Конспект занятие по окружающий среде.
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа) на тему

Шаманова Альфинур Котдусовна

Занятия по окружаещему миру.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_zanyatie_po_okruzhayushchiy_srede.docx22.47 КБ

Предварительный просмотр:

 Конспект: “Куян кызы өчен матур итек”

4-5 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү + кисеп ябыштыру буенча план-конспект

 

Максат:

1. Кыш турында    белемнәрне тирәнәйтү.

2. Балаларның сөйләм телен үстерү.

3. Балаларга таныш булган милли орнаменты –лалә чәчәге белән итекләрне бизәү, чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.

4. җәнлекләргә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Юнәлеш: аралашу, иҗади эшчәнлек.

Алдан эшләнелгән эш: Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятен уку.

Белем бирү эшчәнлеге: халкыбызның милли  орнаменты булган киемнәре күрсәтелгән рәсемнәрне туплап  папка төзү, орнаментлар белән шаблоннар, куян, итек рәсемнәре әзерләп кую.

Тарату   материаллары:     итек, татар орнаментлары шаблоннары, гуашь, төрле зурлыктагы пумалалар, су өчен  стаканнар, салфетка

Шөгыль барышы.

Т: Хәерле иртә, балалар! Кәефегез ничек, әйбәтме?

Б. Хәерле иртә. Әйе, әйбәт.

Т. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

Һәр җир каралган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак,туган? (Кыш көне) (Г. Тукай)

Балалар, бу шигырь-табышмак юлларын игътибар белән тыңладыгыз. Бу кайсы ел фасылы турында икән. ?

Б. Кыш турында.

Т. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?

Б. Кыш вакыты.

Т. Балалар, кыш икәнен каян беләсез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар?

Б. Кар ява, көннәр суык.

Т. Кар нинди?

Б. Ак, ябышкак.

Т. Балалар, сез бүген бакчага килгәндә туңмадыгызмы?

Б. Туңдык. Урамда бүген җил.

Т. Бүген җил нинди?

Б. Бүген җил суык, көчле.

Т. Ул ничек улый?

Кышкы  җил  тавышы  кую  аудио  язма  куела.

Б. У-у-у! –дип улый.

Т. Көннәр нинди?

Б. Кыска, аяз.

Т. Агачлар нинди төстә күлмәк кигәннәр?

Б. Ак төсле күлмәк кигәннәр.

Т: Балалар, ә кыш көне сез ничек итеп киенәсез?

Б: Җылы итеп. Өсләребезгә җылы курткалар, башка шапкалар, кулларга бияләйләр, аякларга итекләр киябез.

Т. Бик дөрес, булдырдыгыз, балалар. Әйе, балалар, карлы, суык чын кыш җитте. Бергәләп кабатлыйк: карлы, суык чын кыш җитте.

   Кыш  турындв  презентаөия  карау.

Шулвакыт ишек шакыйлар. Куян керә.

Куян: Исәнмесез, балалар.

Б. Исәнме, Куянкай

Куян. Хәтерлисезме, балалар, сез А. Алишның “Куян кызы” әкиятен укыган идегез. Бүген мин сезгә кунакка килдем.

Т: Куян нишләптер бик күңелсез. Әйдәгез әле, балалар, куян белән бер уйнап алыйк. Аның да кәефе күтәрелер.

Уенның исеме: “Куянкай”.

Бергәләп түгәрәк ясап басабыз.

Т: Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә,

Б: Менә шулай, менә шулай, (балалар баш өстенә кулларын куеп селкетәләр)

Колакларын селкетә.

Т: Куян,туңа башлагач,

Т: Тәпиләрен җылыта

Б: Менә шулай, менә шулай (әле бер, әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар)

Тәпиләрен җылыта.

Т: Куян тагын да туңа,

Сикергәләп тә куя,

Б: Менә шулай, менә шулай (куян кебек сикерәләр)

Сикергәләп тә куя.

Т: Кем куркытты куянны ? (урыннарына йөгерәләр)

Куян сикереп качты.

Б: Менә шулай, менә шулай (ике аякта сикереп баралар).

Куян сикереп качты.

Куян: Минем урманда иптәшләрем бик күп, алар ялан тәпи йөриләр. Шулар өчен бик борчылам . Аларның аяклары бик туңа. Сез аларга итекләр ясап бирмә алмассызмы дип килгән идем.

Т. Безнең бакча балалары бик игелекле, Куянкай. Бер дә борчылма, балалар сиңа булышырлар. Балалар, әйдәгез әле Куянкайга матур итекләр ясап бирик.

Б: Бик шатланып.

Т: Әйдәгез әле киселгән итеккә бик матур лалә чәчәге төшерәбез. (Балалар өстәл артларына утыралар).

Т:  Балаларга  куркынычсызлык  кагыйдәләре  турында  аңлатыла.

Шабланнар  белән  ничек  эшләргә  кирәклеге  күрсәтеленә.  Авырыксынган  балаларга  булышу.

Т:. Ә хәзер шул итеккә төшкән лалә чәчәген төрле төсләр кушып үзегез теләгән төскә буягыз. (Башта күрсәтелә, төрле төстәге буяу белән итекләргә чәчәкләр төшерәләр, нәтиҗәләр ясала).

Т: Менә нинди итекләр матур булды! Булдырдыгыз, балалар. Балалар, рәсемнәребезне Куян кунагыбызга күрсәтик .

Куян: – Балалар, барыгызга да бик зур рәхмәт! Ничек матур, пөхтә итеп ясагансыз. Хәзер инде минем кебек, башка куян дусларымның да кышкы салкыннарда тәпиләре бер дә туңмаячак. (Шөгыль ахырында балалар итекләрне куян янына куялар.) Минем дә сезгә бүләкләрем бар (Балаларга бүләкләр өләшә).

Б: Рәхмәт, Куянкай.

Куян: – Балалар, сезгә дә бик зур рәхмәт, ләкин миңа китәргә кирәк. Бүләкләрегез бик ошады. Сау булып торыгыз, балалар!

Б. Сау бул, Куянкай, безне онытып бетермә, тагын кунакка кил.

Т: Балалар, ни өчен кыш көне итек кияргә кирәк? (Йомгак ясау).

 

 

 

 

  Килдебәк    авылы  “ Кояшкай”  балалар  бакчасы  тәрбиячесе  :

Шаманова   Әлфинур  Котдус  кызының  белем  һәм  тәрбия  бирү  эшчәнлеге .

 Тема :    “Куян кызы өчен матур итек”

4-5 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү һәм  кисеп  ябыштыру буенча   белем  бирү эшчәнлеге.

4.12.2017  ел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Теоретический семинар Тема: Представление о понятии «среда» Структурно-содержательная характеристика образовательной среды

Среда человека охватывает совокупность природных (физических, биологических, химических) и социальных факторов, которые могут влиять прямо или косвенно, мгновенно или долговременно на жизнь человека.Ч...

ТИПОЛОГИЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СРЕДЫ. ПРИНЦИПЫ И МЕТОДЫ ОРГАНИЗАЦИИ ТВОРЧЕСКОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СРЕДЫ.

ТИПОЛОГИЯ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СРЕДЫ. ПРИНЦИПЫ И МЕТОДЫ ОРГАНИЗАЦИИ ТВОРЧЕСКОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ СРЕДЫ. консультация для воспитателей....

Презинтация для воспитателей"Инновационный подход в создании предметно - развивающей среды"(ФГТ-условие изменения предметно - развивающей среды детского сада)

Презинтация для воспитателей "Инновационный подход в создании предметно - развивающей среды "(ФГТ-условие изменения предметно - развивающей среды детского сада)...

ПОЛОЖЕНИЕ конкурса «Предметно-развивающая среда ДОУ – 2013г» с аналитической справкой-анкетой «Самооценка предметно-развивающей среды»

Настоящее Положение разработано в соответствии с планом работы департамента образования администрации города Перми на 2013-2014 учебный год, утвержденным приказом начальника департамента образов...

Предметно – пространственная развивающая среда как аспект образовательной среды для дошкольников.

Как известно, развитие ребёнка происходит в деятельности. Никакое воспитывающее и обучающее влияние на ребёнка не может осуществляться без реальной деятельности его самого. Для удовлетворения своих по...

«Организация мобильной предметной среды и создание максимальной двигательной нагрузки детей в течение дня» Круглый стол «Организация мобильной предметной среды и создание максимальной двигательной на

Круглый стол «Организация мобильной предметной среды и создание максимальной двигательной нагрузки детей в течение дня» по реализации ОО «Физическая культура»...

Предметно-развивающая среда, как часть образовательной среды. Изменение предметно-развивающей среды в зависимости от возраста и индивидуальных особенностей детей.

В дошкольной педагогике под термином «развивающая среда» понимается «комплекс материально-технических, санитарно-гигиенических, эстетических, психолого-педагогических условий, обеспе...