“Кышкы урманга сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Шамсутдинова Лениза Мисбаховна
  1. Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.
  2. Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_urmanga_syaht_zurlar_torkeme.docx24.11 КБ

Предварительный просмотр:

 “Кышкы урманга сәяхәт”

(Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)

Максат: программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.

Бурычлар:

  1. Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.
  2. Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.
  3. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.

Җиһазлар: слайдта рәсемнәр: поезд, кышкы табигать, сары шар, чыршы, чана, чаңгы, “Кышкы уеннар” сериясеннән картиналар.

Сүзлек өстендә эш: тимераяк, сәяхәт.

Методик алымнар: әңгәмә, презентация күрсәтү.

Эшчәнлек барышы.

1. Кереш өлеш:

а) психогимнастика.

Кулларга без тотындык,

 Бер-беребезгә елмайдык.

 Җылы күчте кулларга

 Рәхәт булды дусларга.

-Исәнмесез, балалар!

- Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер шигырь укыйм. 1нче слайд

Бу шигырь кайсы ел вакыты турында?

Урманнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп – якты бөтен урын.

Кыш бабай, килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.

Г. Латыйп

( Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Кыш икәнен каян белдегез? ( Кар ява. Кыш көне Кыш бабай килә.

Урманнар, кырлар кар белән каплана.)

-Әйе, балалар, бу шигырь кыш турында. Без дә бүген матур кыш

турында сөйләшербез.

2 нче слайд

Ә Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Безне бүген кызыклы сәяхәт көтә.

Юлга чыгар алдыннан кәефләрне барлыйк әле. Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана) Минем дә кәефем тыныч зәңгәр күк йөзендәге йомшак ак болыт сыман. Димәк, без юлга чыгарга әзер.

 

 б) артикуляцион гимнастика.

 3нче слайд

-Менә бу – без сәяхәт итәчәк поезд. Аның тавышы гадәти түгел. Кузгалып китәр алдыннан ул нинди аваз чыгара? (Ш-ш-ш) Кем шулай гүли ала? (3-4 бала гүли) Поезд кузгалсын өчен барыбызның да гүләве кирәк. Әйдәгез, бергәләп гүлибез. (Балалар бергәләп ш-ш-ш авазын кабатлыйлар)

-Хөрмәтле пассажирлар! Үзегезнең урыннарыгызны алыгыз. Хәзер кузгалабыз. Поезд тавыш бирә: ш-ш. (Балалар бергәләп ш-ш-ш дип кабатлыйлар)

 

2. Төп өлеш:

 4 нче слайд

б) тел шомарткыч.

-Балалар, кыш матур. Менә миндә бу искиткеч матурлыкны күреп шигырь язу теләге туды. Сез миңа булышасызмы?

(Рәсемнәр күрсәтелә)

Ш-ш-ш

Елмая күктә ………(кояш). 5нче слайд

Ша-ша-ша

Әйтерсең ул……….(сары шар).6нчы слайд

Шы-шы-шы

Ян тәрәзәгә каршы

Үсеп утыра …………(чыршы).7нче слайд

Шу-шу-шу

Әйдә монда утырма,

Я чана, чаңгыда …..(шу). 8нче слайд

9нчы слайд

 - Менә балалар кышкы аланга килеп тә җиттек.Нинди матур монда. Балалар кышкы аланда сез нәрсәләр күрәсез?(Балаларны активлаштыру). 

10нчы слайд

Агачларны күзәтү.

- Балалар, агачларга карагыз әле. Агачлар нәрсә белән капланган?

-Кар белән капланган.

- Ә менә бу нинди агачлар?( Чыршы белән нарат).

- Аларның ылыслары нинди төстә? ( Яшел).

-Әйе, балалар, чыршы белән нарат кышын да , җәен дә яшел төстә калалар.

- Ә башка агачлар җәен киенәләр, кышын чишенәләр.

11нче слайд

6. Чыршы төбендә серле сандык табу.

- Балалар, мин чыршы төбендә нәрсәдер күрәм. Өстенә күп кар да яуган.

Әйдәгез, алып карыйк әле. Сандык түгелме соң бу? Ачып карыйк әле.

( Эченнән җимлек килеп чыга).

-Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?

- Әйе, дөрес бу җимлек.

- Җимлек белән нишлиләр соң?

-Кошлар өчен җим салалар.

12 нче слайд

-Ә сез нинди кышлаучы кошларны беләсез?

-Песнәк, күгәрчен,чыпчык, кызылтүш, тукран, чәүкә, саескан.

Әйдәгез, җимлекне агачка элик һәм кошларга җим салыйк. Без киткәч, алар

җимлеккә очып килерләр. Балалар, әйдәгез, бергәләп кошларны җим чүпләргә чакырыйк.

Слайд

 в) физкультминут «Кошлар ашату»

Менә кошлар очып килде (очу хәрәкәтләре ясыйлар)

Җимлеккә.

Әй, сөенде алар анда (сикергәлиләр)

Җим күпкә.

Әй, чукыйлар алар җимне  (башлары белән чукыган хәрәкәтләре ясыйлар)

Җимлектән.

Сөенешеп тыпырдыйлар

Җимлектә.

Слайд 13

 Ә менә мин сезне бүген чукыр дигән тагын бер кышлаучы кош белән таныштырам.

Чукыр (Клёст)  ылыслы урманнарда яши. Читтән караганда чукыр попугайга ошаган. Ата чукыр кызгылт, ә ана чукыр сары төстә була. Аларның томшыклары чалшайган була, ягъни өске томшык аска караган, ә аскы томшык өскә карап тора. Ләкин аларның туганда томшыклары туры була. Әниләре аларны туендырганда аларга чалыш томшык кирәкми дә. Ә үзләре азык табып ашый башлауга аларның томшыклары кәкерәя башлый. Чукырлар чыршы һәм нарат күркәләренең орлыклары белән тукланалар. Әнә шул орлыкны эләктереп алу өчен аларга чалыш томшык кирәк тә инде. Чукырлар кышның нәкъ уртасында, иң салкын вакытта бала чыгаралар. Балалары өшемәсен өчен ояларын да калын итеп, ике катлы итеп ясыйлар. Алар чыршы, нарат күркәләренең орлыкларын ашыйлар. Шуны ашаганга күрә алар өшемиләр. Чукыр нарат күркәләрен өзеп ала да, аягы белән тотып торып, орлыкларын чукып чыгара. Ул кулга бик тиз ияләшә. Түшәм буйлап томшыгы белән ябышып йөри алганга күрә аны «Рус попугае» дип йөртәләр.

-Кыш көне кошларга салкын. Алар кар астыннан азык таба алмыйлар. Миләш җимешләре коелып бетмәсә, алар шуның белән тукланалар. Шуңа күрә,без кошларга ярдәм итәбез.

14 нче слайд паровоз

7. “ Йомшак кар” уены.

- Күрәсезме, балалар, нинди матур булып , ап – ак кар ява. Әйдәгез, карлар белән уйнап алабыз.

Кар, кар, кар ява:

Бураннарны туздыра ( Куллары белән очу хәрәкәтләре ясыйлар, аннан бер

урында әйләнеп торалар).

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра (Кулларын сузып карны тоталар,аннан кулларын кулга

туңу хәрәкәтләре ясыйлар).

Йомшак карны алабыз ( иеләләр),

Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарлау хәрәкәте).

Кар атышып уйныйбыз

Бик күңелле яшибез ( кул чабып бер урында сикерәләр).

15нче слайд

8. Кыргый җәнлекләр белән танышу.

- Урманда бит кыргый җәнлекләр дә яши.

- Әйдәгез, нинди җәнлекләр яшәгәнен белү өчен табышмакларның

җавапларын табыйк.

1.Кыш көне ак 2. Сорыдыр төсе,

Җәй көне соры. Үткендер теше,

Урманнан чыгар, Урманда йөри,

Кыр буйлап чабар (Куян.) Бозаулар эзли (Бүре.)

3.Нечкә билле,

Көлтә койрыклы (Төлке).

4.Кош түгел оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне ярата,

Сызгырса, урманны яңгырата (Тиен.)

5.Җәен урманга патша,

Кышын кардан да аста ( Аю.)

6.Энәсе бар, ә тегә алмый (Керпе.)

- Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши инде?

- Төлке, бүре, тиен, куян,аю, керпе.

-Шушы җәнлекләрнең кайсылары кыш көне йоклыйлар?( Аю, керпе.)

-Алар нәрсә белән тукланалар? ( Балаларның җаваплары тыңлана.)

- Дөрес, тиен кыш көне киптерелгән гөмбә, чикләвек белән туена. Аю белән керпе йоклый. Бүре белән төлке куян эләктерергә тырыша. Куянкай агач кайрысы кимерә.

16 нчы слайд

9. Сәяхәттән кайту.

- Балалар, безгә кайтырга да вакыт җитте.

- Сезгә урманда ошадымы?

- Ә нәрсә ошады?Ни өчен ошады?

- Ни өчен ошамады?

- Әйе, балалар, урман үзе бер сихри дөнья икән ул. Урманда тынлык. Урман кыш көне татлы йокыга тала. Урмандагы һәрбер кош, һәрбер җәнлек кышны исән – сау үткәреп җибәрсен.Без дә мәрхәмәтле булыйк, аларга ярдәм итик.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Алсуның туган көненә без чакырдык кунаклар” темасына әйләнә тирә белән танышудан зурлар төркеме өчен уен-шөгыль эшкәртмәсе.

Бу уен-шөгыльдә балаларда татар халкының күркәм гадәтләреннән берсе – кунакчыллык турындагы белемнәрен тирәнәйтү максаты куелды....

Катнаш зурлар төркемендә ачык шөгыль

Зурлар hәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен сөйләм үстерүдән оештырылган эшчәнлек  конспекты.Тема: Кыш җитте. Кышкы уеннар....

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

Зурлар төркемендә рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты.

Зурлар төркемендә  рус телле балалар белән, УМК элементлары кулланып, ачык шөгыль конспекты....

Кышкы урманга сәяхәт. (Зурлар төркеме өчен сөйләм үстерү шөгыленнән конспект)

программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү....

Ачык шөгыль әти-әниләр белән Сөйләм теле үстерү “Язгы урманга сәяхәт”

Балаларның  язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру...