Язгы мизгелләр
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

Вазиева Хания Минзяновна

Балаларны язга хас булган күренешләр белән таныштыруны дәвам итү , язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ.б.) атау хисабына сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yazgy_mizgellr_2_ml.gr_.1.doc21.82 КБ

Предварительный просмотр:

                  Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

    “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасы”

                 

                         

                         

                       Тема: “ Язгы мизгелләр”.

              Икенче 2”Б” кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле.                                                                                  

                                                                       

                                                               Тәрбияче: Вазиева.Х.М.

             

                                              2014 ел

                                  Тема:  “Язгы мизгелләр”               

Программа эчтәлеге:

  1) балаларны язга хас булган күренешләр белән таныштыруны дәвам итү , язгы табигатьтәге гади бәйләнешләрне (кояш ныграк җылыта – көннәр җылына – кар эри һ.б.) атау хисабына сүзлек запасын киңәйтү һәм активлаштыру;

  2) предмтларның саны буенча бәйләнеш урнаштырганда, “бер”, “күп”, “аз”, “берәү дә юк” сүзләрен куллана, сүзләрдә авазларны ачык  итеп әйтә белергә өйрәтү;

  3) балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, күзаллавын үстерү;

  4) кошларны яратырга теләк уяту, табигатьтә барган үзгәрешләргә шатлана белүләрен тәрбияләүне дәвам итү.

 Җиһазлар: ноутбук, проектор, презентация, “Сыерчык” җыры аудиоязмада; УМКаның “Яз”, “Күчмә кошлар”, “Әтәч” , “Тилгән” картинасы; әтәч, тавык, чебиләр уенчыгы; агачта  серчыклар, кара каргалар рәсмнәре; барлык балалар өчен математика тарату материаллары;сыерчык маскасы.        

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.Балалар, безгә бүген кунак килгән. Нинди кунак икән? Әйтеп карагыз әле. Әйдәгез, мин сезгә булышам.  Кызыл кикрикле, томшыклы, канатлы, бар кешене йокыдан уята. Бу нәрсә?

Балалар:  Әтәч.

Интерактив тактада  УМК ның демонстрацион материалы “Әтәч” картинасы.

 Тәрбияче: Әтәч ничек кычкыра?

Балалар: Кикри-кү-үк. (Активлаштыру).

Тәрбиче:Әтәч,  тагын нәрсә ди, балалар?

Балалар:

 - Уянсын кызлар,

- Уянсын малайлар,- ди.

Тәрбияче: Йокыдан  кайсы вакытта уянабыз әле?

Балалар:Иртә белән.

Тәрбияче:  Бүген бакчага тәүлекнең кайсы вакытында килдегез?

Балалар: Бакчага иртә белән килдек.

Тәрбияче:Тәүлекнең тагын нинди вакытлары бар? 

Интерактив тактада  презентация.

Балалар:

1слайд. - Иртә;

2слайд. - Көндез;

3 слайд: - Кич;

4 слайд: - Төн.

Рәсемнәрдән  иртә; көндез; кич; төн вакытларын тану.

Тәрбияче: Көндез белән нәрсә эшибез?

Балалар:Уйныйбыз, прогулкага чыгабыз, ашыйбыз, йоклыйбыз.

Тәрбияче: Кич белән нәрсә  эшлисез?

Балалар:Кич белән кайтып китәбез, мулmьтфильм карыйбыз.

Тәрбияче: Ә төнлә белән кешеләр нәрсә эшли?

Балалар: Төнлә белән йоклыйбыз. Күктә йолдызлар чыга. Тәрәзәдән ай күренә.

Балалар интерактив тактадан  чыгып күрсәтеп баралар.

Тәрбияче: Йокыдан нәрсә уята икән инде безне? 

Балалар: Әтәч уята.

Балалар:Әтәч нинди кош әле ул?

Балалар:Йорт кошы.

Тәрбияче: Тагын нинди  йорт кошларын  беләсез?

Балалар:Тавык, чебиләр, үрдәк, каз.

 Тәрбияче:  Карагыз әле, менә монда нәрсәләрне күрәсез?

Сюрпризмомент.

Уенчык чебиләр,  чуар тавык.

Балалар:Чебиләрне, тавыкны.

Тәрбияче: Бу тавык кайсы әкияттә бар?

Балалар: “Чуар тавык” әкиятендә.

Тәрбияче :  Тавык  нинди балалар?

Балалар: Тавык зур.

Тәрбияче: Чебиләр нинди?

Балар: Чебиләр кечекенә.

Тәрбияче: Нәрсә зур?

Балалар: Чебиләргә караганда, тавык зур.

