Исәнмесез кошкайлар
материал на тему

БАСЫЙРОВА ЧУЛПАН ИНСАФОВНА

Тема:  Канатлы дусларыбыз яз алып килә. Уртанчылар төркеме балалары белән Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Максат:

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;
-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;
- Кошларның сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү;
- Балаларның сөйләм телен үстерү,образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлар:  Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсеме, кошлар маскалары, презентация күрсәтү өчен проектр, экран, ноутбук.
Кулланылган әдәбият:
З.Нури, Т.Кәримова,Н Арсланов,Ә Бикчәнтәева Г.Афзал, М.Фәйзуллина һ.б. шигырьләре, К.В.Закирова “Иң матур сүз .Уку китабы”- Казан, 2000, “Татар халык табышмаклары”- Яр Чаллы, 2002, ШакироваТ.Р. “Кошлар. Табигатькә сәяхәт”- Казан, 2007.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл isenmesez_kanatly_duchslarybyz_2018.docx35.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Канатлы дусларыбыз яз алып килә. Уртанчылар төркеме балалары белән Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә.
Максат:

-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;
-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;
- Кошларның сайраулары, яшәү рәвешләре буенча аера белергә өйрәтү;
- Балаларның сөйләм телен үстерү,образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлар:  Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсеме, кошлар маскалары, презентация күрсәтү өчен проектр, экран, ноутбук.
Кулланылган әдәбият:
З.Нури, Т.Кәримова,Н Арсланов,Ә Бикчәнтәева Г.Афзал, М.Фәйзуллина һ.б. шигырьләре, К.В.Закирова “Иң матур сүз .Уку китабы”- Казан, 2000, “Татар халык табышмаклары”- Яр Чаллы, 2002, ШакироваТ.Р. “Кошлар. Табигатькә сәяхәт”- Казан, 2007.
Кичәнең барышы:
(Бәйрәмчә бизәлгән зал, балаларның яз һәм кошлар темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсе) 

Тәрбияче: Исәнмесез, хәерле көн дуслар!  Бүгенге бәйрәм иртәсен канатлы дусларыбызга багышлыйбыз. Сезне яз бәйрәме- кошлар көне белән котлыйбыз! Апрель – кошлар ае. Аларның күпчелеге безгә шушы көннәрдә очып кайта. Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.

    Динара: Әмир, ә син беләсеңме? Кошлар табигатьнең күрке, яме. Ялтыравыклы матур каурыйлары, нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары, үзәк өзгеч сайраулары белән табигатькә, кеше күңеленә ямь өстиләр, илһам бирәләр.                                                                                                                                                                                

Әмир:   Әйе, Динара, беләм, кошлар – безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар иген корткычларын ашыйлар, үсемлекләрне һәртөрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар табигать күрке.


Тәрбияче:  
Әйе, апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Аларның матур каурыйлары, нәфис  гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.

Җыр: “Яз килә” Л.Хәйретдинова муз., халык сүз.

Зәринә Ф. : Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте
Күтәрелде җирдә ак томан.
Ислам: Кояш нурын сибеп җиргә
Исте йомшак җылы җилләре
Кошлар кайта, сагындырган 
Туган-үскән җирләре.
Алина Л.: Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
Җыр “Яз җитә” Җ.Фәйзи муз, Ф.Кәрим сүзләре

Саескан булып киенгән бала: (Эльвина залга йөгереп керә) –

 Төс-башымны сорасагыз, Мин үзем матур заттан.
Койрык-канатларым — кара, Эчем-түшем — ап-актан

Урман-тауны ничә тапкыр   Очып урыймын җилеп.
Тирә-якта ни хәлләр бар:  Торам иң алдан белеп.
Белгәнемне көне буе   Башкаларга таратам.
Гайбәтче дип уйламагыз,   Сер сөйләргә яратам.
Мин әле дә, хәбәр төяп,   Ерактан кайтып киләм.

Тәрбияче: - Я, саескан дус, көттермә,  нинди хәбәр китердең икән?

Саескан: - Кара каргалар кайткан, кара каргалар!

Аделина: Кышның салкын бураннары үтте.
Менә кабат җиргә язлар җитте.
Таллар бөре ача, кояш көлә.
Кара карга җиргә тавыш бирә.
(Карга тавышы ишетелә, Кара карга очып керә)
Кара карга булып киенгән бала:
 (Раяз керә, кулында телеграмма) 

  • Килдек, килдек очып ерак җирдән

Курыкмыйча ачы салкын җилдән

Яз хәбәрен сезгә китердек без,

Гафу, дуслар, озак көттердек без.

Хәзер менә оя ясап, тизрәк

Бала-чага үрчетергә кирәк!

Тәрбияче:  Төкле аягың белән, карга дус!

Кара карга: Сезгә сыерчыктан телеграмма китердем, рәхим итеп укыгыз

Тәрбияче: (телеграмманы алып укый) –“Туган якны сагынып юлга чыктык, тиздән кайтып җитәрбез, көтегез!”  Сыерчык кайта торсын, ә без сезнең белән, кадерле дусларым, үзебезне сынап карыйк! Кошлар турында нәрсәләр беләбез икән?

 Кош исемнәре әйтү буенча “Чылбыр” уены уйнау.  (Бер бала  кош исемен атый, ә икенчесе  икенче  кош исемен   әйтергә тиеш. Мәсәлән, сыерчык – карлыгач чәүкә..авазларда бәйләнеш булмаска да мөмкин.) Уенга зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары чакырыла.

Табышмаклар әйтү. (Табышмаклар һәм җаваплар презентациядә слайдлар рәвешендә чыга.  Кошлар турында табышмаклар чишелә, аларның тавышлары тыңлана.

Фаиль:  Кигән киеме чуар,
         -Чык-чырыйк, дип чырылдар,
         Борчак җыяр, кырда кунар(Чыпчык)

  Гүзәл:  Кара жилет, сары күлмәк

                Кара бүреген кияр,
           Бертуктаусыз: "Сип, сип”,-дия
           Нәрсә сибик, кем белә?  ( Песнәк)  
Винир: Җепшек бураны да бар,   Тәмле боткасы да бар,
Аның карасы да бар   Хәтта аласы да бар . (карга)
Риналь:  Койрыгын алса, башы ябыша,

     Башын алса, койрыгы ябыша.

Аделина: Мин дә бер табышмак әйтеп карыйм әле сезгә: Сайрамый да, җырламый да Тик кычкыра, моңлана .Ул кычкыргач, су керергә Вакыт җитә, соңлама

Эльвира: Канатлары кашың кебек,   Оялары балчыктан.   Чебен-черки тотып кайта Балалары ачыккач

Тәрбияче тамашачыларга сорау бирә: 1.Яз җырчысы (сыерчык) 
2.Урман докторы (тукран) 
3.Сазлыкта яши (торна) 
4.Санитар кош (кара карга) 
5.А.Алишнын мактанчык кошы (чыпчык)

 Ф.Зарина: Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.  Чыпчык-кыю һәм сакланучан,тапкыр һәм үткен,аралашучан кош.Кешеләргә мөмкин кадәр якынрак яшәргә ярата.Җылы ярата.Оясы түгәрәк.Чыпчык оясында көн саен 1000гә якын бөҗәк юк ителә.    Чыпчык-безнең якларда бер җәй эчендә өч тапкыр бала чыгара торган бердәнбер кош
6.Ялтыравык әйберләргә кызыгучы кош (саескан) 
7.Иң матур сайраучы кош (тургай)

Җыр “ Килде яз” С. Сәйдәшев муз., Ә. Ерикей сүз
Сыерчык булып киенгән бала
: (Румия керә) 

Ерак-ераклардан канат кагып

Диңгезләрне кичеп, арып-талып

Туган җиребезне сагынып кайттым.

Җылы яктан сәлам алып кайттым.

Ә үзегез ничек кышладыгыз?

Салкын булмадымы кышларыгыз?

Песнәк булып киенгән бала-Ясминә:

Бик ямансу булды кышлар,  Сездән башка, якын дуслар.

Әмма без тик ятмадык –   Урманнарны, бакчаларны

Корткычлардан сакладык. Безнең дуслар- балалар
Безне кунак иттеләр:   Тәмле җимнәр сиптеләр.

Динис: - Исәнмесез, кошкайлар!  Сез киләсен белдек без.

Агачларга матур, матур    Өйләр ясап элдек без.

Зәлия:  Хәзер инде сайрашыгыз,                 Оялар сайлашыгыз.

               Җиләк-җимеш бакчасында                 Күбрәк кайнашыгыз!

