Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була.
консультация по окружающему миру (средняя, старшая, подготовительная группа)

Юнусова Гульназ Ильдусовна

Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bulm_gollre_kup_hm_torle_bula.docx222.06 КБ

Предварительный просмотр:

                 

Юнусова Гөлназ Илдус кызы

Бүлмә гөлләре күп һәм төрле була. Аларның арасында агулылары да очрый. Шуңа күрә барлык гөлләргә дә куллар белән кагылырга ярамый. Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итеп торса да - ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга резин перчатка киеп эшләргә киңәш ителә. Бу гөл яктылык һәм су ярата. Тәрбия яхшы булса бик тиз һәм зур булып үсә. Диффенбахия гөленнән кала Эхмея, Неорегелия, Юкка исемле гөлләрнең дә балаларга, гомумән кеше организмына зыяннары бар. Бу гөлләр авыр энергияле дип санала. Аларны иркен, халык озак тоткарланмый торган урыннарда үстерергә киңәш ителә.


Шулай ук гөлләрнең тавыш ярата торганнары, яки тавышта бөтенләй үсә алмый торганнары да очрый. Мәсәлән, яран гөл тынычлыкны ярата. Бу гөлнең бик күп төрләре билгеле. Аның чәчәкләре ачык зонтикны хәтерләтә. Күп кенә гөлләр дәвалау үзлегенә дә ия. Шундыйлардан алоэ, каланхоэ, шулай ук яран һәм башкалар. Мондый гөлләрне авырган вакытта яраларга куеп авыртуны басарга була. Бик күпләребез өйләребездә кактуслар үстерәбез. Кактус гөле өйдәге микробларны, вирусларны юкка чыгару үзлегенә ия. Кактуслар үзләренең үзенчәлекле формалары, матур чәчәкләре белән кызыклы. Ләкин аның каты чәнечкеләре бар, кече яшьтәге балалар булган бүлмәләрдә үстермәү яхшырак.

                            Цикламен
Киребеткән, үҗәт балалары булган әниләргә өйләрендә цикламен гөлен үстерергә киңәш ителә. Чөнки бу гөл үскән бүлмәләрдә балалар үзләрен гадәттәгедән тынычрак тота башлаячаклар. Алар үзләренә берәр шөгыль яки уен табып, шуның белән мәшгуль булачаклар. Цикламен иҗадилык сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә. Кечкенә каприз балалар рольле уеннарга өстенлек бирә башлаячак. Гөл тәэсирендә аларда әйләнә-тирәлеккә игътибарлылык һәм табигатькә мәхәббәт хисләре уяна.

http://baltaci.ru/images/stories/images/ciklamena.jpg

               Абага гөле (Папоротник) 

 

Барлык урында да яхшы үсеп китә ала. Әкиятләрдә елга бер мәртәбә тылсымлы чәчәк ата дип сөйләнсә дә, бу гөл чынбарлыкта бөтенләй чәчәк атмый. Ул безне үзенә үзенчәлекле, бормалы, бизәкле яфраклары белән җәлеп итеп тора. Матурлыгы белән генә түгел, ул әле файдалы да. Үзенә күрә һаваны чистарту үзлегенә ия - төрле зарарлы мәтдәләрдән чистарта һәм дымландырып тора. Ди-мәк, бу гөлне өй шартларында үстерү дә файдага гына. Ул гөлнең энергетикасы бик көчле. Игътибарсыз, хәтере чуалган, мәктәп про-граммасын авыр үзләштерүче укучы балаларның нерв системасын тәртипкә китерергә, аны тынычландырырга ярдәм итәчәк.

http://baltaci.ru/images/stories/images/abaga.jpg

                    Калла гөле
Бу гөлне әти-әнисе яки өлкәнрәкләр белән бик тиз бәхәскә кереп, кызып китүчән балалары булган өй һәм фатирларда үстерү яхшы. Ул шулай ук күрү, ишетү, тоемлау, тәм һәм ис сүзе органнарының эшчәнлекләрен дә саклый. Хәтта балаларның эчәклекләр белән бәйле булган чирләрен дәваларга да сәләтле. Әгәр дә мөмкинлегегез булып, бәдрәф бүлмәсенә бер чүлмәк калла гөлен урнаштырсагыз, кечкенә балагыз эч кибү (запор) чиреннән бик җиңел генә котыла алачак, дип белдерә белгечләр.

http://baltaci.ru/images/stories/images/kalla.jpg


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Выступление на родительском собрании "Әдәпле булу- бәхетле булу"

Гаиләдә балаларны әдәплелек кагыйдәләренә өйрәтү. Балаларга мирас итеп нәрсә калдыра алабыз, аларга нинди тәрбия бирәбез. Олуг язучыларыбызнын мисалларын китерү....

Открытое занятие «Буль –буль –буль, журчит водица».

Цель: закрепить знания о свойствах воды, её роли и применении.Материал: баночки, кораблики, удочки, сачки, воронки, подносы, тряпочки, игрушки....

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ. «Хлюп-хлюп, буль-буль».

Сценарий дня для детей раннего возраста в период адаптации к ДОУ "Хлюп-хлюп, буль-буль"...

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"

Консультация для родителей "Әдәпле булу – бәхетле булу"...

Конспект НОД по опытно-экспериментальной деятельности во второй младшей группе раннего возраста. Тема: « Буль, буль, буль журчит водичка…».

Цели:-познакомить детей со  свойствами воды;-развивать умение анализировать  происходящие  явления  в  неживой природе;-развивать желание исследовать окружающий мир, поз...

Методразработка .Конспект" Буль, буль, буль журчит водичка.."

Конспект разработан С учетом Всех ФГОС требований. Основное образовательное напрвление материала- познавательная денятельность.  Предназначет для работы с детьми младшего возраста. Основная цель ...