Экологик тәрбия буенча план – программа.
рабочая программа (подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Балаларга тәрбия һәм белем бирү төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Аларның  кайсысын гына алсак та, бик тә мөһим һәм җидти өлкә. Шулар арасында экология тәрбияви яктан бик зур роль уйный. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ekologik_trbiya_buencha_plan.docx42.45 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                                                                                      «Таңбатыр балалар

                                                                                                                                                 балалар бакчасы

                                                                                                                                                                     мөдире белән килешенде

                                                                                                                                                      ______Л.Ф.Галиева

                       Экологик тәрбия буенча план – программа.                

                                                           Сахапова Гөлнара Салих кызы

                                                      МБМББУ «Таңбатыр» балалар

                  бакчасы                                        

                                                           Тукай районы Күзкәй авылы    

Балаларга тәрбия һәм белем бирү төрле юнәлешләр буенча алып барыла. Аларның  кайсысын гына алсак та, бик тә мөһим һәм җидти өлкә. Шулар арасында экология тәрбияви яктан бик зур роль уйный. Балалар һәр көнне табигать белән тыгыз элемтәдә. Алар көн дә кояш,күк йөзен,чирәм, кошлар һәм агачарны күрәләр.Кечкенәдән үк сабыйлар тере һәм тере булмаган табигать белән кызыксына башлыйлар.Куп кенә сораулар туа.Сорауларга җавап эзләгәндә, балалар интелектуаль, эмоциональ яктан үсәләр. Таби- гатькә карата сак караш, матурлыкны күрә белү балаларда миһербанлылык, кешелеклелек кебек сыйфатлар тәрбияли. Шундый сыйфатларга ия булган бала гына туган ягын ярата һәм аңа чын хуҗаларча карый беләчәк. Эколо- гиядән тәрбия эшчәнлеген экскурсияләр, тәҗрибәләр, хезмәт, күзәтүләр, бердәм эшчәнлек аша тормышка ашырырга мөмкин. Балалалар экологиянең фәнни өлкә икәненә төшенергә, андагы үзгәреш- ләрне һәм бәйлелекне күрергә, кеше һәм табигатьнең аерылгысыз фактор, сәламәтлекнең төп чыганагы икәнен белергә, өйрәнеп калырга тиеш.

Балалар бакчасында табигать почмагының булуы зарур. Көндәлек күзәтү, үсемлекләр, тәҗрибә, күзәтү объектлары, табигый материаллардан ясалган кул эшләре, эш кораллары булырга тиеш.

Безнең бакчада экологик тәрбия  эше ата-аналар белән берлектә алып барыла. Чөнки бала өчен беренче чиратта ата-анасы үрнәк һәм ул аларга охшарга тырыша. Әти-әниләрнең үз-үзләрен тотышы, аларның табигатькә мөнәсәбәте балаларда чагылыш таба. Иң моһиме: һәрбер тәрбияви чара мәҗбүр итмичә генә, «сиздермичә» генә томышка ашырылырга тиеш!

Экологик тәрбия ике юнәлештә алып барыла:

1. Тере табигать:

    -Үсемлек дөньясы;

    -Хайваннар дөньясы.

    -Күзәтүләр.

2.Тере булмаган табигать:

-Тере булмаган табигать турында белем бирү;

 -Тәҗрибә – эксперементлар.

                                            Экологик тәрбия бурычлары

                Катнаш төркем

          (кечкенәләр, уртанчылар)

                Катнаш төркем

   (зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме)

 Тере табигать

   Тере булмаган

         табигать

  Тере табигать

Тере булмаган

         табигать

*Агачның кәүсә, ботак, яфрак, тамыр; үсемлекләрнең–  сабак, яфрак, чәчәк, тамыр өлешләрен таба һәм әйтә беллү.

 

*Җирлектә үсүче яшьелчәләрне төсе, тәме, формасы буенча  

таный белү.

*Йорт һәм кыргый хайваннар, аерымлыклары турында күзаллауларын булдыру. Аларның яшәеше, балаларының сөйләмдә дөрес аталышы.

