Шөгыль конспекты "Язгы урманга сәяхәт".
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Низамиева Фания  Саубановна

Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл otkrytyy_urok.docx40.55 КБ

Предварительный просмотр:

Язгы урманга сәяхәт.

5-6 яшьлек балалар  өчен интегральләштерелгән турыдан – туры белем бирү эшчәнлеге.

Максат: Балаларны язгы табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

Тәрбия бурычлары: табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, игътибарлылыкларын, кызыксынуларын булдыру.

Үстерү бурычы: картинага карап җөмләләр төзү,  лексик базаны баету.

Белем бирү бурычы: табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе : танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәламәтлек, иҗади сәнгать, музыка.

Методик алымнар һәм чаралар: уен, күрсәтмә  материал, сүзлек өстендә эш, математиканы кабатлау, сораулар, әдәби тел, үсендерү - мактау, кул эше.

Жиһазлау:  проектор, такта, ноутбук,  язгы табигатьне сүрәтләгән слайдлар

 (кояш елмаюы, табигатьнең  уянуы, карлар эрүе,  сулыклар,  агач бөреләре ачылу), Зарипова З.М. Таратма материаллар, хат, җәнлек эзләре, ясалма агачлар, сулык,  керпе рәсеме, табышмаклар, күркәләр, умырзая чәчәге, гофр. кәгазь (ак,яшел), җилем, картон, кошлар тавышы, гөрләвек агуы тавышы яздырылган аудио язма.

Сүзлек өстендә эш: умырзая, гөрләвек.

Әсбаплар:

  1. Методик кулланма.Зарипова З.М. “Туган телдә сөйләшәбез” 5-7 яшь.  
  2. “Балачак аланы” 208 бит.
  3. Методическое пособие для воспитателей дошкольных образовательных учреждений "Балачак – уйнап -көлеп үсәр чак"

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш мизгеле.
  2. Төп өлеш.

1. Сүзле уен  «Хәерле иртә».

2. Хат белән танышу. Сюрприз.                                                                                        

3. Урманда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

4. Урманга килү.

5. Сулыш алу гимнастикасы

6. Яз турында сөйләшү

7. Ял минуты.

  1. Практик өлеш.
  1. Табышмакларга жавап бирү.
  2. Геометрик фигураларны искә төшерү.
  3. Яңа сүзләрне ныгыту йөзеннән язга карата җөмләләр төзү.
  4. Уен «Нәрсә артык».
  5. Кисеп ябыштыру. Умырзая чәчәге ясау.
  1. Йомгаклау

Эшчәнлек барышы

Балалар тәрбияче артыннан кереп  ярым түгәрәккә  басалар.

Тәрбияче: Балалар, карагыз эле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә  бик шатбыз.  Әйдәгез  әле,  алар белән елмаеп исәнләшәбез.

      Исәнмесез.  Хәерле иртә, барчагызга да!

Әйдәгез  хәзер  «Хәерле иртә»  уенын уйнап алабыз. Минем арттан кабатлагыз.

Хәерле иртә!

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы?  (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы?

Хәерле иртә, кояш (кулларын сузып)

Мин уяндым.

Молодцы, балалар!

Менә, балалар, бөтенегезнең  дә кәефләре әйбәт.

Тәрбияче: Ай – яй, балалар, безгә кемдер килгән бит. Кем эзләре микән ул?

Барып карыйк эле, бу эзләр кая алып бара микән? Хат түгелме соң бу?  (балалар магнит тактага кадәр баралар һәм тәрбиячегә хатны алып бирәләр).

Тәрбияче: Балалар, бу хатны кемнән дип уйлыйсыз? (урман җәнлекләреннән һ.б.) Эйдәгез, хатны укыйк эле.

“Бәләкәч” балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларга хат.

Исәнмесез, балалар! Барлык урман  җәнлекләре исеменнән, мин – тиен, сезгә хат язам. Балалар, мин сезне сихри язгы урманыбызның матурлыгын күрергә кунакка чакырам. Сезне бездә кызыклы очрашулар көтә. Көтеп калабыз. Сәлам белән тиенкәй.

Тәрбияче: Балалар, барабызмы?

Балалар: Эйе.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, башта урманда үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп китик әле.

Урманда нишләргә ярамый инде? Әйе дөрес, балалар, шауларга, кычкырып сөйләшергә, агачларның ботакларын сындырырга, чәчәкләрне өзәргә ярамый.

Хәзер урманга барсак та була. Күзләрне йомабыз, тынычланабыз. Әкрен генә күзләрне ачтык, менә без урманга килеп тә җиттек. (Тыныч кына музыка)

Тәрбияче: Менә урманга  килеп тә җиттек. (Слайд 3,4, 5, 6)

Карагыз эле бу гүзәллекне, матурлыкны! Кошлар сайрый, гөрләвекләр ага. Каен, нарат, чыршы агачлары үскән. Яз исе, урман, бөре исе килә!

Ә күктә кояш елмая. Балалар, рәхәтләнеп урман һавасын сулыйк әле!

 (Сулыш алу гимнастикасы -  тирән итеп сулыш аласы да әкрен генә чыгарасыз, шулай итеп 3 тапкыр кабатлыйсы.)

Тәрбияче: Балалар, чыршы төбендә  кемдер бар бугай. Керпе икән. Ул безгә нидер әйтмәкче була. Табышмаклар икән.            (Слайд 9)

Бу табышмакларга җавап бирсәгез урманда нинди җәнлекләр яшәгәнен белербез? Җавап биреп карыйк әле.

  1. Үзе ялагай, үзе хәйләкәр

Ул нәрсә булыр,

Я, әйтеп җибәр (Төлке)

 (Слайд 10)

  1. Узе кардай ап – ак ул,

Озын колак бик сак ул,

Дошман күрсә элдертә,

Кем аны куып җитә.  (Куян)

(Слайд 11)

  1. Асрамый да умарта,

Балны бик, бик ярата.

Кышын сөя йокыны,

Язгача тормый ята. ( Аю) 

 (Слайд 12)

Молодцы!

Бик тапкыр булып чыктыгыз!

Арыдыгызмы? Әйдәгез, ял итеп алабыз.

Ял минуты «Язгы урман».

Язгы урманга килдек (йөрү хәрәкәте),

Матур урманга килдек (кулларны як – якка җәю).

Ак каен тора унда,

Ямь – яшел чыршы сулда (як – якка карап күрсәтү).

Карлар инде эрерләр ( кул учларын алга суза),

Елга булып агарлар (елга аккан хәрәкәт күрсәтү).

Әнә куян сикерә (сикерү),

Ул бүредән элдертә ( урында йөгерү).

Тәрбияче: Бик әйбәт, балалар, ял да иттек. Әнә ничек итеп гөрләвекләр дә ага.  Гөрләвек безгә нидер әйтергә тели ахрысы. (Слайд 13)

 Бирем: «Боз кисәкләреннән агачлар, җәнлекләр төзе».

Карагыз әле, балалар.  Бу боз кисәкләре нәрсәләргә охшаган? Ниндиләренә?

Балалар: Геометрик фигураларга. Өчпочмак, шакмак, түгәрәк, турыпочмакка.

Тәрбияче: Молодцы. Әйдәгез, кем нәрсә ясый? Нинди фигуралардан файдаландыгыз?  Ничә очпочмак, ничә шакмак кулландыгыз?

Молодцы! Менә гөрләвекне атлап та чыктык.

Картинага карап җөмләләр төзү.

Тәрбияче: Балалар, карагыз эле, нинди матур чыршы, күркәләр тугелме соң бу?  Бу күркәләр гади түгел. Әйдә әле, ,,,,,  бер күркәне өзеп ал. Күркәнең артында рәсем. Шул рәсемдәге сүз кергән җөмлә төзибез. Сезгә бу картина да ярдәмгә килер. (Слайд  14)

Молодцы!

