемендә бәйрәм кичәсе...

"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе

Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....