*Имән, ылыс агачлары, «Кызыл китап»  белән таныштыру.

*Табигатьнең матурлыгын күрергә өйрәтү,

сак караш тәрбияләү.

*2-3 кош , аларның яшәеше, кеше тормышында әһәмияте турында мәгълүмат бирү.

*Кояшның тереклек ияләре өчен мөһим  урын алып торуын аңлату.

*Ком, балчык үзлекләре белән таныштыру.

*Тере һәм тере булмаган табигатьнең үзара бәлелеге турында аңлату.(гади мисаллар)

*Салават күпере, су, һава турында белемнәрен камилләштерү.

*+Себердә яшәүче хайваннар дөньясы белән таныштыру.

*Балыклар турында белемнәрен камилләштерү.

*Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнәрен тулыландыру.

*Кырмыска, чикерткә, әкәм- төкәмне күзәтеп нәтиҗә ясау.

*Кайбер төр бөҗәкләрнең төс, тышкы кыяфәт, формасы хисабына «качуга» сәләтле булуын аңлату.

*Кеше табигатьнең бер өлеше икәнен аңлату.

*Культуралы үсемлекләр , аларны үстерү турында белемнәрен ныгыту.

*Дару үләннәре буенча белемнәрен камилләштерү.

*+Балаларны глобус белән таныштыру.( диң-

гез,материк, коры

җир)

*Галләм турында белемнәрен киңәйтү.

                             Тәҗрибә – эксперементлар үткәрү.

-Суган (суда, балчыкта) утырту;

-Ком, кызыл балчык,туфрак,ташлар, кар, бозның үзлекләрен тикшерү;

-Кошлар, бөҗәкләр, хайваннарны күзәтү, нәтиҗә ясау;

-Су белән;

-Ташландык материаллар белән;

-Һава белән.

                        Экологик тәрбия буенча эш планы.

                   Эш төре

  Үтәлү вакыты

      Җаваплы

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

14.

15.

16.

17.

18.

19.

Дидактик уеннар.

-«Бу яфрак кайсы агачтан»

-«Тизрәк үс агач»

-«Җәнлекләргә чыршыны бизәргә булышыгыз»

-«Өлешләрдән төзе»

-«Үсемлек билгеләре»

Көзге табигатькә экскурсия

Рәссам И.И Шишкин иҗаты белән танышу.

«Уңыш бәйрәме» үткәрү.

Матур әдәбият белән таныштыру

«Илсур» чишмәсенә экскурсия

Табигый материаллардан кул эшләре күргәзмәсе.

Белем бирү өлкәсе ФЦКМ буенча

эшчәнлекләр үткәрү.

Кышкы табигатькә экскурсия

«Кышкы могҗиза». Яңа ел бәйрәмен үткәрү.

«Кошларга ярдәм итик!» Җимлекләрне яңарту.

«Сынамышлар» викторина

Татарстан республикасы рәссам-

нарының пейзажлары белән танышу.

А. Алишның «Койрыклар» әсәре буенча курчак театры әзерләү.

«Табигатькә ярдәм итик!» Мәйданчыкны чистару, агачлар-

ны агарту.

Экологик даталарга нигезләнеп

әңгәмәләр үткәрү.

                 Тема:

-«Байкал күле көне»

-«Урманчылар көне»

-«Дөньякүләм диңгез көне»

-«Кәгазьсез бер көн» (сак караш)  

-«Дөньякүләм Кара диңгез көне»

-«Милли парклар һәм тыю- лыклар көне»

-«Дөньякүләм китлар көне»

-«Дөньякүләм елгалар көне»

-« Дөньякүләм урманнар көне»

-«Җир көне»

-«Балаларны яклау көне»

-« Дөньякүләм әйләнә тирәне саклау көне», «Кем ул – эколог?»

Әти – әниләр белән бергә табигатькә экскурсия

«Сәламәтлек сукмагын тәртиптә

тоту»

«Илсур» чишмәсенә экскурсия

Алган белемнәр буенча викторина үткәрү.