Балалар, сез  кошлар тавышын ишетәсезме? Нинди матур итеп сайрыйлар,әйе бит? Балалар, бөтен кошлар да бездә кышлыйлармы? (Слайд  15, 16)

Балалар:Юк.

Нинди кошлар бездә кышламыйлар?

Балалар: Сыерчык, кара карга, кыр казлары, торналар, кыр үрдәкләре.

Тәрбияче: Әйе, дөрес.

 «Нәрсә артык» дигән уен.

Кайсылары күчмә  кошлар, кайсысы юк. Бездә  кышлаучы кошны әйтегез.

Молодцы! (Слайд 17, 18, 19)

Әнә теге аланлыкта нинди матур чәчәкләр микән. Бу нинди чәчәкләр,  беләсезме?

Балалар: Умырзая.

Тәрбияче: Әйе, балалар, умырзая.  Язның беренче чәчәге. Менә мин сезгә бер матур шигырь укып китәм, игътибар белән тыңлагыз әле.

Шигырь уку. Р. Әухади «Умырзая».

- Ул, мөгаен, кар астында

Озак ятып ялыккандыр…

Бәлки шуңа тиз-тиз генә

Карны ачып калыккандыр!?

Ә минемчә белгәндер ул

Бу аланга без киләсен…

- Ничек белсен!? Чәчәк бит ул!

- Шундый матур! Күз тимәсен!

…Умырзая тыйнак кына,

Безнең сүзне тыңлап тора.

Тәрбияче: Балалар, язгы урман ошадымы сезгә?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Урман белән хушлашыр вакыт та җитте. Кемнәр белән таныштык без урманда?

Язгы урманда нинди узгәрешләр була? (куян тунын алыштыра, аю йокысыннан уяна, гөрләвекләр ага, агачлар бөреләнә, умырзая чәчәк ата).

Тәрбияче: Әйдәгез, күзләрне йомыйк та, без хәзер бакчабызга кайтыйк һәм шушы матур умырзая чәчәкләрен үз кулларыбыз белән ясап карыйк.

Чәчәк ясау:

  1. Әзер, ясалган чәчәк күрсәтү.  (слайд 20, 21)
  2. Ничек ясыйсын аңлату һәм ясау.

Молодцы! Булдырдыгыз. Бу матур чәчәкләрне кемнәргә  бүләк итеп була?

Безнең тиздән әниләр бәйрәме җитә. Сез бу ясаган открыткаларны әниләрегезгә  бүләк итәрсез. Бүгенге эшчәнлектә  актив булганыгыз өчен рәхмәт. Кунакларыбыз белән саубуллашабыз һәм чыгабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

"Урманга барабыз"

Нәниләр төркеме балалары өчен ачык шөгыль конспекты...

Сюжетле-уенлы шөгыль “Ак калач ( урманга сэяхэт

ШӘҺӘР ФӘННИ – ПРАКТИК КОНФЕРЕНЦИЯСЕНДӘУРТАНЧЫЛАР  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ “Урманга Сәяхәт”ИСЕМЛЕ ТЕАТРАЛЬЛӘШТЕРЕЛГӘНФИЗКУЛЬТУРА ДӘРЕСЕНЕҢ ПЛАН КОНСПЕКТЫ...

Кышкы урманга сәяхәт. Утранчылар төркемендә комплекслы шөгыль конспекты

Итоговое комплексное занятие  в средней группе на татарском языке: "Путешествие в зимний лес"...

"Урманга сәфәр" (мәктәпкә хәзерлек төркемендә физкультура шөгыле)

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә физкультура шөгылеТема: “Урманга сәфәр”.Максат: Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның хәрәкәт активлыгын төрлечә белем бирү юнәлешендә үстерү.Белем бирү өлкәсе бурычла...

Ачык шөгыль әти-әниләр белән Сөйләм теле үстерү “Язгы урманга сәяхәт”

Балаларның  язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру...

“Кышкы урманга сәяхәт” (Зурлар төркеме өчен ачык шөгыль)

Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.Кышкы табигатьнең мат...