ООД "Бездә кышлаучы кошлар"
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

ООД по познавательному развитию в старшей группе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bezd_kyshlauchy_koshlar.docx20.06 КБ

Предварительный просмотр:

                      Тема:   Бездә кышлаучы кошлар

Максат: балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, шәфкатьлелек, миһербанлык хисләре тудыру.

Үстерү бурычы: логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: кошларның файдасын искә төшерү, безнең якларда кышлаучы кошларның  исемнәрен атый белү, аларның нәрсә белән туклануы, кыш көне кешеләр ярдәменә мохтаҗ булулары, аларга җим куярга кирәклеген аңлату.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, физик тәрбия, аралашу

Ысуллар һәм алымнар: уен, практик, сүзле, күрсәтмә ысуллар;         алымнар: әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, нәфис сүз, балалар сөйләмен бәяләү.

Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта, кышлаучы кошларның рәсемнәре, чыршы агачы, һәр балада кошның гәүдә өлешләре салынган конверт, күрсәтмә кош рәсеме,  кош мамыклары  һәм каурыйлары, үсемлек мае, аудиоязма (“Кошлар тавышлары”)

      Структурасы:

  1. Сәламләшү
  2. Табышмак
  3. Сюрприз
  4. Уен “Нәрсә очып китте?”
  5. Дидактик уен “Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый”
  6. Ял минуты
  7. Тәҗрибә үткәрү.
  8. Дидактик уен “Кайсы артык?”
  9. Йомгаклау

         Эшчәнлек барышы

-Хәерле көн, балалар! Минем яныма якынрак килегез, бер-беребезгә кулларыбызны бирик, бер-беребезгә карап елмаешыйк, үзебезнең күңел җылыбызны бүләк итик. Салкын кыш көнендә дә безгә менә ничек рәхәт.

-Балалар, сез табышмаклар яратасызмы?  Табышмак әйтәм, җавабын табыгыз.

             Югары менә чылбырсыз,

             Түбән төшә баскычсыз,

            Өйләр сала балтасыз. (Кош)

-Балалар , безне монда ниндидер сюрприз көтә икән, әйдәгез әле ачып карыйк. (алдан каплап куелган агачны, аңа кунган кошларны ачып карау)

(Балалар , идәнгә куелган агачка һәм аңа беркетелгән кошларга карап, ярымтүгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның игътибарын агачка һәм андагы кошларга юнәлтә. Кошлар тавышы  ишетелә)

-Балалар, карагыз әле, нинди агач икән бу? Аның ботакларында нәрсәләр утыра. (чыршы агачында кошлар утыра)

-Дөрес. Әйдәгез, карыйк әле, агачка нинди кошлар кунган икән? ( карга, песнәк, чыпчык, кызылтүш, күгәрчен, саескан)

-Без бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз? (бездә кышлаучы кошлар)

-Ни өчен без аларны бездә кышлаучы кошлар дип атыйбыз? (чөнки алар салкыннан курыкмыйлар, җылы якларга очып китмиләр)

-Балалар, кыш көне җирне ап-ак кар каплый, кошларга азык табуы кыенлаша, без кошларга ничек ярдәм итә алабыз икән? (агач ботакларына җимлекләр эләбез, җим сибәбез)

Уен  “Нәрсә очып китте?”

-Балалар, әйдәгез әле, күзләрне йомабыз. Көчле җил чыкты, куллар белән чайкалабыз, җилдә нинди тавышлар ишетелә ( ж-ж-ж-ж-ж)

(агачтан бер кошны алам)

-Балалар, карагыз җил чыккач агачтан бер кош очып киткән. Нинди кош очып китте, кем әйтә? (уен  шулай берничә кош исемен әйтеп уйнала)

Дидактик уен “Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый”

-Балалар, әйдәгез әле, кош фигурасын рәсемдә карап китик. Аннан соң сез шундый кошны кисәкләрдән үзегез җыеп карарсыз.

-Балалар, бу кошның нәрсәсе? (гәүдәсе)

-Ул нинди формада?  (озынча, овал)

-Ә монсы нәрсәсе?  Ул нинди формада? (башы, түгәрәк)

-Ә монсы томшыгы.

-Тагын тәпиләре бар әле кошларның. Аңлашылдымы , балалар.(Әйе)

-Ә хәзер өстәл янына килегез һәм үзегез кошның гәүдәсен җыеп карагыз

(Балалар төзиләр,төзеп бетергәч тагын бер кат гәүдә өлешләрен күрсәтеп чыгалар)

Ял минуты

Тәрәз каршыны ( Тәрәзәгә күрсәтәләр)

Килгән бер чыпчык (Бер бармакны күрсәтәләр)

Мине чакыра: (Үз-үзләрен күрсәтәләр)

“Чык әле, ди, чык” (Кул изиләр)

Алдый ул, беләм,  (Бармак яныйлар)

Гел шулай итә ((Җилкәләрен җыералар)

Йөгереп чыксам  (йөгерү хәрәкәте ясыйлар)

Оча да китә (очу хәрәкәте ясыйлар)

  • Булдырдыгыз, балалар.                                                                              Без сезнең белән кошларны якларга, сакларга кирәклеген беләбез, шулай бит. Тирә-як мохитның кошларның организмына нинди йогынты ясавын ничек тикшереп була? Беләсегез киләме? (Килә)
  • Алайса, минем янга якынрак килегез

   Беренче тәҗрибә. Кош мамыгын һәм каурыен күзәтик. Аны югары күтәреп төшереп җибәрсәк. Ул әкрен генә  очып алга төшәр.

Каз мамыгын учка куеп өреп карыйбыз. Ул нишли? Нәтиҗә- каз мамыгы җиңел, ул оча.  

   Икенче тәҗрибә. Кош мамыгын үсемлек маена манчып алабыз. Каурый манылды. Аны өскә күтәреп төшереп җибәрәбез. Нәрсә күзәтәбез? Нәтиҗә- мамык яки каурый майга буялгач, җиңеллеген, очу сәләтен югалта. Шуңа күрә нефтькә, майга буялган кошларга очуы авыр.

-Балалар,  кошлар турында бик күп  сөйләштек.  Минем сезнең белемегезне тикшереп үтәсем килә.

   Дидактик уен “Күчмә кошны тап!”

-Тактада сезгә берничә слайд күрсәтелә. Сез мондагы ялгышны табып әйтергә тиеш. (кышлаучы кошлар арасыннан күчмә кошны)

-  Булдырдыгыз, балалар

Без кошларны канатлы дусларыбыз дибез.Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк. Рәхмәт, сезгә, балалар.Гел шулай ярдәмчел, яхшы күңелле булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

Кышлаучы кошлар

Кышлаучы кошлар темасына эшчәнлек конспекты....

Кышлаучы кошлар

кошлар турында...

“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру...

Презентация "Дидактик уеннар "Күчмә һәм кышлаучы кошлар""

Максат: балаларның  кышлаучы һәм күчмә кошлар турындагы  белемнәрен тирәнәйтү.Бурычлар:1. Кош исемнәрен дөрес әйтү hәм сөйләмдә дөрес куллануга ирешү;тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгына) кара...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...