        Даими

Көз, яз айлары

   Сентябрь

   Сентябрь

   Октябрь

   Даими

   Октябрь

   Ноябрь

  Атна саен

  Декабрь

  Декабрь

Ноябрь-

Февраль

Январь

Март

Апрель

Май

8 сентябрь

15 сентябрь

26 сентябрь

24 октябрь

31 октябрь

11 январь

19 февраль

14 март

21 март

22 март

1 июнь

5 июнь

Июнь

Даими

Июль

Август

Сахапова Г.С.

Муллахметова Л.С

Тәрбиячеләр

Кече тәрбияче

Музыка җит.

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Кече тәрбияче

Тәрбиячеләр

Кече тәрбияче

Тәрбиячеләр

Сахапова Г.С.

Нуриева Р.

Сахапова Г.С.

Муллахметова Л.С.

Тәрбиячеләр.

Тәрбиячеләр

Тәрбиячеләр

Кече тәрбияче

                           

                                   Ата – аналар белән еллык эш планы.

                         Эчтәлеге

            Вакыты

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

13.

Әңгәмә «Нәрсә ул экология һәм экологик куркынычсызлык»

Көзге табигатькә гаилә белән чыгу:»Нинди матур син, көзге урман»

Консультация «Балалар һәм саф һава»

Экология турында бергәләп әкиятләр уйлап чыгару.

Кошлар турында кайгырту йөзеннән,

җимлекләр элү, һәркөн кошлар ашату.

Фотокүргәзмә (слайдлар белән) оештыру:

-«Без гаилә белән урманда ял итәбез»

-«Бергәләп су коену – үзе рәхәт»

-«Безнең йортта кече туганнар»

«Безнең гаиләдә чаңгы көне!» кышкы урманга экскурсия.

Консультация «Өйдә һава чистамы?»

Экологиягә багышланган эшчәнлек. Тема «Карта буенча сәяхәт» (ата-аналар катнашында)

Гаилә белән бергәләп йорт җир тирәсен чүп-чардан арындыру.

Консультация »Дару  үләннәрен дөрес җыю һәм аларның файдасы»

«Өй шартларында тәҗрибәләр!» үткәрү, фи- кер алышу.

Өйдә экологик тәрбия бирү һәм аның нәтиҗә- ләрен ачыклау максатыннан анкетирование үткәрү .

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Декабрь-февраль

Январь

Февраль

Март

Апрель

Май

Июнь

Июль

Август

Көтелгән нәтиҗә: Балаларның тере һәм тере булмаган табигать арасын- да бәйлелекне дөрес аңлау һәм анализлый алуга ирешү. Гаилә әгъзаларының экологик яктан белемнәренең артуы.Тәрбияченең профессионоль усеше.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Балаларның туган якка мәхәббәтләрен сынлы сәнгать эшчәнлеге аша тәрбияләү буенча уртанчылар төркеме өчен перспектив план”.

Туган як табигатенә сак караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга ,үзебезнең төбәктә үсүче үсемлекләрне, хайваннарны, бөҗәкләрне таный белергә, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү, аларны карап тәрбиялә...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

Презентация по методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик тәрбия бирү» "" 2011-2015 год

Презентация по  методической теме:« Балаларда туган җиребезгә мәхәббәт, аның табигатенә карата сакчыл караш тәрбияләү һәм экологик  тәрбия бирү» "" 2011-2015 год...

План воспитателя МАДОУ №86 Байжевой Фёклы Ивановны.Тема: "Экологик тәрбия бирүдә сөйләм телен үстерү" 2017 - 2022 год.

Календарно-тематическое планирование (младшая, средняя, старшая, подготовительная группа)....

Экологик тәрбия буенча проект эше: "Агачлар - безнең яшел дусларыбыз"

Балалар бакчаларында экологик тәрбия бирү, туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл караш булдыру без - тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора....