Экологик тәрбия буенча проект эше: "Агачлар - безнең яшел дусларыбыз"
проект по окружающему миру (средняя группа) на тему

Гульнур Нагимовна Шигапова

Балалар бакчаларында экологик тәрбия бирү, туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл караш булдыру без - тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы, Биектау районы, Зур Битаман “Алсу” балалар бакчасы.

Экологик тәрбия буенча проект эше:

 «Агачлар – безнең яшел дусларыбыз».

(уртанчылар төркеме балалары өчен)

Тәрбияче: Шиһапова Гөлнур Нәгыйм кызы

2017-2018 уку елы

Экологик тәрбия буенча проект эше:

 «Агачлар – безнең яшел дусларыбыз».

(уртанчылар төркеме балалары өчен)

Проектның актуальлеге:

Күп гасырлар буенча кешелек искитмәле тере җан ияләре-агачлар белән янәшә яши. Без аларның күршедә булуына , шулкадәр ияләштек ки, хәтта агачларның кеше тормышы һәм Җир шарында тоткан зур роле турында уйланмыйбыз да. Без һәрберебез дә агачларның сулау өчен кирәкле булган кислород чыганагы икәнен беләбез. Агачларның бу бу үзлекләрен файдаланып кына калмыйча, аны саклый белү безнең төп бурычларыбызның берсе булып тора. 
         Бала инде мәктәпкәчә яшьтә үк, агачларның файдасы, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен төгәл үти белергә һәм аңлап эш итәргә тиеш.Тик шулай да бала агачларны терек  табигать итеп күз алдына  китерә алмау сәбәпле ,аның белән тиешле дәрәҗәдә кызыксынмаска да мөмкин. Шуның өчен дә, балаларга танып белү процессын эчтәлеге буенча да, кулланыла торган метод һәм алымнар буенча да кызыклы итеп балаларга җиткерү бурычы тора.

Проектның төре:озак вакытлы

Проектны тормышка ашыру вакыты:ел әйләнәсе

Проектта катнашучылар: уртанчылар төркеме балалары, тәрбиячеләр, ата-аналар.

Проектның максаты:  Балаларга экологик тәрбия бирүне дәвам итү, агачларга карата сак караш тәрбияләү, аларның файдасы турында белемнәрне тагын да баету.

  • Тәрбияләнүчеләр өчен бурычлар:
  • Балаларда үз-үзләрен терек табигатьнең бер өлеше итеп кабул итүне, табигать белән бәйләнештә булып аның кирәклелеген һәм файдасын ассызыклау. 
  • Балада сәламәт яшәү рәвеше, үз-үзенә һәм терек табигатькә карата позитив фикер формалаштыру,баланы  чорнап алган  тирә-як мохит белән гармониядә булуны тәрбияләү.
  • Балаларның элементар-фәнни күзаллауларын,  экологик белемнәрен ныгытуда файдалану.
  • Балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту буенча, беренчел белем һәм күнекмәләр бирү.
  • Балаларга табигый объектлар һәм күренешләрне күзәтергә  һәм кешенең әйләнә-тирәгә тәэсирен күрә белергә өйрәтү.

Педагоголар өчен бурычлар:

  1. Информацион база төзү.(күрсәтмә-практик материал)
  2. Белем бирү һәм үстерешле пространство оештыру, проект темасы буенча ата-аналарны таныштыру
  3. Проект барышында балалар өчен уңайлы мохит тудыру.

Ата-аналар өчен бурычлар:

  1. Әти-әниләрнең экологик белемнәрен үстерү өстендә эшләү.
  2. Гаиләдә дә балаларга экология тәрбиясе бирүне ныгыту.
  3. Ата-аналарны балалар белән берлектә “Табигатьнең яшь дуслары” темасы астындагы проект өчен информация һәм күрсәтмә-дидактик материал әзерләүгә тарту.
  4. Проектны уздыру вакытында, анда катнашучылар арасында  үзара җылы мөнәсәбәт урнаштыру. 

Проектны тормышка ашыруның төп принциплары:

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирүнең эчтәлеген баету һәм тирәнәйтү.
  2. Экологик тәрбияне төрле төр эшчәнлектә куллану.
  3. Балаларда эмоциональ сфера тудыру.

Көтелгән нәтиҗәләр:

Балалар өчен: 

1. Балаларның табигать турындагы белемнәрен формалаштыру,кешенең тискәре эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән бәла-казалар өчен борчылу хисе тәрбияләү.

 2. Табигатьтә һәм көндәлек тормышта беренчел экологик куркынычсызлык тәрбиясе күнекмәләре бирү

3. Балаларның эзләнү-танып белү эшчәнлеге киңәю.

 4. Балаларның әйләнә-тирәгә һәм үзләренең сәламәтлекләренә каратаҗаваплылык хисе арту

5. Балаларда табигый күренешләргә һәм объектларга карата кызыксыну барлыкка килү.

 6.  Балаларда табигый объектларны тикшерүгә теләк үсү һәм нәтиҗә ясауны ныгыту.

 7. Балаларның ел фасылларын аерып әйтә һәм характерлы үзенчәлекләрен аера белүенә ирешү.

 8. Тере табигатьтә агачларның әһәмиятен белү.

 9. Үсемлекләрнең тормышы турында белемнәрне баету.

 10. Балаларның табигый объектлар белән гади һәм катлаулы тәҗрибәләр үткәреп , үзләре өчен файдалы белемнәр туплауларына ирешү.

12. Балалар белән табигатькә һәм табигый объектларга карата миһырбанлылык, тәрбияләү һәм табигатьтә куркынычсызлык кагыйдәләрен  саклау.

Педагоглар өчен:

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү  эшенең эчтәлеген яңарту.
  2. Балалар бакчасын экологик тәрбия буенча информацион практик материаллар белән тулыландыру.
  3. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда экология турында күзаллаулар булдыру өчен мөмкинлекләр тудыру.   

Ата-аналар өчен:

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экологик тәрбиясе турында , ата-аналарның күзаллауларын үстерү.
  2. Әти-әниләр, балалар , педагоглар белән бергә тикшеренү-проект эшчәнлеген алып бару.
  3. Әти-әниләрнең экологик яктан белемнәрен үстерү, балалар бакчасында йөрүче балаларның да экологик тәрбиясенә зур этәреш ясый.

Эшчәнлек продукты:

1Табигый материалдан коллектив эш күргәзмәсе: “Яфраклар бииләр”.

 2.”Көз көне коры яфракларны җыештыру”

3.Күргәзмә.Китаплар почмагында  Ф.И.Тютчевның “Яфраклар” , Я.А.Кимның “”Песенка в лесу”, “Ел фасыллары турында шигырьләр һәм табышмаклар”, Г.Ладошиковның “Помощники в лесу”әсәре.

4.Экологик стенд “Балаларда ничек табигатькә мәхәббәт тәрбияләү?”

 5. Агач утырту: “Агачлар һәм куаклар безнең белән бергә үсә”

6. Альбомнар: «Көз», "Яфраклар төрле була», «Агачлар безгә нинди җимешләр бүләк итә? », «Безнең балалар бакчасында нинди агачлар үсә?»

7. Яз көне үсемлекләрдән коры яфраклар җыю.

Балалар белән эшчәнлекнең формалары һәм эчтәлеге:

  1. Педагогик диагностика.
  2. Уен эшчәнлеге.
  3. НОД: “Социаль – коммуникатив үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Физик үсеш”, “Иҗади-эстетик үсеш” өлкәләре буенча.
  4. Этик, ситуатив әңгәмәләр.
  5. Матур әдәбият уку һәм яттан шигырьләр өйрәнү.
  6. Экология темасына альбомнар белән танышу.
  7. Табигать турында мультфильмнар һәм презентацияләр карау.
  8. Табигый материалдан әйберләр ясау.
  9. Музыкаль әсәрләр тыңлау һәм өйрәнү.

Әти-әниләр белән эшчәнлек формалары һәм эчтәлеге:

  1. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның экология турындагы белем дәрәҗәсен чагылдыру максатыннан анкеталаштыру үткәрү.
  2.  Консультацияләр үткәрү.
  3. Экология темасына информацион күргәзмә.
  4. Экология темасына балалар өчен матур әдәбияттән күргәзмә.
  5.  Әти-әниләр белән берлектә күңел ачу эшчәнлеге.
  6. Бердәм иҗат итү.

Проектны үтәү этаплары һәм вакыты.

1 Әзерлек этапы

Үтәү вакыты:  

Максат –проектны үзләштерү өчен әзерлекне тәэмин итү.

№ п/п

Эчтәлек

Эшнең формалары

Үтәү вакыты

1

Педагогик шартлар тудыру

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү проблемасы буенча педагогик анализ.

Максат һәм бурычларны билгеләү.

Экологик тәрбия буенча тематик план төзү, предметлы –үстерешле мохит тудыру.

Сентябрь 2017ел.

2

Экология буенча белемнәренә анализ.

Ата-аналарны анкеталаштыру,балалар арасында педагогик диагностика уздыру.

Сентябрь 2017ел

3

Кирәкле информацион материал туплау.

Ата-аналарны проект эшенә җәлеп итү. Информация өчен кирәкле материаллар тәкъдим итү.

Октябрь 2017г.-май 2018г.

2 Практик этап

Үтәү вакыты:  

Максат:  Проектны үтәү өчен педагогларның, ата-аналарның һәм балаларның әзерлеген тәэмин итү.

Проект барышында үткәреләчәк мероприятиеләр планы.

Тәрбияче белән балаларның уртак эшчәнлеге

Предметлы пространствода үзгәрешләр

Ата-аналар һәм башка оешмалар белән  уртак эшчәнлек

НОД

Көндәлек режим вакытында балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Сентябрь, октябрь, ноябрь

«Экологик сукмак аша».

Максат:  Балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр турында күзаллауларын киңәйтү, экологик сукмактагы объектларны күрсәтү.

«Агачларның тамыры нинди?»

«Агачлар нинди файда китерә?»

Рәсем ясау«Алтын көз»

Максат:агачларны ясарга өйрәтүне дәвам итү, характерле үзлекләрен бирә белү. Балаларны рәсемдә көзге агач образын тудырырга өйрәтү.

Рәсем ясау: «Бигрәк матур – каен кызы!»

Максат: каен агачына хас булган билгеләр кулланып , агачның кәүсәсен, нәзек ботакларын, кирәкле буяуларны сайлап ала белүне күнектерү. Рәсем ясау:

«Яфрак яңгыры»

Максат:көзне чагылдыра белергә өйрәтү,көзге яфракларны ясарга күнектерү.

  1. Д/у  «Кайсы ботакныкы?»,

Максат: Балаларда яфраклар турында күзаллаулар формалаштыру, (формасын, төсен), матурлыуны күрә белү хисе тәрбияләү.

  1. «Яфрак нәрсәгә ошаган?»,

Максат: яфракларның формасын , төсен карау.

  1. «Агачның өлешләре»,

Максат: агачның төзелешенә игътибар белән карап, образлы фикерләүгә этәреш бирү.

  1. «Бер үк төстәгеләрен тап»,

Максат: Чагыштырырга һәм анализларга өйрәтүне үстерү.

«Зурлыгы буенча тап!»

Максат: яфракларны бер-берсе белән чагыштырып, тигезлекләрен билгеләү.

«Җимеш агачлары»

Максат: балаларга кайсы агачта нинди җиләк-җимешләр булуы турында күзаллаулар булдыру.

   1 күзәтү”Агачлар көз көнендә”

Максат: тышкы кыяфәте буенча характерлы үзенчәлекләрен билгеләү һәм кызыксыну формалаштыру.

2.«Балалар бакчасында үсә торган агачлар»

Максат: безнең балалар бакчасында нинди агачлар үсүе хакында элементар аңлатма бирү.

     3.Эксперимент үткәрү: «Ни өчен яфраклар кыштырдый?».

     4. «Бакчада үсә торган агачлар»

      5. “Кайсы агачлар иң соңыннан яфракларын коя?».

      6.”Матур букет җыябыз”

7.Күзәтү: « Кыш – бер адымда гына...»

 8. Х/у  «Агачка кадәр йөгер».

Максат: балаларның агач исемнәре  һәм аларның тышкы кыяфәтләре турында белемнәрен ныгыту.

