"Безнең канатлы дусларыбыз"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Гильмутдинова  Алина Раилевна

 

Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл beznen_kanatly_duslarybyz.docx19.99 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Безнең канатлы дусларыбыз»        

Максатлар:

1.  Кошларны тикшерү барышында тупланган белемнәрен ныгыту; тышкы билгеләренә (төсе һәм зурлыгы), үз-үзләрен тотышларына, тавышларына карап, кышлаучы һәм күчмә кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү.

2. Балаларның кышлаучы кошлар турында белемнәрен ныгыту; уйлап табуга юнәлтелгән фикер йөртү сәләтен үстерү;

3. Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату.

Җиһазлар: кош тавышлары язылган аудиоязма, кош рәсемнәре, кошлар төшерелгән табигать рәсемнәре, җимлек, тартмалар.

Эшчәнлек барышы.

1. Табышмак әйтү.

Тәрбияче: - Балалар, мин сезгә бер табышмак әйтәм, кем беренче җавабын табар?

 Югары менә чылбырсыз,

 Түбән төшә баскычсыз,

 Өйләр сала балтасыз.

- Бу нәрсә булыр икән?

Балалар: - Кош.

Тәрбияче: - Без бүген шөгылебездә кошлар турында сөйләшәчәкбез. Әйдәгез, бер аудиоязма тыңлап карыйк әле.

2. “Кошлар тавышы” (аудиоязма тыңлау)

Тәрбияче: - Сез нинди тавышлар ишеттегез?

Балалар: - Кошлар тавышын ишеттек.

Тәрбияче: - Көз көне кошлар кая китәләр?

Балалар: - Җылы якка очалар.

Тәрбияче: - Ни өчен китәләр алар?

Балалар: - Чөнки кыш көне бездә салкын була.

Тәрбияче: -  Бездә нинди кошлар гына кала?

Балалар: - Кышлаучы кошлар гына кала.

3. Ситуация. “Кошларны танып бел!” (рәсемнәр буенча кошларны танып белү, үзенчәлекле якларын тасвирлау)

Тәрбияче: - Бездә кышлаучы кошларны аерып әйтегез әле.

(балалар бездә кышлаучы кошларны аерып күрсәтәләр)

4. “Әйт тизрәк” уены.

Тәрбияче: - Кошлардан хайваннарны ничек итеп аерып була?

- Ак сыртлы кош ул – ...

- Кызыл күкрәкле кош ул – ...

- Хат ташучы кошлар – ...

- Нинди кош, сәгате булмаса да, вакытны әйтә?

- Нинди кош көндез йоклый, төнлә оча, кешеләрне куркыта?

4.  Әйтемнәр әйтү.

Тәрбияче: - Кошларга кагылышлы төрле әйтемнәр дә бар. Моны безгә борынгы бабаларыбыз, әбиләребез әйтеп калдырган. Игътибар белән тыңлагыз әле.

- Кош оясын туздырма, башың авыртыр.

- Кошларга таш атма, күзең сукыраер.

- Сыерчыкларга оя яса, эшең уңар.

- Кош йомыркаларын ватма, күз яшеңне түгәрсең.

- Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.

- Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

- Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр.

- Әгәр тәкәрлек белән бытбылдык биек җиргә оя ясаса, җәй яңгырлы булачак.

- Карлыгач килгәч борчак чәчәргә кирәк.

- Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

- Кыр казлары иртә китсә, кыш иртә килер.

- Кыр казлары киткәндә түбәннән очса, кар тиз булыр.

- Көз көне кошлар түбән очса – кыш салкын, югары очса – кыш җылы килә.

5. Кошларның әһәмияте турында фикер алышу.

Тәрбияче: Кошлар табигатькә нинди файда китерә?

Балалар: Агачлардагы бөҗәкләрне, кортларны чүплиләр.

Тәрбияче: Әйе. Алар агачларны төрле авырулардан саклап калалар. Агачларны кортлардан арындыралар. Без менә шуңа күрә: “Кошлар – безнең дусларыбыз”, - дибез. Ә дусларга һәрвакыт ярдәм итәргә, алар турында кайгыртырга кирәк.

Ә без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?

Балалар: Яз көне оялар ясыйбыз, кышын җимлекләр ясап, кошларны ашатабыз.

Ял минуты.

“Очты-очты ...” уены.

6. “К” хәрефенә башланган кошлар исеме әйтү.

7. Җимлек ясау.

Тәрбияче: - Балалар, әйдәгез кошларыбызга булышыйк. Менә бу тартмалардан кошларга җимлек ясыйк.

(Төрле тартмалардан кошларга җимлек ясау)

8. “Кайсы кош җим эзли” уены.

Тәрбияче: Җимлек рәсемнәренә кошларның сурәтләрен ябыштырыгыз.

9. Кошлар турында табышмаклар әйтү.

    1) Ары да чут, бире дә чут,

    Иһи лә, миһи лә,

    Ул нәрсә, йә, сөйлә? (Сандугач)

2) Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора.

                                                                       (Карлыгач)      

3) Гөлдер-гөлдер гөлдер бу,

    Кызыл тәпи – кемдер бу? (Күгәрчен)

 4)Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. (Чыпчык )

 5) Ак җире кар кебек,

     Яшел җире суган кебек,

     Утыруы мулла кебек,

      Кычкыруы шайтан кебек. (Саескан)

 6) Агач башы тукылдык,

     Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)

 7) Үзе озын, чабуы кыска. (Торна)

10. Хәрәкәтле уен. “Читлектәге кошлар”

Читлектәге кошлар музыка көенә түгәрәккә очып йөриләр. Музыка туктауга, кошлар туктыйлар. “Безне иреккә чыгарыгыз, без читлектә ямансулыйбыз”, - диләр. Читлек булып торган балалар: “Сакланыгыз, каргалар, чыпчыклар, күгәрченнәр, сезне песи тотар”! – диләр һәм, тотынган кулларын өскә күтәреп, кошларны иреккә чыгаралар.

Йомгаклау.

Тәрбияче: - Балалар, без бүген кошлар турында сөйләштек. Кошлар безгә кирәкме?    

Балалар: - Әйе, кирәк.

Тәрбияче: - Алар ярдәмгә мохтаҗмы? Без аларга ярдәм итәргә тиешме?

Балалар: - Әйе, без кошларны якларга тиешбез.

Тәрбияче: - Ничек ярдәм итәрбез?

Балалар: - Аларга азык бирергә, җимлек ясарбыз.

Тәрбияче: - Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.                                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дусларыбыз!

Балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү. Яңа кош - чукыр белән таныштыру. Балаларның танып белү эшчәнлекләрен активлаштыру, күзәтүчәнлекләрен арттыру; сөйләм телләрен баету, бәйләнешле сөйләм...

Канатлы дусларыбыз!

Дәрес эшкәртмәсе балаларның кошлар турындагы белемнәрен, күзаллауларын үстерүне максат итеп куеп төзелгән....

Безнең канатлы дусларыбыз

Безнең канатлы дусларыбыз...

Безнең канатлы дусларыбыз

Кошларга багышланган белем бирү эшчәнлеге...

Экологик тәрбия буенча проект эше: "Агачлар - безнең яшел дусларыбыз"

Балалар бакчаларында экологик тәрбия бирү, туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл караш булдыру без - тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора....

"Канатлы дусларыбыз" конспект

Үсәбез, өйрәнәбез, эзләнәбез......