Тылсымлы су.
опыты и эксперименты по окружающему миру (средняя группа) на тему

Галимова Лилия Азатовна

Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү.

                  2. Балаларны суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суга төс һәм тәм ясап булуын тәҗрибәләр аша күрсәтү.

                 3. Балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү. Суныӊ салкын һәм кайнар халәттә булуын ассызыклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_su.docx19.52 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Тылсымлы су.

Максат: 1. Балаларга суныӊ кеше тормышында әһәмиятле роль уйнавын күрсәтү. Суга сакчыл караш тәрбияләү.

                  2. Балаларны суныӊ кайбер үзлекләре белән таныштыру: үтә күренмәле, иссез, төссез, тәмсез булуын күрсәтү; суга төс һәм тәм ясап булуын тәҗрибәләр аша күрсәтү.

                 3. Балаларныӊ игътибарын суныӊ гади, таныш нәрсә булуына карамастан, аныӊ серле, тылсымлы булуына юнәлдерү. Суныӊ салкын һәм кайнар халәттә булуын ассызыклау.

Җиһазлау: Проектор, экран, ноутбук, магнитофон, телефон, гөл, һава шары, стаканнар, савыт, термос белән су, гуашҗ, шикәр комы, тоз.

Эшчәнлек барышы:

Т: Балалар, карагыз әле, безгә нәрсә очып килгән?

Б: Һава шары.

Т: Ул безгә нәрсәдер алып килгән, әйдәгез карыйк әле.

(Тәрбияче шардагы тартманы ачып карый һәм аннан бер бит ала)

Т: Карагыз әле, нәрсәнең рәсеме бу?

Б: Алтын Балык рәсеме

Т: Әйе, әкияттәге Алтын Балык ич бу. Ләкин нишләптер ул моңсу, аңа нәрсәдер булган ахрысы. Монда телефон номеры да язылган. Әйдәгез әле шалтыратып карыйк үзенә, хәлләрен сорашыйк.

(Тәрбияче балыкның номерын ңыя.)

Т: Алло, Алтын Балыкмы бу?

Алтын Балык: Әйе бу мин (моңсу тавыш белән җавап бирә)

Т: Алтын Балык, ничек хәлләрең? Синең фотосурәтеңне  без алдык, ләкин син анда бик моңсу төшкәнсең. Әллә син авырыйсыңмы?

Алтын Балык: Безнең хэллэребез бик начар шул. Явыз Тылсымчы безнең елгадагы суны урлады һәм аны дүрт йозакка бикләп куйды. Без хәзер нишләргә дә белмибез, балыклар сусыз үлеп бетәчәк.

Т: Алтын Балык, борчылмагыз, без сезгә ярдәм итәргә тырышырбыз. Ләкин безгә, балыкларны коткарыр өчен, нәрсә эшләргә кирә?

Алтын Балык: Явыз Тылсымчы, әгәр суның дүрт үзенчәлеген әйтә алсагыз, дүрт йозакның да ачкычын бирәм һәм су яңадан елгага кайтачак, диде.

Т: Балыкларга ярдәм итәбезме, балалар?

Б: Әйе, ярдәм итәбез.

Т: Балалар әйтегез әле, су балыкларга, ә тагын кемнәргә һәм нәрсәләргә су кирәк?  

Б: Хайваннарга, үсемлекләргә, агачларга, кешеләргә, һ.б.

Т: Бик дөрес. Ә кешеләргә су нәрсә өчен кирәк?

Б: Эчәр өчен, юыныр өчен, сибәр өчен, ашарга пешерер өчен,.....

Т: Булдырдыгыз, балалар, бик дөрес. Без сезнең белән су турында шигырҗләр дә беләбез. Әйдәгез әле кем сөйләп күрсәтә?

(Балалар шигырҗлэр сөйлиләр)

Шигырь «Йомшак су, йөгерек су» ( хәрәкәтләр белән)

- С-с-с. Йомшак су, йөгерек су,

             Син мине чиста ю,

             Бер тап та калмасын,

             Битләрем аллансын,

             Кулларым агарсын,

             Тешләрем тазарсын…

             Авызым елмайсын,

             Колагым тыӊласын,

             Йомшак су, йөгерек су!

             Һәммәсен чиста ю! (Җәвад Тәрҗеманов)

Т: Рәхмәт, балалар. Ә балыкларга ярдәм итәр өчен суның дүрт үзенчәлеген әйтергә кирәк. Ә аларны белер өчен мин сезне тылсымлы лабораториягә чакырам. Анда барыр алдыннан мин сезне, лабораториядә үзеңне дөрес тоту  кагыйдәләре белән таныштырам.

  1. Тавышланмаска;
  2. Йөгереп йөрергә ярамый;
  3. Апаның сөйләгәнен игүтибар белән тыңларга;
  4. Ахырдан нәтиҗә ясарга.

Сез бу кагыйдәләрне үтәргә әзерме?

Б: әйе, әзер

Т: Алайса, әйдәгез тылсымлы сүзләрне әйтәбез.

Йомшак суны алабыз

Күзләребезне йомабыз

Рәхәтләнеп уйный-уйный

Тылсымлы лабораториягә барабыз.

Т: Менә без лабораториягә килеп тә җиттек. Лабораториядә, балалар, кемнәр эшли?

Б: Белгечләр, тәҗрибәчеләр.

Т: Әйе, дөрес. Менә бүген без дә кечкенә тәҗрибәчеләр булабыз. Әйдәгез, беренче өстәл янына киләбез. Өстәл өстендә ике стакан. ( берсендә апелҗсин согы, икенчесендә су салынган). Әйдәгез әле, менә бу стаканны (Сок салынган стакан) алып иснәп карыйбыз. Нинди ис килә, балалар?

Б:апелҗсин исе килә

Т: Ә ни өчен ул стаканнан апелҗсин исе килә?

Б: Чөнки анда апелҗсин согы салынган

Т: Әйе, дөрес. Әйдәгез икенче стакандагы сыеклыкны иснәп карыйбыз (сулы стакан). Нинди ис килә, балалар?

Б: Бернинди дә ис килми

Т: Димәк, әйдәгез нәтиҗә ясыйбыз. (Балалар белән бергә нәтиҗә ясала)

Т: Суның беренче үзенчәлеге – суның исе юк. (экранда шул үзенчәлек күрсәтелә) Явыз Тылсымчы безгә беренче йозакның ачкычын бирде. Әйдәгез икенче өстәл янына барабыз.

Балалар карагыз әле, өстәлдә нәрсәләр күрәсез сез?

Б: бер стаканда сөт, ә икенчесендә су.

Т: Әйе, бик дөрес. Хәзер әйдәгез әле күзләрне йомабыз. (Тәрбияче сөткә төсле төймәләр сала). Күзләрне ачабыз. Балалар мин сөткә төрле төстә төймәләр салдым. Әйтегез әле, нинди төсәгеләрне салдым икән мин.

(Балаларның җавабы)

Б: Бернәрсә дә күренми

Т: Ә хәзер әйдәгез, төймәләрне мин суга салам. Нинди төстәге төймәләр салдым?

Б: кызыл, сары,....

Т: Ә каян белдегез?

Б: Чөнки судан күренә

Т: Ә ни өчен судан күренә, ә сөттән күренми?

Б: Чөнки сөт ак төстә, ә суның төсе юк.

Т: Әйдәгез, хәзер нәтиҗә ясыйбыз. Су нинди төстә?

Б: Су төссез.

Т: Балалар ә суга төс кертер өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Б: Буягычлар кушарга кирәк.

Т: Әйе, дөрес. Әйдәгез әле бергә суга төс кертәбез. (Балалар суга төрле төстәге буягычлар салалар) Нинди төстә булды синең суың Сәет?

Сәет: Сары

Т: Ә синеке нинди төсә Мәдинә?

Мәдинә: Кызыл төстә.

Т: Менә, балалар, икенче үзенчәлекне дә без белдек. Суның төсе юк. (Экранда үзенчәлекнең рәсемен карыйлар) Суның төсе буяу салсаң гына үзгәрә. Безнең икенче ачкычыбыз да булды. Балалар, карагыз әле, бу өстәлдә бер гөл моңсуланып утыра. Нәрсә булды икән аңа?

Б: Су эчәсе килгән аның.

Т: Әйе, аңа су сибүче булмаган, шуңа аның яфраклары шиңеп төшкән. Әйдәгез әле, балалар гөлгә су сибәбез. (Балалар су сибәләр)

Балалар, әйтегез әле, гөлләргә, яшелчәләргә кешеләр су сибә, ә урмандагы агачлар, болындагы чәчәкләр кая су ала?

