“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен Әйләнә-тирә белән таныштыру шөгыле.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Абдуллина Зумара Ибрагимовна

конспект занятий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon bezde_kyshlauchy_koshlar_kitap_ochen1.doc303 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы “Зур Русак “Чулпан”балалар бакчасы”

“Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркеме өчен Әйләнә-тирә белән таныштыру шөгыле

                                                 Әзерләде:

                                                                                  I кв. категорияле тәрбияче

                                                                  Абдуллина З.И.

Тема: Бездә кышлаучы кошлар

Максат:  1. Кошларга карата ярату хисләре, сакчыл караш, шәфкатьлелек            тәрбияләү, аларга булышу теләге уяту.

2.  Сорауларга төгәл, тулы итеп җавап бирүләрен булдыру, сүзлек запасын баету, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру.

3. Балаларны безнең якларда кышлаучы 4-5 кош белән таныштыру, аларның нәрсә белән тукланулары, кыш көне аларга кешеләр ярдәмгә килүләре турында, аларга җим куярга кирәклеген аңлату.

Алдан эш: кышлаучы кошлар рәсеме карау, табышмаклар, шигырьләр, бармак уеннары өйрәнү.

Сүзлек өстендә эш: томшык, җимлек, җим, тәпи.

Рус теле сүзлеге: дятел, синица, снегирь, ворона, воробей, зимующие птицы, кормушка.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау-җавап, дидактик уен, күрсәтү, аңлату, күзәтү, әдәби сүз.

Җиһазлау: кышлаучы кошларның рәсемнәре, чыршы агачы, җимлек, җим. Балаларны оештыру, урыннары: өстәлләр читтә, урындыклар ярым түгәрәк итеп, такта каршына тезелгән. Шөгыль башында балалар такта янына басып агачта утырган кошларны карыйлар, исемнәрен атыйлар. Урындыкларга утыралар, әңгәмә дәвам ителә. Өстәл артына басып, кош гәүдәсен җыю.                                            Шөгыль барышы:

        1. Балалар идәнгә куелган агач һәм анда беркетелгән бездә кошлаучы кошларга карап, ярым-түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче аларның игътибарын агачка һәм андагы кошларга юнәлтә.

  • Балалар, карагыз әле, нинди агач пәйдә булган монда? Дөрес, чыршы. Аның ботакларында нәрсәләрдер утыра?
  • Дөрес, кошлар.
  • Әйдәгез әле  агачка нинди кошлар кунганын белер өчен мин сезгә  табышмаклар әйтәм (балалар җавабы)

Карга, песнәк, чыпчык, тукран, күгәрчен.

  • Без бу кошларны бер сүз белән ничек атыйбыз?
  • Дөрес, бездә кышлаучы кошлар.
  • Ә хәзер кем аларны рус телендә атап чыгара? (дятел, воробей, синица, снегирь, ворона). Они зимующие птицы.
  • Ни өчен без аларны бездә кышлаучы кошлар дип атыйбыз? (балалар җавабы).
  •  Чөнки алар салкыннан курыкмыйлар, җылы якларга да очып китмиләр. Шулай да кыш көннәрендә аларга ярдәм итәргә кирәк. Кыш көне бөтен җирне ап-ак кар каплый, аларга азык табуы кыен. Ә ничек ярдәм итеп була сон? (балалар җавабы).
  • Агач ботакларына җимлекләр эләбез, җим сибәбез. (Тәрбияче җим салынган җимлек күрсәтә).
  • Менә бу җимлек, мин аңа җим (ипи валчыклары) салдым. Рус телендә без аны кормушка дип атыйбыз. (балалар җим, җимлек, кормушка сүзләрен кабатлый).

        2.  Хәзер без сезнең белән “нәрсә очып китте” дигән уен уйнарбыз.

Күзләрне йомабыз, көчле җил чыкты һәм бер кош очып китте.

  • Кем әйтә, нинди кош очып китте? (балалар җавабы)
  • Дөрес, песнәк. (уен дәвам итә)

        3.  Д/у “Кисәкләрдән кош гәүдәсен җый”

  • Балалар ярымтүгәрәк итеп куелган урындыкларга утыралар.Тактада кошның гәүдә өлешләрен карау, формасын ачыклау, бергәләп җыю.
  • Тәрбияче: Бу кошның нәрсәсе? (гәүдәсе)

                  Ул нинди формада? (озынча түгәрәк)

Уен дәвам итә, һәр өлешен бергәләп атап чыгу.

  • Ә хәзер сез үзегез өстәл артларына килеп баскан килеш, кошның гәүдәсен җыеп карыйсыз (балалар төзиләр, төзеп бетергәч, тәрбияче балалардан гәүдә өлешләрен тагын бер кат күрсәтеп чыгуларын сорый).

