МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ КҮҢЕЛ АЧУ “УТ БЕЛӘН ШАЯРМА!”
материал по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Описание материала: Предлагаю вам сценарий развлечения для дошкольников по правилам пожарной безопасности на татарском языке. Через театрализованную деятельность дети пополняют и расширяют знания по пожарной безопасности, формируют умения грамотного поведения при пожаре. Разработка сценария будет полезна методистам дополнительного образования, руководителям Дружин юных пожарных, педагогам дошкольных образовательных учреждений. Данное мероприятие с удовольствием посмотрят и поучаствуют в нем дети с 5 до 7 лет.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК ТӨРКЕМЕНДӘ КҮҢЕЛ АЧУ “УТ БЕЛӘН  ШАЯРМА!”

Шайдуллина Ф.Ш.

МАДОУ №64

Описание материала: Предлагаю вам сценарий развлечения для дошкольников по правилам пожарной безопасности на татарском языке. Через театрализованную деятельность дети пополняют и расширяют знания по пожарной безопасности, формируют умения грамотного поведения при пожаре. Разработка сценария будет полезна методистам дополнительного образования, руководителям Дружин юных пожарных, педагогам дошкольных образовательных учреждений. Данное мероприятие с удовольствием посмотрят и поучаствуют в нем дети с 5 до 7 лет.

Интеграцияләштергән белем һәм тәрбия бирү өлкәсе

Танып белү, сөйләм үстерү, әдәби –эстетик тәрбия, социаль-коммуникатив,физик үсеш

Төре

Интеграцияле берләштерелгән күңел ачу иртәсе

Балалар катнашындагы үзенчәлекле эш төрләре

Аралашу, сәхнәләштерү, дидактик ярыш элементлары кергән уеннар, музыкаль эшчәнлек

Максат

Балаларда табигатькә сакчыл караш, ярдәмчеллек, татулык, бердәмлек хисләре тәрбияләү;

Уен-биремнәр һәм сәхнәләштерү аша янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен системага салу, тирәнәйтү;

Янгын сүндерүче һөнәре турында күзаллауларын киңәйтү.

Бурычлар

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштыруны дәвам итү;

Янгын вакытында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәсен һәм телефон белән дөрес файдаланырга өйрәтү;

Җаваплылык хисе тәрбияләү.

Методик яраклыгы һәм формасы

ЛЕГО конструкторын кулланып “101” номерын төзү;

Янгын сүндерү коралларын өйрәтү өчен “Дөрес урнаштыр” ярышы -уены;

“Җитез янгын сүндерүчеләр” ярышы-уены;

Сәхнәләштерү;

“Күбәләкләр биюе”;

“ Ут биюе”;

Җыр “Марш пожарных”;

Күмәк җыр “Булмасын янгын”

Җиһазлау

Проектор аша рәсемнәр,слайдлар;

Янгын сүндерүче киемнәре, сәхнәләштерү өчен костюмнар;

Ярышка күрсәтмәлекләр: чиләкләр, көрәкләр, ут сүндергечләр, кызыл төстәге тукымалар, 2 щит, плакат һәм уеннарга атрибутлар;

Зал бизәлеше: керпе  өе, мич, өн, алан, баннер, балалар рәсеме күргәзмәсе

Алдан эшләнгән эш

Янгын сүндерүче һөнәре, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән танышу, шигырьләр, табышмаклар, җырлар һәм биюләр өйрәнү, рәсемнәр ясау

Соңыннан эшләнәсе эш

Янгын куркынычсызлыгы каыйдәләрен кабатлау, ныгыту

Күңел ачу барышы.

Тәрбияче белән балалар музыка астында керәләр.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар һәм хөрмәтле кунаклар! Без бүген бик кирәкле әйберләр турында сөйләшербез. Ә нәрсә турында сез табышмаклардан белерсез.

1.Тәне –агач, башы-күкерт,

   Чырт итә, дөрләп китә.

   Әгәр саксыз маташсаң,

   Янгын да килеп җитә. (Шырпы).

2.Кырам, җимерәм,

   Судан куркам. (Ут).

3.Янгын белән көрәшә,

  Үзе бик тә батыр ул.

  Көнен-төнен йокламый,

  Безне шулай саклый ул.(Янгын сүндерүче).

А.б.: Булдырдыгыз балалар! Бүгенге күңел ачу “Ут белән шаярма!” дип атала.Бәйрәмебезнең болай аталуы юкка гына түгел.Саксыз эш иткән очракта утның кешегә нинди бәла-каза китерүен барыбыз да бик яхшы белергә тиеш.

- Балалар, әйтегез миңа ни өчен ут – дус? (Чөнки ул җылыта).

- Ә ни өчен ут – дошман? ( Янгын чыгарга мөмкин).

- Әкем безне янгыннан коткара? ( Янгын сүндерүче).

( Янгын сүндерүче көрә).

Янгын сүндерүче: Хәерле көн, балалар һәм кунаклар! Бу “Сөөмбикә” балалар бакчасымы? Ә сез мине таныдыгызмы?(Янгын сүндерүче). Дөрес әйттегез, балалар, мин янгын сүндерүче булам. Ә менә янгын сүндерүче нинди булырга тиеш? ( Көчле,курку белмәс, җитез, батыр, кыю һәм спорт белән шигыльләнүче).

Янгын сүндерүче: Әйдәгез ике командыга бүленеп, “Яшь янгын сүндерүчеләр” уенын уйнап алыйк.Сез үзегезнең белемегезне, батырлыкны, җитезлекне күрсәтерсез. Сез әзерме? (Әйе).

Мин “Көчлеләр” һәм “Батырлар” командаларын ярышка чакырам.

(Музыка астында ике команда тезелеп баса).

Уеннар: 1.  Беренче ярыш ”101 биремен төзү” дип атала. Дөрес һәм тиз төзелгән номер җиңүче була. ( ЛЕГО конструкторы кулланыла).

2.  Икенче уен “Дөрес урнаштыр” дип атала. Ике командага 2 янгын сүндерүчеләрнең щитлары бирелә.Бу щитка кирәкле кораллар урнаштырырга кирәк. (2 мольбертка – 2 щит урнаштырыла.Кораллар картоннан ясалынган була.Аларны балалар бер-бер артлы щитка ябыштырып урнаштыралар).

3. Соңгы ярыш “Җитез янгын сүндерүчеләр” дип атала. Сигнал буенча капитаннар “Янгын чыккан өй” янына йөгерәләр һәм рупор алып “Янгын!” дип кычкыралар. Икенче бала янгынчылар каскасын кия,туннелне үтә һәм өй янында торучы ут сүндергечне алып янгынны “сүндерә”.Аннары Ут сүндергечне урынына куя һәм кире кайта. Уен дәвам итэ.

Янгын сүндерүче:Булдырдыгыз, балалар! Сез мине бик нык шатландырдыгыз. Сез шундый батырлар, җитезләр һәм чын дуслар.Шуңа күрә бүгенге ярышта сез барыгыз да җиңүчеләр.Мин сезгә “ Ышанучан Көрпе” дигән әкият бүләк итәм, иһтибар белән тыңлагыз.

“Ышанучан Көрпе” әкияте

А.б. Бу хәл әкият урманында булган...

(Аланга 2 күбәләк очып чыга ).

“Күбәләкләр биюе”

1 күбәләк: Сәлам матур, аланыбыз!

                    Ничек яшисең, дустыбыз?

2 күбәләк: Төрле чәчәгеңне без яратабыз,

                    Аның арасында көндә очабыз! (Очып китәләр).

А.б.: Бу урманда гөмбәләр дә яшәгән...

( Малайлар- гөмбәләр чыга).

1 гөмбә: Кешеләр бик электән

               “Ут – бигрәк кирәк!”-дигән.

               Утны бик яратканнар,

               Аны нык саклаганнар.

2 гөмбә: Ут булганда – якты,

                Ут булганда – җылы.

                Утсыз яшәп булмый,

                 Бер эшебез дә бармый.

3 гөмбә: Әгәр ут белән шаярсаң –

                Бәләгә син калырсың!

                 Барыбызда яхшы белә

                 Ниләр ярамаганын,

                 Шырпы алып, учак ягып

                 Чыгарга мөмкин янгын.

Бергә:      Юк, без теләмибез,

                  Булмасын янгын,

                  Табигатьтә безгә

                  Бар нәрсә якын!

( Гөмбәләр китә , аланга Саескан очып керә).

Саескан: Игътибар!Игътибар! Мин урман караулчысы- Саескан булам.

                  Бөтен җирне барлыйм,

                  Урманыбызны саклыйм! (Очып китә).

А.б.:         Шул вакытта урманнан

                 Көрпе өенә кайта.

                 Миченә кисеп утын

                 Өстенә салып кайта.

(Керпе өй янына килә, мич янына утынны бушата).

Керпе:    Ничек рәхәт,ничек яхшы!

                 Минем өемдә җылы һәм якты!

                 Өем яңгырдан саклый,

                 Мичемдә уткай җырлый! (Мич артыннан ут карап тора).

Ут:           Хо- хо-хо !

                 Моңаеп утырасың?

                 Ник миңа карамыйсың?

                 Мичтән мине,чыгар әле,

                 Бер баскычта уйнат әле.  

Керпе:    Син мичеңдә утыр әле,

                 Уйнарга син ашыкма әле!

А.б.:         Ә Ут тыңламый,

                 Көчлерәк яна башлый.

Ут:           Әйдә, Керпе, сөйләшик,

                  Бер беребезгә карыйк.

                  Мич ишеген азрак ач,

                  Кабат ябырсың җылынгач.

Керпе:     Ярар, ишекне ачыйм,

                  Тагын азрак җылыйныйм.

А.б.:          Ышанучан Керпе ишекне ача

                  Һәм җылынып йоклап китә.

                   Ә Ут вакыт уздырмыйча

                   Мичтән тизрәк чыгып кача.

“Ут биюе” (Ут һәм 4 кыз – ялкын бииләр).

Ут:             Ха-ха-ха!

                   Керпене мин алдадым,

                   Инде иреккә чыктым.

                   Йөгерим мин урманга,

                   Кырларга һәм болынга –

                   Бөтен җирне яндырыйм –

                   Кара кайгыга батырыйм!

А.б.:   Урманның аланында шаян Тиеннәр сикерә.

( Аланга кызлар – Тиеннәр йөгереп чыгалар. Аларның яннарыннан Ут үтеп китә. Тиеннәр куркып кала).

1 Тиен:     Ялкын үләнгә капты,

                  Яфрак яна башлады.

2 Тиен:    Безнең урманга явыз Ут килде,

                 Безгә яшәргә тынычлык бетте!

3 Тиен:    Качыгыз! Урманда янгын!

                  Җәлләми Ут агачын,

                  Хайванны, чәчәкләрне,

                  Кошларны, бөҗәкләрне!

                  Янгын көчле бигрәк –

                  Аны сүндерергә – су кирәк! (Тиеннәр качалар).

А.б.:          Ә Ут вакытны уздырмый,

                  Туктарга һич җыенмый.

                  Ялкыннарын тарата –

                  Урманны янгын баса!

( Музыка астында Ут йөгереп чыга һәм урман буйлап ялкыннарын тарата).

Ут:            Ничек миңа күңелле –

                  Урманда йөрүләре!

                  Урманда миңа иркен –

                  Рәхәтләнеп биермен!

(Ут өнең тирәсендә әйләнеп ала).

А.б.: Шул вакытта Саескан очып бара иде.

(Саескан очып керә һәм өн янында туктап кала).

Саескан: Караул! Ялкын! Ялкын!

                  Каян чыкты бу янгын?

                  Бөтен җирдә ут балкый,

                  Безгә куркыныч яный!

(Саескан очып китә, өннән Аю чыга һәм урманнан Төлке күренә).

Аю:           Йә, раббым, өнем яна,

                  Өй яннары да утта!

                  Коткарыгыз, хайваннар,

                  Булышыгыз, дускайлар!

А.б.:          Төлке узып барганда,

                   Койрыгы утка эләгә.

Төлке:       Бу Ут тәртипсез,усал –

                    Койрык калды чуть исән!

                    Аю – дус коткар мине,

                   Тыңла инде Төлкене!

Аю:            Керпегә тизрәк йөгерик,

                   Янгын сүндерүчене чакырыйк!

Төлке:      Керпедә телефон бар,

                   Керпе, син безне коткар!

(  Аю белән Төлке Керпенең өенә йөгерәләр).

А.б.:          Йөгереп Керпе өенә җитәләр,

                  Ашыгып бергә ишекне шакыйлар.

Бергә:      Тук!Тук!Тук!

Төлке:      Керпе – дус, ач тизрәк!

                  Урманда кайгы – хәсрәт!

  (Керпе чыга, Аю белән Төлке анарга янгын күрсәтәләр. Керпе , куркып, як-ягына карый).

Керпе:      Мин гаепле барсына,

                  Янгынның чыкканына.

                  Явыз Ут ышандырды,

                  Мичемнән алдап качты.

                  Ничек Утны туктатырга,

                  Урманны коткарырга?

Төлке:      Тизрәк, тизрәк ашыгыйк,

                   Янгын сүндерүчеләр чакырыйк!

Аю:            Әгәр килсә кайгы,

                    Чыкса көчле төтен ,

                    Югалма син шунда –

                    Җый тиз генә “101”!

(Керпе өенә йөгерә һәм Болытка телефоннан шалтырата. Сәхнәнең бер ягыннан Болыт күренә һәм телефон трубкасын ала).

Керпе:        Алло!Алло!

Болыт:      Алло! Мин-Болыт!

                    Тыңлыйм сезне!

Керпе:        Бездә янгын! Урман яна!

                    Өйләребез утта кала!

                    Сезнең ярдәмегез кирәк,

                    Бу янгынны сүндерик тизрәк.

Болыт:      Сезнең үтенечегез кабул ителде,

                   Проблебыгыз миңа аңлашылды.

                   Янгын сүндерүчеләр барып җитәрләр

                   Һәм сезгә ярдәм итәрләр.

(Болыт телефон трубкасын куя һәм янгын сүндерүчеләргә эндәшә).

Болыт:     Әй, Янгын сүндерүчеләр!

                  Иң җитез ярдәмчеләр!

                  Сезнең ярдәмегез бигрәк

                  Урманга хәзер кирәк.

                  Урманда кайгы-хәсрәт –

                  Утны сүндерергә кирәк!

(Музыка астында 2 янгын  чыга.

Жыр “Я стану пожарным”(Кононова И.сүзләре һәм музыкасы)

Утны сүндерергә тырышалар.Кулларына кызыл тукыма тотып Ут кулларын тибрәтеп тора).

А.б.:          Усал Ут туктамый,

                  Көчлерәк яна башлый.

(Янгын сүндеречеләр өн янында туктап калалар).

1Янг.сүн.:Урман халкы , килегез –

                   Безгә ярдәм итегез!

 2Янг.сүн.:Ашыгыгыз, җәнлекләр,

                    Кулда булсын чиләкләр,

                    Көрәк, кәйлә, башкасы –

                    Бергәләп җиңик утны!

(Җәнлекләр бергәләшеп янгынны сүндерә башлыйлар).

А.б.:            Менә Ут туктап калды,

                    Артка чигинә башлады,

                    Кечерәйде, хәлсезләнде –

                    Мичкә керде дә качты...

Саескан:    Игътибар!Янгын сүнде!

                    Урман тынычлап калды!

Керпе:        Бу хәлгә мин гаепле,

                     Гафу итегез мине!

                     Гафу итегез, зинхар

                      Бүтән хата ясамам.

(Әкияттә катнашкан балалар ярым түгәрәк ясап басалар).

1Янг.сүн.:Янгын чыгу очраклары

                   Бер кайчан да булмасын,

                   Ут – күздән сакласын Аллаһ,

                   Кайгы – хәсрәт тумасын.

2Янг.сүн.:Барыбыз да яхшы белә

                   Ниләр ярамаганын.

                   Уйнасаң ут – ялкын белән

                   Чыгарга мөмкин янгын!

Бергә: “Саклана белсәң, ут – дус ул, игътибарсыз булсаң – явыз дошман ул!”

             Надо ночью, надо днём,

             Быть внимательным с огнём!

ҖЫР “Булмасын янгын”(Вильданова Л.сүзләре,Хисматуллина Л.музыкасы)

А.б.: Ребята, мы узнали как нужно обращаться с огнём.Давайте ещё раз вспомним правила пожарной безопасности:

- Какой номер телефона нужно набирать в случае пожара? ( 101).

- Какие огнеопасные предметы вы знаете? ( Спички, зажегалки и т.д.).

- Чем можно тушить небольшое возгорание? ( Водой, песком, огнетушителем, плотной тканью).

- Булдырдыгыз, балалар!

1 Бала:       Йортыбыз имин булсын,

                    Күңелебез тыныч булсын,

                    Төрле хәлләр була тора,

                    Гомерләр озын булсын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Математика буенча мәктәпкә әзерлек төркемендә “Төймәкәй” әкиятенә сәяхәт” темасына театральләшкән шөгыль.

1 не кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне ...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә "Бәби карау" шөгеленә план конспект.

Балаларга татар халкының гореф гадәтләрен өйрәтү.                              ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә 8 март бәйрәме

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!”(мәктәпкә әзерлек төркеме)...

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

“Ал кирәк, гөл кирәк”. Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе.

“Ал кирәк, гөл кирәк”(мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу кичәсе).Алып баручы:  Исәнмесез кадерле кунаклар, нәни дуслар! Хәерле көн! Без бүген сезнең белән “Ал кирәк, гөл кирәк” дигә...

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә аралашулан оештырылган эшчәнлек

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшләүче тәрбиячеләр өчен...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм үсеше Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча перспектив план

Мәктәпкә әзерлек төркемендә    сөйләм үсеше    Грамотага өйрәтүгә әзерлек буенча  перспектив план ...