Безнең канатлы дусларыбыз
проект по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Ахметгалиева Миляуша Рифатовна

проект

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_kanatly_duslarybyz.docx23.03 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”  мәктәпкәчә  белем  бирү муниципаль бюджет учреждениесе

Төзүче: югары кв.категорияле тәрбиячеләр Әхмәтгәлиева Миләүшә Рифатовна, Вәлеева Гүзәлия Әсхатовна.

Проект методы XX йөз башында Америка педагогы, фәлсәфәчесе Джон Дьюи (1859-1952) тарафыннан уйлап табыла. Аның фикере буенча, белем бирү ул – “баланың шәхсән кызыксынуларына, максатларына тәңгәл килгән максатчан эшчәнлеккә нигезләнеп төзелгән процесс. Эзләнү эшчәнлеге, балада шатлану, кызыксыну хисләре уяту белән беррәттән, аның әхлакый, акыл, физик сыйфатларын да үстерүгә мөмкинлекләр тудыра. Мондый эшчәнлек яңа (инновацион) технологияләрнең бер төре булган проект методы ярдәмендә оештырыла. Безнең балалар бакчасында проект методын куллануның төп максаты булып балаларны ирекле иҗади шәхес буларак тәрбияләү тора.

Проектның темасы: “Безнең канатлы дусларыбыз”.

Проектта катнашучылар: мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, әти-әниләр, рус теле тәрбиячесе, музыкаль җитәкчесе, физик культура инструкторы.

Проектның төре: мәгълүмәти-гамәли,иҗади  юнәлешле.

Проектның  дәвамлыгы:   кыска вакытлы (бер атна)

Проектның  актуальлеге:

Кошлар-безнең  дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар  үсемлекләрне   һәм  агачларны  һәр  төрле  корткычлардан  саклыйлар. Кошлар- табигать  сакчылары. Алар  бик  матур  сайрыйлар,кешеләрнең  кәефен  күтәрәләр. Ләкин  кошлар   безнең ярдәмгә  дә  мохтаҗ. Аларга  кыш  көне  азык табуы  авыр,кайберәүләр  аларның  ояларын  туздыралар, йомыркаларын  ваталар  һ.б.  Шуның  өчен  без  балаларны  кошларга  карата  сакчыл, мәрхәмәтле  булырга  өйрәтергә  тиешбез.

Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре  вакытында  күбрәк  мәгълүмат  туплаячаклар; алар кошларны якларга   һәм  сакларга  өйрәнәчәкләр.

Максат: Балаларга күчмә  кошлар  турында  экологик  белем бирү. Кошларга  карата  сакчыл  караш  тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Балаларда кошларга карата  сакчыл караш, мәрхәмәтлек  сыйфатлары  тәрбияләү.
  2. Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
  3. Балаларның  күчмә  кошлар,  аларның  үзенчәлекле  яклары  турындагы  белемнәрен  камилләштерү.

Проектның этаплары:

 1.Әзерлек  этабы:

  • проектның темасын, бурычларын  билгеләү;
  • проект турында  әти-әниләр, балалар  белән фикер  алышу;
  • проектны тормышка  ашыру өчен   тиешле  шартлар  тудыру;
  • тема  буенча  кирәкле әдәби материал, атрибутлар туплау.

2.Төп этап(практик):

  • “Безнең канатлы дусларыбыз” темасы буенча барлык белем  һәм  тәрбия  бирү процессы эчтәлеген  эшкәртү;
  • балалар,башка педагоглар,әти-әниләр белән  иҗади эзләнү һәм  практик  эшчәнлекне оештыру;        
  • балалар белән паркка-экскурсиягә бару.                

3. Йомгаклау этабы:        

  • проектны күмәк рәвештә презентацияләү;
  • әти-әниләр белән эш :                                                 

* конкурс “Иң яхшы җимлек” ;                

* “Кошларга  ярдәм итик”  консультация ;

  • балалар белән эш:                                        

* викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?” ;                                

* уен кичәсе оештыру;                                

* балалар рәсемнәреннән күргәзмә “Төрле-төрле кошлар” .

Кулланылган  әдәбият:

 1.Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти - әниләр өчен хрестоматия. — Казан: РИЦ, 2011. — 560 б.

2.Гаффарова С.М., Гарафиева Г.З. и др. “Изучаем русский язык”, Казань “Хәтер”, 2011.

3.Ибрагимова З.Г. һ.б. “Әйлән-бәйлән”. Балалар бакчасында музыка. – Казан: татар.кит.нәшр., 2016.

4.Закирова К.В. “Уйный-уйный үсәбез”, Казан - Татарстан китап нәшрияты – 2000.

5. Пензулаева Л.И. Физическая культура в детском саду: подготовительная к школе группа.- М: Мозаика синтез, 2016.

6.Степаненкова Э.Я.Сборник подвижных игр. Для занятий с детьми 2-7 лет. – М: Мозаика – синтез, 2017.

7. Туган телдә сөйләшәбез:  5 – 7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә

өйрәтү буенча методик ярдәмлек / Төз.: З.М.Зарипова, Л.Н.Вәҗиева, Р.С.Зөфәрова һ.б. -  Казан: ФОЛИАНТ, 2012.- 304 б.

8. Шәехова Р.К. “Иҗат баскычлары”. – Казань: РИЦ «Школа», 2001.

Көтелгән нәтиҗәләр:         

- Балаларның  кошлар турында белемнәрне арта;

-Балаларның  тере табигаткә  кызыксынулары  барлыкка килә;

-Балалар алган белемнәрен  алдагы эшчәнлекләрендә дә  нәтиҗәле куллана алачаклар;

- Балалар һәм әти-әниләр кошлар турында күбрәк кайгырта башладылар.

Эшчәнлек барышы:

Атна көннәре

Иртән

Белем бирү эшчәнлеге

Көндез

 (саф һавада)

Кичен

Дүшәмбе

-Әңгәмә “Кошлар турында сез нәрсә беләсез?”.

-Дидактик уен “Сорау-җавап” (“Иң беренче нинди кошлар кайта?” һ.б. )

- Рус теле өйрәнәбез УМКсы буенча “Что делают птицы?” уенын уйнау.

1.Иҗади сәнгать

(кул эше)

Тема: “Кара карга” (оригами)

2. Сөйләм теле үстерү

Тема: “Безнең канатлы дусларыбыз”.

3. Физик культура

Хәрәкәтле уен “Чыпчыклар”

-Мәйданчыкка очып килгән кошларны күзә тү, исемнәрен кабатлау, төзе -

лешләренә

игътибар итү.

-Санамыш өйрәнү: Каенда-карга, Имәндә-чыпчык, Җирдә-елан, Һавада-кош, Бар син дә оч.

-Тизәйткеч өйрәнү: 1) Кара карга кардан бара, Канатларын кага-кага һ.б.

-Шигырь ятлау :Г.Юнысова “Кара”.

-Аудиоязма тыңлау “Кошлар тавышы”.

-Әти-әниләр арасында “Иң яхшы җимлек” темасына конкурс игълан итү.

Сишәмбе

- Сүзле уен “Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” (Ак сыртлы кош? Нинди кошлар хат ташучы була алалар? Һ.б. )

-Балалар белән китап һәм журналлардан күчмә кошлар рәсемнәрен  карау.

- Әти-әниләр өчен консультация “Кошларга ярдәм итик” .

1. Танып белү

(ФЭМП)

Балалар белән саннар составын “кошлар” демонстрацион

материалы ярдәмендә кабатлау (тәртип һәм кирегә санау).

2.Сөйләм теле үстерү

Әңгәмә “Исәнмесез, кошкайлар”.

3. Музыка

Тыңлау“Сайра, сандугач”

(М.Мозаффаров музыкасы,М.Садри сүзләре)

 

- Хәрәкәтле уен ”Кошлар ояда”.

-Хезмәт: малайлар  белән кошларның җимлекләренә ашарга салу.

- Шигырь уку: Р.Миңнуллин “Кайтыгыз, кошкайлар!”.

-Кошлар турында мәкальләр өйрәнү.

-“Сөйләү буенча кошны таны” уены.

-Ирекле әвәләү: “Безнең шәһәр кошлары”.

- Әкият уку “сандугач” (татар халык әкияте).

Чәршәмбе

-Күчмә кошлар турында табышмаклар чишү.

-Сүзле хәрәкәтле уен “Әйтеп бирче, үскәнем”.

-Рус телендә мультфильм карау: “Казлар-аккошлар”.

1. Танып белү

(ФЭМП)

Уен “Үз өеңне тап” (кошларга геометрик фигуралардан өйләрен табарга булышу).

2. Иҗади сәнгать (рәсем)

Тема: “Сыерчыклар килгән”.

3.Рус теле өйрәнәбез

Тема: Весна.

Лекс.доза:грач,голова,

клюв,туловище,хвост,

крылья,лапы,перья,

скворец, ласточка, лебедь, соловей, жаворонок, журавль, кукушка ,перелётные.

-Күчмә  кошлар турында өйрәнелгән әйтемнәрне кабатлау:

“Сыерчыкларга оя яса – эшең уңар” һ.б.

- Хәрәкәтле уен “Кошлар базары”.

- Балалар белән, әти-әниләр белән  паркка –экскурсиягә бару.

-Матур әдәбият: Г.Тукайның “Мәче илә сандугач” әсәрен уку.

- Ирекле рәсем “Минем яраткан күчмә кошым”.

 

-Балаларның теләкләреннән чыгып кошлар турында хәрәкәтле уеннар уйнау.

Пәнҗешәмбе

- Китапханә почмагында китаплар күргәзмәсе оештыру: кошлар турында китапларны сайлап кую.

-Балалар белән күчмә кошларның битлекләрен ясау. Алга таба битлекләрне уеннарда куллану.

1.Иҗади сәнгать (рәсем)

Тема: “Төрле-төрле кошлар”.

2. Танып белү

Тема: “Кошлар-яшеллек сакчылары”.

3.Физик культура

Хәрәкәтле уеннар “Кошлар килде”, “Оясыз кош”.

- Хәрәкәтле уен“Аучы һәм үрдәкләр”.

-Әңгәмә “Кошлар –алар нинди?”.

-Хезмәт: кызлар  белән бергә җимлеккә азык салу.

-Аз хәрәкәтле уен “Оча-очмый”.

- Дидактик уен “Дүртенчесе артык”.

-Альбом карау “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”.

-“Күңелле Чыпчык белән күңелсез Карга” әкиятен сәхнәләштерү.

Җомга

-Бармак уеннары уйнау: “Сыерчык оясы”, “Оядагы кош балалары” һ.б.

-Кроссворд чишү.

- Шигырь уку: Г.Тукай “Карлыгач”.

1.Сөйләм теле үстерү

Тема: Викторина “Кем кошлар турында күбрәк белә?”.

-2. Рус теле өйрәнәбез

Тема:Весна.

Лекс.доза: повторение пройденных слов.

Игра: “Весенние слова“

3. Музыка

-Җыр тыңлау “Яз килә” (кошлар турында белемнәрен киңәйтү).

- Җырлы-биюле уен “Аккош”.

- Сыерчык һәм карга ояларын карау:(- Нинди кош ояларын күрәсез? -Бу ояларны кем ясаган?Нәрсәдән?

- Бу ояларда нинди кошлар яши?)

-Хезмәт: балалар белән җимлекне җыештыру.

-Хәрәкәтле уен “Торналар һәм бакалар”.

- Уен кичәсе уздыру:

1. “Кошлар нәрсә белән

тукланалар?” (сүзле уен).

2“Читлектәге кошлар”(хәрәкәтле уен).

3.”Нәрсә артык?”(дидактик уен)      һ.б.

-Иҗади сәнгать (рәсем) эшчәнле-гендә ясалган балалар рәсемнә-

реннән күргәзмә оештыру “Төрле-төрле кошлар”.

                                

                                        

                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

"Безнең канатлы дусларыбыз"

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату....

Канатлы дусларыбыз!

Дәрес эшкәртмәсе балаларның кошлар турындагы белемнәрен, күзаллауларын үстерүне максат итеп куеп төзелгән....

Безнең канатлы дусларыбыз

Безнең канатлы дусларыбыз...

Безнең канатлы дусларыбыз

Кошларга багышланган белем бирү эшчәнлеге...

Экологик тәрбия буенча проект эше: "Агачлар - безнең яшел дусларыбыз"

Балалар бакчаларында экологик тәрбия бирү, туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл караш булдыру без - тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора....

"Канатлы дусларыбыз" конспект

Үсәбез, өйрәнәбез, эзләнәбез......