Физкультура.  Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтү)

                          Килгән бер чыпчык (бер бармакны күрсәтү)

        Мине чакыра (үзен күрсәтү)

        “Чык әле, ди, чык” (кул изәү)

        Алдый ул, беләм (бармак янау)

        Гел шулай итә (җилкәне җыеру)

        Йөгереп чыксам (йөгерү хәрәкәте)

        Оча да китә (очу хәрәкәте)

Ял итүне дәвам итеп, бармаклар белән уйнап алабыз.

        Карга килер  казан асар

        Торна килер тоз салыр

        Саескан килеп салма салыр

        Песнәк килеп пешерер

        Чыпчык килеп төшерер

        Камил ашап бетерер (һәр бала үз исемен әйтә).

Балалар: Без бүген сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Без кошларны канатлы дусларыбыз дибез. Чөнки алар кешелергә, табигатькә файда китерәләр, агачлардан, басулардан зарарлы бөҗәкләрне, корткычларны чүплиләр. Кошларны куркытырга, рәнҗетергә ярамый.

Шөгылебезне йомгаклап “Мин дә” дигән уен уйнап алыйк.

Тәрбияче:

-Алмаз кошларга җим бирде (балалар мин дә )                    

- Илшат кошларга таш атты (балалар дәшми)

 -Алсу белән Рамил кош оясы ясадылар (балалар мин дә)

 -Ирек агачтагы кош оясын туздырды (балалар дәшми)

Тәрбияче апа. Кошлар – безнең дусларыбыз ди.

Балалар: Әйе, кошлар безнең дусларыбыз!

        Тәрәз каршына (тәрәзәгә күрсәтү)

                          Килгән бер чыпчык (бер бармакны күрсәтү)

        Мине чакыра (үзен күрсәтү)

        “Чык әле, ди, чык” (кул изәү)

        Алдый ул, беләм (бармак янау)

        Гел шулай итә (җилкәне җыеру)

        Йөгереп чыксам (йөгерү хәрәкәте)

        Оча да китә (очу хәрәкәте)

        Карга килер  казан асар

        Торна килер тоз салыр

        Саескан килеп салма салыр

        Песнәк килеп пешерер

        Чыпчык килеп төшерер

        Камил ашап бетерер (һәр бала үз исемен әйтә).

Тәрбияче:

-Алмаз кошларга җим бирде (балалар мин дә )                    

- Илшат кошларга таш атты (балалар дәшми)

 -Алсу белән Рамил кош оясы ясадылар (балалар мин дә)

 -Ирек агачтагы кош оясын туздырды (балалар дәшми)

Тәрбияче апа. Кошлар – безнең дусларыбыз ди.

Балалар: Әйе, кошлар безнең дусларыбыз!

Олы Урсакавылында балалар бакчасы ачу тантанасы.

                                                                                     Кунакларны каршы алу.

  1  Кыз Ипи-тоз, якты йөз белән

                 Кунак каршына чыктык.

                Сезгә зур ихтирам белән

                Тәмле нигъмәтләр тоттык.

   2 Кыз   Сездәй кадерле дусларны

                   Зурлыйбыз чын күңелдән.

                    Ипи-тоздан авыз итеп,

                    Әйдә, узыгыз түрдән!

Икесе бергә :  Рәхим итегез!

( Кунаклар ипи-тоз һәм чәк-чәктән авыз итәләр, бакча бинасына кадәр үтәләр.)

1 алып баручы. Хәерле көн,  хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар,  әти-әниләр!

Бүген бездә зур тантана .Балалар бакчасы ишекләрен  киң ачып,яңа бинада нәни дусларын каршылый.

1 алып баручы.  Авылыбызда мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны үсә. Алар - районыбызның, авылыбызның киләчәге.

Сезне балалар бакчасына йөрүче сабыйлар сәламли:

     

1 бала. Матур итеп киендек,

            Бүген бәйрәмгә килдек.

            Сезне күргәч, кунаклар,

            Шатландык та сөендек.

2 бала    Бакчага йөгереп килсәм                                                                                                                   Бүлмәләргә нур иңгән                                                                                                                                                   Ерак җирне якын итеп ,                                                                                                                    Абый – апалар килгән

3 бала.  Рәхмәт абый-апаларга,

             Күркәм бакча төзегәнсез,

              Нәни малай һәм кызларга

               Матур булсын дигәнсез.

   

   

8 бала             Безнең бакча шундый җирдә-

                          Тирә-ягы гөл генә,

                          Мондый балалар бакчасы

                        Кайбычта да бер генә.

Җыр, Гөлбакча

      

    2 алып баручы : Бәйрәм дәрте бүген һәрбер өйдә

                                   Куанычлар балкый йөзебездә.

                                   Бәйрәмебез ямен уртаклаша

                                    Зур кунаклар бүген түребездә. 

       . Рөстәм Нургалиевичка

    Рәхмәтләребез чиксез.

   Өр-яңа  булган бакчабыз

Шуңа да бик шат без.

Без бу яңа бакчабызга

Бик шатланып килдек ич.

Без сезгә бик рәхмәтле

Альберт Ильгизарович

 1 алып баручы. Сүз Кайбыч муниципаль районы башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр  улына бирелә.

                                                           Чыгыш

2 алып баручы        Бәйрәмебез гөрләп үтсен,

                                   Истә калсын гомергә

                                    Шатлыкларны уртаклашып,

                                    Кунаклар килгән безгә.

  Депутат  Ильдар Ирековичка сүз бирелә

  Депутат Равил Шәйдәүләтовичка.

Барлык җитәкчеләр дә

Бик күп булышлык итте.

Бәхетле балачак өчен

Ямьле бакча өлгертте

Сүз мәгариф бүлеге мөдире Шакиров Илдар Абдулловичка бирелә.

Төзүчеләр дә бик уңган

Тырышып эшләделәр

“Рәхим итегез, балалар,

Бу бакча сезгә”,-диләр

Будем веселы, здоровы,

Будем добрый свет дарить.

Приходите в гости чаще

Путь для вас всегда открыт.

      1 алып баручы  Олы Урсак җирле үзидарә башлыгы Зиннатуллин Габбас Габделхәй улына бирелә

                                                          Чыгыш

2 алып баручы: Һәр җирдә бер хикмәт көтә

                            Бүген гади көн түгел.

                             Бүген- бакчабыз бәйрәме,

                             Шуңа шатлана күңел.

Әти- әниләр исеменнән сүз         Сафиуллина Зөлфиягә   бирелә

Чыгыш:(Хөрмәтле районыбыз җитәкчеләре, килгән кунаклар! Безнең сабыйларыбыз бүгеннән башлап  искиткеч матур, җылы,иркен бакчага йөри башлыйлар.Шатлыгыбызның чиге юк.  Безнең балаларыбызга шундый зур бүләк ясавыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Альберт Ильгизровичка!Рәхмәт республикабыз житәкчеләренә, төзүчеләргә көнне төнгә ялгап эшләгәннәре өчен. Рәхмәт җирле үзидарә җитәкчеләренә,бакча коллективына

Сезгә баргызга да зур сәламәтлек, эшегездә  уңышлар телим.)

1 алып баручы.      Тәрбияче!

Сездәдер ул йөрәкләрнең иң олысы

Сездәдер ул күңелләрнең иң җылысы

Һәр көн сезгэ ничә сабый карап тора

Алар сезне  әниседәй якын күрә

          Сүз балалар бакчасы мөдире Адуллина Зөмәрә Ибраһим кызына бирелә:(Хөрмәтле   кунаклар, балалар һәм әти-әниләр! Бүген зур   дулкынлану  белән шатлык,сөенеч хисләрен кичерәбез.  төзелгән  бакчабыз  балалар кабул итәргә әзер. Һәр бүлмәдә өр-яңа җиһазлар, уенчыклар,савыт-саба...Монда балаларны мәктәпкә әзерләү өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Хөрмәтле, Альберт Ильгизарович, төзүчеләр, килгән кунаклар,әти- әниләр Сезгә хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Сабыйларыбыз монда  яратып йөрсен, сау – сәламәт булсын, тиешле белем һәм тәрбия алсын  өчен көчтән килгәннең барысын да эшләрбез. Барыгызны бәйрәм белән котлыйм.Эшегездә уңышлар телим.

:

Хәерле юл сезгә нарасыйлар

Матур булсын сезнең уйларда

Тормыш юлыгызның дәвамы да

Ошасын иде шушы көннәргә!

Рәхмәт яусын безнең хәлне

Аңлаган һәр кешегә.

Министрга, җитәкчегә

Һәм барлык төзүчегә.

 

Символ года-2018”

Хаялеев Расуль

Большерусаковский  детский сад”Чулпан”

“Символ года –“2018”

Большерусаковский детский сад”Чулпан”

Хаялеев Расуль

Хаялеев Расуль

Большерусаковский детский сад”Чулпан”

“Символ года-2018”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Бездә кышлаучы кошлар"

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кошлар турында алган белемнәрен тирәнәйтү;сөйләмдә ясалма һәм кушма сүзләр куллану күнекмәләре бирү,эзлекле һәм мөстәкыйль фикерләүне, к...

“Бездә кышлаучы кошлар” зурлар төркеме өчен тирә-юнь белән таныштыру шөгыле

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру...

Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”

   Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

ООД "Бездә кышлаучы кошлар"

ООД по познавательному развитию в старшей группе...

“Танып белү” белем бирү өлкәсендә гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру оештырылган белем бирү эшчәнлеге конспекты “Бездә кышлаучы кошлар”

зурлар төркемендә  гомум дөнья картиналар күзаллауын булдыру буенча "Бездә кышлаучы кошлар" темасына ачык шөгыль конспекты...