Кыш фасылының мизгелләре.
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Галимова Лилия Азатовна

Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kysh_fasylynyn_kurkm_mizgellre.docx835.8 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш фасылының күркәм мизгелләре.

Максат: Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту.

Тәрбия бурычы: кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Үстерү бурычы: Балаларның фикерләрен бер юнәлештә туплый белү сәләтләрен үстерү.  

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм. Бу шигырь кайсы ел фасылы турында?

Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп-якты бөтен урын.

Кыш бабай килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

(Балаларның җаваплары тыңлана.)

Балалар ә нинди ел фасылыннан соң кыш килә?

Балалар: Көз фасылыннан соң.

Тәрбияче: Ә каян беләбез соң без кыш җиткәнен?

Дидактик уен: “Кыш билгеләрен күбрәк ата!”

Тәрбияче: Балалар әйдәгез  урамга чыгып кышкы табигатьне, агачларны, кошларны күзәтеп керәбез!

(Балалар урамга чыгалар.)

Балалар карагыз эле, урамда нинди матур! Бөтен җирне нәрсә каплаган ?

Балалар: Кар.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез эле, балалар, һәрберебез карны учларыбызга куеп  карыйк . (Балалар карны учларына куеп карыйлар) Нәрсә булды кар белән?

Балалар: Кар эреде?

Тәрбияче: Ни өчен соң ул учыбызга куйгач эреде, ә урамда эреми?

Балалар: Чөнки безнең кулыбыз җылы, ә урамда салкын.

Тәрбияче: Бик дөрес ,балалар, ә кар нәрсәгә ошаган?

Балалар: Йолдызларга.

Тәрбияче: Әйе, кар бөртекләре дә йолдызлар кебек  ялтырап торалар.  Караңгыда йөргәндә дә алар безгә яктылык өстәп торалар.  Әйдәгез әле агачларга күз салыйк. Агачлар нинди, балалар?

Балалар: Ялангач.

Тәрбияче: Бик дөрес. Кыш агач ботакларын ак шәл белән каплаган.  Балалар кыш көне агачлар үсәме соң?

Балалар: Юк. Алар туңалар.

Тәрбияче: Әйе, балалар. Кыш көне агачлар тирән йокыга талалар. Ә менә монда чыршы агачы үсеп утыра. Аларның ылыслары нинди төстә, балалар?

Балалар: Яшел төстә.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, Ә тагын нинди яшел ылыслы агачны беләсез?

Балалар: Нарат агачын.

Тәрбияче: Әйе. Нарат һәм чыршы агачлары җәен дә, кышын да бер төстә.  Карагыз әле, балалар,  агач ботагында ниндидер  кош утыра!  Нинди кош икән ул?

Балалар: Песнәк.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес.  Ә песнәк нинди кош соң ул?

Балалар: Кышлаучы кош.

Тәрбияче: Ә тагын нинди кышлаучы кошларны беләсез?

Балалар: Кызылтүш, чыпчык, күгәрчен, саескан, чәүкә, тукран.....

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле кошларның исемнәрен рус телендә дә әйтеп күрсәтик әле.

Балалар: Синица, снегирь, голубь, воробей......

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!  Ә хәзер  җимлеккә җим салыйк та, кошларны чакырыйк !

Бармаклар өчен күнегү.

-Песнәк, песнәк, кил тизрәк – җим сибәм сиңа әзрәк!

Чәүкә, чәүкә, кил чәүкә – җим бирәм бер тәлинкә.

Карга, карга, син кара, кабып кал азык барда!

Саескан – ала канат, җим сибәм кабат – кабат!

Тәрбияче: Балалар,  әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Ял минуты.

Без карлар очабыз (кулларны як-якка җәеп, болгап, очу хәрәкәтләре ясыйлар).

Түбәнгә төшәбез (ярым чүгәлиләр)

Җитәбез дигәндә,

Җил белән китәбез (аяк очларында йөгерү).

Шунда без һавада

Җилпенеп торабыз (куллар билдә килеш, гәүдәне як-якка хәрәкәтләндерү)

Җил тынган арада

Җирдә ял итәбез (чүгәлиләр).

Тәрбияче: Балалар ә кыш коне урманда җәнлекләребез нишлиләр ? Нәрсәләр белән тукланалар?

Балалар: Аю  белән керпе өннәрендә йоклыйлар,  куян соры тунын салып ак тун кия, агач кайрысы кимерә, тиен кипкән гөмбәләр, чикләвекләр белән туена, ә төлке белән бүре куян эләктерергә тырыша.  

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Әйдәгез хәзер уен уйнап алыйк.

Дидактик уен: “Нәрсә икәнен бел әле” (сыйфатларга исемнәр табу).

Көрән тунлы, кәкре тәпиле, авыр хәрәкәтле һәм гәүдәле -....

Соры, усал, куркыныч, үткен тешле -...

Хәйләкәр, йомшак йонлы, җирән тунлы - ...

Кечкенә, озын колаклы, куркак, йомшак тунлы -...

Энәле, кечкенә, соры төсле -...

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

Балалар: Кыш фасылы, агачлар,кошлар һәм җәнлекләр турында сөйләштек.

Тәрбияче: Балалар, бүгенге шөгылебез сезгә ошадымы сон?

(Балаларның җавабы).

Тәрбияче: Ә хәзер балалар группага кереп, кәгазьләрдән матур итеп кар бөртеге ясарга өйрәнербез.

C:\Users\ришат\Desktop\DSC01601.JPG

C:\Users\ришат\Desktop\DSC01604.JPG


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тәрбиәче һөнәренң якты мизгелләре"

Безнең эштә иң кирәге – сабырлык. Кечкенәләр бит  әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Гел яннарында булып, уйнатып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар.Без аларны, алар безн...

Язгы мизгелләр

Балаларны язга хас булган күренешләр белән таныштыруны дәвам итү , язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ.б.) атау хисабына сүзлек запасын киңәйтү һәм акт...

“Ел фасылларының күркәм мизгелләре”

Табигать күренешләрен белдерүче сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү; бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү....

Күңелле мизгелләр.

Җәйнең матур , кояшлы көннәрендә бакчабызга йөрүче балалар рэхэтлэнеп урамда уйнадылар....

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге...