Магнит ул серле предмет
план-конспект занятия по окружающему миру (средняя группа)

Шайхулова Амина Галимардановна

Магнитның тарту көчен төрле материалдан ясалган предметлар белән тәҗрибә үткәрү. Магнитның тимер предметларны каршалыклар ашада үзенә тартып торуын ачыклау

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл magnit_ul_serle_predmet.docx18.47 КБ

Предварительный просмотр:

Шайхулова Әминә Галимәрдан кызы,  муниципаль мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе  “Гомуми үсеш бирүче №7 Актаныш балалар бакчасының югары квалификацион категорияле  тәрбиячесе

 Тема: Магнит ул- серле предмет. Уртанчылар төркемендә  танып –белү эшчәнлеге

Белем бирү өлкәләре: танып белү, аралашу,физик үсеш

Балалар эшчәнлегенең төре:Уен, аралашу, тикшерү эзләнү

Тәрбиче эшчәнлегенең максаты:эксперимент эшчәнлеге аша предметларга  карата кызыксыну уяту.

Предметларның сыйфаты, үзенчәлекләре белән таныштыруны дәвам итү, магнитның металлдан ясалган предметларны тарту көче белән таныштырү.

 Предметларның нинди материалдан эшләнгәнен аера белергә өйрәтү. Җиһазлар: һәр балага магнит, коробка, уенчыклар, ком салынган савыт, серле тартма (эчендә, тимер, агач, пластмасс кашыклар), уенчыклар: агач (матрёшка), пластмасс (аумас курчак), тукымадан (төлке).

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар, хәерле көн, кунаклар!. Балалар,  бүген бездә бик күп кунаклар. Аларга бер елмаеп карыйк,исәнләшик. Ә хәзер игътибар белән мине тыңлагыз.

Балалар безгә төлке килгән, ул үзе белән серле тартма да алып килгән. Анда нәрсә бар икәнен белү өчен табышмакка җавап табарга кирәк.

Аның була кечкенәсе дә, зурысы да,

Иртән кечесен, көндез зурысын

Көндә кулланабыз бакчада.

Кайчагында кирәк була уенчыкларга да

Ул нәрсә йә әйтеп карагыз (кашык).

Әйе,  дөрес балалар. Кашыклар. Алар ни өчен кирәк инде?  Ашау  өчен. Кашыклар нинди була ала?(матур, кечкенә, ялтырый, бизәкле). Ә хәзер кашыкның ниди материалдан эшләнгәнен карарбыз. Бу кашык нәрсәдән ясалган дип уйлыйсыз (балалар җаваплары).  Әйе агачтан. Агач кашыкны бөгеп карыйм, бөгеләме?  Юк.  Димәк,  агач кашык каты. Бу кашык нәрсәдән ясалган, пластмасс,хәзер аны бөгеп карыйм ул нишли бөгелә, -димәк,пластмасс бөгелә. Бу кашык тимердән .Тимерне дә бөгеп карыйм,  бөгеләме- димәк улда нык.

Балалар,  әйдәгез төлке белән уйнап алабыз. Аны без шушы матур кашыклар белән ашатып уйнарбыз. Мин төлкене агач кашыктан ашатам.  Азалия, кил әле  син ашат, син нинди кашыктан ашатасың? (Мин агач кашык белән ашатам)

- Мин пластмасс кашык белән ашатам. Камил    син нинди кашыктан ашатыр идең? (Мин пластмасс кашык белән ашатам)

Хәзер мин төлкене тимер кашыктан ашатам. Балалар карагыз әле кашык  тартыла. Адель   син биреп кара әле. Адельнең дә  тимер кашыгы тартыла . Балалар, игътибар белән карыйк әле төлкенең  авызына. Хәйләкәр төлкенең нинди хәйләсе бар икән. Карыйк   әле. Менә ул безнең тимер кашыкны үзенә тартып торган әйбер. Бу нәрсә соң дусларым? Бу –магнит, ягъни тимер әйберләрне үзенә тартып тора , ябыштыра торган предмет.

Балалар төлкенең  тагын да  тимер әйберләре юкмы икән,  магнит белән тикшереп карыйк әле. Менә аның күлмәгендәге бизәге магнитыбызны тарта бит, Ни өчен дип уйлыйсыз?

-Чөнки күлмәкнең бизәге тимердән.

- Тик нигәдер бизәге  бик аз.  Әллә  төшеп калганмы?  Без аны магнит белән комлыктан эзләп карыйк (магнит белән комлыктан скрипкаларны алу (эксперимент). Бизәкләрне күлмәгенә соңыннан куярбыз. Ә хәзер комлыкка эзләр төшереп калдырыйк.Сезгә нинди эз ошый? Әмир, син нинди эз төшерәчәксең? Азалия, ә син? (ком терапиясе)

Булдырдыгыз, дусларым. Карагыз, төлке үзенең дуслары белән килгән һәм безнең аларны сайлап алуыбызны үтенә. Данияр сиңа кайсы уенчык ошый, бу турыда әйтеп бир әле.

-Бу- әтәч,  ул резинадан ясалган.

Камил: Бу- матрёшка курчагы,  ул агачтан ясалган.

Алия: Бу- эт. Ул йомшак мехтан тегелгән.

Ильсана: Бу - аумас курчак, ул пластмасса ассадан ясалган уенчык.  

Ә хәзер “Игътибарлы бул” уенын уйнарбыз.Такта янына җыелыйк әле. Интерактив тактада уенчык рәсеме күренә, ә сез шул уенчыклар  кебек хәрәкәтләнергә тиеш.  Соңгы слайдта эт өргән аваз ишетелә

-Балалар, сез ни дә булса ишетмәдегезме?

-Ишеттек. Ә ниниди аваз ул?

Әйе эт.Нәни  көчек иптәшләрен эзли, күрмәдегезме?

Балалар көчек булып өрәләр.

-Булдырдыгыз, инде безне юксынырга өлгергә уенчыкларыбыз янына килик. Сезнең бу уенчыкларны магнит белән тикшереп карыйсыгыз киләме?   Зәлинә яле,  син тикшереп кара. Ә хәзер Син, Алмаз. Бала магнитны йөртеп карый.

-Димәк, нинди нәтиҗә чыгарабыз?

- Магнит тимер предметларны үзенә тарта.

Хәзер өстәлдәге уенчыкларны хәрәкәтләндереп карыйк.(Һәр балада икешәр кечкенә уенчык, берсенең табанына магнит беркетелгән, бала өстәл астыннан магнит  куеп, хәрәкәтләндереп карый)

-Раян, синең уенчыклар хәрәкәтләнә алдымы?

-Таһир, синең кайсы уенчыгың хәрәкәтләнә?  Ни өчен?

нда магнит бар. Магнитлар бер-берсенә тартылалар.

 Безнең уенчыкларга бүген сезнең белән бик күңелле булды, ә сезгә бүгенге уен ошадымы? Нинди яңалык белдегез?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Серле аланда

Әлеге эшкәртмә- балаларның шөгыльләрен интеллектуаль уеннар белән тулылындыру максатыннан эшләнде....

" Серле сандык"

Максат: балаларда халкыбызнын тарихына карата кызыксыну уяту; татар халкынын милли киемнэре турындагы белемнэрне ныгыту; жырлар, уен пэм бию аша балаларда милли киемнэргэ карата матурлык хисе, туган и...

" Серле сандык"

Через татарские песни, танцы, стихи воспитывать интерес к национальной одежде татарского народа, любовь к традициям и быту татарского народа....

Опытно-исследовательская деятельность в подготовительной к школе группе детского сада: Как действует магнит на предметы

Опытно-исследовательская работа помогает развивать познавательный интерес ребёнка, его мышление, творчество, умение мыслить логически, обобщать. Проведение  опытов в детском саду позволяет в дост...

Магнит-подарок для ветерана в технике "квиллинг" своими руками. Мастер-класс с пошаговым фото. Магнит «9 Мая»

Описание: мастер-класс предназначен для дошкольников подготовительной группы, младших школьников, воспитателей детского сада и родителей.Назначение: подарок к празднику для ветеранов, на 9 м...