Тәрбияче:Чебиләр дә, тавык та,  әтәч тә булса,  ничек әйтәбез әле? Балалар:Гаилә.

Интерактив тактада тилгән сурәте. УМК ның демонстрацион материалы “Тилгән”

Тәрбияче :Балалар,  нинди кош очып йөри ул?

Балалар: Тилгән бит, ул!

Тәрбияче: Әйдәгез куыгыз,чебиләрне алырга килгәндер ул.

Балалар күмәк кабатлыйлар.

Тилгән, тилгән,

Чеби урларга килгән.

Бер аягы тимердән.

 Бер аягы камырдан.

Көш карак, көш карак,

Торабыз һәрчак карап!

Кереп югала.

Әйдәгез бераз ял итеп алыйк.

Физминутка.

Киң итеп җәеп колач.

Килде яз, килде яз.

Елмаеп тора кояш.

Көн аяз, көн аяз.

Кыш буе яткан карлар

Эрделәр, эределәр.

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр. 

Тәрбияче: Хәзер елның кайсы вакыты икән инде?

Балалар: Хәзер елның яз вакыты. 

Интерактив тактада УМК ның демонстрацион материалы “Яз” картинасы. Тәрбияче: Яз вакыты икәнлеген каян беләбез?

Балалар:

  • Көннәр җылыта.
  • Карлар эри.
  • Сулар ага.
  • Кошлар кайта.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, безнең табигать почмагында да кошлар бар бит әле. Аларын нинди кошлар дип, атыйбыз?

Балалар:Күчмә кошлар.

Тәрбияче:Аларның исемнәре ничек?

Балалар. Сыерчыклар, кара каргалар. 

Тәрбияче: Кайсы кошлар күп.

Балалар: Сыерчыкларга караганда , кара каргалар күберәк.

Тәрбияче: Сыерчыклар да кара каргалар да  бертигез булсын өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Балалар:  Сыерчыкларны өстибез.

Тәрбияче: Тагын нинди күчмә кошларны танып беләсез әле?

УМК ның демонстрацион материалы “Күчмә кошлар” картинасы.

Балалар такта янына чыгып күрсәтәләр.

Бу аккаош.

Бу сыерчык.

Бу торна.

Бу кара карга.

Бу сандугач.

Тәрбияче: Бу кошларны бер сүз белән ничек атыйлар?

Балалар:Күчмә кошлар.

Тәрбияче: Алар ни өчен кайта соң?

Балалар: Оя ясап, бала үсерер өчен.

Тщрбияче: Сыерчыклар авылыбызга бик күп булып кайтканнар. Матур оялар да эзләп йөргәннәр. Көннәр дә салкын торганга өшегәннәр. Әйдәгез, балалар, кояшлы матур авыл ясап, күп итеп оялар төзеп ярдәм итик әле, аларга.

Математиканың тарату  материаллары белән  өстәлдә эш.

Геометрик фигураларны танып белү, киң, тар, өс, ас төшенчәләрен ныгыту.

Балалар эше.

Эшләрне  “сыерчык” маскасы кигән бала карап чыга. Сыерчык сайраган тавыш.

Сыерчык: Ай , бик матур булган!!! Бигүк матур булмаган әле...

Тәрбияче: Без сыерчыклар турында җыр да беләбез. Әйдәгез, җырлап күрсәтик әле.

Җыр:”Сыерчык”.

Өй түрендә бакчада

Тал чыбык куначада.

Сыерчык канат кага

Яз килүгә шатлана.

Җилпенә ул талпына,

Шатланып сайрап куя.

Ак каенның башында

Бик матур оя тора.

Йомгаклау: Шөгыль сезгә ошадымы? Минем үземә дә ошадыгыз, рәхмәт сезгә, балалар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".

Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...

Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".

Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...

"Тәрбиәче һөнәренң якты мизгелләре"

Безнең эштә иң кирәге – сабырлык. Кечкенәләр бит  әле, алар белән гел сөйләшеп, аралашып торырга кирәк. Гел яннарында булып, уйнатып, юатып торсаң гына үзләрен тыныч тоталар.Без аларны, алар безн...

“Ел фасылларының күркәм мизгелләре”

Табигать күренешләрен белдерүче сүзләр белән таныштыру һәм сөйләмдә куллану күнекмәләре бирү; бәйләнешле, образлы, мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү....

Кыш фасылының мизгелләре.

Кышкы табигатьнең күркәм мизгелләренә соклану хисе уяту....

Күңелле мизгелләр.

Җәйнең матур , кояшлы көннәрендә бакчабызга йөрүче балалар рэхэтлэнеп урамда уйнадылар....

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге...