Ачык шөгыль әти-әниләр белән Сөйләм теле үстерү “Язгы урманга сәяхәт”
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)

Галиева Рамиля Алековна

Балаларның  язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatiya_na_22_aprelya.docx20.48 КБ

Предварительный просмотр:

Ачык шөгыль әти-әниләр белән

Сөйләм теле үстерү “Язгы урманга сәяхәт

(сәнгать - эстетик үсеш өлкәсе белән берләштерү)

Интеграль белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше (сөйләм үстерү), танып белү

Максат. Балаларның  язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.

Бурычлар:  Белем бирү:  кайда? нинди? сорауларына җавап бирергә өйрәтү; өстә, агач төбендә сүзләрен куллану хисабына сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү; аваз ияртемнәрен дөрес әйтүдә күнектерү; [ш] авазының дөрес әйтелешен ныгыту, ел фасылларына бәйле табигатьтәге үзгәрешләр турында белемнәрен формалаштыруны дәвам итү; 

 Үстерелешле. балаларның игътибарын, күзәтүчәнлеген үстерү;

Тәрбияви:  табигать объектларына сакчыл караш тәрбияләү.

Методик алымнар: әңгәмә, сорау.

Сүзлек өстендә эш: яз, тамчы, кар эри, кояш

Җиһазлар. Туган телдә сөйләшәбез,  (134бит) Ф.В.Хәзрәтова. язгы урман күренешен сурәтләү өчен агачлар; агач башындагы тиен һәм куян рәсеме; җил тавышы аудиоязмасы.

Эшчәнлек барышы.Хәерле кич . Ничек хәлләрегез?

Яз, яз, яз җитә, (кулларны чәбәклиләр)

Тәрәзәне ачтылар (йодрыкларны бер ачалар, бер ябалар)

Тып-тып итә, (идәнгә чүгәләп, бармаклар белән тукылдыйлар)

Эре-эре тамчылар (кулларны чәбәклиләр).

Мотивация. Балалар, без бүген сезнең белән язгы урманга барып кайтабыз. Барасыгыз киләме?

(Музыка яңгырый “Яз турында”)

Тәрбияче: Менә, балалар, без килеп җиттек. Без кая килдек? (Урманга.) 

Урман нинди? ( Урман матур,серле, тылсымлы)

Кошлар оча, кошлар агач ботакларына кунганнар.

Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар үсә.) (Активлаштыру. Тәрбияче урман рәсеме күрсәтә.)

Балалар, урмандагы агачлар биекме? (Биек.) Әйдәгез, кулларны өскә күтәреп, биек агачларны күрсәтегез әле! Менә шулай. Бик яхшы. Балалар, агачларга карагыз әле.

Балалар, кыш көне агачларның яфрак лары бар идеме? (Юк.)

Кыш көне агачлар ял итәләр, ә яз көне уяналар. Яз көне яфраклар барлыкка килә. (Алдан утырткан агач ботакларын күрсәтү яфрак ярган)

Балалар, әйдәгез, тыңлап карыйк әле. Менә җил исә, агачларның яфраклары селкенәләр һәм җыр лыйлар: «ш-ш-ш». Яфраклар нишлиләр? (Җырлыйлар.) Ничек җыр лыйлар?

Әйдәгез, яфраклар кебек җырлап алыйк әле: «ш-ш-ш». (Балалар кабатлыйлар.)

 Балалар, урманда нинди җәнлекләр яши, беләсезме? (Куян, тиен, бүре, аю ) (һәр җәнлекнең хәрәкәтен күрсәтү)

Тәрбияче Мин сезгә табышмаклар әйтәм, ә җавапларын бергәләп урманнан эзләрбез.

Колагы озын, үзе йомшак, үзе куркак, урман да яши. (Куян.)

Куян кайда утыра? (Агач төбендә.)  Балалар, ничек уйлыйсыз, куян ни өчен агач төбенә качкан  икән? (Бүре дән курыккан.  Балалар, куян да, яз килүен белеп, тунын алмаштырган.

Куян чык агач төбеннән, утырма анда. Балалар, әйдәгез, куянны чакырыйк әле: «Куян, кил монда!» Әйдә, куян, кил монда! Балалар белән уйнап алыйк.

Физкультминутка. УМК  “Күрсәт әле үскәнем”  (2-3 яшьлек балалар өчен җыр)

Балалар, карагыз әле, монда да бер җәнлек бар. (Балаларның игътибарын агач башында утырган тиенгә юнәлтә.) Бу — тиен.

Тиеннең өе кайда? Әйдәгез, тиеннең өен күрсәтегез әле. (Балалар кулларын өскә күтәрәләр.) Әйе, тиен агач башында яши.  

Балалар  язгы урманда бик рәхәт! Тик безгә инде бакчабызга кире кайтырга вакыт җитте.(Музыка астында балалар кайталар)

Әти-әниләр, балалар белән берлектә кисеп ябыштыру эшчәнлеге. (Язгы табигать куренешенә урманда кургәннәрне ябыштыру куян,  кошлар, тиен, кояш )

Нәтиҗә ясау.  Балалар, без шөгыльдә кая бардык? Нинди җәнлекләрне күрдек?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Тылсым иленә сәяхәт" (Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча ачык шөгыль )

Белем бирү процессында мәкаль һәм табышмакларны куллану...

Уртанчылар төркемендә катнаш: сөйләм теле үстерү һәм рәсем шөгыле. Тема. Песи, песи, пескәем…

Нинди аучы коралсыз,Тычкан тота төн буе,Аннан мыегын селкетепЙоклап ята көн буе....

“Татарстанда яшәүче милләтләр” темасына сөйләм теле үстерүдән зурлар төркеме өчен интегральләштерелгән шөгыль эшкәртмәсе.

 Татарстан Республикасының күпмилләтле булуы турындагы белемнәрен киңәйтү һәм балаларда  башка милләт вәкилләренә карата хөрмәт, дуслык хисләре тәрбияләү максатына ирешү....

Шөгыль конспекты "Язгы урманга сәяхәт".

Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты...

Сөйләм телен үстерү буенча ачык – шөгыль конспекты. Тема: “Яшелчәләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү "Яшелчәләр" темасы буенча шөгыль-конспект...

“Кышкы урманга сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)

Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.Кышкы табигатьнең мат...