Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Кашапова Айгуль Разифовна

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie_2019_god_vesna.docx18.8 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы

башкарма комитетының «Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе»

муниципаль автономияле белем бирү учреждениясе

«93 нче “Әллүки” исемле балалар бакчасы»

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге

Тема: “Язгы мизгелләр”

Түбән Кама шәhәре, 2019 нчы ел

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге

Тема: “Язгы мизгелләр”

Максат: геометрик фигураларны әйтә белү; 1, 2, 3, күп предметларны табу; төсе, формасы, зурлыгы буенча предметларны төркемләү; предметларны төркемли белүләрен; озынлыклары буенча ике тасманы чагыштыра алуларын камилләштерү.

Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.

Методик алымнар hәм чаралар: сүзле уен, хәрәкәтле уеннар, практик эш, сорау бирү, нәфис сүз, мактау, бәяләү. Белем бирү өлкәләренең интеграциясе: уеннар, аралашу.

Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча, кошларны сурәтли белү; җөмләләрдәсүзләрне яраштырырга hәм дөрес итеп төзергә өйрәтү; пумала белән сак, чиста эшләргә өйрәтүне дәвам итү.

Үстерү бурычы: ориентлашуны, бәйләнешле сөйләмне үстерү.

Белем бирү өлкәләре: танып белү, эстетик сәнгать, сөйләм үсеше, физик үсеш.

Җиhазлау: күчмә кошлар, яз турында УМКның күрсәтмә материалы; күрсәтмә материал “Тәүлек бүленеше”, сыерчык, каргалар; магнитофон; дидактик уен “Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”, балалар санынча тәлинкәдә геометрик фигуралар; математик полотно, интерактив такта.

Сүзлек өстендә эш: озын-кыска, киң-тар.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар. Килгән кунаклар белән исәнләшик әле.

Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә.

Тәрбияче: Балалар, бүген мин төлкене очраттым. Ул безне үзенә кунакка чакырды. Аның кайда яшәгәнен беләсезме?

Әйе, төлке урманда яши. Мин сезне озакламый карга боткасына “Бүләк” урманына алып барачакмын. Биремнәрне дөрес чишсәгез, төлкедә дә кунак булырбыз. Мин сезне hичшиксез алып барырмын. Сезнең барасыгыз киләме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Ә хәзер елның кайсы вакыты?

Балалар: Хәзер елның яз вакыты.

Тәрбияче: кайсыгыз тактада чыгып күрсәтә? (1 слайд - интерактив тактада 1 бала яз вакытын күрсәтә).

Тәрбияче: Язны безгә кемнәр алып килә?

Балалар: Яз хәбәрчеләре, кара каргалар алып килә.

Тәрбияче: Каргалар кайчан кайта соң әле ул?

Балалар: Яз җиткәч, кара каргалар кайта. (Магнитофонда кара карга тавышы ишетелә. Күчмә кошлар. УМКның күрсәтмә материалы.)

Тәрбияче: Кара карганы интерактив тактадан кайсыгыз күрсәтә? (1 бала чыгып күрсәтә)

Тәрбияче: Алар ни өчен кайта соң?

Балалар: Оя ясап, бала үстерер өчен.

Тәрбияче: Ә ни өчен китәләр?

Балалар: Өшеп үлмәсеннәр өчен.

Тәрбияче: Тагын нинди кошлар кайта? (Балалар кошларның исемнәрен атыйлар.)

Тәрбияче: Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйлар?

Балалар: Күчмә кошлар дип. (Магнитофонда кошлар тавышы ишетелә.)

Тәрбияче: Алар туган якларына кайтканга шатланалар. Без дә аларның шатлыкларын уртаклашабыз. Карга боткасына баргач, аларга ашарга да калдырабыз.

Тәрбияче: Иң беренче урманга нинди юлдан барырбыз икән? (2 слайд – озын-кыска юл.)

Тәрбияче: Кайсы юлны сайлап алабыз? Урман бик ерак булса, озын юлнымы, әллә кыска юлны сайлыйбызмы? (Балалар җаваплары)

Тәрбияче: Юллар тагын нинди була?

Балалар: Киң hәм тар юллар була. (3 слайд – киң hәм тар юл)

Тәрбияче: Төркемдә сез күпме, әллә азмы?

Балалар: Без күп.

Тәрбияче: Күп булгач, кайсы юлны сайлыйбыз?

Балалар: Озын hәм киң юлны.

Тәрбияче: Әйберләрнең озын-кыска, киң-тар икәнлеген ничек итеп белеп була?

Балалар: Берсе өстенә икенчесен куеп карап беләбез.

Тәрбияче: Бик дөрес. Сез юлга чыгарга әзер икән.

Тәрбияче: Кайчан барсак уңайлы булыр? Иртән барабызмы, әллә кичме? (Балалар җаваплары)

Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадык?

Балалар: Төн, көндез. (Күрсәтмә материал.)

Тәрбияче: Иртә белән нишлибез, балалар?

Балалар: Иртә белән йокыдан торабыз, юынабыз, зарядка ясыйбыз.

Тәрбияче: Иртәдән соң кайсы вакыт килә?

Балалар: Көндезге вакыт.

Тәрбияче: Көндез икәнен каян белеп була?

Балалар: Көндез балалар уйныйлар, ашыйлар.

Тәрбияче: Тагын нинди вакытны атамадыгыз?

Балалар: Кичке вакытны.

Тәрбияче: Кич белән кешеләр нәрсә эшлиләр?

Балалар: Кич кешеләр ял итәләр, телевизор карыйлар.

Тәрбияче: Тагын тәүлекнең нинди вакыты калды?

Балалар: Төн.

Тәрбияче: Төнлә кешеләр ниншли?

Балалар: Төнлә белән кешеләр йоклыйлар.

Тәрбияче: Әйе, балалар, көннәр, айлар, еллар бар. Без аларны сезнең белән ел фасылларына бүлеп өйрәнәбез. Тагын нинди ел вакытларын беләсез? (Магнитофонда карга тавышы ишетелә.)

Тәрбияче: Хәзер без математик мәсьәлә чишәрбез. Ягез, агачны карыйк әле. Агачка барлыгы ничә кара карга килеп кунган?

Балалар: (Кара карганы саныйлар) Агачка 5 кара карга килеп кунган. Алар янына сыерчыклар үстәп куела.

Тәрбияче: Алар янына ничә сыерчык очып килде? (Сыерчык тавышы ишетелә)

Балалар: Алар янына 2 сыерчык очып килде.

Тәрбияче: Агачта кайсы кош күбрәк, кара каргалармы, сыерчыклармы?

Балалар: Кара каргалар күбрәк.

Тәрбияче: Икесе дә бертигез булсын өчен нәрсә эшлибез?

Балалар: Агачка тагын 3 сыерчык куябыз.

Тәрбияче: Хәзер ничек булды?

Балалар: Кара каргалар да, сыерчыклар да бертигез булды.

Дидактик уен “Предметлар нинди геометрик фигурага охшаган?”

Балалар: Турыпочмакка, өчпочмакка, овалга, түгәрәккә, квадратка.

Тәрбияче: Арыдыгызмы, ягез, ял итеп алыйк әле.

Физкультминут.

Менә минем уң кулым,

Менә минем сул кулым.

Уң кулым белән ашарга.

Өйрәтте мине әти.

Балалар белән өстәлдә эшләү. Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге.

Тәрбияче: Өстәлдә тәлинкәдә геометрик фигуралар бар. Шул геометрик фигуралардан сыерчыкларга оя ясап куегыз. Алар сезнең ояларны көтеп утыралар.

Ябыштыру “Сыерчыкка оя”.

Тәрбияче: Без сыерчыклар турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле.

Җыр: “Сыерчык”. Җәүдәт Фәйзи сүзләре.

Йомгаклау.

Тәрбияче: Нинди эшчәнлек булды әле безнең хәзер? Сезгә ошадымы? Минем үземә дә ошадыгыз, рәхмәт сезгә, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе . Тема: "Кунак сыйлау"

Итоговое занятие для средней группы по УМК. Уртанчылар төркемендә йомгаклау дәресе....

«Куянкайның, туган көне» Ачык ишекләр көненә әзерләнгән икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллау формалаштыру эшчәнлеге.

Максат:1) Балаларның санау күнекмәсен үстерү; бер-күп төшенчәрен ныгыту; зур һәм кечкенә төшенчәләре турында мәгълүмат бирү, предметларның зур һәм кечкенәнен аера белергә өйрәтү.2) Уйлау-фикерләү сәлә...

Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге "Көзге урманнга сәяхәт"

     Икенче кечкенәләр төркемендә белем бирү эшчәнлеге “Көзге урманга сәяхәт”Максат:.  Табигатьтәге  матурлыкны күрә һәм аңлый белергә өйрәтү.Тәрбия бурычы:...

Икенче кечкенәләр төркемендә турыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен шөгыльнең конспекты

Икенче кечкенәләр төркемендәтурыдан –туры белем бирү эшчәнлеге өчен  шөгыльнең конспекты                         ...

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге

Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”

Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...