Тәрбияче: Ә хәзер сыерчыкларга оя ясау күренешен карап үтегез.
(Кыз, әти, бабай сәхнәгә чыгалар-“Оя ясаганда”күренеше)
Аделина: Карлар эреп , гөрләвекләр акса
Кошлар кайтыр туган якларга.
Бабай белән әти икәүләшеп
Оя ясый алар кайтуга.
Мин булышып торам яннарында
Чүкеч, кадак бирәм аларга.
Бабай
(Ислам): “Онытма”,-дим, ручка бирәм,
“Рәхим ит !- дип,  язып куярга”.
Бигрәк матур килеп чыкты оя.
И сөенер инде сыерчык!
Әти
(Альмир) Әйдә тагын берәр оя ясыйк,
Кадакларны , кызым, алып чык.
Туган якка исән генә кайтсын
безнең якта туган сыерчык
Кыз-Аделина : Мин чакырам сезнең барыгызны 
Сыерчыклар җырын тыңларга.
Сыерчык: Рәхмәт сезгә ,дусларым. Сез бигрәк тә оста икәнсез.
Җыр “Сыерчык” И.Шәмсетдинов муз., Г.Лотфи сүз.

Сылу: Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә!
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
Сөмбел:  Күпме кошлар килгәннәр
Ерак-ерак илләрдән.
Ягез әле чакырыйк,
Узсыннар алар түрдән.
Рәхим итегез, кошкайлар!
(Залга кошлар керәләр һәм бию башкаралар)
Зәлия:  Исәнмесез, кошкайлар,   Безнең якын дускайлар-
Карлыгачлар , актүшләр,    Сандугачлар, тургайлар.
Кыштан туеп беттек без.   Сезне сагнып көттек без.
  Динара И. Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык. 
Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә. Шуңадыр инде элекке заманнан ук кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар

Альмир: Исәнмесез, кошкайлар,
Сез киләсен белдек без
Агачларга матур-матур
Оялар ясап элдек без.
Хәзер инде сайрашыгыз
Оялар сайлашыгыз.

Тәрбияче: Кошлар ниләр белән туклана?  Үзебезне Кошлар итеп хис итеп бөртекләр, ярмалар белән без дә уен уйнап алыйк әле,   Балаларга кош битлекләре кидертелә. Буталган  фасоль һәм борчакны аерым савытларга тутыру. Уенга кечкенә төркем балалары чакырыла.

Тәрбияче : Әйдәгез әле башка кошларга да сүз бирик.
Аккош-Зарина Г.: Без туган якка очтык
Урман, кырлар аша.
Кичтек зур диңгезләрне,
Очтык без таулар аша.
Кыр үрдәге- Данир: Салкыннар безне өшетте,
Ә кояшта без пештек.
Ничек итсәк тә без иттек
Туган илгә без җиттек.
Кызылтүш-Айсылу: Туган илдә шундый рәхәт,
Дусларыбыз көтеп торган.
Агачларга безнең өчен ,
Матур-матур оя корган.
Торна-Р.Алина : Ераклардан тезелеп,
Торыйк, торыйк, торыйк дип,
Кайда оя корыйк дип,
Туган җирдә торыйк дип,
Аваз салып ерактан
Сазлыкларга, кырларга
Очып кайттык- торналар.
Карлыгач- Мери : Койрык озын , ак түшем
Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин,
Чебен-черки чүплим,
Үз эшемне беләм мин.
Күке- Исламия: Якты яз җиткәч,
Яшел урманнан
Кәккүк тавышы 
Яңгырый һаман:
Кәккүк, кәккүк, кәккүк!
Тургай-Асылъяр: Кырлар өстеннән очам,
Күлдән иелеп су эчәм.
Башкалар җырга кушыла
Сайрап җибәрсәм әгәр.

Әмир: Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп, ул игенчене кырга чакыра.

 Җыр “Сайра , моңлы сандугач” Л.Б.-Болгари муз., Р.Вәлиева сүз.

Җыр.        "Сайра моңлы сандугач"

Луиза Батыр-Болгари көе.        Резидә Вәлиева сүзләре.

1 .Сандугачым, былбыл гөлем,        2. Уянсыннар бөдрә таллар,

Ник моңлы синең җырың?        Синең моңың ишетеп

Нигә болай сайрауларың        Тибрәнсеннәр толымнары

Йөрәкне өзә микән?        Җилбер-җилбер җил итеп

Туган телем - анам теле.        Тавышыңда туган якның

Сандугач теле бит ул.        Сулары чыңласыннар.

Үзе - гүзәл, үзе бөек,        Сөмбел гөлләр уянсыннар,

Бигрәк моңлы тел бит ул.        Яңгырасын көмеш чыңнар.

Кушымта.

Сандугачым,

Сандугачым - былбылым.

Сандугачым,

Бигрәк матур моңнарың.

Сайра, минем сандугачым.

Ял итәрсең арыгач.

Күңелләрдә җырлар тусын,

Сайра, сайра, сандугач!


Сыерчык- Эльвина:
 Рәхмәт, дуслар, оялар һәм 
Җимлекләр өчен.
Бурычлы булып калмабыз
Сайрарбыз иртән, кичен.
Сандугач-Динара Н.: Басуларны, бакчаларны
Җырга, моңга урарбыз.
Зарарлы бөҗәкләр белән
Балаларны сыйларбыз.
(Кошлар очып чыгып китәләр)
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, сезнең игътибарыгызны тикшереп алабыз. Бәйрәмгә килгән кошларны истә калдыра алдыгызмы икән?
Уен “Кошны тавышыннан таны”   (Аудио язмадан кошлар сайраган тавышлар яңгырый, балалар танып атыйлар)
Тәрбияче: Кошлар- табигать сакчылары. Без аларның дуслары булыйк, аларга ярдәм итик, аларны саклыйк, яклыйк! , дигән изге теләктә кичәбезне тәмамлыйбыз.
Кичә ахырында ике командага бүлеп  уеннар уйнатыла.

Ярышып җырлау. Командалар бер үк көйгә ике төрле кош булып җырлыйлар. Мәсәлән,   Залдагы тамашачы  күке булып, ә уртанчылар карга яки чыпчык булып кычкыра.

 Үстерелешле мультфильм тәкъдим итү “Куда снегири улетают на лето”

СЫЕРЧЫК

М.Шәмсетдинова муз. Г. Лотфи сүз.

  1. Өй түрендә бакчада,

Талчыбык куначада

Сыечык канат кага –

Яз килүгә шатлана.

  1. Җилпенә ул, талпына,

Шатлыктан сайрап куя:

Ак каенның башында

Бик матур  оя кора.

  1. Чут-чут итеп сайравы –

Анын оя  сайлавы.

Кем ясаган ояны –

Сыерчык белә аны.

«ЯЗ КИЛӘ» 

М.Хәйретдинова, халык сүз.

  1. Яз килә, яз килә
    Кояш нурларын сибә
    Тып, тып итеп тамчы тама
    Инде кар әреп бетә

  1. Яз килә, яз килә
    Сыерчыклар кайталар
    Аларга оя ясыйлар
    Мәктәптәге балалар

3. Сыерчык, сыерчык
Сайра талларга кунып
Ояңны да син күреп чык
Язның хуҗасы булы

«ЯЗ ҖИТӘ”

Җ.Фәйзи музыкасы, Ф.Кәрим сүзләре

УМК диск «Туган телдә сөйләшәбез»

(2-3 яшь).

  1. Кояш көлеп карый безгә,
    Күзләр чагыла,
    Елгалардан бозлар ага
    Диңгез ягына.

    Кушымта: Яз, яз, яз җитә,
    Тәрәзәне ачтылар,
    Тып, тып, тып итә
    Эре-эре тамчылар.

    2. Агачка кунып чыпчыклар
    Чыелдашалар,
    Яшькелт-кара сыерчыклар
    Әй җырлашалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...

Сау булыгыз, кошкайлар!

кошлар белән саубуллашу...

"Исәнмесез, кошкайлар!"

Бүген сезнең белән канатлы дусларыбыз – кошлар турында сөйләшербез. Әйдәгез әле искә төшерик, сез нинди кошларны беләсез? Аларның кайсылары безнең якта кышлый? Бүгенге бәйрәмебез күчмә кошлар ту...

« Исәнмесез, кошкайлар!»

Праздник  «День птиц» является ежегодным мероприятием в рамках природоохранной акции «Наши пернатые друзья», которая длится с сентября по май. Цели и задачи акции: вовлечение обучающихся в природ...

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!

Исәнмесез, кошкайлар, безнең якын дускайлар!...

Исәнмесез кошкайлар

Уртанчылар төркемендә бәйрәм кичәсе...

"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе

Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....