Б: Яңгыр ява.

Т: Әйе, бик дөрес. Әйдәгез әле хәзер бераз ял итеп алабыз. “Кояш һәм яңгыр” уенын уйныйбыз.

Бераз ял иттек, ә хәзер алдагы тәҗрибәгә күчәбез. Алдагы өстәлдә сок һәм су салынган стаканнар. Әйдәгез әле, баштан сокны эчеп карыйбыз. (Балалар сокны эчә) Тәмлемеме?

Б: Әйе, тәмле.

Т: Ә нинди тәм килә?

Б: апелҗсин тәме.

Т: Ә ни өчен апелҗсин тәме килә?

Б: чөнки апелҗсин согы.

Т: Әйе, дөрес. Ә хәзер суны эчеп карагыз. (Балалар су эчә) Тәме нинди, балалар?

Б: Тәме юк.

Т: Балалар менә монда ике төрле әйбер бирелгән. Әйдәгез әле без шуларны суга салабыз һәм болгатабыз. Ә хәзер эчеп карыйбыз. Ә хәзер нинди тәм килә судан? (Балаларның җавабы)

Т: Димәк, нәтиҗә ясыйбыз. Суның тәме юк. (Экранда үзенчәлек күрсәтелә) Тәме берәр әйбер кушсак кына барлыкка килә. Мәсәлән, шикәр, тоз

Т: Менә без өченче үзенчәлекне дә белдек. Хәзер безгә ахыргы дүртенче үзенчәлекне белергә калды. Өстәлдә ике савытта су салынган. Әйдәгез әле, беренче савытка кулыбызны тыгып карыйбыз. Су нинди?

Б: Су салкын.

Т: Ә хәзер икенче савытка кулыбызны тыгабыз. (Балалар тиз генә кулларын алалар) Ни өчен кулларыгызны алдыгыз?

Б: Чөнки су кайнар.

Т: Әйе, балалар. Ә кайнар су булсын өчен без нишлибез?

Б: Чәйнектә кайнатабыз.

Т: Бик дөрес. Әйдәгез хәзер, нәтиҗә ясыйк. Су нинди була ала?

Б: Кайнар һәм салкын була.

Т: Менә без дүртенче үзенчәлекне дә белдек. Балыкларны коткардык. (Экранда балыкларның су йөзгән рәсеме күрсәтелә) Нинди изге эш эшләдек, балалар. Әгәр без балыкларга ярдәм итмәгән булсак, алар үлеп беткән булырлар иде. Әйдәгез хәзер яңадан төркемебезгә кайтабыз. Тылсымлы сүзләрне әйтәбез.

Т: Балалар, сезгә бүгенге шөгылыбез ошадымы?

Б: Әйе

Т:Без кая бардык?

Б: Тылсымлы лабораториягә.

Т: Без сезнен белән суның дүрт үзенчәлеген белдек. Әйдәгез әле искә төшерик.

Б: Су иссез, төссез, тәме юк, кайнар һәм салкын була.

Т: Булдырдыгыз, балалар, шуның белән шөгылебез тәмам. Бик зур рәхмәт үзегезгә.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению татарскому языку в старшей группе Тема: “Тылсымлы кыш.”

Хочу вашему вниманию представить конспект, интегрированное занятие по обучению татарскому с элементами фольклора, нетрадиционного рисования.  В конспекте использованы такие методические приемы: вхожде...

"Тылсымлы инә."

Балаларнын иҗади уйлау, күзаллау сәләтен        баету,булган белемнәренә нигезләнеп яңа ситуацияләр куллану .Предметларнын характерлы сыйфатларын билгеләү,анал...

Тема: Тылсымлы светофор һәм юл билгеләре патшалыгына сәяхәт

Татар телендә зурлар группасы өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча конспект....

Тылсымлы дөнья

Ата - аналар өчен ачык бәйрәм иртәсе...

Тылсымлы сүзләр

конспект занятия для первой младшей группы на татарском языке...

"Тылсымлы урман аланы"

Максат: Балаларны урман, аланлык, анда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштыру.Җәнлекләр, кошлар, үсемлекләр турында белемнәрен киңәйтү. Алар арасындагы бәйләнешләрне балаларга аңлату, һәр нәрсәнең...

Тылсымлы тамчылар

Кичә - әңгәмә...