 9.«Каен агачы янында түгәрәк уен»,

10.«Агачлар турында табышмаклар»

11.Энциклопедия “Барыда агачлар турында”   

12.Эксперимент уздыру:  «Агачка тамыр нигә?»

    13.Агачларның кайрысын(тышчасын) карау, ул агачның “киеме”

   14.Табигый материалдан әйберләр ясау өчен- орлыклар, яфраклар, ботаклар һ.б. әзерләү.

  15.Хезмәт башкару: ябыштыру өчен яфраклар җыю

Максат: балаларны яфракларны аерым билгеләре буенча сайлап алырга өйрәтү(зурлыгы, төсе, формасы),үзләренең эшчәрнлекләре турында сөйләү

Тематик альбомнар: "Көз",

"Яфраклар төрле була ".

Консультация: “Яфракларның матурлыгын күрә бел”

Күңел ачу:

 «Көттерми генә көз килә»

«Җиләк-җимешләрдән күргәзмә” 

Күчмә папка "Көз”.

Декабрь, январь, февраль

"Кышкы агачлар ясау"

Максат: балаларны кышкы агачлар ясарга өйрәтү, хәтерне үстерү, туган табигатьне эстетик кабул итү. Дөрес һәм пөхтә итеп ясау алымнарынкүнектерү, туган табигатькә карата сак караш тәрбияләү. «Урман бабайга кунакка»

Максат:

Рәсем ясау

 «Кызылтүшләр – кызыл алмалар»

Максат: Кызылтүшләрне үзләренә генә хас булган үзенчәлекләрен чагылдырып рәсемгә төшерү.

1.Күзәтү:  «Нәрсә агачларда кышлый?”.

Максат:  кышкы күренешләр турында балаларның күзаллауларын үстерү.

  1. «Тәрәз каршымда –ак күлмәкле каеннар».

Максат: кыш көне агачларны күзәтү

«Нәфис ботаклар.».

Максат: кеше белән табигать арасындагы элементар бәйләнеш турында күзаллау тудыру.

«Кыш көне агачны ничек танырга?».

Максат: кыш һәм кышкы обьектлар турында күзаллауларны тудыру.

 5 «Чыршы»шигырен өйрәнү.

6. Уку:«Чыршы»шигыре Г.Тукай

Акция

«Чыршы-чыршыкай»

1.ФЦКМ

"Үсте чыршыбыз урманда"

Максат: Балаларга урманда үскән кайбер агачлар турында аңлату, “Ни өчен чыршы Яңа ел агачы булган?”дигән темага сөйләшү.

Табигатьне ярату һәм саклау формалаштыру, кызыксынучанлык, фикерләүне, үзләренең эшләренең нәтиҗәсен күреп куануны үстерү.

Альбом

"Кыш".

Ата-аналар почмагын экологик темага үзерләү «Балаларда ничек итеп табигатькә мәхәббәт тәрбияләп була?»

Март, апрель, май

1.ФЦКМ

"Яз көне экология сукмагы»

Максат:Балаларның кошларның тышкы кыяфәтләре, аларның тормышы һәм үзенчәлекләре турында белемнәрен ныгыту. Язның характерлы үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү. Табигатькә һәм кошларга каратасак караш, кызыксынучанлык,тәрбияләү.

Кошларның тормышы белән танышу, ишетү һәм күрү игътибарын, хәтерне, сөйләмне , табышмакларның мәгънәсен аңларга өйрәтү.

Рәсем ясау: «Яз»

Максат: Төрле ясау алымнарын кулланып агачның матур ботакларын ясау. Матурлыкны күзаллап , эстетик хисләрне үстерү.”Урман серләре”

Максат: Җир өсте һәм җир астында ниләр булуы турында күзаллауларны киңәйтү, һәм җир йөзендә безне нәрсәләр әйләндереп алган.

 Викторина «Урман сукмаклары буйлап»

Максат: урман җәнлекләре, кошлары , бөҗәкләре турында күзаллауларны киңәйтү. Кошларны тышкы кыяфәтләре буенча танып, атый белергә өйрәтү.

1.Күзәтү +тополь ботагы белән эксперемент «Кайда тизрәк яфраклар барлыкка килә?»

