“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.
план-конспект занятия по окружающему миру (старшая группа) на тему

Аухадшина Светлана Александровна

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Кайбыч муниципаль районы Олы Кайбыч балалар бакчасы «Миләшкәй”

 “Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар”

темасына әйләнә тирә белән танышудан

зурлар төркеме өчен

уен-шөгыль эшкәртмәсе.

(Татар балалары төркеме өчен)

1 категорияле тәрбияче

С.А.Аухадшина

2014 ел


Максат.

Балаларны татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар.

  1. Тәрбияче биргән сорауларга төгәл җавап кайтара белү күнекмәләрен үстерү.
  2. Кунакта үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү.
  3. Балаларда татар халык иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.
  4. Милли ризыклар һәм милли киемнәр турындагы белемнәрне тирәнәйтү.

Актив сүзләр: кунакчыл, милли, өчпочмак, чәк-чәк, коймак, калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек, камзул.

Җиһазлар: папье-маше ысулы белән эшләнгән, татар бизәкләре белән бизәлгән савыт-саба: самавыр, кәсәләр, тәлинкәләр; милли ризык, җиләк-җимеш муляжы; милли киемнәр.

Техник җиһаз: интерактив такта, аудиоязма “Әпипә”җырының көе.

Алдан әзерлек эше: балалар белән җырлы-биюле уен өйрәнү, шигырьләр ятлау; рәсемнәр карау, слайдлар әзерләү.

Эшчәнлек барышы.

Оештыру өлеше.

- Балалар, бүген безнең шөгыльне карарга кунаклар килде, әйдәгез, алар белән исәнләшик әле. Ә хәзер барыбыз да урыннарга матур һәм дөрес итеп утырдык.

-  Балалар, бүген без татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турында сөйләшеп алырбыз.

Төп өлеш:

Әби-бабаларыбыз элек-электән үк кунакчыл булган, кунакка ачык йөз, сый-хөрмәт күрсәткән.

-  Ягез  балалар, әйтегез әле, кешеләр ни өчен бер-берсенә кунакка йөриләр?( Балалар җавабы).

- Без кунакларны каршы алырга ничек әзерләнәбез соң?

  • Кунакларны нинди сүзләр белән каршы алабыз?
  • Татар халкы кунакны нинди ризыклар белән сыйлый?
  • Менә, мин сезгә милли рызыкларыбыз (1 слайд) һәм милли киемнәребез турында рәсемнәр әзерләдем. Игътибар белән карап һәм тыңлап  барырсыз.

2 слайд.   Коймак – татар милли ризыгы.  Татарларда коймакларны чәйгә чыгаралар.

3 слайд.   Чәк-чәк татар халкының бәйрәм ризыгы.

4 слайд.   Өчпочмак – татар милли ризыгы. Камыр эченә сарык (шулай ук каз сыер ите, суган һәм бәрәңге тутырыла.) Кайнар мичтә пешерелә. 

5 слайд.  Кыстыбый (шулай ук күзикмәк, якмыш) — камырдан һәм бәрәңге измәсеннән торган татар милли ризыгы.

6 слайд.   Гөбәдия - бәйрәмнәрдә әзерләнә торган катлы бәлеш.

7 слайд.   Кош теле — татар милли ризыгы. Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Суынгач уылган шикәр комы белән сибелә.

  • Татар халкы кунакны менә шундый ризыклар белән сыйлый.  

8-9 слайдлар. -  Татар халкының милли киемнәрен дә карап үтик: апа кешеләр     итәкле күлмәк, аның өстеннән бизәкле алъяпкыч, яки камзул кияләр. Башларына яулык бәйлиләр,  ягъни калфак тагалар. Абый кешеләр башларына түбәтәй, өс киеме: күлмәк һәм камзул, аякка – читек кияләр.

Калфак кигән кыз баланың                      Килешеп тора түбәтәй

Багып алчы йөзенә.                                   Аның күркәм йөзенә.

Нинди гүзәл татар кызы                          Нинди матур татар улы

Күз тимәсен үзенә.                                    Күз тимәсен үзенә.

  • Татар халкының милли киемнәрен дә карап үттек.
  •  Балалар, табын янында әдәпле утыру кагыйдәләрен дә искә төшереп үтик әле:
  1. Табын янында уйнап, сөйләшеп утырырга ...  ( ярамый).
  2. Өстәлдәге ризыкларны берсен алып, берсен куеп, сайланырга... (ярамый) .
  3. Зур кабып ашарга... (ярамый).
  • Рәхмәт, балалар. Бик дөрес. Менә хәзер, бу белемнәрегезне уенда кулланабыз.
  •  Уенның исеме: “Алсуның туган көненә кунаклар чакырабыз”. Уенның барышын аңлатып үтәм. Игътибар булыгыз.                                                                                        
  1. Кызлар арасыннан Алсу исемле татар кызын – төп геройны (Шоба тотып) сайлап алабыз. Кем өстен чыга, шул кыз – Алсу була һәм татар кызының милли киемен кия.
  2. Тәрбияче, ягъни мин – Алсуның әнисе булам һәм камзул киеп, яулык бәйлим.
  3. Калган балалар –Алсуның дуслары. Сез дә милли киемнәрне киясез һәм чыгып өй тирәсендә җыелышып, сөйләшеп  утырасыз.
  4. Өй эче күренеше ясыйбыз.
  5. Алсу туган көн турында  шигырен сөйли:

- Җырлыйсым килә бүген,        Чөнки,чөнки, чөнки нәкъ

                       Биисем килә бүген.                  Бүген бит туган көнем.

                       

  1. Әнисе Алсуны туган көне белән котлый.
  2. Алсу: -Рәхмәт, әнием.
  3. Менә шулай итеп, әнисе белән Алсу арасында үз-ара сөйләшү оештырыла:

Әнисе: - Кызым, туган көнеңә иптәшләреңне чакырасыңмы соң?

Алсу: - Әйе, әнием, чакырам.

Әнисе: - Әйдә, кызым, тиз генә өйне җыештырып, табынны әзерләп алыйк.

Син өстәлгә ашъяулык, идәнгә җәймә җәй. Ә мин табын әзерләрмен.

Ай-һай, тәмле булып, кызарып пешкәннәр өчпочмаклар! Менә кайнар коймаклар! Чәйгә - чәк-чәк, кәнфитләр! Җиләк җимеш тә куям. Булды, кызым. Самавырны гына чыжлатып җибәрәсе калды. Кызым, акыллым, әйдә чакыр инде дусларыңны кунакка. “ Сәләм дусларым! Сезне туган көнемә чакырам! Әйдәгез, кунак булырсыз”- дип чакыр.

Алсу: - Ярар, әнием. Мин хәзер!  (Чыгып, дуслары янына бара.)

- Сәләм дусларым! Сезне туган көнемә чакырам! Әйдәгез, кунак булырсыз.

               (Алсу артыннан тезелешеп, өйгә керәләр.)

Әнисе: - Исәнмесез! Ай-һай, нинди матур киенгәнсез! Нинди матур безнең татар халык киемнәре: кызларга да килешә, егетләргә дә килешә. Күз тимәсен үзегезгә! Алсуны туган көн белән котлагыз инде.

Барысы да: - Туган көнең белән, Алсу!

Алсу: - Рәхмәт, сезгә!

Әнисе: - Рәхмәт сезгә миннән дә! Әйдәгез, табын янына утырыгыз. Коймактан, өчпочмактан авыз итегез! Чәк-чәк белән, тәмле кәнфитләр белән чәй эчегез! (Табын артына утыралар, чәй эчкән булалар). Тәмле булдымы?

Барысы да: - Рәхмәт, бик тәмле булды.

Әнисе: - Алсу кызым, дусларың белән “Түбәтәй” уенын уйнап алыгыз.

Алсу: - Әйдәгез, дуслар, уйнап алабыз! Миңа ул уен бик ошый.

Барысы да: - Әйдә! Безгә дә ошый! (Түгәрәккә тезелешеп басалар).

Әнисе: - Шигри сүзләрен искә төшерик әле. Яле, Алсу, син аны бик яхшы беләсең. Әнә Ильфирның түбәтәен сорап тор.

Алсу: -  Илфир, түбәтәеңне бир әле.

            Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең.       Түбәтәең энҗеле дә, укалы.

Бик ераклардан кунакка килгәнсең.     Түбәтәем менә кемдә тукталды.

 (Уен барышы: Көйгә түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Көй туктый, түбәтәй кемдә кала, шуңа “җәза” бирелә.)

Алсу: - Яле, дустым, җырлап кына ал әле. (Түбәтәй кемдә кала, шул җырлый).

Әнисе: -   Ягез, дуслар, биеп тә алыйк инде. (Егетләр кулларын билгә куеп, кызлар итәкләрен тотып бииләр, парлашып әйләнәләр).

Әнисе: - Булдырдыгыз, рәхмәт сезгә. Алсу, сиңа туган көнең ошадымы?

Алсу: - Әйе. Бик күңелле булды минем туган көнем! Рәхмәт сезгә, дусларым! Барысы да: - Рәхмәт үзеңә, Алсу!

Тәрбияче: - Менә нинди кызык итеп уйнап була икән ул! Уен бетте. Без хәзер балалар һәм апалар.  Балалар, сезгә уен ошадымы соң? (Балаларның җавабы.) Балалар, без уенда татар халкының нинди күркәм гадәтләрен күрсәттек?                   ( Кунакчыл булу, кунакларны ачык йөз белән каршы алу.)

  • Әйе. Кунакта уйнап, җырлап һәм биеп күңел ачтык. Рәхмәт. Сез, бу татар халык милли киемнәрдән – бик матур һәм күркәм күренәсез.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар халык ризыклары

Слайд 2

Коймак Коймак – татар милли ризыгы . Сыек камырдан эшләнә. Түгәрәк формалы . Татарларда коймакларны чәйгә чыгаралар .

Слайд 3

Ч әк-чәк. Чәк-чәк , татар халкының бәйрәм ризыгы . Вак-вак итеп кисәләр, аны таудай өяләр , бал белән катыралар .

Слайд 4

Өчпочмак Өчпочмак – татар милли ризыгы . Камыр эченә сарык ( шулай ук каз сыер ите , суган һәм бәрәңге тутырыла .) Кайнар мичт ә пешерелә.

Слайд 5

Кыстыбый Кыстыбый ( шулай ук күзикмәк, якмыш ) — камырдан һәм бәрәңге измәсеннән торган татар милли ризыгы .

Слайд 6

Гөбәдия Гөбәдия - бәйрәмнәрдә әзерләнә торган катлы бәлеш. Пешкән гөбәдияне кискәч, тәме ягыннан да, төсе ягыннан да бер-берсенә туры килә торган ашамлыклар катлам-катлам булып , аермачык күренеп тора.

Слайд 7

Кош теле Кош теле — татар милли ризыгы . Озынча камыр кисәкләрен майда кыздырып әзерләнә. Суынгач уылган шикәр комы белән сибелә .

Слайд 8

Татар халык милли киемнәре

Слайд 9

Калфак кигән кыз баланың Багып алчы йөзенә. Нинди гүзәл татар кызы Күз тимәсен үзенә . Килешеп тора түбәтәй Аның күркәм йөзенә. Нинди матур татар улы Күз тимәсен үзенә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Көзге экологик сукмак буенча сәяхәт» темасына экологик танып-белү экскурсиясе.(зурлар төркеме).

Балалар бакчасында булган экологик сукмак буенча көз көнендә үткәрелгән экскурсия....

Танып белү. Зурлар төркеме балалары белән «Кыргый хайваннар» темасына шөгыль

Балаларда кыргый хайваннарга карата кызыксыну һәм сакчыл караш тәрбияләү. Кыргый хайваннар турындагы белемнәрен баету.Аларның нәрсә белән тукланулары, яшәү шартларына ничек җайлашулары турында сөйләү....

Зурлар төркеме белән ачык дәрес конспекты «Алсуның туган көнендә»

Задачи:  Пробуждать интерес к изучению татарского языка.Активно помогать каждому ребёнку в освоении татарского языка в рамках требований УМК.Совершенствовать все стороны речи: добиваться чистого ...

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

«Кыш» темасына оештырылган белем бирү эшченлегенең технологик картасы зурлар төркеме балалары өчен

Балаларның кыш фасылы турындагы белемнәрен ачыклау, кыш билгеләре турындагы күзаллауны киңәйтү....

“Кышкы урманга сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)

Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.Кышкы табигатьнең мат...