Максат: үсемлекләр дөньясында сезонлы үзгәрешләр турында күзаллауларны үстерү.

 2.«Кайсы агачлар тизрәк уяна?»

3.«Агачлар һәм куакларны чагыштыру».

Максат: тышкы кыяфәтләре буенча агачлар һәм куакларны танып атый белүне формалаштыру.

4.«Төрле агачлар ничек чәчәк ата»

Максат: табигатьтәге матурлыкны чагылдыруга теләк формалаштыру.

5.«Агачлар һәм куаклар утыртабыз»

6.Х/у "Бу кайчак була?"

Максат: сүз белән аңлатманы уйлап җавап бирергә өйрәтү.

7.Яз турында әңгәмә.

Максат :язның характерлы үзлекләре турында белемнәрне системалаштыру һәм төгәллек кертү.

 8.Презентация "Ел фасыллары".

Максат :балаларның табигать күренешләре турында күзаллауларын үстерү.

Альбом “Ел фасыллары”

Ата-аналарны “Тәрәзә төбендә бакча” темасына оештыру эшләренә тарту. «Үз кулларыбыз белән сыерчык оялары ясау».

Рәсем конкурсы

«Безнең яшел планетабыз –балалар иҗатында»

Участокны яшелләндерү. 

«Агачлар һәм куаклар безнең белән бергә үсәләр»

3 Нәтиҗә ясау этабы

Үтәү вакыты:  

Максат –проект эшчәнлегенең эффективлыгын билгеләү, нәтиҗә чыгару.

№ п/п

Эчтәлек

Эшләү формасы

Үтәү вакыты

1

Экология турында белемнәренә анализ ясау.

Балалар өчен педагогик диагностика

Апрель 2018

2

Проектка бәя бирү

Проект нәтиҗәләре буенча презентация төзү.

Май 2018

3

Уңай педагогик эш белән таныштыру. (опыт работы)

Чыгыш өчен методик һәм практик материаллар әзерләү, презентация һәм документлар белән таныштыру.

Май 2018

 

Список литературы:

1. Аникина В. П. «Живая вода» - устное народное творчество// «Детская литература», 1975.

2. Виноградова Н. Ф. «Наша Родина»// «Просвещение», 1984.

3. Виноградова Н. Ф. «Умственное воспитание детей в процессе ознакомления с природой»// Москва, «Просвещение», 2001.

4. Воронкевич О. А. «Добро пожаловать в экологию»// Санкт-Петербург, «Детство – Пресс», 2004.

5. Дыбина О. В. «Неизведанное рядом: занимательные опыты и эксперименты для дошкольников» // Москва: ТЦ Сфера, 2005.

6. Дыбина О. В. «Ребенок и окружающий мир. Программа и методические рекомендации» // Москва: Мозаика – Синтез, 2006.

7. Жуковская Р. Н., Виноградова Н. Ф. «Родной край»//Москва «Просвещение», 1985

8. Журналы «Дошкольное воспитание» №7, 2003.; №7, 2005 г. ; №7, 2006 г. ; №10, 2009 г. ; №3, 7, 2010 г.

9. Зубарева Е. Е. «Хрестоматия по детской литературе»// Москва, «Просвещение», 1988.

10. К.В.Закирова “Балачак аланы” балалар өчен хрестомация

11. Короткова Н. А. «Познавательно-исследовательская деятельность»// «Дошкольное воспитание» №7, 2002

12. Г.Тукай “Сайланма әсәрләр”

13. Новикова Е. Н. «2000 пословиц, поговорок, потешек и скороговорок»// ООО «Фирма «Издательство АСТ»», 1999

14. Плешаков А. А. «Мир вокруг нас»// Москва, «Просвещение», 2005.

15. Сахипова З. Г. «Читаем детям»// «Просвещение», 1987.

16. Энциклопедии


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Безнең канатлы дусларыбыз"

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату....

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

Безнең канатлы дусларыбыз

Безнең канатлы дусларыбыз...

Экологик тәрбия буенча план – программа.

Балаларга тәрбия һәм белем бирү төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Аларның  кайсысын гына алсак та, бик тә мөһим һәм җидти өлкә. Шулар арасында экология тәрбияви яктан бик зур роль уйный....